" Өч буын очрашты"
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Эта встреча учащихся  села Большие  Аты Нижнекамского района  Р Т с майором авиации в отставке , отличником гражданской  обороны СССР Григорием Ивановичем Наумовым. Он написал книгу " Родное  село" , которую посвятил своей деревне, родным, близким, друзьям. Здесь  включены сочинения  учащихся  посвященные  своим бабушкам, которые во  время  Отечественной  войны  трудились на полях, работали на тракторах  будучи  малолетними детьми.Взяты  отдельные  эпизоды , стихи , игры из  книги "Родное  село".Мероприятие  ещё  является  презентацией  книги Григория  Ивановича.  (в настоящее  время , к  сожалению, автор  книги  ушёл  из  жизни).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon och_buyn_ochrashty.doc101.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Өч буын  очрашты.

 

( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 1 – 11 нче сыйныф  Олы Аты   укучылары   катнашында )

                                                                    Түбән Кама  районы Югары Чаллы

                                                                             гомуми урта белем бирү мәктәбе

                                                                      1квалификацион категорияле              

                                                                      башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                    Емельянова Нина  Михайловна

Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне

ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга  карата  ихтирамнарын  арттыру.

Җиhазлау: Интерактив такта, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презентациясе, hәр балага hәм укучыларга ак кәгазь, торна ясау өчен оригами дәресе видео. Укучыларга  күрсәтү өчен чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары.

                                        Дәрес барышы.

(Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)

А.б.   Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез

          Түзем hәм сабыр булган өчен,

          Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!

Исәнмесез укучылар hәм килгән кунаклар. Мин сезгә дә,  безгә дә-гомумән барыбызга да  якты кояшлы көннәр hәм уңыш телим.  Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр.Ә аларның  яралары   нигәдер  төзәлми….

Әлеге дәресне үзе дә сугыш чоры баласы булган  Рәшит  Гәрәй шигыре белән башлап  җибәрәсем  килә.

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

 Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

Р.Гәрәй

______________________________________________________________________

       Сез   күрәсез  укучылар безгә кунаклар да килгән. Алар белән таныштырып үтәм.

-Наумов  Григорий  Иванович – отставкадагы  авиация  майоры, СССРның  гражданнар   оборонасы  отличнигы,  атом –төш  коралын  сынауда  катнашкан , Кораллы көчләр ветераны,  2009 нчы елда чыккан  Түбән Кама  районы  Олы Аты авылы   тарихына  багышланган  “Туган авыл “ китабы авторы . Сугыш башланганда   Григорий  Ивановичка  нибары 4 яшь була.

    Елизавета  апагыз  Архиреева .Ул 1935 нче елда  туган. Алар  әтиләрен  сугышка алгач   әниләре белән өч бала  калганнар.

 -Байрашова Мария  Николаевна  - озак  еллар  авыл  клубын   җыештыручы булып  эшләде.  Мария  апа  1941 нче  елның  март  аенда туган. Әтисен  сугышның  беренче   көннәреннән  үк  фронтка алып  киткәннәр.

Хәер,  сүзне аның  үзенә  бирик.

    Алга  таба  сүзне  “ Аерым  фәннәрне тирәнтен   өйрәнүле  Түбән  Кама  31 нче  гомүми  белем  бирү  мәктәбе” нең  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  Фокеева   Елизавета  Павловнага (  Мария  Николаевнаның  кызы) бирәбез.  

45 тә кайтмый  калганнарның  

Исемнәре кайтты  әйләнеп.

Толлар  өчен  авыр  газап  булды

Көтеп  алган  Җиңү  бәйрәме.

Тол  хатыннар,  сөеп  туймас  ярлар

Әле  һаман  сагынып  көтәләр.

Яу  кырыннан  кайтмый  калганнарның

Кайтуларын   өмет  итәләр.- дип дәвам  итте.

      Хәтер...Ил хәтере, халык  хәтере..Тарихта  ил һәм халык  хәтереннән  мәңге  җуелмаслык  вакыйгалар  була.Бөек Ватан  сугышы  беткәнгә  70  елга  якын  вакыт  үтсә  дә,  ул  китергән  кайгы – хәсрәт,   ул  ясаган  яра  һәм  җәрәхәт  күпләрнең  йөрәгендә  әле  дә әрни.Чөнки  ул  әрнү  буыннан  - буынга  күчә, сагыну , юксыну  булып,  горурлык  булып  күчә  һәм  халык  хәтеренә  әверелә  бара.Ул  хәтер  мәйданнарда  Мәңгелек  ут  булып  яна, өчпочмаклы  хатлар  яисә  кара  печатҗле  шомлы  хәбәр  булып   музейларда,  сандык  төпләрендә  саклана.

