Хоттабыч маҗаралары
методическая разработка (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
Хоттабыч маҗаралары
Балалар музыка астында бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр.
Ярымтүгәрәк ясап басалар.
А-б: Бу нинди кой, нинди мон агыла, Нинди бэйрэм, нинди кичэ бу? Монлы бу кой – саубуллашу кое, Аерылышу кое икэн бу!!!
Аерылышу кое, тик шатлыклы кой бу, Сабыйларыбыз усеп житкэн бит, Усеп, ныгып, белем доньясына карап, Канатларын кага икэн бит!!! Кадерле эти-энилэр, балалар, килгэн кунаклар!!!Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы хэм монсу да бэйрэм конебез килеп житте! Шуклыклары белэн безне сагайткан, унышлары, шат авазлары белэн безне соендергэн нэни дусларыбыз буген бакча белэн хушлашырга жыелдылар!!! Буген барыбызга да бик монсу, чонки безгэ купме кунелле мизгеллэр булэк иткэн, бэйрэмдэ дэ, эштэ дэ безнен зур ярдэмчелэребез булган балаларыбыз буген бакчабызда бэйрэмгэ жыелдылар!!! Менэ сез дэ балалар, мэктэп яшенэ кадэр усеп життегез! Бакча ишегеннэн беренче тапкыр килеп кергэн вакытыгыз эле дэ әниләрегезнең, апларыгызның куз алдында!
Алып баручы:
1.Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
2. Безнең бакча балаларын
Укытучы апалар,
Беренче сыйныфка дип,
Укырга чакыралар.
3.Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә.
Әлфинә. Бу сәгать тә килеп җитте,
Без аны көтеп алдык,
Шуны бәйрәм итәр өчен
Залыбызга җыелдык.
Бакча безгә бүләк итте,
Җылы караш, шат күңел.
Бакча белән саубуллашу
Бер дә җиңел эш түгел.
Айсылу . Бакча белән хушлашабыз,
Җиде яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз инде көзгә.
Без зур булып үстек инде.
Килгән идек бирегә
Өйрәнеп кенә килгәндә
Яңа тәпи йөрергә.
Рузинә. Тик нишлисең яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.
Без сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Җыр. “Бакчабыз нәкъ Гөлбакча”.
Алып баручы: (Як-ягына карана, өстәлдә торган тузанлы кувшинга игътибар итә).
- Бу нәрсә икән? (якынрак килә, савытны ала).
- Тәк, кичә бу савыт монда юк иде. Каян килеп чыкты икән ул монда (алып чыгып карый).
- Бигрәк пычрак савыт икән бу, моның эчендә микроблар, бактерияләр дә күптер, берәр чир эләктерербез тагын., ташлыйм әле мин моны. (ширма артына ыргыта).
Каты тавыш яңгырый. Ширма артыннан Хоттабыч килеп чыга.
Аның кулында савыт ватыклары.
Хоттабыч: О, Кычытканлыныж иң гүзәл тәрбиячеләре! Мин сезгә үземне коткаруыгыз өчен рәхмәтләр укыйм. Бик озак еллар мин бу савытта бикләнеп яттым.
Алып баручы: Ә сез кем буласыз соң?
Хоттабыч: О, кадерле ханым, уйлавымча, балалар мине таныганнардыр инде.
Балалар: Син Хоттабыч бабай! Ә без синең турында җыр да ишеткәнебез бар.
Җыр. “Хоттабыч карт”.
Хоттабыч: О, сөекле балалар! Сез бик матур җыр беләсез икән. Бик күңелләрем булды әле. Минем дә сезгә шуның өчен бер яхшылык эшлисем килеп китте. Телисезме, мин сезгә капчык-капчык тәм-томнар бүләк итәм.
Алып баручы: Юк-юк, кирәкми, тәм-томнарны бакчабызда да бик күп ашаталар.
Хоттабыч: Ярый алайса, гүзәл солтаным, мин сезгә матур кызлары белән дөя кәрваны бүләк итәм.
Алып баручы: О, Хоттабыч, без көнчыгыш көйләрен бик яратабыз. Көнчыгыш кызларының биюләре, киемнәре дә бик матур була бит.
Хоттабыч: Шулаймыни, алайса, сезнеңчә булсын. (Сакалыннан 1-2 чәч йолкып ала да тылсымлы сүзләр әйтә):
Трах-тиби-дох,
Трах-тиби-дох.
Бию. “Шәрыкъ кызлары биюе”.
Хот-ч: Кадерле вә мәрхәмәтле балалар. Минем сезне келәм-самолетта да очыртасым килә.
А.Б.: Ә бу куркыныч түгелме соң?
Хот-ч: Юк, юк, сакалым белән ант итәм, куркыныч түгел. (Хоттабыч сихерле сүзләр әйтә).
Көнчыгыш көе яңгырый, 4 шәрыкъ кызы келәм-самолетны алып керәләр, келәмне җәяләр.
Хот-ч: Әйдәгез, рәхим итегез минем келәм-самолетыма. Кая барырга телисез? (утыралар, күзләрен йомалар, очу тавышы чыгарып музыка уйный).
А.Б.: Карагыз аны, Хоттабыч, сез миңа балалар өчен башыгыз белән җавап бирәсез.
Хот-ч: Барысы да яхшы булыр, о, йөрәк җимешем.
Очканда радиодан тавыш килә:
– Игътибар, игътибар, без диңгез өсте тигезлегеннән 2 мең метр биеклектә, очу тизлеге сәгатенә 540 км. Бар системалар да яхшы эшли.
Хот-ч: Бар да мин теләгәнчә, без әкияткә якынлаштык, төшү өчен түбәнәябез.
Балалар очканда кар патшалыгы декорациясе куела.
Боз патшабикәсе: Ах, ничек туйдым мин барысыннан да: карлардан да, бозлардан да, бураннан да! Кая карама, бар җирдә дә кар һәм боз. Һәм гомер буе шулай. Минем боз сараемда беркем дә яшәргә теләми. Бар иде дә бер Кай исемле малай. Ләкин аны да тотып кала алмадым. Герда исемле кыю кыз миннән дә көчлерәк булып чыкты. Уйлап карагыз әле, миннән, Боз патшабикәсеннән! Ләкин мин моны болай гына калдырмаячакмын. (Кулына глобус алып, әйләндереп утыра). Менә инде җәй дә җитә: чәчәкләр ата. Ә менә мин хәзер өрәм дә, суык җилләр чакырам да, карлар яудырам. Дания, Швеция һәм Финляндиягә суыклар җибәрдем инде. Туктале, бәлки миңа Италиягә дә кар яудырыргадыр? Менә алар рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятканда, мин аларга боз, яңгыр, кар яудырам. Германиягә су ташу! Ә Грециягә... минус 3. (Глобуска өрә). Ха-ха-ха! Күз алдына китердем! Тәк, монда безнең Россия. Ул зур икән, аны капларга карым җитмәс. Ярар, бер өлешен булса да карга күмәм. Менә, мәсәлән, Татарстанның Балтач районын... Хәзер мин аларга кар җибәрәм!
А.Б.: Бөек галиҗәнәп, зинһар өчен, кирәк түгел! Бездә болай да кышлар карлы, суык! Әзрәк ял итәсе килә суыклардан.
Боз п-се: Ә сез монда ничек барлыкка килдегез, кем сез? Сез кемнән сорап минем матур ак биләмәләремә кердегез?
2
Хот-ч: О, бөекләрнең бөеклесе! О, карлыларның карлысы, ачуланма! Бу мин, синең сараеңа балаларны алып килдем, һәм моның өчен бик үкенәм! Мин шулкадәр туңдым! (тешләрен шакылдата).
Боз п-се: Ой, нинди кызык бабакай! Ха-ха-ха! Ә сакалын карагыз! Ә туфлиләрен! Ой! Көлүгә чыдап булмый. Ой, көлдердегез әле сез мине. Ярар алайса, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәгез һәм минем теләкләремне үтәсәгез, мин сезне җибәрермен. Булдырмыйсыз икән, мәңгелеккә катырып калдырам!
Хот-ч (сакалыннан чәчләрен йолкый-йолкый): Хәзер күрсәтәм мин сиңа, кем көчле икәнен күрерсең, җебетәм мин сине хәзер. Трах-тибидох! О, кайгы миңа, сакалым бозланган. Нишлим соң, бу явыз тылсымчыны бернәрсә дә эшләтә алмыйм.
Боз п-се: Шуңа күрә, бабакай, табышмакларга җавап бирсәгез, әйбәтрәк булыр.
Хот-ч: Туры килер инде.
Бер матур нәни кызның
Кызыл башлыгы булган.
Кызны бүре алдаган,
Ләкин кыз исән калган. (Кызыл калфак).
Гәүдәсе аның таза,
Вертолёт кебек оча.
Ул тәм-томнар ярата,
Түбәдә яшәп ята. (Карлсон).
Ул яши урманында,
Мөгезе - маңгаенда.
