Яңа ел
план-конспект
Предварительный просмотр:
Ашык безгә Яңа ел!
(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .
У.Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.
(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)
У. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..
Ш. (Сикереп тора) Кем үлгән?
(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәлеаны танымагандай ике ягына да чыгып карый).
Ш. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?
У. ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).
Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.
У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.
Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.
У. Ничава , мин барында курыкма син.
Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?
У. Беләм!
Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!
У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.
Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.
У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.
Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.
(Ике клоун керә).
1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.
2к. Ә чыршы кайда соң?
1к. Әйдә алып киләбез.,җитәкләшеп чыгып китәләр.
(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).
Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.
У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.
Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .
У. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар).
(Чыршы булып киенгән баланы җитәкләп клоуннар керә).
1к. Менә чыршы да булды.
2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.
1к. Чыршыны калдырып китәбезме?
2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.
1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).
Ч. ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.
(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).
Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.
У. Бизәргә кирәк моны.
Ш. Чуртым белән бизикме аны?!
У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.
“ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым.
Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.
Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.
У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).
Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.
(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).
У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизәндердек,
Әзерләндек Ёлкага.
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Без чыршы тирәсендә.
Чыршысыз калды балалар
Дусай мәктәбендә.
У. Әйдә, бау бир , бәйлибез.
Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.
(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).
Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.
(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).
1к. Ә чыршы кайда соң?
2к. Юк... Кая китте икән ?
1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.
2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?
1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.
2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек
1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.
2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.
(Тылсымчы керә).
Т. Я кайсыгыз мине чакырды?
1к. Сез кем буласыз?
Т. Танымыйсызмыни?
К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да...
2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.
Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.
1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...
2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.
Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач. Ул табышмакларның җавабын белми икән.
К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.
Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.
Укталы да , чукталы,
Муены яшел нукталы,
Түбәсендә тарагы,
Койрыгында урагы,
Тәпиендә сәнәге,
Шул ни булыр, я әле?
1к. Таптым! әтәч– бу табышмакның җавабы.
Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.
Нинди аучы коралсыз
Өйне саклый көн буе
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята көн буе.
2к.Белдем! эт!
Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар әтәч һәм эт турында булды икән ?
1к. Узган ел – әтәч елы иде.
2к. Ә Яңа ел эт елы булачак.
Т. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).
(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).
Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.
У. Без бүтән алай эшләмәбез.
Т. Гафу итәбезме аларны?
1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.
2к. Әнә балалар да килә.
(Балалар җитәкләшеп җыр җырлап керәләр, чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Сәхнәдәгеләр дә аларга кушыла.
Бәйрәм дәвам итә).
Алып баручылар.
1. Илләргә иминлек булып
Яңа ел килсен иде.
Бәхет булып, шатлык булып
Һәр өйгә керсен иде
2.Сырхауларга- сәламәтлек,
Пар булсын ялгызлар...
Миһербанлык өстәсен ул
Усалга, явызларга
1.Ышанычын җуйганнарга
Ышаныч булып килсен.
Бу елга бөтен кешегә
Бәхетле язмыш бирсен.
2.Хәере белән килсен берүк
Җиргә шушы Яңа ел!
Өмет белән теләк телик
Теләк кабул була ул
Укучылар чыгышы.
1 бала. Бүген бездә зур бәйрәм –
Бүген Яңа ел килә.
Бүген күңелләр җырга
Һәм биергә җилкенә.
2 бала. Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм,
Хушлашабыз, чөнки, без
Бүген иске ел белән.
3 бала. Тик кайгырмыйк әле без,
Шаярыйк, көлик кенә.
Чөнки безгә өр-яңа,
Башланмаган ел килә.
4 бала. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
5 бала. Кунак булып яшел чыршы
Урманнан безгә килгән.
Ел да безне шаккаттыра,
Ничек матур киенгән.
6 бала. Муенсаларын да кигән,
Сөрмәләрен дә сөрткән.
Чәчләренә энҗе сипкән,
Чулпыларын да теккән.
7 бала. Менә шулай купшы кыздай
Ел да затлы киенә.
Шушында ул балкып торса,
Балалар бик сөенә.
8 бала. Көтә ул сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирәсендә әйлән-бәйлән,
Уеннар уйнаганны.
Җыр "Чыршы әйләнәсендә”.
9 бала. Җырларга да оста без,
Уйнарга да оста без.
Тыпыр-тыпыр китереп,
Биергә дә оста без.
