"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) по теме
НОД в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_urmanga_seyahet.docx | 25.34 КБ |
Предварительный просмотр:
«Кышкы урманга сәяхәт»
(II нче кечкенәләр төркемендә «Сәламәтлек» өлкәсе буенча әти-әниләр hәм бакча тәрбиячеләре өчен ачык шөгыль)
Тәрбияче:
Шәрифуллина Ф.Х.
Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»
Белем бирү өлкәсе: сәламәтлек, физик тәрбия, куркынычсызлык, аралашу, матур әдәбият, танып-белу эшчәнлеге.
Бурычлар:
- Предметлар аша атлап чыгарга өйрәтү
- Үрмәләү осталыгын ныгыту
- Йөрү hәм йөгерү күнекмәләрен камилләштерү
- Сәламәт яшәү теләген формалаштыру
- Күтәренке кәеф булдыру, матурлыкка соклану уяту
Җиhазлау: hәр балага кәгазьдән киселгән кар бөртеге (2), бруслар (2) – биеклеге 25 см, дугалар (2), 3-4 конус, аудиоязма «Табигать авазлары», мамыктан ясалган кар йомарламнары.
Алдан эшләнгән эшләр: матур әдәбият әсәрләре белән танышу, күзәтү, әңгәмә, физик күнегүләр ясауны ныгыту.
Шөгыльнеңбарышы:
Балаларкулларынакар бөртекләре тотып залга кереп басалар, кунаклар белән исәнләшәләр.
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлагыз әле
hәр җир карланган
Сулар бозланган
Уйный җил-буран
Бу кайчак туган? (Г.Тукай)
Балалар: Кыш
Тәрбияче: Ә сез кышны яратасызмы? (Әйе)
Ни өчен? Кыш көне без нәрсәләр эшлибез?
Балалар: Чаңгы-чанада шуабыз, кар ява, кар бабай ясыйбыз һ.б.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, кыш турында шигыребезне сөйләп күрсәтик.
Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна.
Үзләре матур
hәм салкын була.
Ә.Бикчәнтәева
Ә кышын урманда бик матур була. Әйдәгез кышкы урманга сәяхәткә барыйк, ул безгә үзенең серләрен ачар.
- Бер-бер артлы йөрү (аякларны югары күтәреп кар көртләре аша йөрү)
- Аяк очларында йөрү
- Үкчәләрдә йөрү
- Салмак йөгерү
Менә кышкы урманга да килеп җиттек. Күрегез, балалар, нинди матур монда, саф hава! Бөтен җир ап-ак. Табигать йокыга талган.
«Табигать авазлары» дигән аудиоязма куела.
Төп өлеш:
Борын белән тирән итеп саф hаваны сулыйк әле.
- Т.т. аяклар бергә, куллар кар бөртекләре белән аста.
Күнегүне ясау: Әкрен генә кулларны алга, өскә күтәрү(1-2).
(3-4) төшерү (4 тапкыр).
- «Кар бөртекләре матурлармы без?»,- дип бер-берсенә карыйлар.
1-2 кулларны алга сузу, күрсәтү
3-4 төшерү (4 тапкыр).
- «Җил исте, кар бөртекләрен уңга-сулга очырды”.
1-2 куллар өстә уңга иелү
3-4 сулга иелү
5-6 төшерү. (3-4 тапкыр)
- «Кар бөртекләре hавада бии башладылар».
Кулларны өскә күтәреп, уң hәм сул якка әйләнү.
«Җил тынды». Кар бөртекләре җиргә төште.
Балалар бер рәткә тезелеп басалар.
Тәрбияче: Урман буйлап юлыбызны дәвам итәбез.
Урман юлы бик авыр, безгә төрле каршылыклар аша үтәргә кирәк була.
Тәрбияче күрсәтә, аңлата.
- «Ауган агачлар аша чыгу» (балалар бруслар аша аякларын күтәрепатлап чыгалар).
- «Карлы ботаклар астыннан үрмәләп чыгарга кирәк, сак булыгыз, кар төшмәсен» (дугалар астыннан үрмәләп чыггу).
- «Кечкенә чыршылар арасыннан сындырмыйча гына йөрибез»(конуслар арасыннан борылып йөрә).
Балалар бер рәткә тезелеп басалар.
Тәрбияче: Суык булып китте балалар, әйдәгез җылынып алыйк.
Нокталы массаж:
- «Кулларны җылытабыз» (ышку).
- «Борын очларын җылыту» (ышку).
- «Нечкә борын» (тарту).
- «Колакларны җылыту» (өстән аска йөртү).
- «Аккош муены» (куллар белән күкрәктән ияккә кадәр сыйпау)
Тәрбияче белән бергәләп:Без суыктан курыкмыйбыз (аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү hәм чәбәкләү).
Йомгаклау өлеше:
Тәрбияче: Ныграк җылыну өчен уйнап алабыз.
Бу нәрсә? (кар йомарламнары)
- Карны ашарга ярыймы?
Балалар: Юк, авырыйсың.
Уен: «Карны кем ераграк ата?»
Тәрбияче: Шуның белән кышкы урманга сәяхәтебез тәмам. Ошадымы сезгә, балалар (Әйе).
Димәк, сәламәт hәм көчле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк: (балалар җаваплары)
- Зарядка ясарга
- Физкультура беләншөгыльләнергә
- Саф hавда йөрергә, чыныгырга
- Яшелчә hәм җиләк-җимешләр ашарга h.б.
Ә хәзер бакчага кайтабыз.
Кулланылган әдәбият:
- «Физическое развитие детей 2-7 лет». Сюжетно-ролевые занятия. Е.И.Подольская
- «Туган телдә сөйләшәбез» (3-4 яшь). Ф.В.Хәзрәтова
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...
Открытое занятие во второй младшей группе: "Ложечка точеная - ручка золоченая", углубление в тему «Посуда» во второй младшей группе
Открытое занятие «Ложечка точеная - ручка золоченая», углубление в тему «Посуда» во второй младшей группе № 10 детского сада №115.Цель и задачи:1. Обучение детей украшать...
Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй
Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...
Картотека физкультминуток во второй младшей группе; Картотека гимнастики после сна во второй младшей группе; Картотека подвижных игр во второй младшей группе; Картотека утренней гимнастики во второй младшей группе.
Картотека физкультминуток во второй младшей группе; Картотека гимнастики после сна во второй младшей группе; Картотека подвижных игр во второй младшей группе; Картотека утренней гимнастики...
Аналитическая справка результатов мониторинга во второй младшей группе «Капитошки» в 2016-2017 учебном году. Воспитательно-образовательный процесс во второй младшей группе выстроен на основе образовательной программы дошкольного образования «От Рождения
Аналитическая справка результатов мониторинга во второй младшей группе «Капитошки» в 2016-2017 учебном году.Воспитательно-образовательный процесс во второй младшей группе выстр...
Конспект НОД во второй младшей группе по теме «Активизация связной речи детей второй младшей группы в процессе театрализованной деятельности».
Цель: Развивать у детей творческое воображение, совершенствовать средства выразительности в передаче образов, обогащать и активизировать речь через театрализованную деятельность.Задачи:·...
Подвижные игры во второй младшей группе. Предлагаю картотеку прогулок для второй младшей группы.
Подвижная игра «Воробушки и автомобиль» младшая группа Цель: приучать детей бегать в разных направлениях, не наталкиваясь друг на друга, начинать движение и ...