Дәрес конспекты.Гаилә кыйммәтләре.1сыйныф
классный час (1 класс)
Максат : балаларның гаилә турында белемнәрен ачыклау, балаларны гаилә әгъзалары белән таныштыру, туганлык мөнәсәбәтләрен аңларга ярдәм итү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_konspekty.gail_kyymmtlre.docx | 636.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес конспекты.
1нче сыйныф
Тема: Минем гаиләм.
Максат : балаларның гаилә турында белемнәрен ачыклау, балаларны гаилә әгъзалары белән таныштыру, туганлык мөнәсәбәтләрен аңларга ярдәм итү.
Бурычлар :
белем бирү бурычлары: - сүзлекне активлаштыру;
- балаларда гаилә әгъзалары һәм анда яшәүчеләр турында күзаллаулар формалаштыру;
- балаларны актив сөйләмдә «гаилә» сүзен кулланырга өйрәтү;
Сөйләм үстерү бурычлары : - сөйләмне, игътибарны, фикерләүне, хәтерне үстерү;
- балаларның коммуникатив мөнәсәбәтләрен үстерү;
- кулларның гомуми моторикасын һәм вак моториканы үстерү;
- артикуляцион күнегүләр ярдәмендә авазларны,хәрефләрне дөрес әйтү күнекмәсен үстерү;
Тәрбияви бурычлар: - үз гаиләң әгъзаларына карата кайгыртучан мөнәсәбәт, үз гаиләң өчен горурлык хисе, шәхеснең төп хис-кичерешләре тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш : бабай,әби,әти,әни, абый,апай,энекәш,сеңел,гаилә .
Җиһазлау ; ноутбук,гаилә әгъзаларының фото сүрәтләре төшкән рәсемнәр,сүзләр,бармак уены өчен кәгазьдән эшләнгән курчаклар,тел артикулляциясе өстендә эшләү өчен көзгеләр,смайликлар
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
-Хәерле көн,укучылар,
Килдегезме дәрескә?
Уен-көлке ,эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
- Кыңгырауны ишеттек тә,
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып.
Керешәбез дәрескә.
2. Уку максатын кую һәм уку мәсьәләсен адымлап чишү (Тактадагы сорауларга җавап бирү)
1. Бу нинди уен коралы? Бу суз нинди хәрефтән башлана? (Г)
Алма дисәң дә алалар. Нәрсә соң ул балалар?(Алма)
Сүзнең баш хәрефе нинди? (А)
Өстәлебезнең күрке.( Ипи) .Бу сүзнең баш хәрефен әйтегез? (И)
Бу нәрсә?(Лимон) Бу сүз нинди хәрефтән башлана? (Л)
Таң ата нәрсә (әтәч ) кычкыра? Бу сүзнең баш хәрефе . (Ә)
- Укучылар ,нинди сүз килеп чыкты? (Гаилә).
- Беренчел ныгыту .
- Гаилә белән танышу өчен , хәзер тагын бер уен уйнап китәбез.(Балаларга тартма күрсәтәбез. Анда гаилә әгъзаларының фото сүрәтләре төшкән рәсемнәр.Балалар берәм- берәм шул рәсемнәрне алалар , рәсемдә кем сүрәтләнгән икәнен әйтеп,
тактага беркетеп баралар. Шул фотолар янына бабай,әби,әти,әни,абый,апай,энем,сеңел сүзләрен беркетеп куялар.Уртага гаилә сүзен куялар. Яңадан бер кат гаиләдә кемнәр булу турында сорап чыгам.)
3.«Минем гаиләм» бармак уены (максаты: кулларның вак моторикасын үстерү).
4.Фонетик күнегү.( сүзлек өстендә эш,сөйләм телен үстерү)
Ни-ни-ни
Бу минем әни
ти-ти-ти
Бу минем әти
бай-бай-бай
Бу минем бабай
би-би-би
Бу минем әби
5. Гаилә әгъзаларының фото сүрәтләре төшкән рәсемнәр өстендә эшләү.(Балалар белән әңгәмә) (максаты: туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту;)
6. “Ромашка таҗы” уены.
- Укучылар, әйтегез әле, нинди гаиләне дус,тату дип атыйлар ?(......)
- Тату гаилә булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?(.....)
(Тактага балаларның исемнәре язылган ромашка чәчәге эленгән.Һәр бала үз исеме язылган таҗны ала,артында язылган сүзне укый.Һәр ромашка таҗында гаиләгә хас булган сыйфатлар язылган ; дуслык,тугрылык,мәхәббәт.хөрмәт итү,үзара аңлашу,сабырлык).
Нәтиҗә ясау. Ромашка-Россиядә иң танылган һәм иң яраткан чәчәк. Шулай ук борынгы заманнардан ук ул мәхәббәт символы булган. Безнең көннәрдә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен гәүдәләндерә башлады.
7. Артикуляцион күнегүләр өстендә эшләү.
(Кагыйдәләр)
1. Өлкәннәр алда торган күнегү турында уен алымнары белән сөйлиләр.
2. Өлкәннәр күнегүне эшләп күрсәтәләр.
3. Бала күнегүне эшли, өлкәннәр аны күз уңында тота.
Артикуляция гимнастикасы утырган хәлдә эшләнелә, чөнки бу халәттә баланың аркасы туры, гәүдәсе киеренке түгел, кул-аяклар тыныч хәлдә.
Эшли торган күнегүләрен үзлегеннән игътибарда тоту өчен, бала зурларның да, үзенең дә йөзен яхшы күрергә тиеш. Ә аның өчен стена көзгесе булуы отышлы, ул булмаганда якынча 9*12 см кул көзгесе баланың каршында булу зарури.
1. “Елмаю”
Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
3. “Фил борыны” (Хобот)
Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шул рәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
3. “Касә” Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.
4. “Тәмле”
Авызны зур итеп ачабыз, телнең очы белән өске ирендә сулга уңга хәрәкәт итәбез. Шул ук вакытта аскы казналыкның урынында калуын да күзәтәбез. 6-8 тапкыр эшлибез. Телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
5."Футбол"
Авыз ябык. Киеренке тел белән әле бер яңакка, әле икенче яңакка таянырга. Аскы казналык хәрәкәтсез. 3-4 тапкыр кабатларга.
Артикуляция гимнастикасын
үткәрүне оештыру.
Артикуляция гимнастикасын алып баручы кеше бала тарафыннан эшләнгән хәрәкәтләрнең сыйфатын: төгәллеген, салмаклыгын, башкаруның темпын, тотрыклылыгын, бер хәрәкәттән икенчесенә күчүен күзәтергә тиеш. Артикуляция күнегүләре симметрияле алып барылырга тиеш. Йөзнең уң ягына үткәрелгән күнегү эзлекле рәвештә сул як йөзгә дә эшләнелә.
Укытучы: балалар, ә хәзер әйдәгез барыбыз бергә тел һәм авыз өчен артикуляцион гимнастика ясыйк.
Шәһәрдән оныклар әби белән бабайга кунакка кайттылар . Әби белән бабай оныкларын күреп бик сөенделәр,шатландылар,елмайдылар. “Елмаю” (иреннәре киң елмая, өске һәм аскы тешләре күренә) Алар оныкларын үбәргә үрелделәр“Фил борыны”.(иреннәре алга сузыла) .Әби балаларга бик бай , мул табын әзерләгән.Өстәлгә матур,яңа касәләр дә куйган. “Касә” (Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез ). Чәй янына әби тәмле кура җиләге кайнатмасы да куйган.Кайнатма шулкадәр тәмле. “Тәмле”(Авызны зур итеп ачабыз, телнең очы белән өске ирендә сулга уңга хәрәкәт итәбез).Тәмләп ашагач балалар әбигә рәхмәт әйтеп урамга чыгып киттеләр.Анда аларны дус малайлар футбол уйнарга көтеп торалар иде.Малайлар туйганчы футбол уйнадылар. "Футбол"( Авыз ябык. Киеренке тел белән әле бер яңакка, әле икенче яңакка таянырга. Аскы казналык хәрәкәтсез ). Кич җиткәч балалар арып өйгә кайттылар. Күтәренке, яхшы кәеф белән алар йокларга яттылар.
3. Рефлексия, үзанализ эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре).
- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Кәефләрегез тагын да күтәрелдеме?
- Әйе, чөнки без дәрестә гаиләбез, якыннарыбыз турында сөйләштек һәм алар турында сөйләгәч, үзебезгә рәхәт булып китте, кәефләребез күтәрелде.
-Димәк, укучылар, без сезнең белән шушындый нәтиҗәгә килдек:
Гаилә ул –( укучылар үзләренең фикерләрен әйтеп, җөмләне тулыландыралар.)
-Дөрес, укучылар. Гаилә - дәүләтнең нигезе ул. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышында иң кирәкле нәрсә.Гаиләләребез тыныч,тату ,ярдәмчел булсын дигән теләктә калып, дәресебезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз, укучылар!