Озын бармаклары белән
Кытыкларга ярата. (Шүрәле).
Кәкре борынлы әби
Кара урманда яши.
Себеркесенә утырып
Йөри, тузан туздырып. (Убырлы карчык).
Зур күзләр, ике колак.
Бик нәни ул һәм йомшак.
Шәһәр крокодилы белән
Ул бик дус булып йөргән. (Чебурашка).
Боз п-се: Ярый, булдырдыгыз, балалар, мин сезне җибәрер идем. Әмма ләкин сезнең белән шундый кызык. Мин сезне монда калдырырга булдым әле.
А.Б.: Бөек галиҗәнәп, без сезнең сараегызда берничек тә кала алмыйбыз. Бүген балаларның мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Аларның мәктәпкә барасы бар.
Боз п-се: Ә мәктәп нәрсә ул? (Балалар җавап бирәләр). Нәрсәгә кирәк соң ул? Менә мин королева, бернинди мәктәптә дә укымадым.
А.Б.: Хәзер без сезгә мәктәп турында сөйләп күрсәтербез.
Рузинә. Телибез хәреф танырга,
Алфавитны ятларга.
Хәрефкә хәрефне ялгап,
Сүзләр тезеп язарга
Бик күп китаплар укырбыз,
Күп нәрсәләр белербез.
Үскәч кирәк һөнәрләрнең
Серенә төшенербез.
А.Б.: Санарга да өйрәнерсез,
Тапкырларга, бүләргә.
Исәпне белер өчен бит
Кирәк саный белергә.
Ә хәзергә сез боларны
Белмисез шул, әлбәттә.
3
Боларның бөтенесенә
Өйрәтәләр мәктәптә.
Җыр. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”.
Боз п-се: Үзегезнең матур шигырьләрегез, җырларыгыз белән сез минем йөрәгемне җебеттегез. Ярар алайса, җибәрәм мин сезне. Ә кыш җиткәч җилләрем, суыкларым, карларым белән сезгә кунакка килермен.
А.Б. Балалар, рәхим итегез. Сау булыгыз.
Хот-ч: Ниһаять, сакалым җебеде. Әйдәгез, тизрәк утырыгыз келәмгә, йомыгыз күзләрегезне. Трах-трах-тибидох...
Радиодан тавыш ишетелә: Тирә-юньдәге температура – 51 ºС. Очу тизлеге – сәгатенә 358 км. Очу шартлары яхшы.
А.Б. Ә бәлки, безгә урыс әкиятенә кереп чыгаргадыр?
Хот-ч: Синең теләгең минем өчен закон, о, җан сихәтем! Төшү өчен түбәнәябез.
“Крокодил Гена һәм Чебурашка” мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.
Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк матур киенгәнсез! Сез әллә берәр төрле бәйрәмгә барасызмы?
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.
Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм – шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.
Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.
Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.
Менә рогатканы алыгыз.
Аның белән кошларны атыгыз.
Пистолетым да бар әле.
Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).
Аның белән “пых-пых” атып
Була кешене куркытып.
Апагызның урындыгы өстенә
Бу кнопканы куярсыз менә.
Бу ташны да алыгыз,
Тәрәзәгә атыгыз,
Тәрәзәне ватыгыз!
Алып баручы. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?
Балалар. Юк!
Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,
Бер нәрсә дә эләкмәс!
(“Бүләкләрен” кире сумкасына тыга).
Алып баручы. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була. Менә балалар белән уен уйнап карыйк әле. Кем дөрес итеп мәктәпкә портфелен тутырыр икән.
Уен “Портфелеңне тутыр”. (кирәкмәгән әйберләр җыя).
А.Б.. Бу әйберләр мәктәпкә гел кирәк түгел.
Шапокляк. Сезгә кирәкмәсә-кирәкмәс, ә миңа алар бик кирәк.
Шапокляк. Ә миңа портфель кирәкми. Минем үз сумкам матур. Мин сумкама үземә кирәкле әйберләрне генә салам. Кайда телим, шунда барам. Ә мәктәпкә бармыйм. Анда дәресләрдә утырырга кирәк. Күңелле дә түгел.
Алып баручы. Син ялгышасың. Укырга бик кызыклы. Мәктәптә яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа маҗаралар көтә.
Шапокляк. Сезнең мәктәбегездә миңа кызык түгел. Менә булсын иде ул хулиганнар мәктәбе. Мин анда көн саен йөрер идем. Мин бит – мисс хулиганка! Ул мәктәптә имтиханнар да, зачётлар да булмас иде. Анда рогаткадан атарга, эскәмияләргә келәй сыларга, талашырга, кыйнашырга, кыланырга өйрәтерләр иде... Балалар, әйдәгез, мин хулиганнар мәктәбен ачам. Үзем шунда директор булам. Минем белән каласызмы?
