Эссе “Ата бабаларым теленә өйрәтәм”
статья (1, 2, 3, 4 класс)
Сүземне Энҗе Мөэминованың шигырь юллары белэн башлап китәсем килә:
Укытучы!
Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,
Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Эссе “Ата бабаларым теленә өйрәтәм” | 28.06 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесенең “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Коркачык башлангыч гомуми белем мәктәбе”
Эссе “Ата бабаларым теленә өйрәтәм”
Башкарды: I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гимадеева Рәмзия Рәис кызы
2021 нче ел
“ Эссе “Ата бабаларым теленә өйрәтәм”
Сүземне Энҗе Мөэминованың шигырь юллары белэн башлап китәсем килә:
Укытучы!
Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,
Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.
Бүгенге көндә телебезгә карата карашларның үзгәрүе безне борчый. Туган телебезне саклау,өйрәнү һәм үстерү мөһим.
Тел ул- кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы. Һәр кеше, тормыш алып бару өчен, башкалар белән аралаша һәм тормыш тәҗрибәсен үзеннән соң килгән буынга тел ярдәмендә өйрәтеп, биреп калдыра. Шул юл белән җәмгыять үсә. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Туган тел – үз телендә сөйләшүче халыкларның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә. Укучыларның эзлекле фикерләү, образлы уйлау сәләтләре үссен һәм нәтиҗәле өлгерешкә ирешсен өчен, укытучылар аларның туган телне яхшы белүләренә, кече яшьтән үк зәвыклы нәфис итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнүләренә омтылырга тиеш.
Башлангыч мәктәптә татар теле, нигездә, әдәби телнең практик курсы булып тора. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп, язып бирә һәм телне оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән булып санала.
Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - һич югында гаиләләрендә – иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.
Телне яхшы белүдә төп метод - сөйләшү һәм язу. Укырга, язарга өйрәнә башлау белән һәр баланың авазны, хәрефне, иҗекне, сүзне, җөмләне гамәли белүе мөһимгә әйләнә.
Укучылар, татар теле дәресләрендә аңлап укырга, дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәнәләр; әйтмә, язма сөйләм кагыйдәләрен үзләштерәләр. Укырга һәм язарга өйрәтү барышында балалар үзләрен чолгап алган табигатьне укытучы җитәкчелегендә актив күзәтәләр; үз кичерешләрен сөйлиләр; укытучы ярдәмендә уй-фикерләрен телдән һәм язмача эчтәлекле һәм грамоталы итеп әйтә бирә белү күнекмәләре алалар.
Мәктәп белән балалар бакчасы- белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Безнең авылдагы “Шомырткай” балалар бакчасында балаларны кече яштән үк туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Туган телне өйрәнү дәресләре кечкенәләр төркемендә үк башлана. Балалар бакчасында туган якны, телне өйрәнү буенча махсус бүлмәләр бар. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре аша, тәрбиячеләребез кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята. Балалар бакчасы белән мәктәп даими бәйләнештә тора. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә керәләр, класслар һәм туган якны өйрәнү музее белән танышалар. Мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган барлык кичәләрдә дә бакча балалары катнаша. Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә, тәрбиячеләрне һәм балалар бакчасы балаларын мәктәпкә кунакка чакырабыз. Авыл күләмендә мәдәният йортында үткәрелгән чараларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә җыр, бию, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә, уңышлы гына укып китәләр.
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Мәктәптә бу юнәлештә укытучылар максатчан эш алып баралар. Ничек һәрбер баланың татар теленә карата игътибарын юнәлдерергә? Балалар сыйныф бүлмәсенә теләк белән керергә һәм теләк белән дәрес буе эшләргә тиеш. Әгәр балаларның татар теленә өйрәнүгә теләкләре булмаса, аларның белем күрсәткечләре түбән булачак.
Һәр мәгариф учреждениесе бүген яңача яшәргә, яңача эшләргә омтыла. Шул уңайдан, укыту процессына Икенче буын дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында, һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган, бүгенге тормышта үз урынын таба, максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Минемчә, әлеге гамәли юлларны үтәгәндә укучыларны телебезнең матурлыгы, бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү максатын беренче урынга куярга кирәк. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.
Бүгенге көндә тел өйрәтүдә компьютер технологияләре шактый киң кулланыла. Укытучылар эш практикаларында дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүдә әлеге заманча технологияләрдән файдалана. Аларны куллану яңа информацион технологияләр барлыкка килүгә ярдәм итә.
Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Дәресләрдә компьютер куллануның юллары һәм ысуллары күп төрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы.
Шулай ук дәресләрдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар. Бу вакытта укучылар яңа теманы гына үзләштермиләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.Төрле эш ысулын куллану балаларга да ошый, чөнки бу балаларның бердәмлегенә китерә. Дәрестә укучылар актив, аларның кызыксынучанлыгы арта. Әңгәмә үткәрү, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, дәресләрне төрләндерәләр. Татар теле дәресләрендә төбәгебезнең авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сүз алып бару укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Туган як турындагы материалларны дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану укучының дөньяга карашын киңәйтә, туып-үскән төбәге белән кызыксынуын арттыра, кече ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли. Җирле материалларны кулланганда, бары тик дәреслек буенча гына уздырганга караганда, дәрес күпкә җанлырак, активрак, кызыклырак уза. Программа материалы да җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшырак уелып кала. Халык авыз иҗатын өйрәнгәннән соң, укучыларга әби-бабайларыннан бәет, мөнәҗәт, риваятьләр, элек үткәргән уеннар турында материаллар җыярга тәкъдим итәм. Бу эшне кызыксынып башкаралар.Мәктәптәге “Туган якны өйрәнү” музеендагы эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәрес, тәрбия чаралары үткәргәндә күрсәтмәлелек булып тора.
Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру - туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын- әкиятләр, мәкаль – әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балаларда милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен укучыларны төрле иҗади бәйгеләргә катнаштырырга тырышабыз. Мәктәптән тыш укучыларыбыз авылыбыз мәдәният йортына “ Бию”,“Оста куллар”, “Нечкәбил” курчак театры түгәрәгенә йөриләр. Әлеге түгәрәкләр татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли, әхлак сыйфатлары формалаштыра, киләчәк тормышка әзерли. Түгәрәккә йөрүче укучылар төрле бәйгеләрдә дә катнашалар.
Гомумән, укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итәргә тиеш.
Укытучының эше иҗади булу зарур. Минем уйлавымча, нәкъ менә укытучы оста психолог кына түгел, ә һәр баланың күңеленә үтеп керергә, аның йөрәгендә милләте белән горурлану, туган халкына карата мәхәббәт хисләре орлыкларын салырга сәләтле. Әгәр дә укытучы дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә : инновацион технологияләр белән һәрдаим танышып, алардагы яңалыкларны белеп, укыту эшчәнлегендә куллану - белем сыйфатына уңай тәэсир итәргә тиеш. Шуңа күрә эзләнүебезне без беркайчан да туктатырга тиеш түгел. Яшь буында, татар теле һәм әдәбиятына, туган илгә мәхәббәтләрен арттырып, кызыксыну тудырырга тиешбез.
Балалар – безнең киләчәгебез! Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк! Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен, сәламәт укытучылар кирәк! Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.
Тема: Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...
Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"
Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"...
Татар теленнән тестлар 3-4 класс.
Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү
Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге ята. Башлангыч мә...
Бабалар сөзі-ақылдың көзі
Бабалар...