Сэламэтлек
классный час (здоровый образ жизни, 3 класс) по теме

Сценарии мероприятий по пропаганде здоровья и здорового образа жизни

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

         Тема: Наркомания – зур афәт ул.

Максат: - наркомания авыруының асылын ачыклау;

               - укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

               - әлеге сорау буенча укучыларның фикерләрен һәм позицияләрен ачыклау;

               - начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: слайдлар, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

1.Кереш өлеш

- Укучылар, без алдагы тәрбия дәресләрендә начар гадәтләр турында сөйләшә башладык, шулаймы? Бу темалар сезнең белән сөйләшү өчен ничек кенә күңелсез булса да, безгә бу турыда сөйләшергә кирәк.

- Нинди начар гадәтләргә тукталдык әле без? (Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану).

2.Төп өлеш

- Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән бүгенге көннең чын-чынлап бәласенә әйләнгән тагын бер начар гадәт – наркомания турында сөйләшербез.

- Наркомания колы булучыларның күпчелеге бу юлга берни белмәгәнлектән кереп китә. Бүгенге дәреснең төп максаты:

- наркоманиянең асылын ачу;

- наркоманиянең куркыныч авыру икәнен тану;

- белә торып үзеңне авыр язмышлы итмәскә чакыру.

-“Наркотик” һәм “наркомания” төшенчәләре нәрсәне аңлата?

- Наркотик – медицинада авыртуны басу, тынычландыру һәм йоклату өчен кулланыла торган препарат, шулай ук исертә, миңгерәүләтә торган матдә.

- Нарке – грек сүзе, хәрәкәтсез, хәтерсез дигәнне аңлата.

- Наркотик – “оеп калу, сиземләү бетү” дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә, кеше наркотик колына әверелә. Тамак бик нык кипкәндә, суны ничек эчәсең килсә, наркотикларга күнегү дә шулай була.

- Наркомания – наркотиклар белән артык мавыгудан, шуларны күп кулланудан барлыкка килгән авыру. Наркомания – куркыныч чир.

-Ничек уйлыйсыз, яшүсмерләр ничек наркоман булып китә?

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану – организмны наркотик матдәләргә күнектерә, наркоманлыкка юл сала. Менә ни өчен без башта аларның зарары турында сөйләшкәнбез икән.

-Наркотиклар куллана башлауга кешене нәрсә этәрә?

-кызыксынучанлык;

-иптәшләреңнең мыскыллап көлүеннән курку;

-“зур кеше” буласы килү;

-мине берәү дә аңламый, берәүгә дә кирәкмим дип уйлау;

-эшсезлек;

-әти-әниләрнең контроле җитмәү.

-Наркоманнарны ничек танырга мөмкин?

-яшүсмернең кинәт кенә дуслары алышына;

-үз-үзен тотышы начарлана;

-хәтере югала;

-бәйләнешсез сөйли башлый;

-күңел төшенкелегенә бирелә.

-Наркотиклар кешедә нинди авырулар китереп чыгара?

-баш миен, үпкәне, кан күзәнәкләрен тарката;

-баш авырту, мускуллар, ашказанында көчле авыртулар;

-күңел болгану, косу һ.б.

-Наркоманнар тарафыннан нинди явызлыклар һәм усаллыклар эшләнә?

-бәхәсләр һәм талашулар;

-сугышулар;

-кеше талаулар, урлашулар,кибет басулар;

-юл бәла-казалары, янгыннар;

-кеше үтерүләр.

-Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк?

-ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, җаваплылык хисе тоеп үсәргә;

-кечкенәдән үк тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә;

-таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга;

-кечкенәдән үк яраткан шөгылеңне булдырырга, спорт, музыка, сәнгать белән мавыккак бала начар гадәтләргә тартылмый.

3.Йомгаклау өлеше

-Укучылар, бик катлаулы заманда яшибез. Шуңа күрә һәр бала наркоманиянең кешелек дошманы булуын белеп үсәргә тиеш. Яхшыны яманнан аерып яшәргә өйрәнегез.

-Бүгенге дәрестә әйтелгән сүзләр чын йөрәктән чыктылар. “Йөрәктән чыккан гына – йөрәккә барып җитә” сүзләрен истә тотып, мин сезгә йөрәкләр бүләк итәм. Алар сезне кисәтеп торсын, бүгенге дәрес гомерлеккә исегездә калсын!