4
Алып баручы. Җитте, Шапокляк! Балалар андый мәктәпкә барырга теләмиләр. Безнең балалар хулиган түгел. Алар чын мәктәпкә баралар. Ә син җибәр безне бәйрәмгә.
Шапокляк.Биремемне үтәсәгез җибәрермен.
- Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).
- Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Ничә малай тәрәзә артында футбол уйнаган? (4).
- Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).
- Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).
Афәрин, булдырдыгыз. Бәйрәмегезгә җибәрәм инде. Сау булыгыз.
Җыр. Зәңгәрсу вагон”.
Музыка бремен музыкантлары
Хот-ч: Әйе, кадерлем, юлга чыгыйк! Бу җирдә озак токарландык инде. (Балалар келәмгә утыралар). Трах-тибидох! (Келәмгә утыру белән, музыка яңгырый).
А.Б. Балалар, очканда ничек рәхәт, нинди йомшак җил битләрне иркәли, нинди йомшак болытлар, кояш җылыта.
Хот-ч: Балалар, мин аста ниндидер караңгылык күрәм. Минем уйлавымча, без бик куркыныч әкияткә тап булганбыз.
А.Б. Ишетәсезме, кемдер килә! Хәзер беләбез, бу әкияттә кем яшәгәнен.
Биеп, Атаманша керә.
Биеп бетергәч, балаларны күреп ала.
Атаманша: Карагыз әле, минем кулыма һавадан нинди табыш төшкән.
Ой, нинди матур балалар!
. Әле алар байдадыр.
. Аларны сатып, акча эшләрмен.
Атаманша: Ә киемнәре нинди затлы! Булмады инде. Әйдә, алмашыныйк әле. Сез миңа берәрегез матур күлмәгегезне, ә мин сезгә үземнең супермодный юбкамны бирәм. Әле ул өр-яңа диярлек, 1 генә тишеге бар. (юбкасындагы тишекне күрсәтә). Мин учак янында утырганда, йоклап киткәнмен дә, бераз янып киткәнмен. Я, ничек, алмашынабызмы?
А.Б. Юк, Атаманша, без сиңа беребез дә матур киемнәребезне бирә алмыйбыз, бездә бүген чыгарылыш кичәсе, матур киемнәребез үзебезгә кирәк.
Атаманша: Ә, сез шулаймы әле, сез матур күлмәкләр киеп йөргәндә, мин ертык юбка белән йөрерменме? Юк, хәзер күрсәтәм мин сезгә күрмәгәнегезне. (пистолет тери, пычак чыгара).
Хот-ч: Трах-тибидох..... Ай-яй-яй, бу явыз хатынны. Бу минуттан яхшы күңелле, ягымлы булсын!
Атаманша (үзендәге үзгәрешләрне сизеп): Ой, ой! Ничек рәхәт! Мин нинди әйбәт! Дусларым, мин моннан соң гел яхшылык кына эшләрмен. Телисезме, мин сезне багып карыйм. Киләсе елга ниләр буласын әйтәм? Ярыймы? Әйдәгез, берәмләп килегез яныма.
Атаманша балаларга теләкләр әйтә:
- Син 5 леләргә генә укырсың.
- Син мәктәптә иң акыллы бала булырсың.
- Ә син мәктәпнең иң матур кызы булырсың.
- ....
А.Б. Рәхмәт сиңа, хөрмәтле Атаманша! Безгә инде балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне әти-әниләр, апалар көтеп, арып беткәннәрдер.
Сау бул Атаманша.
Чыгып китә.
А.Б. Ну, Хоттабыч, бүгенгә маҗаралар җитеп торсын. Безне кире алып кайтыгыз инде.
(Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә). (Келәмгә утыралар).
5
А.Б. Балалар, очуы нинди рәхәт. Әнә, горизонтта Кәҗә таулары, Мулла күпере, Сабантуй мәйданы күренә.
Хот-ч: Трах-тибидох, келәм җиргә төшсен.
Музыка тына, балалар җиргә төшә, урыннарына утыралар.
А.Б. Рәхмәт, Хоттабыч, бу бик гаҗәеп сәяхәт булды.
Хот-ч: Мин сезгә файдалы булуыма бик шатмын. Ә хәзер миңа кире үз әкиятемә кайтырга вакыт.
