Мәрхәмәт елмаюдан башлана»
презентация к уроку на тему
Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 332.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Уяндыңмы, елмай! Көнне башла шулай, Елмай үз-үзеңә, Әйтәсе сүзеңә. Таралыр бар кайгың, Тыныч калыр җаның Күтәр күңелеңне Бу бәхет түгелме?
Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек ? Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.
Ә начарлык нәрсә ул? Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.
“ Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит ” диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Җавап: - Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта . - Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү бик начар гадәт. Шуңа күрә шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк .
Мәкальләр Мәрхәмәтле сүз, Кешене кием түгел , Көмеш белән мактанма , Кем игелек эшли , Кемдә игелек юк , Матурлыкны эзләмә- игелек белән мактан . игелек эзлә. анда дөреслек тә аз. шул бәхетле булыр . песи өчен дә әһәмиятле. ә аның игелекле эшләре бизи .
Яхшылык ит Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.
Бәхетле бала. Бәхетле шул баладыр , кайсы дәресенә күңел бирсә , Мөгаллимне олуг күрсә , белергә кушканын белсә , Сабакка калмаса соңга , борылмый барса уң-сулга , Уенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда . Кешеләргә итеп шәфкать , үзеннән зурга юл бирсә , Бәхетсезләрне кимсетми , егылганнарга кул бирсә . (Г. Тукай)
“ Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр , инвалидлар , ятимнәр , авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ . Аларга ярдәм кулы сузу , игелек кылу — әхлакый бурычыбыз . Бер-беребезне кайгыртып яшик , бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк ” М. Ш. Шәймиев .
Һәр көн игелек кыл!
Тест « Мәрхәмәтлеме , мин?"
Сорауның № 1 2 3 4 Җавап Баллар 1 2 2 1 Җаваплар бланкы
Тест « Мәрхәмәтлеме , мин?» Синең акчаларың барлыкка килде . Бөтен булган акчаңны дусларыңа яки туганнарыңа бүләк алыр өчен бетерер идеңме ? Иптәшең белән сөйләшкәндә ул сиңа үзенең проблемалары турында сөйли ди . Әгәр дә бу тема сиңа кызык булмаса , син моны иптәшеңә әйтәчәксеңме ? 3. Әгәр дә син уенда җиңелгәнең күренеп тора икән , син уенны уйнап бетерәчәксеңме ? 4. Әтиең яки әниең сиңа берәр эш кушса , ә син копьютерда дустың белән кызык бер уен уйныйсың ди , син әти-әниеңнең сүзен тыңлыячаксыңмы ?
Нәтиҗәләр: 5 очкодан күбрәк : Син әйләнә-тирәңдәге кешеләргә ошыйсың , кешеләр белән аралаша беләсең . Дусларың күп . Бер кимчелек:беркайчан да беркемгә дә үзеңнең мәрхәмәтлелегең белән эш итәргә рөхсәт итмә . 4 тән 6: Синең мәрхәмәтлелегең – вакыйгаларга бәйле , син һәркем белән дә мәрхәмәтле түгел . Кем өчендер син барысын да эшлисең , ләкин һәрнәрсәдә һәм һәркем белән тигез булырга телисең . 5 очкодан әз : Сиңа үзең белән шөгыльләнергә кирәк .
Мәрхәмәтле бул!
Һич яхшылык эшли алмасаң син Кешеләргә бик-бик теләп тә, - Яхшы теләк телә, Ул да кайчак Зур көч өстәп куя йөрәккә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"
Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...
Классный час "Мәрхәмәт елмаюдан башлана".
Балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү; балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү....