Сценарий "Хуш киләсең, яңа ел!"
классный час (2 класс)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
“1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Яна ел тамашасы
“Хуш киләсең, Яна ел!”
Әзерләде: Югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы
2020 ел
Хуш киләсең, Яна ел!
Балалар матур көйгә залга биеп керәләр. Урыннарына басалар.
1 алып баручы: Бәйрәм бүген - Яңа ел,
Бөтен җиргә кар кунган.
Яңа елны каршылап,
Кунаклар да җыелган.
2 алып баручы. Балаларга куаныч:
Монда чыршы килгән ич!
Кабызган йолдызларын,
Балкыта ул йөзләрен.
3 алып баручы. Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Бергә. Котлы булсын Яңа ел!
Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.
1 укучы Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
2 укучы Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда , яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.
3 укучы Будет весело сегодня,
Будет некогда скучать.
Здравствуй, праздник Новогодний
Мы пришли тебя встречать.
4 укучы Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
5 укучы Чыршыбыз Яңа елга,
Матур итеп бизәлгән.
Баштан алып аска кадәр,
Уенчыклар тезелгән.
6 укучы Күрегез лә чыршыбызны!
Чыршының да чып – чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
7 укучы Уйнап – җырлап әйләнербез,
Бүген синең яныңда.
Үзең матур, үзең чибәр
Кадалмый бер энәң дә.
8 укучы Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән
Чыршыбыз да әйтерсең лә
Укалы күлмәк кигән.
9 укучы Возле елки в Новый год
Водим, водим хоровод.
Елочка – красавица
Детям очень нравится.
Вот она какая
Стройная, большая!
10 укучы Көтә чыршы сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны
Тирәсендә әйлән – бәйлән
Уеннар уйнаганны.
Алып баручы. Балалар, чынлап та, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.
Җыр : “Чыршыкай-купшыкай” (Х.Әхмәтшин сүзл., Р.Сәрвәров муз.)
1. Урман кызы Чыршыкайны
Көтеп ала барсы да,
Яңа елны дәшә бит ул,
Өй түренә баса да.
Кушымта:
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә,Чыршыкай!
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә, Купшыкай!
2. Ашыгабыз Яңа елга
Урман кызын бизәргә.
Әткәй-әнкәй ярдәм итә
Уенчыклар эләргә.
Кушымта шул ук.
3. Урман кызы Чыршыкайның
Күлмәкләре яшелдән.
Кыш бабай да бүләкләрен
Чыршыкайга яшергән.
Кушымта шул ук.
Алып баручы. Балалар! Безнең кунагыбыз бар. Кар кызы килде!(көй яңгырый.)
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!
Мин Кар кызы! Кар кызы!
Кыш бабайның йолдызы!
Бу бәйрәмне яратам
Барчагызга шатлык таратам.
Сезне борчыдым! Көттердем. (Кар кызы янына кар бөртекләре йөгереп киләләр) Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?
Балалар. Әйе.
Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.
Убырлы. Ә Кыш бабаң кайда соң синең?
Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?
-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.
-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.
-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай бураннар туздырып таулар өя.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай галошлар кия Дөресме? – Юк.
- Кыш бабабыз тиздән килә Дөресме? – Дөрес.
- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.
Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.
Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?
Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!
Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)
(Дугалы бүреләр белән Кыш бабай килеп җитә.)
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән көртләрдән бүреләрне чаптырдым, сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.
Алып баручы. Бабакай! Син нишләп атлар урынына бүреләр җиктең?
Кыш бабай. Бу явызлар атларымны куркыттылар бит. Хәзер миңа хезмәт итсеннәр инде.
Бүре. Без бит ялгыш кына.
Кыш бабай. Ярар. Чү! Балаларның бәйрәмен бозмыйк! Менә монда утырып кына бәйрәмне күзәтегез.
Алып баручы. Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.
Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.
Җыр. «Здравствуй, Дедушка Мороз!”»
1. Хрустальные деревья цветут под Новый год,
Веселые метели, сплетаясь в хоровод,
Для Дедушки Мороза станцуют и споют
О том, как дети этот праздник ждут!
Припев:
Здравствуй, Дедушка Мороз,
Борода и красный нос
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
2. И оживут игрушки на ёлках у ребят,
Захлопают хлопушки, встречая маскарад,
Стучится снова праздник в нарядные дома
И радуется зимушка-зима
Припев тот же.