10 бала. Бир әле, дускай, кулыңны,
Минем учка куй әле.
Бер парлашып биеп алыйк,
Чыршы, карап тор әле.
11бала. Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
12бала Ян яктырак, чыршыкай.
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың
13бала Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән
14бала Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда
Гаҗәп күркәм безнең бәйрәм
15бала Җем-җем килеп яна ул
Котлы булсын яңа ел!
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
16бала Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә.
Тау битләрен сыйпап үтте,
Ак көртләр өеп кенә.
17бала Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак кар ява.
Җыр “В лесу родилась елочка” .
Алып баручы. Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Борчылырга урын юк.
Ә нишләптер, ни өчендер
Кар кызыбыз һаман юк.
Кирәк урманга барырга,
Кар кызын эзләп табарга.
Кар кызы чыга.
Кар кызы. Кыңгыравымны алам,
Урманга хәбәр салам. (Шалтырата).
Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем янга, сеңелләрем. (Шалтыратып тора).
Кар бөртекләре музыка астында әкрен генә "очып" чыгалар, чыршы алдына басалар.
1 – Без кышның бизәкләре,
Энҗе кар бөртекләре.
2 – Без җитезләр, без уйчан,
Без моңлылар, без җырчан.
3 – Көне-төне биибез,
Һич аруны белмибез.
4 – Без – көмеш, без серле,
Дуска дус, игелекле.
5 – Без кышның зур яме,
Икмәктә кар тәме.
6 – Менә без ниндиләр,
Сөйкемле бөртекләр.
Кар кызы. Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем газиз сеңелләрем,
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап, әйләнеп очыйк.
Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе.
Кар бөртекләре “ утыралар”.
Кар кызы. Безне балалар чакырды
Яңа ел бәйрәменә.
Әйдәгез, киттек, дусларым,
Чыршы әйләнәсенә.
Алып баручы. Утлар да яна чыршыда,
Бар кунаклар да монда.
Кыш бабай ник килми икән,
Әллә онытты микән? (Утлар сүнә.)
Балалар, чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Чакырыйк аны.
Балалар: Кыш бабай!.. Без сине көтәбез!
Кыш бабай (ерактан). Килә алмыйм. Шаян җил миңа күрсәтмәс бүреген кидерде һәм җибәрми.
Алып баручы. Ә без нишлик? Сиңа ярдәм итеп буламы?
Кыш бабай. Була! Балалар минем якка карап өрсеннәр. Көчле җил күтәрелер һәм ул күрсәтмәс бүрекне алып ташлар.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез.(Өрәләр)
Кыш бабай. Булдырасыз. Тагын әзрәк, көчлерәк. Һе-һе-һей! Нинди көчле җил чыкты, күрсәтмәс бүрекне алып ташлады.
Марш астында Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм?!
Саумы, чыршыкай?!
Саумы, саумы, олы кунак,
Нихәл, минем оныгым?
Исәнмесез, бар кунаклар,
Сезне күреп шатландым.
Бу хәерле сәгатьтә,
Бәйрәм теләге сезгә,
Шат яшәгез гомергә.
Алып баручы. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Туңдырма безне болай.
К. бабай. Юк, юк, суык-салкыннарны,
Җилләрне, бураннарны,
Барысын калдырып килдем.
Бары йөрәк җылысын
Сезгә бүген китердем.
Бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Чыршы китергән өчен.
Яңа елга һәммәбезне
Матур бизәгән өчен.
Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап-биеп алыгыз.
"Кыш бабай җыры" ( И. Шәмсетдинов муз. Г. Латыйп сүзләре. "Үз җырыбыз булсын әле" җыентыгыннан).
Кар кызы шигыре
Кыш бабай. Түгәрәктә каласыз,
Бер-бер артлы барасыз.
Кыланыгыз минемчә,
Тырышыгыз ничек тә.
Кыш бабай төрле хәрәкәтләр күрсәтә. Балалар аны кабатлыйлар. Ни эшләгәнне әйтеп бирәләр.
(Чаңгыда йөрү, конькида шуу, кар ату, кар чистарту һ.б.)
Алып баручы. Кыш бабай, безнең балалар уйнарга бик яраталар.
Бала. Кыш бабай, Кыш бабай,
Хәзер син безне тыңла.
Без нишлибез, әйтеп бир,
Җавабын бик нык уйла.
Балалар күрсәткән хәрәкәтләргә Кыш бабай бик дөрес җавап бирми. Алып баручы, балалар төзәтәләр (дөреслиләр).