Тема: Күңелле стартлар.

Максат: -балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу;

               -балаларда бердәмлек хисе тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: 1.Катнашучы укучылар 2 командага бүленә.

                              2.Һәр команда үзенең эмблемасын, девизын әзерли.

                              3.Грамоталар әзерләү.

Уенның барышы:

Катнашучы командалар тезелеп басалар.

Кереш сүз.

-Исәнмесез! Без сезнең белән күңелле стартлар уены үткәрергә җыелдык. Сәламәтлек – ул спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Әлбәттә барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык кирәк. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия спортсменнары белән Олимпия уеннарында катнашыр.

Ә хәзер, әйдәгез, уенны башлыйбыз. Үзебезнең команда өчен тырышып, очколарыбызны китерәбез. Башта хөрмәтле жюри составын сайлыйк. Алар безнең җитезлегебезне, бердәмлегебезне билгеләп утырырлар.

Командалар белән таныштыру.

“Җир” командасы:

Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә – сихәт, җанга – рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

“Галәм” командасы:

Күрәсезме, барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Спортны ярат!

Традиция буенча Олимпия уеннары ачылганда изге утны яндыралар. Ул ут бер уенчыдан икенче уенчыга бирелә. Без дә уеныбызны Олимпия утын бирүдән башлыйбыз.

Эстафета “Олимпия утын йөртү” дип атала.

Капитаннарга флажоклар бирелә. “Марш” командасы булу белән, капитаннар алга йөгерәләр. Финишка барып җиткәч, кире старт сызыгына йөгереп килә, флагны икенче уенчыга тапшыра. Үзе колонна ахырына барып баса. Икенче уенчы йөгереп китә. Ул шуны ук кабатлап чираттагы уенчыга бирә. Иң соңгы укучы йөгереп барып килгәч, капитанга флажокны бирә. Ул флажокны өскә күтәрә, ә калганнар кулларын ян-якка сузалар.

“Пингвиннар”. Капитан ике тез арасына туп кыстырып финиш сызыгына кадәр сикереп бара. Контроль сызыкка килеп җиткәч, тупны кулга тотып йөгереп килә һәм икенче уенчыга тапшыра. Һәр уенчы шуны ук кабатлый. Туп төшкән очракта, уенчы тупны алып уенны дәвам итәргә тиеш. Эстафетаны беренче бетергән команда җиңүче була.

“Сәламәт кешегә – барысы да әйбәт!” Америка галимнәре тикшерүләр үткәргәннән соң, кеше көлгәндә аның үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава кергәнен ачыклыйлар. Шулай булгач, сәламәтлек өчен рәхәтләнеп көлеп алабыз. Кайсы команда катырак көлә – шул җиңүче була.

“Капчык киеп йөгерү”.

“Теннис ракеткасы һәм шары эстафетасы”. Атлап барганда ракетканы тоткан кулны сузабыз. Анда шар куелган. Икенче кул белән шарны тотасы түгел.

“Туп йөртү”. Уенчылар үз урыннарында басып торалар. Кулларын баш өстенә күтәрәләр. Чират буенча тупны баш өстеннән җибәрәләр. Ахыргы уенчы алга килеп тупны артка җибәрә. Уен капитан кире үз урынына кайтканчы уйнала. Капитан тупны ала һәм кулын алга суза.

“Зур башмак” эстафетасы. Балалар аякларына зур башмак (коробка) киеп финишка баралар һәм кире киләләр. Башмакны икенче уенчыга тапшыралар.

“Көнгерә”. Кайсы команда ераграк сикерә? Команда членнары чираттан урыннан ераклыкка сикерәләр. Һәр чираттагы уенчы алдагы сикерүченең баскан урыныннан сикерә башлый. Сикергән кеше урыныннан икенче уенчы килгәч кенә китә. Ераграк сикергән команда җиңүче була.

“Вагон төзү”. эстафетасы. Капитан стена янына кадәр йөгереп бара һәм кире йөгереп килә. Икенче уенчыны җитәкләп йөгерә. Шулай итеп соңгы уенчыга кадәр йөгерәләр. Барлык уенчы йөгереп бетергәч, үз урыннарына кайтып тезелергә тиешләр.