    Сугыш  афәте  безнең  гаиләгә  дә бик  каты  кагыла: бабаем- әниемнең  әтисе  Емельянов   Николай  Михайлович- 1941 нче елның  июлендә Бөек Ватан  сугышына  китеп  бара  һәм  Ленинград  өчен барган  каты  сугышларда  һәлак була.Әбием  2 бала белән  япь-яшь  килеш  тол  кала, тормышның бөтен авырлыгын  күрә, күтәрә.Әнием – әтисез  үскән  буын  вәкиле, ә без  бабайсыз  үстек.Ләкин  үзен  бер  мәртәбә  күрмәсәк  тә, безнең  күңелләрдә  аның  якты  образы  яши.Бабайның  балта эшенә   кулы  яткан. Әбием  Елизавета  аны  гомере  буе  көткән.Ул, яу  кырында  ятып  калган  иренә  тугрылык  саклапґ. Бөтен  гомерен  кызын,   улын  аякка  бастыруга,  тәрбияләүгә  багышлаган.Әтиләре  яу  кырыннан  әйләнеп  кайткан  бәхетлеләр  авылда  бик аз, ә  менә  өчпочмаклы  солдат  хатлары  сакланган  гаиләләр   күп  булган.

Өчпочмаклы  солдат  хатлары  ятим өйдә  яшәүче  сынык  күңелле балаларның  җаннарын  җылытып, , күңелләрен  яктыртып  торган  икән.Бөек Ватан  сугышында  һәлак  булганнарның  ,  билгесез  югалганнарның  исемнәрен   мәңгеләштергән  Хәтер  китабын  әбием  күрде.Ул “ Николайның  исеме  генә  булса  да  кайтты” – дип  сөенде.

Хәтер  китабында  өч  бертуган   Емельяновларның  исемнәре  бар.Николай  бабамның  ике   абыйсы Арсентий  белән  Данил  да  сугыш  кырларында  ятып  калганнар.Бердәнбер  сеңелләренең  ире  Наумов  Николай  Наумович  та туган  якларга  әйләнеп кайта  алмый, чит ил   туфрагында  ятып  кала.Михаил  бабай ( миңа карт бабай)  өч  улының, киявенең  һәлак  булуларын  авыр кичерә.Бөек Ватан  сугышы  беткәнче  үк  якты  дөньядан  китеп  бара.

   Сугыш  тәмамлануга  70  ел  вакыт  узып  бара.  Әмма  өлкән  буыннарда  күз  яшенең  кипкәне , сугыш  китергән  күңел  яраларының әле  дә төзәлгәне  юк.Кызганычка  каршы  , Николай  бабайның  каберен  таба  алмыйбыз. Әнием  исән  чакта ,  ничек  тә  шуны  таба  алсак, күңелгә  бераз  җиңелрәк  булыр  иде  кебек  тоела,  - дип  тәмамлады  ул  сүзен.

         Алар  утлы  еллар  балалары . Сугыш чоры балаларының көннәре укуда , эштә үтсә, кичләре табышмак , әкият сөйләп ,китап укып узган. Шуларның берсен сез дә эшләп карагыз әле

-«Бер күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз –йә , шуңа җавап яз!»

(Ветераннар   арасыннан   балачак  табышмакларын   әйттерү)

 -  Бәләкәй  генә  бөкере,  бөтен  җирне  бетерде.   ( урак)

-  Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда  сатылмый. ( акыл)

- Кабат –кабат катлама, акылың булса ташлама.  (китап)

(Әйдәгез әле  табышмакларның   җавапларын  кем  әйтә? Балалар җавапларны әйтәләр.)

Бишенче  сыйныф  укучылары    ветераннарга  бию  бүләк  итәләр

” Атлар  чаба “  .

