Каракитә авылы тарихы турында мифлар һәм легендалар.
статья
Каракитә авылы тарихы турында мифлар һәм легендалар. мәкалә
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
karakit_avyly_tarihy_turynda_miflar_hm_legendalar.docx | 18.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе
Каракитә авылы тарихы турында мифлар һәм легендалар.
I категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы
Абулханова Галия
Миннислам кызы
2021-2022 нче уку елы
Каракитә атамасының нигә болай әйтелүе мәсьәләсе турында бәхәсләр
Каракитә атамасының нигә болай әйтелүе мәсьәләсе бәхәсләр уята. Авыл аксакаллары аны сүз охшатуга әйләндереп болай сөйлиләр: “Авылга беренче килүчеләр торак урыннарын урман эчендә бәләкәй алан табып, шунда төзи башлыйлар. Еллар үтү белән алан тарая, тирә – яктагы урманнар киселеп, чәчүлек мәйданнарга әверелдерелә. Бу авылда чувашлар һәм татарлар яшәгән һәм ул озак вакыт исемсез булып торган. Менә авылга ике юлчы, имеш урыслар килеп чыга. Алар шундагы крәстияннәрдән: бу нинди авыл дип сораганнар күрәсең, ә алар телен аңламаган кешеләр ни әйтергә белмичә, үзара сөйләшәләр: “Карап китүчеләрдер болар?”. Шуннан бу урыслар әлеге авылны исәпкә алганда аны “Каракитә” дип яздырганнар, янәсе.
Каракитәгә нигез салучы беренче кешеләре (риваять)
Без алдарак Каракитәгә күчеп килүчеләргә бәйләнешле кайбер мәгълүматларны искә алган идек. Чүпрәлегә килгән 3 кешенең берсе – Алмакайның бу урынга нигез коруы һәм
Е.А. Маловның Каракитәгә күчеп килүче беренче кеше Абдулла булган дигән фикерләрен хәтерлик. Бу фикерләр авылга килеп урнаша башлаган татар – мишәрләр турында. Әмма монда Казан ханлыгы чорында ук яшәгәннәр дигән фикерне куәтләргә алынсак ул яшәүчеләрнең чувашлар булуы хакында әйтергә туры килә. Монда килүче татар – мишәрләр буш, бөтенләй үзләштерелмәгән урынга килмәгәннәр. Каракитә авылы картлары бу авылда мишәрләр белән бергә чувашлар да булган дип тәкрарлыйлар. Ләкин аларның килү вакытын гына анык хәтерләмиләр.
Каракитәгә нигез салынуга тагын бер вариант
- Гражданнар сугышы ветераны, 1930 нчы еллар башында “Йолдыз” колхозының, аннары
Калинин исемендәге колхозның (Югары Каракитә председателе булып берничә еллар эшләгән, аннары гомеренең ахырына кадәр “Йолдыз” колхозының агротехнигы булып эшләгән Зайнуллин Зиннур бик озын гомерле бабайлардан калган, буыннан-буынга сөйләнеп килгән бер вариант турында сөйли иде. Нижний Новгород тирәсендә Каракитә исемле авыл булган. Шуннан унике гаилә килеп урнашкан һәм алар Нижний Новгородтагы шикелле бу авылны Каракитә дип атаганнар.
Нижний Новгород тирәсендә Мочали (Мунчали) исемле авыл да булган.
... Дәүләт тарафыннан җир бирү башлангач безнең почмактагы дикий урманга (Югары Каракитә ягында Кара урманлык) Нижний Новгородтан Мансур (фамилия) Әхматша белән Мөхәмматша киләләр, - дип сөйли ветеран. Стан күперен үтеп “Дружба”га кадәр баралар. Яңгырдан соң йомшарган җирдә арба тәгәрмәче эзләре сызылып кала һәм ул сызык ике авыл арасы була. Мөхәммәтша – усал характерлы, Югары Каракитә ягын ала, бер аягы белән азапланып йөрүче Әхматша Түбән Каракитә ягын ала. Ат белән киләләр алар, колынлы ат белән. Киткәндә рус авылына туктыйлар. Колын уҗым эченә кереп китә һәм шуның өчен руслар аларны кыйныйлар. Тегеләр: “Не бей безгә, без җир карап китәбез”,-дип кычкырганнар. Руслар исә:”Мы вам дадим каракитян”,-дип җавап кайтарганнар. Руслардан аерылып киткәч авыл исемен Каракитә дип күңелләренә “язып” куялар. Шуннан соң Әхматша белән Мөхамматша Каракитәгә килеп яши башлыйлар.
Тагын бер тарихи риваять
Өлкән буын кешеләре Каракитә авылларына нигез салуның тагын бер тарихын-риваятен сөйлиләр.
1640-1650 нче елларда ак патша үзенә тугрылыклы хезмәт иткән кешеләргә җир участоклары бүлеп бирә. Нижний Новгород (хәзерге Горький өлкәсе) төбәгендә яшәүче Мансур гаиләсендә дә хәзерге Каракитә җирләре бүләк итеп бирелгән. Аның Әхматша белән Мөхәммәтша исемле уллары шушы җирне карарга киләләр. Биредә яфраклы агачлар гөрләп үсә, сазлыклар җәйрәп ята... Җирләре әйбәт, кара туфраклы, икмәк үстерү өчен менә дигән төбәк, диләр алар. Шуннан туган якларына кайтырга чыгалар. Юлда боларны рус кешеләре очратып, караклар дип уйлыйлар һәм кыйный башлыйлар. Әхматша белән Мөхәммәтша хәлне аңлатырга тырышып: Үзләренә – мишәрчә болай диләр: “Безне кыйнамагыз, яңа җир карап кайтабыз. Тик менә таебызны югалттык”, диләр. Ә тегеләр болардан үзләренчә: “Каракитяб, каракитяб” дип килгәннәр дә куып җибәргәннәр.
Күпмедер вакыт үткәч, бу төбәккә исем бирергә кирәк була. Әхматша белән Мөхәммәтша “Каракитән” сүзен искә төшергәннәр. Авылга шаяртып Каракитә дип исем кушканнар.
Озак та узмастан Әхмәтша белән Мөхәммәтша кыры белән янәшәдә рус кешеләре – Киселевлар, Кузиковлар, Беляевлар,Куликовлар,Ситиниковлар,Мулевлар. Саппаровлар да җир алганнар һәм мишәрләр белән аралашып, дус яшәгәннәр, телләрен югалтып, татар булып киткәннәр. Бу күренешнең дөреслеген авылда бүгенге көнгә кадәр яшәп калган кушаматлар да раслап тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре
Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....
Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"
Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...
Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы
Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...
"Авылым тарихы "
Легенда о происхождении моей родной деревни Татарские Суксы Актанышского района.Туган авылым Татар Суыксуы барлыкка килү турында легенда....
Актаныш тарихы
Актаныш тарихы...
Туган авылым - Якуп авылы
Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...
Чубар - Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең " башлангыч" сыйныф атналыгы турында белешмә.
Чубар - Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф атналыгы турында белешмә. Уку елы барышында берләшмә үз эшен план б...