Саулык-зур байлык
классный час по зож (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема. Саулык – зур байлык. (Сыйныф сәгате.)
Максат. 1. Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру.
2. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү.
3. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру.
Җиһазлау.Магнитофон, компьютер, презентация,проектор.
Укытучы: Хәерле көн кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек? Иптәшләрегезгә карап елмаю да бүләк итсәгез, кәефегез тагын да күтәренке булыр, әйдәгез, елмаеп алыйк Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Саулык- иң зур байлык, диләр.Чөнки ул булмаса , кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлке – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә- юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән , уеннан канәгатьлек таба. Сәламәтлек ул- кул астындагы хәзинә.
“Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала”,- дигән татар халкы. Чыннан да, җәүһәр ул- кыйммәтле таш. Әгәр аны сакламасаң, ул югалырга мөмкин. Сәламәтлек тә шулай. Әгәр сау- сәламәт вакытта сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалкан саулыкны кайгырту бик кыен. Шуңа күрә, сау- сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.
Жыр тынлау.(Салават Фэтхетдинов)
САУЛЫК СОРЫЙМ, ХОДАЕМ
Тормыш бүләк иттең сынау итеп.
Дөрес итеп яшәп булырмы?
Куйган максатларым үтәлерме?
Соңлап үкенергә калырмы?
Әй Ходаем, саулык сорыйм синнән
Мал артыннан куар чак түгел.
Гомер бирсәң, Раббым, саулык та бир,
Чирле кеше – сусыз үскән гөл.
Көнне башлыйм саулык, кояш диеп,
Күк йөзенә карап сокланам.
Күп яшьтәшләр юк бит инде бүген
Үткәнннәрне сагынып моңланам.
Балаларым, якын дусларыма
Яшәп туймас гомер телимен.
Шул көннәрдән озын еллар тезеп,
Бергәләшеп озак яшәвен.
1 нче укучы.
Саулык – иң зур байлык. Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш. Дуслар, кеше нинди булганда гына яши ала ?
- Сау-сәламәт, таза булганда гына. (Укучы җавабы.) - Ә сәламәт кеше нинди була соң?
-Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Җавабы дөрес булса, кул чабабыз, дөрес булмаса аякларны тыпырдатабыз.
Сәламәт кеше
-көчле
-ак чырайлы
-чибәр, ялкау
-адымнары тиз
-шат күңелле
-әкрен кыймылдый
-хәрәкәтчән
-төз гәүдәле, алсу йөзле
-кәкрәеп йөри.
-Әйе, укучылар, сәламәт кеше көчле, адымнары тиз, шат күңелле, хәрәкәтчән, төз гәүдәле, алсу йөзле була.
2 нче укучы. Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәр дә беләбез.(Укучылар чиратлашып сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтәләр. Мәкальләр слайдлар белән экранда языла бара.)
- Байлык бер айлык, саулык гомерлек.
- Байлыкның башы – сәламәтлек.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - сәламәтлек.
- Таза булсаң таш та ярып була.
- Чисталык - сәламәтлек нигезе.
- Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!
- Йогышлы авырулардан саклан!
- Бездә шапшакларга урын юк.
- Көндәлек режимны үтәгез!
- Саулыкны сатып алып булмый.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
Укытучы. Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
3 нче укучы. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.
4 нче укучы. Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.
5 нче укучы. Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. (Кагыйдәләр слайдлар белән экранда языла бара.)
Шул вакыт ишек шакыйлар. Ишектә "хат ташучы” күренә. Ул балаларга "Юындыр” җибәргән хатны бирә. Бер укучы хатны кычкырып укый.
"Кадерле балалар! Мин һәм минем ярдәмчеләрем чисталык дуслары оешмасын төзедек. Бу оешмага сабынны, теш щеткасын, теш пастасын, таракны көн саен дөрес файдалана белүче балалар гына керә. Оешмага керергә теләге булган малайлар һәм кызлар "имтихан” бирергә тиешләр. Аңа әзерләнү өчен биремнәр җибәрәм. Сезнең Юындыр”.
Укытучы балаларны түбәндәге биремнәр белән таныштыра (соңыннан биремнәр слайдлар белән бирелә):
- йокыдан һәр көнне бер үк вакытта тор, бүлмәңне җилләт, зарядка яса;
- иртә белән тешеңне чистарт, битеңне, муеныңны, колагыңны ю ;
- нинди дә булса эш эшләгәч, ашар алдыннан кулыңны ю;
- йокларга ятар алдыннан бүлмәңне җилләт;
- кулъяулыктан дөрес файдалан;
- якаң һәрвакыт чиста булсын;
- кул һәм аяк тырнакларыңны кыска итеп кис;
- мәктәпкә кергәндә баш киемен салырга онытма.
Укытучы. Укучылар, сез үзегезне "Юындыр”ның дуслары дип саныйсызмы? Аны кунакка чакырыйкмы?
6 нчы укучы. Без "Юындыр”ны чакырып телеграмма җибәрдек инде. ( Бер укучы "Юындыр”ны каршы алырга чыга. Сыйныфка "Юындыр” керә.)
- укучыларга табышмаклар әйтә:
Кечкенә ул, шома ул,
Чиста итеп юа ул.
Бит – кулыңны юасың:
“Һай рәхәт!” – дип куясың.
Чисталыкны ярата,
Хуш исләрен тарата.
(Сабын)
- Тыгыз бәйләнгән кыллар,
Гүя игезәк уллар.
Тешкә таба кертәсең,
Алга таба йөртәсең.
(Теш щеткасы)
- Тешләре бар, ләкин аралы,
Нәрсә икән, уйлап кара әле.
Иртән торсам, шуны эзлимен:
“Чәчләремне рәтлә, тиз!” – димен.
(Тарак)
- Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кысып,
Щетка белән гомергә
Яшиләр бергә-бергә.
(Теш пастасы)
- Битне, кулны, муенны корыта,
Үзе дә чисталыкны ярата.
(Сөлге)
- Кирәк була мунчада,
Минем исемем ....
(Мунчала)
- Аркасында - сөяге,
Сөягендә - мыегы.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта.
(Теш щеткасы)
"Юындыр”. Кадерле балалар. Сез "имтихан” сорауларына дөрес җаваплар бирдегез. Биремнәрне дә үтисез дип уйлыйм. Сезне үзебезнең оешмага кабул итәргә була икән.
Укытучы. Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә сихәт, җанга - рәхәт,
Бергә. Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Сәламәт буласың килсә - спортны ярат!
-Әйдәгез тагын бер уйнап алыйк. Уен “Минем тәнем” дип атала.
Башым минем – башкаем(сыйпыйбыз)
Күзләрем- шаяннарым(як-якка карана)
Керфекләрем-сеңеләрем(селкетеп алабыз)
Борыным – бердәнберем( бармак очы белән тиеп алабыз)
Бит- алмаларым – йомшаккайларым(сыпыра)
Колакларым – тыңлаусызларым( тарткалый)
Тешләрем сездән башка нишләрмен( шыкылдата)
Муенкаем –озынкаем(сузып борыла)
Җилкәләрем- чикерткәләрем( Сикертеп алабыз)
Бармакларым –уйнакларым( кысып ала)
Аякларым –йөгерекләрем( йөгереп алабыз)
Йомгак. Укытучы. -Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Укучылар жавабы.)
Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Саулык зур байлык.
Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....
"Саулык - зур байлык".
"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....
Доклад. “Саулык – зур байлык.”
Ата-аналар җыелышы өчен доклад...
САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!
: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...
Саулык- зур байлык.
Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....
Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"
Тәрбия сәгатендә саулыкның матур яшәү өчен иң мөһим шарт икәнлеге аңлатыла....
Саулык- зур байлык
Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...