        А.б.  Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Балачакның бала казлары    вак-вак   адымлы  шул  алар. Шуңа  күрә  озын- озактыр ул балачаклар… Табышмаклар әйтешеп, казлар санап, яшәргә өйрәнгән ул көннәрдән дә , сугыш гарасаты тынганнан да байтак еллар үтсә дә аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр  дә  аларның  үз  башларыннан  үткән  хатирә  бит.

А.б    .Сүзне кунагыбыз  Лиза апага бирәбез.  Ул сугыш  башланганда  7  яшьтә  була.  Бер  класс та  мәктәптә укый  алмый.  Өскә  кияргә  әйбер юк. Дәдәй  белән  икебезгә  бер  кием.  Кайсыбыз  алданрак  тора,  шул  киенә  дә  чыгып  йөгерә. Мин  тәрәзәдән  карап  елап  калам    дип  искә  ала  ул .Кыз  вакытта  торфка  җибәрүләре  турында да искә  ала.  Дөньялар   никадәр авыр булмасын, алардагы юмор хисе  бетми, дуслык,  туганлык җепләре  өзелми, ныгая  гына. Аңа быел  80  яшь тула.Ул әле дә :  

...Надоел  барак, надоела  койка,

Надоела  торф  заготовка  

Еще  раз  надоела  торф  заготовка.

дип  такмаклап  җырлап  җибәрә.

1 укучы

Чабатада, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Кырык- илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

hәр йорт саен көтә ач бала.

________________________________________________________________

А.б      . Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның    сары  сагышы  әтисезләр йөзендә.  Алар  сугыш   дигән  ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән .Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык  алар.

Сүзне кунагыбыз « Туган  авыл  «  китабы  авторы  Наумов  Григорий  Ивановичка  бирәбез.

( Ул үзенең дусты  Александр белән  Байданкинога  ( Чирмеш авылы) 12 чакрым ераклыктагы авылга җәяү, яланаяк, ач көе биек булып үскән арыш  эчендәге сукмактан  Питрау  көнгә   барулары   турында  сөйли. Миңа 6яшь, иптәшемә 8.  Безне  әнинең  тутасы һәм әби каршы алдылар.Мин  аларны  беренче  тапкыр  күрүем иде.Безне туйганчы ашаттылар. Ә  юаны  күпме кирәк шуның кадәр ашарга була иде.Аны юып, чистартып куйганнар . Мин хәзерге көнгә кадәр бу авылны төшемдә күрәм һәм ул минем күңелемдә дөньяның бер әкияти , могҗизалы  кешеләре  белән  оҗмах  почмагы булып тоела.Бу сугыш беткән елның беренче җәе була. Без аннан  “городки” дигән уен өйрәнеп кайттык һәм  башкаларга да  өйрәттек.Дуслыгыбыз  Александрның соңгы  көненә кадәр бетмәде, тик ныгыды гына. Аның портреты  1967 елда Түбән Кама  шәһәр  Почет Тактасында , “ Ленин нурлары”,  “ Туган як”  район   газеталары битләрендә  чагылды.Ул Хезмәт даны ордены  белән бүләкләнде.Мин шундый дустым белән горурландым.2002нче елның 13 нче апрелендә  дустым вафат булды Менә аның истәлегенә  язылган шигырем.

Шигырьне 10 нчы сыйныф укучысы  Диана  укый. (  Александр  абый  Диананың   әбисенең   бертуган   абыйсы)

Үлмәдең  син, Саша.

Йөри идек Чирмеш  юлларында,

Арыш  сукмаклардан  бергәләп.

Ике ыштансыз  малай  уйный  идек

Сүндәрәгә менеп  үрмәләп.

Сиңа  җитә  иде  бәләкәй  өй,

Тормышыңда  бер ялсыз  эшләдең.

Тараттың  син үз көчеңне  юкка

Иптәшем  син әллә  нишләдең.

Шәһәр  почет  тактасында  тордың

“Дан “ орденын тактың  күкрәккә.

Кибет  салдың  авыл  уртасына

 Алар  тиде  синең  йөрәккә.

Нигә  кирәк  булды  зур  өй сиңа

Үзең  һәр  төн  кибет  сакладың.

Нигә  мендең  түшәм  өсләренә

Аннан  үлемлеккә  атладың.

Атлагансың  язмышыңа  каршы

Беткәндер  ризыгың  өеңдә.

