« Экологическое образование дошкольников как процесс формирования знаний, поведения и культуры»
методическая разработка (старшая группа) по теме

Закирова Венера Мидхатовна

Презентация сценария «Табигатьне саклагыз!» для детей старшей группы в городском семинаре- практикуме « Экологическое образование дошкольников как процесс формирования знаний, поведения и культуры» для педагогов ДОУ В Нижнекамском муниципальном районе на базе МБДОУ № 86

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigatne_saklagyz.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

«Табигатьне саклагыз!»

( зурлар төркеме балалары өчен яз бәйрәме сценарие )

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә, язны   каршыалу бәйрәменә җыелдык. «Табигатьне саклагыз!» исемле бәйрәм тамашасына рәхим итегез! Без сезгә саулык сәләмәтлек, бәхет, уңышлар  телибез . Барлык өметләрегез дә чынга ашсын!

1 нче бала.    Әйдә, кояш, сип нурыңны

                        Кызганма бер  дә,

                        Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

                       Яз бәйрәме  бүген бездә.

2 нче бала.    Тизрәк кил безгә, җылы яз,

                        Тизрәк- тизрәк кил!

                        Куяннар туңып беткәндер

                        Иссен җылы җил.

3 нче бала.    Тизрәк кил безгә җылы яз,

                        Тизрәк-тизрәк кил!

                        Чыпчыкларга җырлар өйрәт

                        Уйна, сайра, көл.

4нче бала.     Чәчәкләр белән күмелсен

                        Без яшәгән ил,

                        Тизрәк кил безгә җылы яз

                        Тизрәк - тизрәк кил!

Җыр «Яз  ,яз, яз! » башкарыла 

(Музыка яңгырый,залга  яз килеп керә)

Яз: Исәнмесез, нәни дусларым!

Боз һәм кар эреде,сулар йөгерде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт, йә, әйтеп кара!

Б. Яз!

Яз: Яз бәйрәме белән дуслар

Тәбриклим сезне,

Куп шатлыклар алып килсен

Бу - Яз бәйрәме!

5нче бала. Әй , Яз-матур,Яз-матур!

Хуш киләсен, уз бире

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине!  

Җыр «Яз  килә! » башкарыла 

Алып баручы: Балалар , мин сезгә булган бер хәл сөйлим әле...

Яшәгән ди , булган ди бер илдә , ә дөресрәге без яшәгән җирдә бер патша...

Карагыз әле ,балалар , әнә патша белән вәзир дә килә тугелме ( Залга патша белән вәзир килеп керә )

 Патша: Исәнмесез,балалар ! Сез яз бәйрәменә җыелгансыз дип ишеттем, шулаймы?  (Әйе) Яз көнен барыбыз да сагынып көттек, кояшта җылыта, карлар да эреп бетә . Тик менә нишләптер яз булсада кошлар кимеде . Ничек элек язда кошлар сайрылар иде... Хәтереңгә төшер әле !

Вәзир: Әйе шул-шундый матур сайрылар иде , тыңлап туя алмый идек.

Патша: Күбәләкләр күренми , балыклар кая китте, урман хайваннары, чәчәкләр...Барысыда кими бит, бетүгә таба бара.

Вәзир: Дөрес әйтәсен падишаһым.

Патша: Безгә ныклап табигатькә ни булганын тикшерергә кирәк. Кая әле , Кызыл китабымны карыйм әле (китапны ала)  Менә ул минем Кызыл тышлы китабым. Динозаврлар бармы?

Вәзир: Юк инде , Патша.

Патша: Ә , мамонтлар ?

Вәзир: Әллә кайчан үлеп беттеләр бит инде алар ( Патша сикереп тора)

Патша: Эшләр булай бармый.шулай итеп бөтен хайваннар, кошлар эзсез юкка чыгып бетергә мөмкин бит! Китер әле каләм белән кәгазь ёщм указ яз тизрәк!

Вәзир: ( указ укый) Тыңлагыз, тыңлагыз! Патша карар иглан итте. Кемнәр безне ишетә, урманнарга , болыннарга барыгыз. Нәрсәгәдә булса бәла янаса Патшага хәбәр итәрсез.! (Чыгып китәләр)

Алып баручы: Балалар, ишеттегезме патша карарын ? Барыбызга  урманга барып андагы хайваннарны, кошларны , үсемлекләрне кыерсытмыйлар  микәннен тикшерергә куша. Бездә барабызмы? ( Әйе) Әйдәгез, тизрәк китик алайса.

