Сравнительные различия в звуках Т-Т(ь)
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
ТЕМА: Т-Т АВАЗЛАРЫН ЧАГЫШТЫРЫП АЕРУ.
КОРРЕКЦИЯЛӘҮ БЕЛЕМ БИРҮ БУРЫЧЛАРЫ:
- Т-Т АВАЗЛАРЫНЫҢ ӘЙТЕЛЕШЕН НЫГЫТУ.
- АВАЗЛАРНЫ ИШЕТЕП АЕРУ, ИҖЕКЛӘРДӘ, СҮЗЛӘРДӘ, ҖӨМЛӘЛӘРДӘ Т-Т АВАЗЛАРЫН АВТОМАТЛАШТЫРУ.
- ТЕМП ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ.
- АВАЗЛАРНЫҢ СҮЗДӘГЕ УРЫНЫН БИЛГЕЛӘҮ.
- ТУП СҮЗЕНӘ АВАЗ-ИҖЕК АНАЛИЗЫ ЯСАУ.
- СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕН СӨЙЛӘМДӘ КУЛЛАНУ.
КОРРЕКЦИЯЛӘҮ-ҮСТЕРҮ
- КҮРҮ, ТАНЫП-БЕЛҮ, ЛОГИК ЯКТАН ФИКЕР ЙӨРТҮ, БАРМАК ХӘРӘКӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ.
- ФОНЕМАТИК КҮЗАЛЛАУЛАРЫН ҮСТЕРҮ.
ТӘРБИЯВИ БУРЫЧ:
- БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ, МАТУР СӨЙЛӘМ ТӘРБИЯЛӘҮ.
- ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ БӘЯЛӘҮ, МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ТӘРБИЯЛӘҮ.
- ИГЪТИБАРЛЫЛЫК, АКТИВЛЫК ТӘРБИЯЛӘҮ.
ҖИҺАЗЛАУ: ХӘРЕФЛӘР, ТУПЛАР, УЕНЧЫК ТЫЧКАН, ВИДЕОСЛАЙДЛАР.
БАРЫШЫ:
Хәерле көн теләү.
Психогимнастика
Кояш безгә елмайды
Без дә аңа елмайдык,
Кояш җылысына ияреп
Әкият иленә атладык,
Кояш җылысында әйләнәбез
Авазларны өйрәнәбез.
-Бүген нинди авазларны өйрәнүне “тычкан балалары “ әкиятен тыңлагач ачыкларсыз.
Сарай эчендә тычкан гаиләсе яшәгән. Әни тычкан балаларына матур исемнәр кушкан.
Берсе аның тиктормас, шук булган аңа калын әйтелешле Там-Там, ә икенчесенә нечкә әйтелешле сабыр, тыйнак ягымлы Тим-Тим атамасын биргән. Әти-әнисе көне буе эшләп, балаларына тәмле-тәмле ризыклар ташыганнар. Ә балалар рәхәтләнеп сарай эчендә уйнаганнар.
Менә бер көнне тычкан балалары аунап яткан дәфтәрләр, китаплар күргәннәр. Һәм калын әйтелешле Там-Там бер дә уйлап тормыйча китапны тешләп, кимереп, ертып бетерә.
Тим-Тим абыйсының кыланышларына түзә алмыйча китапны тартып ала. Бәхәс, сугыш китә. Энесе Тим-Тим китапны алып чыгып кача.
Берничә көн үтә, Там-Там үзенең энесе Тим-Тимны сагына. Энемне ничек эзләп табарга? Ярдәмгә килергә теләүчеләрне эзлим.
-Балалар Тим-Тимны табарга булышабызмы?
-Әйе, әлбәттә без әзер.
Безнең алда сынаулар тора.
-Әйдәгез бергәләп Т авазын чакырыйк әле. (кычкырып, пышылдап әйтү)
Телебездә тычканны эзләргә ярдәм кулын суза. Ул аны күнегүләр аша чакыра.
“ТЕЛ ӘЙБЕРЛӘР САТЫП АЛА.”
Тел соңга калырга бер дә яратмый. Иң беренче эш итеп, өенә сәгать сатып алырга була. Кибеттә матур сәгать күрә (“Сәгать” күнегүе ясала). Тел бу сәгатьне сатып ала.Аннары чынаяк 1әм тәлинкә сатып ала (“Чынаяк” күнегүе ясала). Бу чынаяктан ул сөтле чәй эчә, ә тәлинкәдән аш, ботка ашый. Ашлар, чәйләр кайнар булганда, аларга яңакларын кабартмыйча, өрә (иреннәрне бөреп, алга сузып өрү).