Балалар курайда уйнауны күрсәтәләр.
Кыш бабай. Белдем, белдем, сез бутылкадан сөт эчәсез.
Балалар скрипкада уйныйлар.
Кыш бабай. Сез минем сакалымны тарыйсыз.
Балалар барабан кагалар.
Кыш бабай. Тузанланып беткән мендәрләрне кагасыз.
Балалар балалайкада уйнауны күрсәтәләр.
Кыш бабай. Ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз.
(Утыра, як-ягына карана).
Ә кая соң капчыгым?
Әллә инде югалттым?
Ай, хәтерем, хәтерем,
Әллә нәрсә эшләдем.
Капчыкны мин бит үзем ботакка элгән идем. Сездә телефон бармы? (Телефон бирәләр).
Алло! Алло! Урман!? Кем телефонда? Төлкебикә? Менә миңа син кирәк идең. Син минем капчыгымны күрмәдеңме? Күрдең!? Ботакка эленеп тора, мине көтә? Куянкайга әйт әле, алып бирсен капчыкны. Сикереп карады? Ала алмады?Аюга әйтер идең. Менде? Агачтан егылып төште? Маңгае шеште? Ай-яй-яй! Ә тиен андамы? Нәрсә дисең? Ботакка сикерде, койрыгы белән селкетте? Капчык җиргә төште? Ай, рәхмәт. Дүртәүләп алып килегез әле. (Тиен, куян, төлке, аю капчыкны алып киләләр). Капчыгымда тәм-томнар, барыгызга да җитәр. Бабагызны сөендереп, сөйләгез сез шигырьләр.
концерт номерлары
Кыш бабай биюе.
Кыш бабай: Туктый алмыйм биюдән,
Биимен чын күңелдән.
Балалар утыралар. Ут сүнә. Себеркегә атланып Убырлы керә. Пыранлап чыршыны әйләнеп чыга. Ул чыршы янына килеп баскач ут яна.
Убырлы:( шигырь сөйли) Ә-ә, менә мин. Көтмәдегезме? ( Кыш бабайга) Ә син монда бәйрәм үткәреп ятасыңмы?
Кыш бабай: Нәрсә булган, үткәрсәм.
Убырлы: Ә нигә мине чакырмыйсың? Карале мин нинди чибәр! Матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем. ( Зур рогатка тартып чыгара).Менә рогаткадан атып, чыршыгыздагы бөтен уенчыкларны ватып бетерермен әле. Балаларыгызның матур киемнәрен ертырмын. Ә синең арка чокырыңа бака җибәрермен. (Бака чыгара). Күчтәнәчләреңне дә үзем ашап бетерәм, берсенә дә бирмим.
Кыш бабай: Туктале, Убырлы, үзең генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?
Убырлы: Ә нигә миңа бәйрәм? Главный минем тамак тук. Башкаларда минем эшем юк.
Кыш бабай: Эх, син, балалар шундый матур итеп Яңа ел бәйрәме үткәрәләр.....(исенә төшеп). Туктале, тукта. Ә минем балаларга дигән күчтәнәчемне син алдыңмы әллә?
Убырлы: Капчыкта ул синең күчтәнәчләр идемени?
Кыш бабай: Кайда ул?
Убырлы: Йоклаган, син бит аларны төшереп калдыргансың. Ә мин таптым да алачыгыма кертеп бикләдем.(Сикергәли). Алачык минеке, күчтәнәчләр дә минеке (көлә).
Кыш бабай: Җитте, Убырлы, әйдә балаларны сыйлыйбыз.
Убырлы: Мә, Кыш бабай, күчтәнәчләреңне башка ташлап йөрмә. (Бирә).
Кыш бабай. Менә сезгә бүләкләр,
Телим яхшы теләкләр.
Матур-тыныч яшәгез,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Әти-әниегез сүзен
Һәрвакытта тыңлагыз.
Тагын бер елдан килермен,
Шунда барысын белермен.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай.
Кыш бабай, Убырлы саубуллашып китәләр.
Саубуллашу(кыш бабай)
Балалар саубуллаша.
Алып баручы. Каршылыйбыз Яңа елны
Шатланып, горурланып.
Килсен Яңа ел илемә
Тынычлык, бәхет алып.
Күмәк җыр “Ашык безгә яңа ел.”
Музыка астында балалар чыгып китәләр.