Әти-Әниләр бәйрәме .
методическая разработка (4 класс)
Әти-Әниләр бәйрәме.
Иң яраткан бәйрәмнәребез, 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрен, әти-зниләр белән берлектә, командаларга бүленеп ярыш формасында үткәрелэ. Беренче команда-кадерле ир-атларыбыз - "Ватанны саклаучылар" командасы белән икенче команда-дөньядагы иң-иң гүзәл затлар, хатын-кызлар- "Язгы гөлләр" көч сынаша.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
eti-nilr_byrme.docx | 21.2 КБ |
Предварительный просмотр:
Әти-Әниләр бәйрәме .
Укытучы. Кадерле әниләребез, әтиләребез, кунаклар һәм дуслар! Без бүген иң яраткан бәйрәмнәребезне: 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче Март –Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәренә багышланган кичәбезне башлыйбыз.
А.б. Тагын була КВН-
Гаҗәп күңелле уен!
Әти-әниләбез көч сынаша
Менә булыр тамаша.
Иң-иң татлы, затлы җимеш-
Тырыш хезмәт җимеше.
Шуның өчен җиңел булмас
Командаларның эше.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар алга чыксын.
Һәр сылукай КВНда
Осталыгын,
Зирәклеген
Уңганлыгын күрсәтсен.
Беренче команда- кадерле ир-атларыбыз- Ватанны саклаучылар командасы.
Икенче команда- дөньядагы иң-иң гүзәл затлар, хатын-кызлар, язгы гөлләр командасы.
Шулай итеп, бүген безнең ике команда: “ Ватанны саклаучылар” белән “Язгы гөлләр” көч сынаша.
- Беренче бирем. Командалар үзләренә капитан сайлыйлар, девиз, эмблема уйлыйлар.
- Тиз сорауга – тиз җавап бир.
Диңгез флотында иң зур дәрәҗә. (адмирал)
Зур булмаган хәрби хастәханә.(лазарет)
Хәрби корылма, яшеренү урыны.(блиндаж)
Урта гасырлардагы хәрби ярыш.(турнир)
Тимер киемле хәрби кеше.(рыцарь)
Пулемет ничек барлыкка килгән?(пуля+метать)
- Серле йомгак.
Сезнең алдыгызда йомгаклар. Кем тизрәк бу йомгакларны сүтеп, киредән җыя һәм эчендәге алтындай халык сүзләрен табып укый. Кем алдарак укыр?
(йомгак эчендәге сүзләр: “Балаңның буен гына үстермә, акылын да үстер”;
“Кешене беләсең килсә, эшен кара, балаңны беләсең килсә, уен кара”.)
- “Нишләр идем...” конкурсы.
Әйдәгез әзрәк хисләргә бирелеп, фантазировать итеп алыйк. Әти-әниләребез бала-чакларына, балалар, киресенчә , зур кешегә әйләнсәләр нишләр идегез ?
( худ. номер)
- “Серле парлар”
Капитаннар “бүләкләр” ала һәм аларны команда әгъзаларына таратып бирәләр.
(Капитаннар таратып бирәләр) . Хәзер урындык астын карыйсыз, анда бу “бүләкләрне” нишләтергә кирәклеге язылган карточкалар ята. Һәр “бүләк” үзенең парын таба һәм сәхнәгә күтәрелә. Кайсы команда беренче парлашып бетә?
1 команда. “бүләкләр”: алар белән нишлим?
Чикләвекләр ярам һәм ашыйм
Песи баласы кулыма алам һәм иркәлим
Статуэтка өстәлгә куям һәм сокланам
Ат атланам һәм китәм
Кыздырылган тавык кисәкләргә бүлгәлим һәм ашыйм
2 команда.
Кәҗә качмасын өчен коймага бәйләп куям
Күлмәк утюклыйм һәм киям
Алтын балык аквариумга җибәрәм
Чәчкәләр су сибәм һәм үстерәм
Китап ятыр алдыннан көндә ярты сәгать укыйм
- Без биибез, биибез
Биеп һич туймыйбыз...
Ярыш дәвам итә. Һәр ишетелгән бию көенә биеп күрсәтергә. Кайсы команда яхшырак бии?
- Командалар ярышы.
Командалар бер-беребезгә берәр сорау-бирем әзерлибез.
( худ. номер)
- “Пантамимо” уены.
Һәр команда икешәр пантамимо әзерли һәм күрсәтә, ә икенче команда хәрәкәтләрне аңлап танырга тиеш.
( худ. номер).
- Тавышы буенча тану.
Миңа 5 кыз, 5 малай кирәк. Сәхнәгә менәбез һәм арт белән басабыз. Минем команда буенча бер укучы “Әни или Әти ” дип әйтергә тиеш. Әти-әни, баланың тавышы буенча танырга һәм урыннарыннан торып басырга тиеш .
- “Әти-әниләр” биреме.
Әти-әни буласы килгән икешәр укучы үзләренең әти-әниләре белән монда чыгалар. Сез бүген әти-әниләр, ә әти-әниләр аларның балалары.
Бирем беренче парга: тәртип бозган өчен укытучы әтиеңне(әниеңне) мәктәпкә чакырта. Өйгә кайтып әти-әнигә әйтергә, ә “әти-әни” җавап әзерли.
Бирем икенче парга: бала дәресләрдән соң, әти-әнине кисәтмичә иптәшенә кунакка китә. Бик соңлап кайтып кергәч бу өйдә нинди сөйләшү булыр икән? Әни(әти) нәрсә дияр улына (кызына)?
Бирем өченче парга: бала икеле алды, әти(әни) ни дияр улына(кызына)?
Бирем дүртенче парга: мәктәптә сыйныфташың белән сугыштың, гаеп синдә, укытучы әти-әниеңә сөйләргә диде. Ничек сөйләрсең, ә әти-әни нәрсә диярләр?
( худ. номер)
- Өй эшен тикшерү.
Өй эшенә икешәр номер әзерләргә бирелгән иде. Әтиләр бер номер, әниләр – бер, кызлардан- бер номер, малайлардан - бер.
- Котлау сүзләре.
КВНыбыз азагында командалар бер-беребезгә үткән һәм якынаеп килгән бәйрәмнәребезгә котлау тексты төзибез.