Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя с 2015 по 2020 год
материал
Методическая тема: «Особенности произведений устного народного творчества, их значение в развитии ребенка-дошкольника».
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
individ_plan_gif_2020.docx | 31.26 КБ |
Предварительный просмотр:
автономное дошкольное образовательное учреждение “Детский сад комбинированного вида №64” города Нижнекамска Республики Татарстан
Үзбелемне күтәрү буеча эш планы
Гафарова Илһамия Фазыл кызы
2020 - 2025 еллар
Үзем турында
Туган елым: 1970
Яшәү урыны: РТ Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамы
Минем телефон: 89867226831
Белемем: югары
Педагогик эш стаж:19 ел
Гомуми стаж : 31 ел
Методик тема:
Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү
Максат:
- Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең балаларның сөйләм телен үстерүдә әһәмиятен өйрәнү һәм ачыклау.
- Балаларның сөйләм телен үстерү һәм камилләштерү
Бурычлар:
- Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен, аларның төрләрен өйрәнү өйрәнү.
- Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен формалаштыру.
- Балаларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
- Халык авыз иҗатына карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Теманың актуальлеге
Мин үз белемемне күтәрү өстендә эшләү темасы итеп “Баланың сөйләм телен халык авыз иҗаты аша үстерү” алдым. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Кызганыч, күп кенә әти-әниләр киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, татар теленең кирәге чыкмас дигән фикердә торалар. Минем бурыч, балаларның гына түгел, ата-аналарның да күңелләренә халкыбызның рухи җәүһәрләрен салу, буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, көнкүрештә барлык өлкәләрдә кулланыла торган аралашу чарасы икәнлеген аңлату уртак бурычыбыз.
Татар балалар бакчасында әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны танып белү туган телдә алып барыла, чөнки бала зиһененә алганнарын үз телендә әйтеп бирә белсә генә аларны яхшы үзләштерә.
Тел үсеше баланың гомуми һәм акыл үсеше белән тыгыз бәйләнештә бара. Сөйләм баланың акыл үсеше процессына керә, аның хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә.
Балалар бакчаларында сөйләм теле үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә. Балалар бакчасында үткәрелә торган барлык бәйрәм яки чаралар бәйләнешле сөйләм үстерү бурычларын читләп үтә алмый. Бәйләнешле сөйләм үстерү балалар бакчасында туган телне тирәнтен үзләштерүнең гомуми методы, телгә өйрәтүнең төп принцибы.
Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора.Балалар бакчаларында телдән сөйләм үстерү эшләре программаның барлык бүлекләрендә дә уңышлы сайланган әдәби әсәр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре аша бирелергә тиеш. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәръяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә һәм сүзләрне дөрес аңлап, урынлы итеп оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.
Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.
№ п\п | Эшнең эчтәлеге | Үткәрү вакыты | |
2020-2021 уку елы | |||
Методик тема: “Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү | |||
1 | Үз темам буенча мәгълүмат туплау | сентябрь | |
2 | Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу | ел дәвамында | |
3 | Ата-аналар белән “Гаиләдә гореф гадәтләр ” дигән түгәрәк өстәл уздыру | декабрь | |
4 | Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү | график нигезендә | |
5 | Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру | даими | |
6 | Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга язылу: “Ачык дәрес”, “Салават күпере”, “Туган як”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары | ел дәвамында | |
7 | Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, әңгәмәләр үткәрү | ел дәвамында | |
8 | Методик берләшмәләрдә катнашу һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу | график нигезендә | |
9 | Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу | ел дәвамында | |
2021-2022 уку елы | |||
1 | Эш программалары төзү | сентябрь | |
2 | Методик әдәбият белән танышу | сентябрь | |
3 | Иҗади лабораторияне яңарту | даими | |
4 | “Түбән Кама – ак кала ” дип аталган альбом ясау | ноябрь | |
