"Каз өмәсе"
материал (2 класс)
Татар халкының милли йоласы булган - Каз өмәсе ,балаларның иң яраткан бәйрәме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kaz_omse.docx | 421.09 КБ |
Предварительный просмотр:
Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.
Бәйрәм барышы.
Алып баручы: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич!
Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!
А.б.: Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:
Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?
Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгәе. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.
Камилә:
Күкмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.
(Магнитофонда каз тавышлары)
Бабай табак белән казларны күтәреп керә:
Дима: Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.
Камилә: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.
Ландаш: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?
Бабай: Үзем, кызым, үзем.
Айзилә: Син суйган казларның ите тәмле була шул.
Кристина: Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)
Зилә: Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)
Айсель:
Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
Күрше тирә кызларым.
“Каз канаты” җырын җырлап эшлиләр.
Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләр)
Ярыш: “Кем тизрәк йолкый?”
Җыр: “Каз өмәсе” (Роберт Миңнуллин суз.)
Вероника: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.
Айзилә.:
Кызлар төше су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә казлары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.
Алинә:
Каурый сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз
Өмедә эш күрсәтеп
Ярлар табып калыгыз.
Вероника:
Юл аягы – каз коймагы
Сыйлансаң – суык тимәс
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии – уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы төймәсе
Борынгыдан килгән йола –
Татарның каз өмәсе.
Уен – ярыш: “Канат җыю”
Канатлар белән бию.
Айзилә:
Өмәбездә үтеп китте
Казларны юып кайттык
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.
Вероника: Әтиләр кунакка китте. Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)
Зилә: Кызлар егетләр бусага ялы түләтебезме?
Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.
Айсель: Я, кызлар, һәркайсыгызгы канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!
“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.
Егетләр: Кызлар, нигә кертмисез инде?
Зилә: Ашыкмагыз, авыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзшрләгез. Берәм – берәм керегез.
Ислам: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (кызлар көләләр)
Ландыш: Сиңа, егет, ни кирәк?
Денис: Кара кашлы кыз кирәк.
Кристина: Ни эшкә соң ул кирәк?
Илгиз: Әнигә килен кирәк.
Зилә: Егет, сиңа ни кирәк?
Эмил: Миңа нечкә бил кирәк.
Вероника: Ни эшкә соң ул кирәк?
Артем: Ансыз яна яшь йөрәк.
Алинә: Сиңа, егет, ни кирәк?
Денис: Каз-мамык ястык кирәк.
Зилә: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга)
Ислам: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!
Кызлар: И-и, тозсыз!
Вероника: Сиңа егет ни кирәк?
Дима: каз канаты кирәк?
Кристина: Ни эшкә соң ул кирәк?
Эмил : Очарга
Ландыш: Нишләргә?
Денис: Матур кызлар кочарга.
Зилә: Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?
Ислам: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).
Кызлар: Канат сатам, канат сатам.
Ислам: Кая ул, мин алам. Мә, бүләгем (бүләген күрсәтә)
Кыз бүләкне алып, канат бирә.
Кызлар: Канат сатам, канат сатам.
Егетләр: Мин алам, мин алам.
Кызлар: Канат Хакы бер алтын
Егетләр: Үзендә калсын.
Кызлар: Чын егет булса, алсын.
Егетләр: Я, ала алган алсын (акчаны югары күтәреп)
Кызлар акчага сузылалар. Егетләргә сыңар канат бирелә.
Ландыш6 Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.
Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.
Уен: “Йөзек салышлы”
Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”
Күмәк бию.
А.б.: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!
- Мне нравится (1)