Сыйныф сәгате Гомер бирелгән изге эшләргә.
материал (2 класс)
Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү,
изге эшләр эшләргә рухландыру: бер-береңә карата игътибарлылыкны үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kl._sag.docx | 20.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныф сәгате
Тема: Гомер бирелгән изге эшләргә.
Максат: Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру: бер-береңә карата игътибарлылыкны үстерү.
Җиһазлау: Мәкальләр; девиз: “Кеше җирнең гүзәл чәчәге”- дип язылган плакат; чәчәк формасы һәм аңа язылган гүзәл сыйфатлар.
Класс сәгате барышы.
- Оештыру өлеше: Җыр”Саумы, кояш !” Р.Әхмәтҗанов сүзләре. М.Мозаффаров көе.
- Дәреснең темасы: “Гомер бирелгән изге эшләргә”- дип атала. Изге эшләр өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекне ачыкларбыз.
- Тема буенча эш.
- Ә хәзер тактадан дәресебезнең девизына игътибар итегез әле. (хор белән уку)
Кеше җирнең гүзәл чәчәге.
- Әйе, чәчәк формасында без сезнең белән гүзәл затлар. Ә шушы гүзәл затлар нинди гүзәл сыйфатлар башкарырга тиеш соң, әйдәгез әле бергәләп ачыклыйк. [Рәсем 1]
Сүзлек белән эш
Мәрхәмәтлелек – мәрхәмәтле булу, шәфкатьле булу, яхшылык.
Мәрхәмәт – игелек, шәфкать, яхшылык.
Кешелеклелек – кешелекле булу.
Шәфкатьлелек - шәфкатьле булу, шәфкатлелелеккә омтылу.
Шәфкать – 1). Кызгану хисе, мәрхәмәт, шәфкатеннән ташламау. 2). Киң күңелле, рәхимлелек, ярдәмчел булу.
- Гөмер кешегә бер генә бирелә. Шул гөмерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең һәркайсыбызның да бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. “Үзең яхшы булсаң кеше дә яхшы, үзең начар булсаң – кеше дә начар”,- диелә татар халык мәкалендә.
- Без дөньяга барыбыз да сөттән ак, судан пакъ булып дөньяга килгәнбез һәм яхшылыкка да, начарлыкка да каян, кемнән, өйрәнәбез соң? (балалар җавабы.)
- Кешеләрдән: әти-әнидән, гаилә әгъзаләреннән, дус һәм дошманнардан өйрәнәбез.
Яхшылык та, начарлык та тора – бара безнең гадәткә әйләнә.
Тормышта шәфкатьсезлек, кансызлык күренешләре еш очрый.Бу проблема бигрәк тә кемнәрне борчый? (балалар җавабы.)
- Әйе, язучыларны борчый. Үзләренең әсәрләре белән безне миһырбанлылыкка, яхшылыкка өндиләр. Ә хәзер без сезнең белән бергәләп ике шигырь тыңлап үтәрбез.
Б. Инзилә. Ф.Яруллин. “Сорау һәм җавап”.
Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм тәшемдә:
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә: Тирәнлек.
Урман әйтә: Бердәмлек.
Таулар әйтә: Горурлык.
Юллар әйтә: Турылык.
Җир эндәшә: Юмартлык.
Чык суы әйтә: Сафлык.
Яшен әйтә: Кыюлык.
Ипи әйтә: Олылык.
- Гүзәллек, - диләр гөлләр.
- Иркенлек, - диләр җилләр.
- Нык канат, - ди бөркетләр.
- Биеклек, - диләр күкләр,
Һәм шушының өстенә
Кирәк тагын иң элек
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә - кешелеклелек!
Г.Илгиз. Ф.Яруллин. “Яхшы сүз”.
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,
Кулыңа сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны
Бизи ул, матурлый дөньяны.
Яхшыны күрегез, аңлагыз,
Яманга битараф калмагыз.
- Ни өчен башка кешеләргә терәк булу, рухландыру, булышу, күңелләрен күтәрү кирәк?
- Сиңа булышуларын, терәк булуларын телисеңме?
- Сиңа булышканда, син нәрсә тоясың? Нинди кичерешләр кичерәсең?
- Сиңа еш булышалармы?
- Авыр чакта сиңа әти-әниең булышамы?
- Иптәшләреңнең кайсы сиңа булыша һәм нинди очракта?
Уен “Бүләк”.
Уенчылар түгәрәк ясап басалар һәм түгәрәк буенча бер-берсенә алдан әзерләгән бүләкләрен “Миенм сиңа бүләк итәсем килә...” яки “Мөмкинме сиңа бүләк итәргә...” дип башлап, үз бүләкләрен бирәләр, ә кабул итеп алучы рәхмәт йөзеннән үз теләкләрен әйтә.
Дәф.эш. 24 б. 6 бирем. Сорауларга җавап.
- Син бүләк алырга яратасыңмы?
- Син бүләк бирергә яратасыңмы?
- Сиңа күбрәк нәрсә ошый – бүләк итүме, әллә кабул итүме?
- Кем яхшырак бүләк тапшырды?
- Шушы уен нәтиҗәсендә башлангыч сыйныф укучылары арасында дуслык, үзара
- Мәкальләр өстендә эш.
“Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә.”
“Адәмгә иң кирәге- ягымлы чырай, җылы сүз.”
“Теренең өен таны, үленең каберен бел.”
“Ничек эндәшсәң, шулай җавап алырсың.”
“Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә.”
Бүгенге дәресебезне йомгаклап без нәтиҗә чыгарырга тиеш. Без ниниди булырга тиеш булабыз инде? (чәчәкләрне күмәк рәвештә уку). Бу карашлар өлкәннәргә карата гынамы? Әллә барыбызга да кагыламы?
Димәк нәтиҗә чыгардык. Йомгаклап Р.Миңнуллинның “Яхшылык” шигырен чылбыр тәртибендә сөйлибез.
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Тормыйк көтеп яхшылыкны безгә
Эшләр диеп кемдер.
Яхшылыклар эшлик! Күңелем, син дә
Үз-үзеңне күндер!
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт!
Моның шулай икәнлеген күпләр
Яхшы аңлый аны.
Тик барыбер яхшылыкны һәркем
Эшли алмый аны.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"
"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....
Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)
Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....
Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.
Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....
Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.
Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның турындагы белемнәребезне ис...
Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы
Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...
Сыйныф сәгате. Тема: Иң-иң яратканнарыбыз..
Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту. 2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү....
Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"
Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...