Карлсонның Тылсымлы патшалыктагы маҗаралары
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа)
Дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
karlsonnyn_tylsymly_patshalyktagy_mazharalary_minnebaeva.docx | 34.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Карлсон мажаралары.
А. Б. – Исәнмесез, дусларым! Мин сезне Тылсымлы патшалыкның “Иминлек әлифбасы” мәктәбендә күрүемә бик шат. Әйдәгез, озакка сузмыйча патшалык буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Тик безнең сәяхәт гади генә түгел, аннан исән-имин әйләнеп кайту өчен, безгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк булачак. Сез бит ул кагыйдәләрне бик әйбәт беләсез, шулаймы? (-әйе) Димәк, без курыкмыйча юлга кузгала алабыз, киттек.
Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына банка белән варенье тоткан Карлсон төшә.
Карлсон: – Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим. Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым. Нишлисез сез монда?
Алып баручы. Карлсон, Без тылсымлы патшалык буйлап сәяхәткә җыендык. Әйдә безнең белән, безгә булышырсың.
Карлсон: Әллә ни әһәмиятле эшләрем юк бугай, ярый соң, әйдәгез, киттек.
А. Б. – Тукта-тукта, бик ашыгасың әле син. Ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме соң?
Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк, тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол уйныйбыз.
Алып баручы. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга ярамый!
Карлсон: Нәрсәгә соң монда бу билгеләр? Тормасыннар әле, аударыйк! Өч күзле бу багана да артык, Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!
(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)
А. Б.: – Карлсон, тукта, нишлисең син. Моның светофор икәнен белмисең мени ?
Карлсон: Светофор?! Ул монда ник кирәк соң? Мин бит аны караңгыда яктырту өчен генә кирәк дип уйлаган идем.
А. Б. –Юк, Карлсон, син бик ялгышасың. Менә минем дусларымны тыңлап кара әле.
Язилә: Урамны чыккан чакта Башта карагыз чатка, Анда яна зур фонарь Светофор диләр аңар. Һаман уяу була ул, Аннан гына сора юл. Күзләре өчәү аның, Шулар белән сөйләшә. Кызыл ут – чыгу юк, Сары ут – сабыр ит, Яшел ут – юл ачык, Әйдә чык, әйдә чык!
Н. Йосыф: Светофорның сигналы бар,
Тыңла аны карусыз
Кызыл төс –эле куркыныч
Тукта син дигән сүз.
Сары әйтә- әзерлән;-ди,
Хәзер юл ачылачак.
Яшел әйтә:-әйдә кузгал,-
Юлдан чык курыкмыйча.
Әюп: Без бергәләп җырлыйбыз Бүген сезгә шул хакта Урамнарда һәр чатта Светофор торсын чатта.
Зәринә: Әйтеп салсын өч сүзне Кызыл әйтсен: “Туктап кал!” Сары әйтсен: “Игътибар!”
Яшел әйтсен: “Юл ачык, Карап кына атлап чык!” Әй сез, өлкән абыйлар, Безнең хәлгә керегез. Олы юллар чыкканда Имгәнмәсен беребез.
“Светофор утлары” җыры.
А. Б.: - Аңладыңмы инде, Карлсон.
Карлсон: - ӘӘӘ, соң башта ук светофор юл аркылы чыгу өчен кирәк дип язып куйсалар ни була иде!? Мин дә белгән булыр идем! -УУУ! Минем тамагым ачты, әнә юлның теге ягында туңдырма саталар. (Юлдан чыга башлый).
Сыбызгы кычкырта.
Полиция хезмәткәре: (сыбызгы кычкырта)
Карлсон, гафу итегез Штраф түләп китегез Юлда тәртип боздыгыз Кагыйдәне боздыгыз Күктә очкан бу Карлсо Җир өстенә ник төшкән Юлдан машина йөри Моны бүген кем белми?
Карлсон: Мин беләм, беләм. Юлны аркылы светофорның яшел уты янгач кына чыгасы. Ә монда светофор юк! Минем аны эзләп, вакымны әрәм итәсем килми, машиналар арасыннан тиз генә йөгереп чыгып китәм. Сез мине күрми дә калырсыз!
А.Б.: - Карлсон, син тагы хата ясадың бит. Минем дусларым сиңа ярдәмгә килерләр. Алар бик зирәк, акыллы сәяхәтчеләр. Мондый сәяхәткә беренче генә чыгулары түгел. Алар белән бергә булсаң, ашыкмасаң, син дә юл йөрү кагыйдәләрен белерсеңһәм юлларда исән –имин йөрерсең.Светофор югында юлны ничек аркылы чыгасын алар сиңа аңлатырлар.
Балалар:- Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Светофор булмаса, зебралы урын эзлибез.
Ринас: Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
"Зебра" сызыклары кебек
Буялган ул юл акка. Юлны аркылы чыкканда,
Башта кара сул якка.
Ә аннары, онытма син
Күз салырга уң якка.
Самат: Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.
Хәрәкәт күп урамнарда,
Ялгызың гына йөрмә.
Кызыл ут янып торганда,
Каршы якка йөгермә!
Әдилә: Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-шофер, мин-җәяүле.
Урамда, урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз,
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.
Полиция хезмәткәре : Җирдә имин яшәү өчен сезгә юл билгеләрен белергә кирәк.
Карлсон: - Билгеләрегезне дә дә белмим,тамагым да ачты.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Билгеләр бик күп төрле!
Миңа нишләргә инде?
А.Б.: - Борчылма, Карлсон, синең бит ярдәмчеләрең бар. Яле, тыңлап кара.
Мәликә: Зебра бит мин, юлда булсам, Юлны чыгу ансат ла. Юк, мин кыргый хайван түгел, Ак сызыклар асфальтта. Зебра шул мин, зебра шул мин, Мине һәр бала белә. Юл аркылы чыгу өчен Минем яныма килә.
Г. Йосыф: По полоскам черно-белым Человек шагает смело. Знает: там, где он идет, Пешеходный переход!
Карлсон:- Һич аңламыйм, бу нинди билге?
Иллария: Бу әһәмиятле билге –
Димәк, кирәк игътибар.
Шофер иптәш, машинаңны
Акрын гына алып бар!
Самат: Посреди дороги - дети, Мы всегда за них в ответе. Чтоб не плакал их родитель, Будь внимательней, водитель!
Карлсон :-Ә менә кызык,
Нишләп монда сызык?
Алим: Бу билге кисәтә:
Кайгы була күрмәсен –
Монда җәяүле йөрмәсен!
Кызыл түгәрәктә кеше
Әйтә кебек шул хакта:
“Юл юк монда җәяүлегә,
Икенче юлдан атла!”
Адиля: В дождь и ясную погоду Здесь не ходят пешеходы. Говорит им знак одно: «Вам ходить запрещено!»
Карлсон:-Бу билге турында
Минем беләсем килә.
Өчпочмакта балалар
Ник йөгереп баралар?
Зәринә:Кисәтә шоферларны
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар –
Мәктәп, бакча бар.
Карлсон:-Ә монысы нинди билге?
Зилия: Менә, дуслар, бу билге
Җәяүлене яклый.
Курчак белән бу юлга
Безгә чыгарга ярый.
Раяз: «Пешеходная дорожка» - Этот знак ты должен знать. Подожди меня немножко- И пойдем с тобой гулять.
Руслан: Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге,кем әйтер?
Ильяс: .Юлда туктап ял итәргә
Урын кирәк һәркемгә.
Җавап эзләп аптырамагыз
Таныш билге ул безгә.
Камил: Андый билге булган җирдә
Йөреп була “сәпид”тә.
Язиля: Говорит мне мой сосед: «Если есть велосипед, Где захочешь, там кати, Знай педалями крути!» Нет, приятель, все не так! Я скажу тебе, чудак, Коротко и ясно: Только там, где этот знак, Ездить безопасно.
А. Б.:- Менә, дустым, бу бик әһәмиятле билгеләр. Юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрергә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк..
Карлсон: Карап-карап торам да мин,
Уйлап- уйлап торам да
Куркып куям ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
Карлсон, кайгырма! Без сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез
Ильзира: Бергә булса да
Ялгыз булса да
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
Рияз: Хокей уйнарга
Чыкма син юлга
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
Әнисә: Ут чыккан кебек
Ашыгып чапма
Бераз туктап тор
Урам чатында.
Алисә: Светафорга кара син
Тора ул сакта
Юл аша чыгарга кирәк Яшел ут янган чакта.
Артур: Кызыл,сары ут янганда
Сак булыгыз ,ди алар ,
Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,
Сине кисәтә алар.
Карлсон: Әйе, аңладым. Мин хәзер кагыйдәләр буенча гына йөрермен.
А. Б. Тикшереп карыйк әле, юлларда йөргәндә бүтән хата ясамаслык булды микән?
- Урамга чыккач, балалар кайда уйнарга тиеш? (Ишегалдында, уен мәйданчыкларында гына уйнарга тиеш.)
- Ни өчен юлда уйнарга ярамый? (Юл – ул бары тик транспорт өчен. Юлда уйнаган бала, авария сәбәпчесе булачак.)