“Кегльләр”. Капитаннар өчен конкурс. 2 капитанга да бер үк ераклыктагы кегль куела. Сигнал булуга тупны тәгәрәтеп кегльне аударырга кирәк. Кегльне аударганы җиңүче була.

“Атта йөрүчеләр”. Бер уенчы обручны кия. Икенче уенчы обручтан тота. Финишка кадәр һәм кирегә йөгерәләр. Эстафетаны чираттагы ике уенчыга тапшыралар. Һәрбер пар йөгереп бетергәч, капитан обручны ике кулы белән алда тотып торырга тиеш.

“Дүрт аякта йөгерү”. Бер уенчы ике кулында, ә икенчесе аның аякларыннан тотып финишка кадәр баралар. Финишка барып җиткәч, урыннарны алмашалар. Старт сызыгына килеп җитү белән чираттагы пар китә. Соңгы уенчыга кадәр уен дәвам итә. Уен ахырында команда тәртип белән тезелгән һәм куллары өскә күтәрелгән булырга тиеш.

“Чаңгы ярышы”. Кечкенә чаңгыларны кигән килеш һәр уенчы чират буенча финишка кадәр барып килергә тиеш.

Йомгаклау.

Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Кайсы команда иң тиз, игътибарлы, дус һәм спорт сөючән икәнен беләчәкбез.

Жюри ярышка йомгак ясый. Грамоталар тапшырыла.

Тема: Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Максат: - укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру;

               - таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү;

               - балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру;

               - спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, туплар, кыршаулар, таяк.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез.

1 слайд. Тема, эмблема, девиз.

-Һәр гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше булдыру нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Бүген без шушы сорауга җавап эзләрбез.

“Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә. Хезмәттән, уеннан, физик күнегүдән ямь таба. Бүген без сәламәтлек иленә сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә кузгалганчы сезнең тапкырлыкны сынап карыйм әле. Мәкальләрнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

2 слайд. Мәкальләр

*Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.

*Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

*Сәламәтлек – ул кул астындагы хәзинә.

-Җир йөзендә иң кирәге – кояш, ә һава, су – яшәү чыганаклары. Кояш, һава, су кешегә ни өчен кирәк?

(Укучылар җавабы тыңлана. Укучылар шигырь сөйлиләр).

Саумы, кояш! Саумы, елга!

Саумысез, урманнарым!

Саумысез, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.

-Ә хәзер сәяхәтне башлыйк. Беренче тукталыш – “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез. Ә сез ничек уйлыйсыз, ничек дөрес тукланырга? (Укучылар фикере тыңлана, укытучы җавапларны тулыландыра).

“Дөресен сайлап ал” уены.

3 слайд. 1нче тукталыш. Дөрес туклану.

*артыгын ашама

*ризыкны төрләндер

*ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

*йоклар алдыннан ашама, эчмә

*бер төрле ризык белән туклан

*тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

*вакытлы-вакытсыз аша

*азыкны яхшылап чәйнә

*татлы ризыкларны күп куллан

*юып, бозылмаган ризыклар гына аша

*кабаланып аша

-Дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4 слайд. 2нче тукталыш. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

- Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (Укучыларның җавабы тыңлана).

- Дөрес, укучылар, аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз. Әйдәгез, барыбыз бергә күнегүләр эшлибез.

*Нинди аучы коралсыз

  Җәнлек аулый төн буе,

  Аннан мыегын селкетеп,

  Йоклап ята көн буе? (мәче)

Аяклар җилкә киңлегендә ачык, киереләбез, як-якка иеләбез.

*Иркәләсәң – иркәләнә,

  Кыерсытсаң – усаллана. (эт)

Аяклар җилкә киңлегендә ачык, куллар билдә, башны әйләндерәбез, алга иеләбез, кул-аякларны җәеп, йолдыз ясыйбыз.

*Нинди җәнлек башында урман йөртә? (болан)

Аяклар җилкә киңлегендә ачык, куллар баш өстендә кисешә, бармаклар селкенә, уңга-сулга иелү, урында сикерү.