Балалар Хоттабыч белән саубуллашалар, рәхмәт әйтәләр.
А.Б. Балалар, сез бер-берегез белән шундый дус булгага гына без үзебезнең бакчабызга кире әйләнеп кайта алдык.
"Тугры дус − җанлы хәзинә" диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.
Җыр. “Чын дус”.
А.Б. Нэни балалар барсы да
Матур күлмәк кигэннэр
Сез зурларны котларга дип,
Бу бэйрэмгэ килгэннэр!
Айзилә: Миннэн дэ нэни булгансыз,
Сез бакчага килгэндэ
Кара ничек зур ускэнсез,
Китэр вакыт житкэндэ!
Ралиф: Безгэ карагач,
Сезгэ бик кызыктыр,
Без нинди кечкенэ
Э сез ни нинди зур!
Зөһрә: Мин дэ мэктэпкэ барыр идем,
Бернигэ дэ карамый
Тэрбияче апа эйтэ:
«Эле сина ярамый!»
Әлфис: Уенчыкларыгызга да
Булыр инде бик монсу
Сез киткэндэ безгэ дэ бит
Бигрэклэр дэ ямансу!
Рөстәм: Мэктэпкэ баргач дуслар,
Бик тырышып укыгыз
Яна дуслар сез табыгыз
Яманнан сак булыгыз!
Әмир: Мин бакчада калам эле,
Мэктэпкэ яшем житми,
Бакчада да бик рэхэт,
Калуга исем китми!
Әлфис: Калып торам эле мин дэ,
Бер генэ елга тагын,
Куп ойрэну, усу кирэк,
Уйлыйм эле шул ягын!
Айзилә: Дусларым, борчылмагыз,
Бакчада калабыз дип,
Сездэн алда беренче
Мэктэпкэ барабыз дип,
Зөһрә:Апалар ойрэткэнне тынлагыз,
Ойрэнегез, куп белегез,
6
Бу елда, 4-5 ле алырга,
Сез мэктэпкэ китәсез!
А.Б. Жыр да жырлыйк эле,
Апаларны зурлап
Бу жыр булсын бездэн истэлек
Кое калсын йорэклэргэ утеп
Гомер буйларына житэрлек!!!
Җыр “бәхеттә,шатлыкта”
Әлфинә. Нәрсә булган, уенчыклар
Бар да шундый күңелсез.
Әллә инде без киткәнгә
Ямансулыйсызмы сез?
Аю моңаеп утыра,
Озын колак куян да.
Әтәчкә дә нидер булган,
Аквариумда балыкка да.
Һәммәсе дә сүз куйгандай
Әллә телсез калганнар.
Тәрбияче апалар да
Әллә елап алганнар?!
Айсылу. Ә курчаклар, әйтерсең лә,
Бездән башка ямь тапмый.
Утырганнар да бер почмакка
Моңаеп безне тыңлый.
Моңаймагыз, курчакларым,
Моңаймагыз, дусларым!
Әйдә соң бер биеп алыйк,
Хушлашканчы, дусларым!
Уенчыклар белән бию.
Әлфинә. Бакчада без өйрәндек,
Бик күп төрле һөнәргә:
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Рузинә. Ничә көннәр, ничә айлар,
Кышын да, җәен дә
Сагынып килә идек
Бакчага һәммәбез дә.
Әлфинә. Җитте хушлашу сәгате,
И күңелле бакчабыз,
Һәм мондагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз.
Айсылу. Туган йорттай син кадерле
Нык якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы,
Китәсе килми бер дә.
Айсылу. Рәхмәтебез чиксез сезгә,
Тәрбияче апаларым.
Сезнең изге теләкләрне,
Сезнең биргән киңәшләрне
Бөтен гомеребез буе
Истә тотырбыз барын
7
Рузинә. Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул инде бакчабыз.
Сау булыгыз, тәрбияче апалар,
Без сезне онытмабыз.
Без әле бик нәни идек,
Инде үстек, зур булдык.
Сезнең күзләрдә чагылган
Якты булдык, нур булдык.
Әлфинә. Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Гөлләр булып сибелербез,
Су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,
Офыкка күмелербез.
Алып менәр йолдызларга
Монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без
Барыр юлга маяклар.
Бию. “Акчарлаклар”
Җыр “Хушлашабыз бакча белән”.
8
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.
Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...
Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"
Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....
"Кызыл Калфак маҗаралары"
Конспект урока...
“Калачкайның юл маҗаралары”
Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....
“Көзге урман маҗаралары”
Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...
"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)
Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...
Хоттабыч карты маҗаралары
Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе...