Китаплар патшасы Сүзлек!
классный час

Халикова ГульнараДаниловна

Внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaplar_patshasy_suzlek.docx389.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

“Күшәр төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет  гомуми белем учреждениесе

Тема: “Китаплар патшасы Сүзлек!”

 (Башлангыч сыйныфлар атналыгында үткәрелгән чара эшкәртмәсе)

 Укытучы: Халикова Гөлнара Данил кызы

2019-2020 нче уку елы

Тема: “Китаплар патшасы Сүзлек!”

Максат

 Сүзлекләр, аларның тарихы, төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру.
  
Җиһазлау: төрле төрдәге сүзлекләр, энциклопедияләр, ноутбук, медиапроектор, презентация.

Кичә барышы.

1.Кереш өлеш.

Аерым өстәлләргә әдәби китаплар, дәреслекләр, сүзлекләр куела.

Укытучы: Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә,

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне,телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул? Уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем, ул-  (Китап.)

                                   Җ.Тәрҗеманов

-Әйе, китап- ул могҗиза, китапларның белмәгәне юк. (1 слайд)  Менә өстәлдә куш уч төбе зурлыгында гына китап ята, ә аңа кешеләр, йортлар, шәһәрләр сыйган. Китап өстәлдә хәрәкәтсез ята, әмма ул безне зур тизлек белән бер очтан бер очка, бер илдән бер илгә һәм шулай ук җир шарының төрле почмакларына илтеп куя. “Акыл тарихы төп ике чордан: хәреф һәм типография уйлап табудан тора; калган барлык чорлар шуларның нәтиҗәләре генә булган. Китап һәм язу кешегә яңа дөнья ача”- дип яза тарихчы һәм язучы Н.М.Карамзин.(2 слайд)

-Ләкин китаплар да бик күп төрле була бит. Сез ниндиләрен атый алыр идегез? (әдәби китаплар: әкиятләр, хикәяләр, табышмаклар, җырлар, мәкаль `һәм әйтемнәр һ.б.; дәреслекләр; сүзлекләр һәм белешмәлекләр һ.б.- укучылар атаган китапларны укытучы күтәреп күрсәтә.)

2.Төп олеш.

-Буген, укучылар, без аларның бер төркеме турында гына сөйләшербез. Аларны атау өчен сезгә янә бер табышмакның җавабын табарга туры килер. Тыңлагыз.

 Мин  күп нәрсәләр беләм,

Һәр сорауга җавап бирәм:

Нәрсә булган, ник алай,

Ничек тиеш, ник болай.

Беләм  сүзнең мәгънәсен,

Мәгънәдәшен, чыгышын

Кирәк икән язылышын,

Башка телгә тәрҗемәсен.

Я, мин нинди китап?....(сүзлек)

 

 -Сез алар белән танышмы, балалар? Аларның нинди төрләрен беләсез һәм кайсыларын кулланганыгыз бар? Кайсыгызның гаиләсендә сүзлек китаплары бар? Сез әйткән төр сүзлекләрдән тыш тагын башка төрләре дә бар микән? Беренче сүзлекне кем төзеде икән? Беренче сүзлек кайсы илдә һәм кайчан төзелде икән?  Татар галимнәре дә сүзлекләр төзеделәрме икән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табасыгыз киләме?

-Сүзлек ул-сүзләр исемлеге тупланган китап. Ә сүзлекләр төзү турындагы фән лексикография дип атала. Сүзлекләр ике төркемгә бүленә: энциклопедик  һәм                   филологик. (3 слайд) Ике төркемнең дә исеме  аңлау өчен авыррак. Әйдәгез аңлатмасын сүзлектән эзлик эле. Сүзлекләрдә сүзләр алфавит тәртибендә телелә.(2 төркемдә эш)

( Энциклопедия- грек сүзе, белемнең барлык яки аерым тармакларына караган, аңлатмалы сүзлек формасындагы белешмә-кулланма дигәнне аңлата . Филология- төрле халыкларның телен һәм әдәби культурасын өйрәнә торган фән тармагы; тел һәм әдәбият гыйлеме. Филологик- филология турында дигәнне аңлата.)    

-Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә.
Филологик сүзлекләрдә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре һәм башка сыйфатлары күрсәтелә.   

 -Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне сез дә әлеге ике төркемгә бүлеп карагыз. Ничек итеп аерырсыз? (Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.)

Филологик сүзлекләрнең төрләре:

-орфографик сүзлеге;

-аңлатмалы сүзлеге;

-ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләре;

-синонимнар сүзлеге;

-антонимнар сүзлеге;

-фразеологик сүзлеге;

-терминологик сүзлеге;

-диалектологик сүзлеге;

-энциклопедияләре бар.(4 слайд)

- Сүзлекләр санап бетергесез күп. Без кайчан сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез ?. Әйдәгез, кайбер төр сүзлекләр кулланыш сферасын карап китик әле. (5-11 нче слайдлар)

Уен: “Нәрсә кебек?”

 

Нәрсә кебек ач? (бүре)  

Нәрсә кебек куркак? (куян)

Нәрсә кебек энәле? (керпе)

Нәрсә кебек кабарган? (күркә)

Нәрсә кебек бытбылдык? (үрдәк)

Нәрсә кебек хәйләкәр? (төлке)

Нәрсә кебек сүзсез? (балык)

Нәрсә кебек кире? (кәҗә)

 Иң борынгы сүзлекләр кулдан язылганнар. Алар безнең эрага кадәр яшәгән  шумерларда (Иракта яшәгән борынгы цивилизация)  булган. Анда поляга таныш булмаган сүзләрнең аңлатмалары язылган. Аерым китап булып торган беренче танылган сүзлек  безнең эрага кадәр III-II гасырда Кытайда барлыкка килгән. Ул Эръя дип аталган. Кытай телендә алфавит булмау сәбәпле, алар тематикалап урнаштырылган: таулар, агачлар, балыклар һ.б.   (12 нче слайд)

Иң борынгы рус сүзлеге 1282 елда новгородтагы Кормче китабы булган. Анда 174 грек, борынгы еврей, славянв һәм библиядәге исемнәр кергән.  Ә беренче басма сүзлек   1596 нчы елда шул чорның танылган филолыгы һәм дин әһеле Лаврентий Зизания тарафыннан әзерләнгән. Ул алфавит тәртибендә тезелгән 1061  сүздән тора.  (13 нче слайд)

  Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22 ноябрьдә – гомуммәгълүм сүзлекче галим В.И.Даль туган көнне билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләүне, беренче рус теле аңлатмалы сүзлеге басылуга 150 ел тулу нисбәтеннән, 2010 елда тәкъдим иттеләр.(14 нче слайд)

  АКШ та сүзлекләр көне ел саен 16 нчы октябрьдә сүзлекләр төзүче Ноа Уэбстер (1758—1843) хөрмәтенә үткәрелә.  (15 нче слайд)

  Татарстанда әлеге көн республика масштабында билгеләп үтелми. Татар лексикографиясе бай тарихка ия. XIX гасырга кадәр бары кулъязма сүзлекләр генә булган. XV гасырда hәм аннан да элегрәк эшләнгән сүзлекләр булганы да билгеле.  1740 нчы елдан алфавит тәртибендә төзелгән сүзлекләр күренә башлый.

   Безгә билгеле  борынгы сүзлекләрнең иң мәшһүрләреннән берсе – М.Кашгарый төзегән “Диване лөгат эт-төрк” (“Төрки сүзләр җыентыгы”). Ул күп кенә төрки халыклар яшәгән җирләрдә булып,андагы телнең үзенчәлекләрен өйрәнеп, сүзләрен туплаган.