*Озын муенлы хайван. (жираф)

Аяк очларына басабыз, кулларны җилкә турысына җәябез, башны әйләндерәбез, кулларны өскә күтәрәбез.

*Әрекмәндәй зур колак,

  Аяклары зур колач,

  Борыны җиргә тигән,

  Килгән ул ерак илдән. (фил)

Куллар баш артында, атлыйбыз, уңга-сулга борылабыз.

-Алда “Шәхси гигиена” тукталышы. Бу тукталышта шәхси гигиена турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

5 слайд. 3 нче тукталыш. Шәхси гигиена.

*Аркасында сөяге,

  Сөягендә мыегы,

  Ак койманы агарта,

  Мыегы белән чистарта. (теш щеткасы)

*Үзе шома,

  Күбеккә күмә,

  Хуш исле ул,

  Я кем белә? (сабын)

*Он түгел – үзе ак,

  Авызыңа куеп бак,

  Тешне агарта, ап-ак итә.

  Бу ни була, әйтеп бак. (теш пастасы)

*Кирәк булам мунчада.

  Минем исемем... (мунчала)

*Битне, кулны, муенны корыта,

  Үзе дә чисталыкны ярата. (сөлге)

“Дәвам ит” уены.

Иртә белән торабыз...(бит-кулларны юабыз)

Бит-кулларны югачтын... (тешләрне чистартабыз)

Аш алдыннан һәрвакыт... (кулыбызны юабыз)

Атнага бер, я ике тапкыр... (мунча, я душ керәбез).

-Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Бу әйтемне исегездз тотыгыз!

-Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (Чыныгу турында укучылар фикере тынлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк. Әйдәгез, чыныгу процедураларын тәртипкә салыйк әле.

6 слайд. 4 нче тукталыш. Чыныгу.

1.Битне салкын су белән юу.

2.Күлдә, елгада коену.

3.Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку.

4.Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

5.Гәүдәгә салкын су кою.

(1,3,4,5,2)

7слайд. 5 нче тукталыш. Ял итү.

-Ә хәзер ял итү турында сөйләшик. Укучылар сез гаиләгездә ничек ял итәсез? (Укучылар җавабы).

-Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш спорт уеннарында катнашырга, су керергә, чаңгы шуарга – актив ял итәргә кирәк. Үзеңә генә мондый ялны оештыру кыенрак. Көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп торып, гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.

Уеннар уйнау.

1.”Горизонталь мишень” уены. Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туплар ату.

2.Кыршау әйләндерү.

Йомгаклау.

-Күрәсез, сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килердәй эш. Мин сезнең тормышта белемле булып кына түгел, сәламәт булып яшәвегезне телим.

 

Тема: Сәламәтлек театры.

Максат: -укучыларда сәламәт тормыш алып баруның ихтыяҗларын булдыру;

               -вакыйгадагы геройлар аша сәламәтлекне саклау чралары һәм ысуллары белән таныштыру;

               -“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” фикерен пропагандалау.

Вакыйга авыл җирендә бара. Җәйге каникулга чыгып, шәһәрдән онык авылга кунакка кайта. Ләкин күп вакытын компьютер каршында, телефоннан сөйләшеп һәм йоклап үткәрә. Ә әби белән бабай зур яшьтә булсалар да, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Менә алар йөгереп кайтып туктыйлар һәм хәл җыеп, бераз күнегүләр эшләп алалар.

Әби (оныгы янына кереп): И балакаем, уяндыңмы инде, әйдә тор, хәзер мин сиңа тәмле итеп чәй ясап бирәм, бар, бәбкәм юынып кер, яме. (Үзалдына) Бигрәкләр дә йокларга ярата шул инде.

Бала: И әби, нигә бик иртә уятасың мине, әле бит җиде генә. Бу вакытта торып кем йөри инде? Йоклыйм әле мин, әбекәем, яме. Кичә төне буе “В контакте” да утырдым, әле минем ятканыма да кайчан гына бит.