3. Январь придёт под вечер на смену декабрю,
Последний день отмечу, конец календарю,
Пробьют часы двенадцать, гирлянды свет зажгут,
Снежинки вьюге хором подпоют
Припев тот же.
Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?
(Балалар Кыш бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр)
Кыш бабай. Юк, мин чын кыш бабай, шулай бит кызым.
Кар кызы. Әйе, бабакай, чып-чын.
Марат. Яратам мин Кыш бабайны
Шундый шаян бабай ул.
Безнең белән уйнаганда,
Әйтерсең бер малай ул.
Җырласа да, биесә дә,
Хәзер инде бик карт ул.
Дәү әтием кебек үзе,
Шулкадәрле юмарт ул.
Кыш бабай. Карт түгел әле мин, балалар.
Алып баручы. Алайса, бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.
1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.
2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз
3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.
4. Балалар утын яру хәрәкәте ясыйлар
Кыш бабай. Белдем, белдем сез мунчада себерке белән чабынасыз.
Алып баручы. Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?
Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.
Кыш бабай белән кар кызы бииләр. Убырлы да кушыла.
Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы. Бераз буран чыгарып алыргамы соң? Бигрәкләр эссе булып китте.
Кар кызы. Хәзер, бабакай, кар бөртекләремне чакырам. Әйдәгез, кар бөртекләре! Бәйрәмнәргә ямь өстәп бер биеп алыйк әле.
«Кар бөртекләре биюе»
Кыш бабай. Менә ичмасам, һавалар чистарып китте. (Убырлыга карап) Әй, убырлы, син дә монда икән, әллә бер яманлык эшләргә йөрисеңме тагын?
Убырлы. Юк инде, мине балалар үзләре бәйрәмгә чакырдылар.
Кыш бабай. Шулаймыни?! Ә син миңа нинди бүләк әзерләдең алайса?
Убырлы. Бүләк? Ә син үзең бүләк бирмисеңмени?
Кыш бабай. Һөнәреңне күрсәтсәң, бүләк синеке.
Убырлы. Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?
Балалар. Уйныйбыз
Уен “Хвост Бабы Яги”
Уен уйнаган арада Кар кызын бүреләр алып китә.
Кыш бабай. Әй, Убырлы осталыгың бар икән. Кая әле Кар кызы, капчыгымны бир әле, бүләкләр кирәк, балаларның хатлары да шунда. Кызым син кая соң? Кар кызы!
Балалар. Аны бүреләр алып киттеләр!
Кыш бабай. Ай явызлар! Акылга утырмадылар инде. Мин аларны. Выж -выж итәм! Кар итәм, боз итәм!
Убырлы. Хәзер үзем табып киләм, ерак китмәгәннәрдер әле. (өстерәп алып керә)
Бүреләр. Булды, булды без алай бүтән эшләмибез.
Кыш бабай. Балаларны мина язган хатлары кая?
Бүре. Менә, менә. (Капчыкны бирәләр)
Кыш бабай. Ә Кар кызын кая куйдыгыз?
Бүре. Үзе бит: бәйләгез мине, бәйләгез мине, ди.
Кыш бабай. Ишшу алдашып тора. Ух сине!
Бүреләр. Бетте, бетте. Хәзер алып киләм. Әйдә инде. (Кар кызын эткәләп алып керәләр)
Кар кызы. Бабакай. Сизми дә калганмын бит.
Кыш бабай. Кәефемне бетерделәр шушылар. Ничек акылга утыртырга инде. Минем балаларга дигән бүләкләремне алып килегез әле монда (бүреләргә ымлый), тиз булыгыз!
Алып баручы. Бабакай, әйдә әле борчылма, балаларның сиңа тагын күчтәнәчләре бар бит.
Бию “Африкадан кунаклар”
(Бүреләр чана тартып керәләр, чанада бүләкләр)
Алып баручы. Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар)
Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. Ә безгә китәргә кирәк.
Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Хушыгыз, хуш дусларым,
Сау- сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез.
( Саубуллашып китәләр.)
1 алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
2 алып баручы: Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
3 алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Җыр: “Яңа ел”
1. Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән.
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел,
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
2. Дуслар белән җыелдык,
Бергә-бергә күп булдык.
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта шул ук.