Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсе.
методическая разработка (3 класс)
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Габдулла Тукай портреты.Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән :
”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул !”
“Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе куелган,укучылар ясаган рәсемнәр эленгән.
Сәхнәдә бер-берсен сәламләү өчен ике команда укучылары тезелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukayga_bagyshlangan_kvn-achyk_dresk.docx | 19.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсе.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Габдулла Тукай портреты.Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән :
”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул !”
“Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе куелган,укучылар ясаган рәсемнәр эленгән.
Сәхнәдә бер-берсен сәламләү өчен ике команда укучылары тезелгән.
I. Сүз “Карлыгач” командасына бирелә.
Сүз “Сандугач” командасына бирелә.
“Сандугач” командасыннан “Карлыгач” командасына ялкынлы кайнар сәлам!
Девизыбыз :
Укырга,тырышырга!
Эзләнергә,табарга!
Җырыбыз :
“Туган тел “, Габдулла Тукай сүзләре.
II.Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесе.
“Карлыгач” командасы сораулары :
1.Габдулла Тукайның әнисе кем исемле?
( Мәмдүнә )
2.”Бу авыл минем өчен дөньяга иң элек күзем ачылган урын” дип яза Тукай.Бу кайсы авыл? ( Кырлай )
3.Җаекта Габдулла Тукай нинди мәдрәсәдә укый ?
( “Хөсәения” )
“Сандугач” командасы сораулары :
1.Габдулла Тукайның әтисе кем исемле ?
( Мөхәммәтгариф )
2.Габдулла Тукайны асрамага кемнәр ала?
( Газизә-Мөхәммәтвәли )
3.Габдулла Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынган ?
(“Туган тел” шигыре )
(Хөкемдарларга сүз бирелә )
III.Габдулла Тукай шигырьләре ,әкиятләре буенча рәсемнәр бәйгесе.
“Карлыгач” “Сандугач”
“Шүрәле” “Су Анасы “
“Бала белән күбәләк” “Гали белән кәҗә”
“Кызыклы шәкерт” “Бичара куян”
(Хөкемдарларга сүз бирелә )
IV.Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү бәйгесе.
“Карлыгач” “Сандугач”
командасы командасы
“Су Анасы” “Шүрәле “
(Хөкемдарларга сүз бирелә )
V.Капитаннар бәйгесе.
Бирем : Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган :
а) Габдулла Тукай ничәнче елда һәм кайда туган ?
(1886 нчы елда 26 апрельдә, Арча районы Кушлавыч авылында)
б) Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде ?
(Г.Тукай музее бар,һәйкәл куелды, Г.Тукай исемен урамнар йөртә,опера-балет театры һ.б)
в) Г.Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый?
(Кырлайда)
г) Габдулла Тукайның сатирик поэмасын атагыз.
(“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”)
д) Г.Тукай Казанга килгәч кемнең әсәрләрен күпләп укый,кайсы шагыйрьнең иҗатындагы татар сүзләренең матур яңгырашына соклана?
(Сәгыйть Рәмиев)
е) Г.Тукай ничәнче елда һәм ничек үлә?
(1913 ел 15 апрелендә үпкә авыруыннан үлә)
(Хөкемдарларга сүз бирелә)
V. Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?
“Бу юллар кайсы шигырьдән,әкияттән” бәйгесе
1) ...Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе. (“Шүрәле” )
2)...Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый. (“Карлыгач”)
3)...Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып
Я, кала җирдә посып. (“Бала белән күбәләк”)
4)Китте болар. Бара, һаман, бара, бара,
Күренми күзләренә ак һәм кара,
Бара болар.Күпме баргач ,алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (“Кәҗә белән Сарык”)
5) Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...
(“Су Анасы” )
6) Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра...
( “Шүрәле” )
VII.Хөкемдарларга сүз бирелә.
Йомгаклау, бүләкләр тапшыру.
Кичәне “Туган тел “ җыры белән тәмамлау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...
өлкәннәр көненә багышланган сценария
өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....
4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....
"Габдулла Тукайга 128 яшь" презентация
Башлангыч сыйныфларында уку дәресендә куллану өчен материал...
Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте
Сыйныфтан тыш чара укучыларда туган телне,әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда миии горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә...
Безнең Тукаебыз. Сибгат Хәким “Тукайга” шигыре
4 нче сыйныфта эдэби уку дэресе...
Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)
Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)...