Әби: Иртә торсаң – эш пешә, соңга калсаң – бит пешә, дигәннәр борынгылар, алай озак йоклау ярамас бит, балам. Әйдә, тор инде. Алай озак итеп компьютер каршында утырырга ярамый диләр бит. (Үзалдына) Кеше әйткәнне генә әйтүем инде, кайчакларда үзем дә чаманы онытып җибәрәм, бабай гна орышып туктата, гел компьютер каршында кунасы, югыйсә. (Оныгына) Без менә бабаң белән инде көтүне кугач, йөгереп тә кайтырга өлгердек.

Бала (ачуланып): Йөгереп? Бусы ни дигән сүз инде тагы? Кеше эшләмәгәнне сез йөрерсез инде. Адәм көлкесенә калдырасыз икән әле сез мине. 70 яшьлек әбиләрнең йөгереп йөргәнен кайда күргәнең бар? Уф, үләм хәзер, оятка калдым, подругаларым күрсә...

Әби: Нинди подругалар алар?

Бала: Ничек инде нинди подруга, Зинаны әйтүем.

Әби: Беренчедән, ул Зина түгел, Зәйнәп, ә икенчедән, ул да безнең белән йөгерде. Бездә бит, кызым, хәзер авылда сәламәт яшәү рәвеше буенча махсус программма кабул ителде. Һәр иртәдә җыелышып йөгерәбез, әле тагы әллә нинди олимпиада дигән нәрсә турында да сөйләп маташалар, шуңа әзерләнәбез инде. Ник без кешедән киммени? Әле безнең кадәр йөгереп кхрсәтсеннәр әле спортсменнар.

Бала: Әби, зинһар, борчымыйча тор әле, әз генә ятам да торам, яме.

Әби: Ярый балам, озаклама, фиточәем дә әзер, коймакларым да суына. И замана балалары, үзгәрде шул хәзерге яшьләр, ялкауланырга күп сорап тормыйлар.

Өйгә бабай килеп керә, үзе нидер эзләнә, ләкин таба алмый.

Бабай: Карчык, карале, син минем теге чыбыркы ясый торган бавымны белмисеңме?

Әби: Беләм, нигә белмәскә, әнә тегендә, келәт янында эленгән ул. Ә нигә соң ул сиңа?

Бабай: Теге көнне җыелышта сикерү буенча ярыш оештырабыз диделәр бит, анысында гына сынатып булмас инде, карчык. Моңынчы гел алдынгылыкны бирмәдек, хәзер дә төшеп калырга исәп юк.

Әби: И-и-и, 70 яшьлек бабайга сикереп йөрү килешер микән соң? Әнә бит онык та оятка калдырасыз дип әйтә әле.

Бабай: Бер яшьлектә, бер картлыкта диләрме әле? Алар кебек чагында без сикерү генә түгел, очып ук йөрдек анысы. Әле үзе кайда соң? Тордымы?

Әби: Юк шул әле, шәһәр тәмам ялкауландырган, иртә дип ята бит.

Бабай: Әле һаман тормадымени әле? Тиз арада аның ялкау тамырын кыскартырга кирәк, юкса, соңга калуыбыз бар. Каяле, үзем уятып чыгыйм әле.

Бабай (оныгына): Балакаем, подъем. На месте шагом марш, раз, два. Бег на месте, начали. Әйдәле, кызым, бераз әйләнеп килик әле. (Йөгереп киләләр). А теперь вдох, выдох.

Әби (үзалдына мыскыллап): И, күр әле тегене, урысчалатып сөйләгән була бит. Безне йөрәтүче инструктор шулай кыландыра, шуның кебек итмәкче инде. И-и-и, карт шайтан!

Бала: Бабай, җитәр инде, күпме күнегү эшләргә була инде, бөтен йокыларым качты, хәлем бетте бит. Әле генә йокыдан торган идем, тагы хәл җыеп ятып торасы булыр, пожалуй.

Бабай: Ә-ә-ә, юк, ятарга ашыкма әле син, җитешерсең, балакаем. Бар әле тиз генә юын да аннары бер эш эшлисе бар безнең.

Бала (теләр-теләмәс кенә): Ярый, хәзер юынып карыйм.

Әби: Нишләтмәкче буласың баланы? Артыгын кыланып ташлый күрмә тагын, карт. Кайда алып барырга уйлыйсың тагы?