5 | “Халык авыз иҗаты” темасына материал туплап лэпбук ясау | февраль | |
6 | Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга “Тылсымлы куллар”, “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда уку | ел дәвамында | |
7 | Йомгаклау | май | |
2022-2023 уку елы | |||
1 | Эш программаларын төзәтү | сентябрь | |
2 | Еллык шәхси план төзү | сентябрь | |
3 | Ата –аналар почмагын яңарту | 1-2 нче атна | |
4 | “Ел фасыллары” буенча уеннар туплау | ел дәвамында | |
5 | Балалар белән онытыла барган татар халык уеннарын өйрәтү | ел дәвамында | |
6 | Стенд, лэпбук,альбомнар, дидактик уеннар ясау | ел дәвамында | |
7 | Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”,”Салават күпере”, “Туган як”ка язылу, интернет челтәреннән педагоглар сайтларын даими күзәтеп бару | ел дәвамында | |
8 | Балалар белән “Беренче көтү” йоласын күрсәтү. | апрель | |
9 | Ата-аналарга консультацияләр: “Сөйдергән дә -тел,биздергән дә тел”, “Күңел җәүһәрләре”һ.б. | ел дәвамында | |
10 | Методик киңәшмәләрдә катнашу | график нигезендә | |
11 | Ата - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр булдыра”, “Әнием-кадерлем”бәйрәмнәре үткәрү | ел дәвамында | |
12 | Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү | декабрь май | |
2023-2024 уку елы | |||
1 | Эш программалары әзерләү | сентябрь | |
2 | Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета-журналларга интернет челтәреннән яңалыкларны күзәтеп бару | ел дәвамында | |
4 | Иҗади лабораторияне баету | ел дәвамында | |
5 | Методик киңәшмәләрдә катнашу | график нигезендә | |
6 | Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу | ел дәвамында | |
8 | Ата-аналарга консультацияләр үткәрү | ел дәвамында | |
9 | Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү | декабрь май | |
10 | Мониторинг үткәрү | май | |
2024-2025 уку елы | |||
1 | Еллык эш программалары төзү | сентябрь | |
2 | Методик әдәбият белән танышу | ел дәвамында | |
3 | Район һәм шәһәркүләм үткәрелгән берләшмәләрдә катнашу | график нигезендә | |
4 | Газета-журналларда чаралар белән танышып бару. | ел дәвамында | |
5 | Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу | ел дәвамында | |
6 | Уеннар картотекасын тулыландыру | ел дәвамында | |
7 | Әти-әниләр алдында, тәрбиячеләр алдында чыгышлар ясау. | ел дәвамында | |
8 | Йомгаклау | май | |
Кулланылган әдәбият
- 1.Раушан көзге. Р.Ш.Халикова.-Казан:Мәгариф,1993.
- 2.Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова-Казан: Мәгариф,2003.
- 3.Иң матур сүз. К.В.Закирова.-Казан: Мәгариф,2000.
- 4.Азрак ял итеп алыйк. И.Х. Мияссарова.-Казан 1998.
- 5.Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. Н.Исәнбәт.-Казан:тат.китап нәшер.,1984.
- Кәҗә-мәкәрҗә. Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен кулланма. Р.Ягъфәров.-Казан: Мәгариф,1994.
- “Мәгариф” журналлары белән танышып бару.
- “Фән һәм мәктәп” журналлары белән танышып бару.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя по обучению татарскому языку за последние 2016-2020г.
Индивидуальный план работы на межаттестационный период...
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя Гилемхановой Г.Ю.
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя Гилемхановой Г.Ю....
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя II группы компенсирующей направленности (подготовительной) СЫСУЕВОЙ НАТАЛЬИ ВЛАДИМИРОВНЫ
В документах, посвященных модернизации российского образования, ясно выражена мысль о необходимости смены ориентиров образования с получения знаний и реализации абстрактных воспитательных задач - к фо...
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня 2015- 2020 г.г.
Актуальность выбранной темы. Обучение детей рисованию с использованием нетрадиционных техник - это интересно и увлекательно! Рисование нетрадиционными техниками раскрепощает детей, позвол...
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя Фурасьевой Раили Анасовны на 2018 – 2020 гг.
Создание комплексной системы физкультурно - оздоровительной работы с детьми...
Индивидуальный план самообразования на межаттестационный период по повышению профессионального уровня на 2017 – 2020 годы
Индивидуальный план самообразования на межаттестационный период...
Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя на 2020-2025 гг.
Межаттестационный план работы воспитателя...