А. Б. Юк Каролсон дөрес әйтмәдең.Балалар әйдәгез әле Карлсонга җавапларны дөрес итеп әйтик әле. Моннан соң син юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырсың дип ышанып калабыз. Ә бу кечкенә сәяхәтчеләребез кагыйдәләрне тирәнрәк үзләштереп, киләчәктә бик шәп машина йөртүчеләр булырлар әле, хәзердән үк “Шофер буласым килә дип җырламаслар иде.
Җыр. “Мин шофер”
А. Б. Менә безнең маҗаралы сәяхәтебез дә ахырына якынлашты.
Раяз: Безнең әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофёр абый
Тынычлап барсын өчен,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
Онытмыйча үтәргә,
Өйрәнергә бик кирәк.
1. Урамны чыккан чакта Башта карагыз чатка, Анда яна зур фонарь Светофор диләр аңар. Һаман уяу була ул, Аннан гына сора юл. Күзләре өчәү аның, Шулар белән сөйләшә. Кызыл ут – чыгу юк, Сары ут – сабыр ит, Яшел ут – юл ачык, Әйдә чык, әйдә чык!
- Светофорның сигналы бар,
Тыңла аны карусыз
Кызыл төс –эле куркыныч
Тукта син дигән сүз.
Сары әйтә- әзерлән;-ди,
Хәзер юл ачылачак.
Яшел әйтә:-әйдә кузгал,-
Юлдан чык курыкмыйча.
Полиция. - Карлсон, гафу итегез Штраф түләп китегез Юлда тәртип боздыгыз Кагыйдәне боздыгыз Күктә очкан бу Карлсо Җир өстенә ник төшкән Юлдан машина йөри Моны бүген кем белми?
Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
"Зебра" сызыклары кебек
Буялган ул юл акка. Юлны аркылы чыкканда,
Башта кара сул якка.
Ә аннары, онытма син
Күз салырга уң якка.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.
Хәрәкәт күп урамнарда,
Ялгызың гына йөрмә.
Кызыл ут янып торганда,
Каршы якка йөгермә!
Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-шофер, мин-җәяүле.
Урамда, урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз,
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.
1. Зебра бит мин, юлда булсам, Юлны чыгу ансат ла. Юк, мин кыргый хайван түгел, Ак сызыклар асфальтта. Зебра шул мин, зебра шул мин, Мине һәр бала белә. Юл аркылы чыгу өчен Минем яныма килә.
К. Һич аңламыйм, бу нинди билге?
Бала.
Бу әһәмиятле билге –
Димәк, кирәк игътибар.
Шофер иптәш, машинаңны
Акрын гына алып бар!
К :-Ә менә кызык,
Нишләп монда сызык?
Бала.
Бу билге кисәтә:
Кайгы була күрмәсен –
Монда җәяүле йөрмәсен!
Кызыл түгәрәктә кеше
Әйтә кебек шул хакта:
“Юл юк монда җәяүлегә,
Икенче юлдан атла!”
(Җәяүлегә юл юк)
К:-Бу билге турында
Минем беләсем килә.
Өчпочмакта балалар
Ник йөгереп баралар?
Бала.
Кисәтә шоферларны
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар –
Мәктәп, бакча бар.
К:-Ә монысы нинди билге?
Бала.
Менә, дуслар, бу билге
Җәяүлене яклый.
Курчак белән бу юлны
Безгә чыгарга ярый.
3.Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге,кем әйтер?
(“Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе)
6.Юлда туктап ял итәргә
Урын кирәк һәркемгә.
Җавап эзләп аптырамагыз
Таныш билге ул безгә.
(“Ял итү урыны”)
7.Андый билге булган җирдә
Йөреп була “сәпид”тә.
(“Велосипед юлы”)
. Карап-карап торам да мин,
Уйлап- уйлап торам да
Куркып куям ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
Карлсон, кайгырма! Без сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез
1 .Бергә булса да
Ялгыз булса да
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
2. Хокей уйнарга
Чыкма син юлга
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
3. Ут чыккан кебек
Ашыгып чапма
Бераз туктап тор
Урам чатында.
4. Светафорга кара син
Тора ул сакта
Юл аша чыгарга кирәк Яшел ут янган чакта.
5. Кызыл,сары ут янганда
Сак булыгыз ,ди алар ,
Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,
Сине кисәтә алар.
Безнең әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофёр абый
Тынычлап барсын өчен,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
Онытмыйча үтәргә,
Өйрәнергә бик кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.
Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...
Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"
Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....
Хоттабыч маҗаралары
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...
"Кызыл Калфак маҗаралары"
Конспект урока...
“Калачкайның юл маҗаралары”
Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....
“Көзге урман маҗаралары”
Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...
Тылсымлы сандык маҗаралары
Тема: “Тылсымлы сандык маҗаралары”. Максат: “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проектында узган материалны берләштерү. Бурычлар:Белем бирү:- балаларны сорау...