Бабай: Чишмә буена алып барам, бер күрсәтеп кайтыйм әле үзенә. Өйдә ятып Бузат чишмәсенең матурлыгын да күрмичә кала бит, мескенкәем. Авыл һавасын сулап, чишмә суыннан авыз итеп кайтсын әле диюем инде.

Бала (юынып керә, кулында кәрәзле телефон, дусты белән сөйләшә): Алло, Чарли, сәлам. Че уяттым что ли? Ә мин монда давно уже тордым, прикинь, бабушка мине 7 дә уята. Воще... Аларда әллә нинди странный әйберләр творится. Прикинь, 70 яшьлек әби белән бабай иртән иртүк йөгерәләр. Кызыкмы? Обхохочешся! Әле бабай скакалка ясарга йөри. Представляешь, вбил себе в голову Сочига олимпиадага барам ди.Үзләре-то черт с ним, мина да тынгылык бирмиләр, таң тишегеннән уяттылар, әле тагын нидер эшләтергә дә җыеналар. Ну ладно, пока. Как только хәбәрләр була, мин сиңа звякну.(Өстәл янына килеп, әбисенең чәен эчә, коймаклар ашый). Әби, әби дим, чәең белән коймакларың бик тәмле булды, рәхмәт. (Киерелеп). После вкусного обеда по закону Архимеда полагается поспать.

Бабай: Ә-ә-ә, юк, ятып торырга вакыт юк, әйдә әле минем белән, көн кыздыра башлаганчы башкарасы эш бар дидем бит инде, синсез берничек тә булмый.

 

Бала (кызыксынып): Нинди эш соң ул, бабакай?

Бабай: Чишмәгә барып кайтыйк әле, яме.

Бала (гаҗәпләнеп): Җәяүме?

Бабай: Ә тагы ни белән барыр идең, шуңа такси чакыртыр идеңме әллә? Җыен, киттек әйдә.

Әби: Бабай сүзе закон шул инде, тыңламый гына кара. И заманалар, үзгәрде дә бетте. Әле кайчан гына үзебез дә шулар яшендә идек, ә вакыт дигәнең үтә дә китә шул. Шулай булса да, бер дә бирешмибез. Әле тегеләр өйдә юкта, беркөнне өйрәнгән хәрәкәтләремне кабатлап алыйм әле (Әби заманча хәрәкәтле бию башкара). Эх, шәп тә инде, бөтен билләр язылып китә, яңадан туган кебек булып каласың. (Тәрәзәдән карый). Әле тегеләр югында, бераз гына мин дә компьютерга утырып алыйм әле. Алайса, бабай өйдә булса, утырырмын димә. Орышырга гына тора, күзең бетә ди... Тә-ә-әк, мо-зи-ла-ны таптым. Ике тапкыр нык итеп басам. Менә бит ул. Җанкисәккәем Яндекс. Күзне әллә нишләтә шул, кәһәр суккыры, әйткән иде аны бабай. Ярый, хәзер закладки битеннән “Одноклассники” га керәм. Менә булды. Гаҗәп, Мөршидә дә онлайнда икән бит. Ул да йөгерештә катнашам дигән иде, хәлләрен белешим әле. Хәзер язып куям... (Тәрәзәгә карый)  Әкәмәт, тагы җитешмәдем инде, ничек сүндерәсе иде соң әле моны (кабалана). Бабай белән онык кайтып та киләләр икән бит инде. И, безнең бабайга иярсәң, бер аягың монда, икенчесе тегендә булыр, сөйрәлеп йөрергә җай булмас шул. Миңа да иркенләнергә мөмкинлек бирмәс.

Әби: Нихәл, кайттыгызмы? Бик арымадыңмы, балам?

Бабай: Арып торырга вакыт булмады, карчык. Яле, ниләр эшләгәнне үзең сөйләп күрсәт әле, кызым.

Бала: Әби, без башта чишмә суыннан авыз иттек, бит-кулларыбызны юдык. Беләсеңме, шундук бөтен йокыларым качты. Аннары бабай әллә нинди лекарственный үләннәр турында сөйли башлады. Аларны җыюның да үз вакыты бар икән бит, әби. Соңга калсаң, шифасы кими, ди.

Әби: Әйе, балам, бабаң белеп әйткән. Июнь аенда үләннәрнең иң шифалы чагы, шуңа ул сине дә өйрәтмәкче булган.