(Тыныч көйгә бер түгәрәк узалар да урындыкларга утыралар)

Алып баручы: Менә урманга килеп тә җиттек. (Кошлар тавышы )Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп , озак очып дингез кичеп , кошлар җылы яктан безгә кайталар .

6 нче бала. Кыр казлары , үрдәкләр,

Кара каргалар, карлыгачлар,

Сыерчыклар, тургайлар,

Бакча яме- сандугачлар,

Урман күрке-күкеләр -

Җылы якта булганнар

Алып баручы: Әйе, менә шушы кошлар туган илләренә кайтып,үзләренә оя ясыйлар. Балалар, сез кошларның ояны ничек һәм нәрсәдән ясаганын беләсезме?

Балалар. Чыбыклардан, саламнан, йоннан һ. б.

Алып баручы: Сыерчыкка ояны кешеләр ясый , ул яз көне кайтып, үзенә ошаган ояны сайлап ала. Әйдәгез шул турыда  җыр җырлыйк.

Җыр “ Сыерчык” башкарыла.

Яз: Күрәм алан, урман һәм куяннар,менә каеннар. Ничек алар кышлады икән,бик суык булмады микән?

(3 каен-кыз чыгып басалар)

1.Кыш бик суык булса да ,

Бураннар безне саклады.

2. Кардан йомшак ак юрганы белән

Безне каплады.

3. Кар юрганы астында

Безгә суык булмады.

Яз: Кар бөртекләре вакытларын юкка әрәм итмәгәннәр.Кышкы суыктан табигатьне саклаганнар. Ә хәзер миңа эшләргә  чират җитте-һәрбер ботакны,агачны яшеллеккә күмәргә кирәк, бу миңа бер дә авыр түгел.Менә сезгә каенкайлар яшел бизәк.

( Каеннарга яшел косынка бәйли)

Каеннар: Без ничек матурландык! Рәхмәт сиңа , Яз!

Җыр “ Ак каен “ башкарыла

Алып баручы: Балалар, урманда барда тәртип – бәла бер нәрсәгә дә янамый – патшага шулай дип әйтербез ( Музыка яңгырый, залга ике гусеница шуышып керәләр) 

Алып баручы: ( артка чигенә) Ой ! Бу нәрсә тагын?

1 Г: Көчкә шуып килеп җиттем

2Г: Арыдым,ябыгып беттем – кыштан бирле ашаганым юк...

1 Г: Ә, син як-ягыңа кара әле !

2Г: Шуннан ни булган,нәрсә күрәсен анда?

1Г: Ә монда урман яшеллекә төренгән ( кулын ошкып) безне монда деликатес  көтә. Кара әле каен агачлары яшел яфраклары белән безне кызыктырып торалар.

2Г: Хәзер без алар янына шуып киләбез дә бөтен яфракларын кимереп бетерәбез

1Г: Кара әле , туганым, әгәр безне кошлар күреп алса?- алар бит безне чукып ашап бетерәләр.

2Г: Кая монда кошлар күрәсен?

1Г: Ә кая соң алар?

2Г: Менә үзен уйлап кара: быел кыш суык булган диләр.

1Г: Шуннан?

2Г: Шуннан шул инде- суыктан, ачтан үлгәннәрдер. Нәрсә ? Барасыңмы , юкмы- безне обед кетә анда. ( Каеннар янына килеп “ яфракларын кимерә “ башлыйлар )

Каеннар: Коткарыгыз безне ,коткарыгыз ! Кошлар , чыпчыклар ярдәмгә килегез !

( Чыпчык-бала очып керә)

Чыпчык: Чырык-чырык, кемдер ярдәмгә чакыра. Әй чыпчыклар, курыкмагыз, килегез – каеннарга ярдәм кирәк ! (чыпчыклар-малайлар йөгереп киләләр, гусеницаларны куалар )

1Г: Ой-ой-ой , коткарыгыз ! безне кошлар чукып бетерәләр.

2Г: Бернидә аңламыйм, каян килгән монда кошлар.

1 чыпчык: Без кышны исән чыктык

2 чыпчык : Балалар безне онытмадылар , кыш буе ашаттылар .

Алып баручы: Күрәсез, кошлар кыш көне үлмәгәннәр, исән калганнар. Безнең балалар  аларны онытмадылар, кыш буе аларның  кормушкаларына азык куйдылар.