Кибеттән ул таба сатып ала. Анда коймак пешерә (“Коймак” күнегүе ясала). Тел үзенең дусларын чакыра, тәмле кайнатма белән сыйлый (“тәмле кайнатма” күнегүе ясала).
Хәрефләр, авазлар иленә атлыйбыз. Идәндә биткә ябыштырылган хәрефләр ята. Кызлар сузык авазлардан бара, малайлар тартык авазлардан атлый. Хәрефләргә сүзләр уйлау.
Хәрефләрдән иҗекләр язу.
Та иҗеге нинди? (калын иҗек).
Тә иҗеге нинди? (нечкә иҗек).
СҮЗЛӘР ИЛЕНӘ АТЛЫЙБЫЗ.
“Туганын тап” уены (калын, нечкә әйтелешле сүзләр уйлыйбыз).
Балалар яшел, зәңгәр төстәге тупларны алалар, сүзләр уйлыйлар.
Т авазы кергән әйберләр илендә.
Тычкан капчыкка кереп качмадымы икән? Бергәләп карыйк.
Бирелгән әйберләрнең билгеләрен әйтү. Капчыктан әйберләр алу.
Туп (түгәрәк, кызыл, җиңел)
Төлке (хәйләкәр, җирән)
Табак (тирән, тимер, авыр)
Таяк (озын, кыска, юан)
БАРМАК УЕНЫ.
Бу абый белән Таузарда булдым,
Бу абый белән Төркиядә булдым,
Бу абый белән Тауга бардым,
Бу абый белән тимерчегә бардым,
Бу абый белән концертта булдым.
АВАЗЛАР ИЛЕНӘ ДӘШҮ.
Сүзләр чылбыры тычкан-нарат-тарак-кием-машина-алмагач.
Тизәйткеч өйрәнү.
Тукый-тукый тукыган
Тугыз талны чукыган.
Т-т авазы кергән рәсемнәрне зәңгәр, яшел өйләргә урнаштыру.
Тиен яшел өйдә яши.
Тал зәңгәр өйдә яши.
Сиңа ничә яшь? уенын уйнау (яшь үзенчәлегенә карап җөмләләр төзү).
Калын туп сүзенә иҗек-аваз анализы ясау.
Бу сүз ничә аваздан тора?
Бу сүз ничә хәрефтән тора?
Ничә тартык аваз бар?
Ничә сузык аваз бар?
Ничә иҗекле?
Т авазы кайда ишетелә?
Китапны табу. Эченнән Тим-тимны табу, дустына бирү.
ЙОМГАКЛАУ.
Без нинди авазларны өйрәндек?
Алар нәрсәләре белән аерыла?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ПОЧЕМУ НЕОБХОДИМО РАЗЛИЧАТЬ ПОНЯТИЯ "ЗВУКИ" И "БУКВЫ"
Консультация для родителей о необходимости дифференциации понятий: "звуки" и "буквы" и формировании навыков звукового анализа слогов и слов....
Сравнительный анализ различий методов Дельфи и «мозговая атака»
Сравнительный анализ различий методов Дельфи и «мозговая атака»...
Автоматизация звука /ЛЬ/ при обучении детей словообразованию: образование сравнительных прилагательных при помощи суффиксов -ЕЕ, -Е.
Практический речевой материал позволяет обучать дошкольников образованию сравнительных прилагательных при автоматизации звука /ЛЬ/ в словах, изменяя слова по аналогии. Материал разбит на блоки а соотв...
Звуковая культура речи: дифференциация звуков ч – щ (старшая группа) Цель: Упражнять детей в умении различать на слух сходные по артикуляции звуки.
Программное содержание.Образовательные задачи: - Учить различать на слух звуков близких по звучанию и произношению;-Формировать умение дифференцировать звуки ч-щ, слышать и различать в словах, выделят...
Конспект занятия НОД по развитию речи в старшей группе "Звуковая культура речи. Дифференциация звуков (с, (ш) различие на слух и отчётливое произношение сходных по артикуляции и звучанию согласных звуков"
Закреплять правильное произношение звуков (с, (ш); учить дифференцировать звуки: различать в словах, выделять слова с заданным звуком из фразовой речи, определять место звука в слове; упражнять в прои...
Игра "Различаем звуки [C] и [Ш] (слухопроизносительная дифференциация звуков, с элементами кинезиологии)
Чем полезна игра:•Развивает фонематический слух•Формирует фонематические представления•Учит детей различать звуки [С] и [Ш] на слух и в произношении•Активизирует словарь ребёнка&bu...
Памятка для родителей "Игры для узнавания и различия неречевых звуков"
Тренировать умение узнавать и различать неречевые звуки не так уж трудно – ведь мир вокруг нас полон звуков, - надо только научиться их слышать....