Бала: Хәзер аларны без нишләтәбез инде, әби?

Әби: Аларны хәзер киптерергә кирәк. Тик кояш яктысына куеп киптерү ярамый. Күләгәдә, җиләс урында киптерсәң, иң яхшысы шул булыр.

Бала: Хәзер әби, үзем урнаштырып керәм аларны.

Әби: Әкәмәт, нишләттең син аны, бөтенләй үзгәргән бит бу.

Бабай: Чишмә суының шифасы тигәндер, мөгаен.

Кызның кулында телефон шалтырый.

Бала: Алло, сәлам. Нәрсә дисең? Нинди “В контакте”? Бүген анда керергә бөтенләй вакытым булмады. Нигә дисеңме? Мин бабай белән чишмәгә бардым. Көләсеңме? Ә беләсеңме мин анда ниләр җыйдым? Дару үләннәре. Аларны җыюның үз вакыты бар икән бит. Киптерү җаен да белергә кирәк икән. Алло, алло. Трубканы ташлады. Беләм: ул хәзер миннән көләдер инде. Көлсен. Аның каравы хәзер мин сәламәт яшәү рәвешенең ни икәнен аңлый башладым. Моңа кадәр сәгатьләр буе компьютер каршында үткәргән вакытым гына кызганыч. Ә менә бүгеннән башлап, мин дә авылча яшәү рәвеше алып бара башлыйм. Иртә торам, бабайлардан калышмыйча иртән йөгерәм, фиточәй эчәм. Кыскасы, яңа тормыш башлыйм.

Тема: Барсик һәм аның дуслары.

2013 нче елда Казанда үткәреләчәк Җәйге Универсиаданы каршылап.

Максат: - Олимпиада уеннарының тарихы турында белемнәрен үстерү, патриотик тәрбия бирү;

               - балаларның иҗади сәләтәрен үстерү , театр сәнгатенә якынайту, күңелле ял иттерү;

               - сәнгать аша укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, укучыларны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга тарту.

Врач янына Йомры икмәк килеп керә.

Йомры икмәк: Ой, үләм, үләм, үләм... Ашадым да ашадым, ашадым да ашадым. Сусадым. Сусадым да су эчтем, аннан тагын ашадым. Уф, үләм, үләм, үләм, сулый да алмыйм. Тыным кысыла, доктор, зинһар, ярдәм итегез! Быел тагын эләгә алмыйм бит инде балалар шөгыльләнә торган спорт сараена.

Врач: Яле, Йомры икмәк, уз әйдә, карыйк, ни булды икән? (Карый) А-а-а! Аңлашылды, утырып тор әле!

Кызыл Калфак керә.

Кызыл Калфак: Ой, о-й! Ни булды соң миңа? Көн саен иртәнге зарядкадан соң урман сукмагы буйлап чабып кайтам мин, бүген әллә нәрсә булды, әбиемә дигән пирожкиның берничәсен генә авыз иттем ләбаса. Кинәт кенә әллә нәрсә булды, бөтен гәүдәм авырайды, күз алларым караңгылана. Зинһар, ярдәм итегез. Мин бит җиңел атлетика буенча ярышка әзерләнәм.

Врач: Кил әле, Кызыл Калфак. Хәзер беләбез аны, утыр әле.

Буратино керә.

Буратино: Ай, тешем сызлый, үләм, үләм... Миңа да ярдәм кирәк. Мин һичшиксез балаларның җыелма футбол командасына эләгергә тиеш.

Врач: Яле, сабыррак бул, Буратино, сине дә карап карыйк. (Карый) Ай-яй! Мин сезнең авыруларыгызның сәбәбен ачыкладым. Болар – дөрес тукланмау, витаминнар җитмәү, аз хәрәкәтләнү.

Ишек шакыйлар.

Врач: Керегез!

Барсик: Исәнмесез! Сәлам! (шат күңелле)

Врач: Сез кем? Бик танышта кебек, авыруга да бер дә ошамаган.

Барсик: Минем исемем Барсик. Мин Казан шәһәрендә туганмын. Спорт белән шөгыльләнергә бик яратам. Без – спортсменнар елга берничә тапкыр врач күзәтүе үтәбез, мин дә нәкъ менә шул сәбәпле сезнең янда.