XIX Гасыр башларыннан инде басма сүзлекләр күренә башлый. (16 нчы слайд)

   Телебезнең сүзлек байлыгын туплауга К.Насыйри зур өлеш керткән. Аның 1896 нчы елда басылган «Ләһҗәи татари» исемле сүзлеге - татар теленең аңлатмалы сүзлекләре арасында беренче.(17 нче слайд)

 Галимнәрдән Җ.Вәлиди, С.Рахманколый, Р.Газизов, Н.Исәнбәт, М.Корбангалиевләр төрле сүзлекләр төзүдә актив катнашканнар.
Соңгы елларда Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ә.Ганиев сүзлекләр төзеп бастыруда актив эшлиләр.(18-19 нчы слайдлар)

3.Практик өлеш.

- Ә хәзер, укучылар, үзебезне сынап та карыйк әле. Без сүзлекләрдән файдалана беләбезме икән? Китаплардан файдаланганда без нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш? (Укучылар ике төркемгә бүленеп, кайсы сүзлектән файдаланырга кирәклекне билгелиләр һәм биремнәрне үтиләр. .)

1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд,  реп   тиция

4. Синонимнарын язып алыгыз:

Серле- тылсымлы, сихри

Хакыйкать- дөреслек, чынлык, хаклык.

Юеш- чыланган, җепшек, дымлы, сусыл,суланган

Ярыш-узыш, чабыш, бәйге, көрәш. (20 нче слайд)

4. Йомгаклау өлеше.

а)кроссвордны чишү.


http://tvov.ru/tw_files2/urls_1/32/d-31934/31934_html_4c06acc2.png

Горизонталь буенча: 1. Фигура. 3. «Күк» сүзенең синонимы. 4. Сузык аваз белән нәрсә ясала? 6. Омоним (яшелчә, күз алмасын алгы яктан каплап тора торган тире). 9. «Сылу» сүзенең синонимы. 10. Улының улы. 12. Ә.Фәйзи романы. 13. Культуралы үсемлек. 15. Озынлык үлчәү берәмлеге. 17. Нәрсә бөтен дөньяны үзенә сыйдыра ала? 20. «Эссе» сүзенең синонимы. 21. «Начар» сүзенең антонимы. 22. «Шаян» сүзенең синонимы.

Вертикаль буенча: 1. «Шәһәр» сүзенең синонимы. 2. «Йорт» сүзенең синонимы. 3. Такташның исеме. 5. «Йомшак» сүзенең антонимы, 6. Сөттән ясалган ашамлык. 7. Металл. 8. «Киртә» сүзенең синонимы. 9. «Кеше» сүзенең синонимы. 11. «Чык» сүзенең антонимы. 14. «Симез» сүзенең антонимы. 16. «Кыек» сүзенең антонимы. 18. Тукайның кушаматы. 19. Чаңгычы әйбере.(21 нче слайд)

б) Укучылар, күргәнегезчә,   әлеге сүзлекләрдә галимнәр, милләттәшләребез тарафыннан тупланган зур байлык- татар теленең сүзлек составы. Ул үзара аралашуда көн саен кулланыла, тормышта туып торган үзгәрешләрне үзендә чагылдыра. Шуңа күрә, тормыш үскән, үзгәргән саен, сүзлек составы да үсә, үзгәрә бара. Без дә аларны өйрәнергә, дөрес итеп куллана белергә, әлеге байлыкның тамчысын да югалтмыйча, үзебездән соң килгән буынга тапшырырга тиешбез. Ана телебезне саклыйк һәм аныд матурлыгын башкаларга да күрсәтик.

http://tvov.ru/tw_files2/urls_1/32/d-31934/31934_html_4c06acc2.png


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Китаплар иленә сәяхәт»

Китапка мәхәббәт...

Математика - фәннәр патшасы.

Математикада пространстволы күзаллаусыз мөмкин түгел......

Сүзлек диктанты һәм күчереп язу өчен материал

1 нче һәм 2 нче сыйныфларда яздыру өчен сүзлек диктанты һәм күчереп язу өчен материал. Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә эшләүчеләргә...