(Гусеницалар чыгып китәләр, чыпчыклар урыннарына утыралар)

Алып баручы: Алып баручы: Күрдегезме инде , балалар ! Каеннарны нәрсәләр коткарды? : кошлар. Ә кошларны кыш көне ашатмасак , бүген монда нәрсә булыр

иде? Каеннарның яфракларын корткыч бөҗәкләр ашап бетерерләр иде. Ә, хәзер                       шушы шатлыктан җыр башкарыйк .

“ Яз килгән “ җыры башкарыла.

Су челтерәгән тавыш ишетелә)

Яз: Балалар, тыңлагыз әле - чишмә челтери.

Алып баручы: Әнә чишмә ага челтерәм, суы нинди чиста, суын эчим әле.

( Кулын суга төшерә. Водяной килеп керә.)

Водяной: Кем монда суны болгата, җырлар җырлый. Миңа – Су патшасына йокларга комачаулый ?

Алып баручы: Ой, бу кем тагын ?

Водяной: Мин! (“Су анасы “ көенә биеп йөри )

Яз: Бу бит Су патшасы – русча Водяной .

Алып баручы: Без монда балалар белән су эчәргә теләгән идек.

Водяной:  Су эчәргә теләдегез?! Ә сез беләсезме? – суны эчсән кәҗә бәтиенә әйләнәсен.

Алып баручы: Кәҗә бәтиенә? Нишләргә соң алайса?

Водяной: Суны кайнатып эчәргә кирәк.

Яз: Нигә? Аңламыйм, суын ничек чиста югыйсә.

Водяной: Монда чиста, чөнки мин пычратырга ирек бирмим, ә әгәр алгарак  китсән анда күл бар. Элек анда бик матур иде, хәтта аккошлар да яши иде. Ә кешеләр бөтен суны пычратып бетерделәр , я чүп-чар ташлыйлар, я трубадан агулы әйберләр агызалар. Менә күл бетү хәлендә, анда яшәүче тереклек ияләре бары да бетү хәлендә...

Яз: Ә син ярдәмгә бармадыңмы ?

Водяной: Мин бит бер үзем, ә кешеләр күп.

Яз: Балалар, бәлки сез ярдәм итәрсез күлне чистартырга?

Алып баручы: Балалар, ярдәм итәбезме?,Әйдәгез күлне пычрактан чистартыйк.

Уен “ Күл чистарту”

Водяной: Менә хәзер яхшы, су ялтырап тора, балыклар да чәпелдәшеп йөзәләр, хәзер монда аккошлар да җибәрергә була.Рәхмәт сезгә , балалар.( Чыгып китә.)

Алып баручы: Балалар, урманда нәрсә күргәннәрне патшага язып җибәрербез, ә патша менә нинди карар җибәргән: “ Һәр көн, һәр сәгать,бөтен җирдәге   кешеләр табигатьне сакласыннар: чәчәкләрне эзмәскә, кошларны, күбәләкләрне сакларга, суларны пычратмаска. Тыңлагыз кешеләр һәм үтәгез бу карарны!” 

Яз: Менә ,балалар , сездә табигатьне саклагыз, яхшы,сәламәт балалар булып үсегез. Шушындый тырыш, яхшы балаларга минем күчтәнәчем.( Чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, бүгенге бәйрәмебезне без бию белән тәмамлыйбыз.

“Бию” башкарыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обобщение опыта работы по экологическому воспитанию дошкольников на тему: "Формирование у детей дошкольного возраста экологических знаний в процессе проектной и игровой деятельности"

В сложившейся ситуации педагога заинтересовала проблема экологического воспитания и развития детей дошкольного возраста, т.к. в современном обществе необходимо вырабатывать навыки экологически грамотн...

“Экологическое образование дошкольников как основа формирования нравственно-этических отношений личности”.

laquo;Заставить полюбить природу нельзя,но помочь полюбить можно».Н.И. Сладков. Экологическое образование – это основа национальной безопасности нашей Родины. Это  работа ...

Педагогический проект «Экологическое образование дошкольников в процессе ознакомления с природой»

Цель проектаФормирование у детей целостных представлений об окружающей природе, природе родного края средствами игровой деятельности....

Формирование знаний о физической культуре в процессе подвижной игры

Формирование знаний о физической культуре в процессе подвижной игры...

Формирование знаний о физической культуре в процессе подвижной игры

Формирование физической культуры личности в современный период связывают с совершенствованием организации физического воспитания, пересмотром форм и методов работы в этом направлении. В настоящее...