Врач: Рәхим ит, Барсик!

Барсик: Сез инде ишетеп беләсездер, 2013 нче елда Казанда Җәйге Универсиада үткәреләчәк.

Йомры икмәк: Ә нәрсә соң ул Универсиада?

Барсик: Әлеге сүз “Университет” һәм “Олимпиада” кушылмасыннан тора, студентлар арасында үткәрелә торган спорт ярышларын белдерә.

Буратино: Кызык! Ә анда футбол да буламы? Кайда уйлап тапканнар ул уеннарны?

Барсик: Бу чара беренче тапкыр 1959 нчы елда Италиянең Турин шәһәрендә уздырылган.

Врач: Яле, Барсик. Чемпион дускай, якынрак кил. Молодец! Син сау-сәламәт. Универсиада ярышларына әзерләнә аласың. Ә сез, дуслар, Барсиктан үрнәк алыгыз.

Барсик: Үрнәк алырлык балалар Теләкәй мәктәбендә укыйлар, әле күптән түгел генә мин анда булып кайттым, аларны Универсиада ярышларына бергәләп әзерләнергә чакырдым.

Кызыл Калфак: Ә еракмы соң ул мәктәп?

Барсик: Актаныш районында гына, әйдәгез, минем самолетым да бар, очтык Теләкәйгә. Анда балалар сау-сәламәт, шат күңеллеләр, спорт белән шөгыльләнергә бик яраталар.

Музыка уйный. Килеп җитәләр.

Барсик: Исәнмесез! Сәлам! Дуслар! Мин сөйләгән балалар сезнең алда. Алар безгә үзләренең сәламәт булу серләрен ачарлар.

Музыка уйный, күңелле спорт уеннары күренеше.

 1.Һәр чиректә спортзалда

   Була бәйге-тамаша.

   Спорт төрләре буенча

   Балалар көч сынаша.

2.Йөгерүдә иң беренче –

   Ильяс белән Илназ.

   Тупны бик ерак ыргыта

   Алисә белән Гөлназ.

3.Илгиз белән Нәркиз дә

   Шаһлар шахмат илендә.

   Һәр елны җиңеп кайталар

   Бирешмиләр бүген дә.

4.Кыш җиттеме, һәрберебез

   Чаңгыда узышабыз.

   Анда да без иң беренче

   Булырга тырышабыз.

5.Районда да ярышабыз

   Яклап мәктәпнең данын.

   Елдан-ел гел арта бара

   Җиңүчеләрнең саны.

6.Саф һавада уйныйбыз без

   Шаярабыз, көләбез.

   Спортның файдасы бик күп

   Сау-сәламәт шуңа без.

Барсик: Ышандыгызмы инде мин әйткәннәргә? Ошадымы сезгә Теләкәй балалары?

Буратино: Әйе, болар арасында безнең шикелле бер генә авыру бала да юк. Минем дә тешем сызлавы басылды, күңелләрем күтәрелеп китте.

Барсик: Күрәм, Кызыл Калфак белән Йомры Икмәк тә аңладылар бугай эшнең нидә икәнен.

Кызыл Калфак: Исемә төште, күзләрем ачылып китте, син бит данлыклы чемпион Барсик.

Йомры икмәк: Әйе, без синең фотоңны “Салават күпере” ңурналында күрдек бит.

Буратино: Ә-ә-ә! “Мин Роналдуны уздырачакмын!” хикәясе дә бит синең хакта! Барсик, дускай, мин дә бит данлыклы спортчы булырга хыялланам. Ал мине дә үз командаңа, бөтенесен дә аңладык, мин шөгыльләнәчәкмен, бик тырышачакмын!

Барсик: Ярый, Буратино! Әзерлән!

Йомры икмәк: Ә мин дә җиңел атлетика ярышларына әзерләнәм.

Барсик: Ярый, дуслар! Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән бит борынгылар. Без барыбыз да спорт ярышларында катнашып, зур уңышларга ирешеп Универсиадага эләгергә тиешбез.

Спорт биюе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка классного часа по теме "Спорт- сэламэтлек нигезе"

Разработка на татарском языке, для начальных классов....