Занятие по лепке: "Табын, күрке, чәк-чәк" вторая младшая группа.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
МАДОУ Детский сад №88 “Лесовичок”
Тема : “Табын күрке чәк-чәк”
Икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү
шөгылен үткәрү конспекты
Башкарды : Хаматова З.Ә.
Тикшерде: Башкирова Ю.Р.
Яр Чаллы- 2016 ел
Максат
Балаларны зур кисәк пластилиннан кечерәк кисәкне аерып алырга,кул белән тәгәрәтеп әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Милли ризык чәк-чәк белән таныштыру.
Балаларда уйнау ниятен үстерү.Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.Сүзлек запасын артыру..
Әвәләү барышында пөхтәлек тәрбияләү.Милли культурага , зурларга хөрмәт тәрбияләү.
Кулланмалар
Әвәләү алымнарын ныгыту,мактау,балаларның эшләренә игътибар бирү,тулы күрсәтмә бирү,әңгәмә. Бармак һәм хәрәкәтле уен,рәсем карау,анализ,шигырь уку.
Җиһазлау
Пластилин, әвәләү өчен такта ,салфетка,аю уенчыгы,магнитофон ,поднос,чәк-чәк,чәк-чәк рәсеме,мальберт.
Сүзлек
Төш,гадәт,чәк-чәк,һава.
Шөгыль барышы.
Оештыру моменты.
Төркем бүлмәсенә керәбез.Балалар карагыз әле безгә бүген кунаклар килгән алар белән исәнләшик .
Бар шундый матур гадәт
Сәламнәр бүләк итү
Якты кояшка сәлам
Чиста һавага сәлам
Олыларга кечеләргә
Барыгызга да сәлам.
Төп өлеш
Т:Балалар эйдәгез эле паласка утырыгыз.Сезнең әниләр нинди камыр ризыклары пешерәләр?Камырны ничек ясыйлар?(ишек шакыйлар)
Б:Бәлеш.Он ,йомырка салалар.
Т:Кем ишек шакый микән ?
Аю керә.Исәнмесез балалар . Хәлләрегез ничек ?Мин сезгә урманнан кунакка килдем .
Т:Әйдә рәхим ит . Балалар ә аю нәрсә ашарга ярата микән?
Б:Бал ярата
А:Дөрес балалар .Мин бал яратам.
Т:Бал кушып бик тәмле ризык чәк-чәк пешерәләр. Ул татар халкының милли ризыгы .Чәк –чәк ул бик зур күчтәнәч .Аның белән кунак каршылаганнар,бәйрәмннәрдә өстәл түрендә булган. Чәк-чәк турында шигырләр ,җырлар да язалар.Тыңлап үтик әле .
Кунакларны каршы ала
Ипи ,тоз, баллы чәк-чәк
Татар халкы кунакларны
Көтәкән ,көтә ,көтәчәк.
Менә шундый ул чәк-чәк.(рәсемен карыйбыз)
Т:Чәк-чәкне кемнәрнең әнисе пешерә?
Аю :Минем дә чәк-чәк ашыйсым килә .Ул шундый тәмле баллы.
Т:Әйдәгез әле ,балалар чәк-чәк ясый башлаганчы аю белән уйнап алабыз.
Уен “Топай мишка “
Топай мишка топ,топ
Хлопай мишка хлоп,хлоп
Приседай со мной ,братишка
Руки вверх,вперед и вниз
Улыбайся и садись.
Урыннарга утырабыз .
Т:Балалар безгә газ плитәсе янына барырга шырпы алырга ярамый.Шуңа күрә без чәк-чәкне пластилиннан ясарбыз.
Т:Камыр өчен нинди төстәге пластилин алабыз?
Б: Сары.
Т:Чәк-чәк нинди формада?
Б: Шар ,түгәрәк.
Т:Камырны ясый башлаганчы кулларыбызны язып алыйк әле.
Бармак уены
Без камырны басабыз,басабыз
Аннан җәеп кисәбез
Майда пешереп алабыз
Һәм табынга куябыз.
Т:Хәзер инде эшне башлыйбыз.Зур кисәк пластилиннан бер кисәк аерып алабыз ,учка куеп әйләндерәбез.(Бергә эшлибез)Әзер шарны тактага куябыз.Балга буялмаган пешкән камыр төш була.
Музыка куела.
Т:Әзер шарларны өябез .Менә безнең чәк-чәк әзер.Аю сиңа чәк-чәк ясау охшадымы?
А : Миңа бик охшады .Урманга кайткач дусларыма да өйрәтәм әле.
Йомгаклау.
Т.Балалар без буген нәрсә ясадык?
Б. Чәк-чәк.
Т :Кем безгә кунакка килде?
Б: Аю.
Т:Сезгә бугенге шөгыль охшадымы?
Б: Әйе.
Т: Нәрсә сезгә күбрәк охшады.
Б: Бармак уены.
Т: Миңа да сезнең белән бик күңелле булды .Барыгызгада зур рәхмәт. Булдырдыгыз.
Т:Менә мин дә сезгә чәк-чәк пешереп алып килдем. Бергәләп кунаклар белән чәй эчеп алырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Интегрированное занятие по развитию речи, ознакомлению с окружающим, рисованию в 1 младшей группе. Тема: Домашние животные. Петушок и его семья.
Познакомить детей с игрушками, изображающими петуха, курицу и цыплёнка.Дать знания о домашних животных. Развивать речь детей, умение слушать воспитателя, отвечать на вопросы, повторять за ...
Комплексное занятие по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе "Волшебная водичка"
Знакомство детей со свойствами воды (вкус, цвет, запах, текучесть); уточнение значения её для всего живого; развитие любознательности, мышления и речи детей; введение в активный словарь детей слова: ж...
Конспект занятия занятия по развитию речи «Посылка для кукол» с детьми 2 младшей группы.(знакомство с обобщающим понятием «посуда)
Формировать понимание и употребление обобщающего понятия посуда. Уточнить названия и назначение предметов посуды. Ввести в речь детей названия предметов...
Открытое занятие по ознакомлению с окружающим "В гости к Петушку" первая младшая группа провела воспитатель группы № 7 ГБОУ Школа №443 дошкольное отделение Сапожникова Наталья Анатольевна
Открытое занятие по ознакомлению с окружающим "В гости к Петушку" в первой младшей группе провела воспитатель Сапожникова Н.А. Это итоговое занятие по проэкту "Развитие мелкой моторики детей 2-3лет".В...
Конспект занятия по познавательному развитию с использованием здоровьесберегающих технологий в первой младшей группе «Как помочь Мишутке?»(в конспекте фото занятия)
Цель: формирование представлений об основах здоровьесбережения у детей младшего дошкольного возраста.Задачи:1. Дать представление о способах укрепления и сохранения здоровья (утрен...
Экспериментирование с песком в первой младшей группе. Конспект занятия «Песок. Свойства песка» опыты и эксперименты по окружающему миру (младшая группа)
Опубликовано 20.09.2020 –Янова Ирина Александровна Дети очень любят экспериментировать. Это объясняется тем, что им присуще наглядно-действенное и наглядно-образное мышление, и экспер...