Үлмәдең  син, Саша, син  үлмәдең

Яшисең  син  безнең  күңелдә.             (Г.Наумов)

   Олы Аты авылы  Зәй  кушылдыгы булып тора торган  Олы Аты һәм Кече  Аты  елгалары  арасына  утырган.Аларның  башы  чиста, торбаларны да күгәртми, миллион еллар  буе  капиталь  ремонт  та  таләп  итми , пычранмый да, хлорларга да  кирәк  булмаган  саф сулы  чишмәләрдән башланып  китә. Без шул елгаларның кушылган  урынында  җәйге җылы көннәрдә  көннең  көнозын  балык тотып   өйгә алып кайта, ә әби безгә  аларны  тәмле итеп  пешереп бирә торган иде. Ул аяклар чебиләп бетә торган иде.Ә чиста итеп юарга кая соң аның  сабыны? Берәүдә дә юк.

Бераз үсә төшкәч  балыкны 2-3 метрлы  тал чыбыкларын  кәрзингә бәйләп куеп  суны  болгатабыз да  куллар белән кәрзингә  керттерәбез.Шулай көне буена кеше саен 1- 2кг  кызылканат, ташбаш  эләктерәбез.Бу  безнең  гаиләнең  көнлек  рационын  тулыландыра иде.  Монда без  генә түгел ,  ә  инде  олы яшьтә булса да Андрей бабай Шапараев  та ( Мәрҗән  карт)   тота иде.Аның   ятьмәсе җиңел генә металлдан, ул үзе генә утыра. Суны болгата да ятьмәсен  тартып  чыгара.Аңа хәтта  җәеннәр  дә эләгә. Ул   безгә  ничектер  сәеррәк  булып  тоела  иде. Кызыл  Чапчакның   Сартамагына  кадәр берүзе төшеп  җитә.Бервакыт   аның  ятьмәсенә

ике  үрдәк  эләккән. Ул аларны  тиз генә капчыгына  салып  куйган да,  әйбер -ләрен  җыештырып  тәмле  аш ашау  нияте  белән  өенә кайтып  киткән. Ләкин ерак китә алмаган, аны   Чапчак ирләре  сизенеп  алып  артыннан куып  тотканнар да  үрдәкләрне  капчыктан  тартып  чыгарганнар  һәм  картны   шул  үрдәкләр белән  тәпәләп  тә  алганнар. Бу хәбәр авылга  бик  тиз  таралган. Һәм

икенче  көнне үк  клубта  :

Әндрей  дәдәй  каян  алдың

Бу  ике  аяклы  щүкәне ?  дип   җырлап та күрсәткәннәр.Хәзерге көнгә кадәр бу“Щүкә”кушаматы  яши әле.

Аннан соң күпме  еллар  үтте дә,  күпме  сулар  акты.Сугыш  чоры  балалары  арасында  күңел  киңлеге , җор  теллелек , шаяру , мәзәк  кимеми.

 Шулай  бер  балыкчы  врачка  приемга  килә:

- Доктор, мин  бит  ике  кулбашымны  да  тайдырдым.

-Ничек  алай  килеп  чыкты   ул? Балыкны  тырышып   тарткансың    инде?

-  Ю-ю-юк  ла инде, доктор. Авылдашларга  менә  нинди  зу-у-ур  балык  тоттым !-дип  сөйләгәндә  булды  ул  хәл .

Хәрби   хезмәтне  Көнбатыш  Украинада  үтеп, Казанда авиация  институтын  тәмамлап, Чиләбедә  инженер-  конструктор булып  эшләп, Семипалатинск  атом-төш  полигонында ком  бураннарын  туздырып, Киров  өлкәсенең  төньягында өшеп,Тын  океанның  яр буйларыннан  Россиянең  көнчыгышын  - Камчатка  ярымутрауларын  карап, Кыргызстанның  Тянь- Шань тау битлә-

ренә менеп, Сахалиндагы   коточкыч   җир тетрәү, су  басуларны  үз күзем  белән  күреп, Литвада  искиткеч  ак  төннәрне,  өч  океанның  диңгезләрендә  туйганчы  йөзеп , Абхазиянең  мандарин  курортларында   булып,  мин  бөтенләйгә  үземнең  туган  ягыма  әйләнеп  кайттым.

  28  ел  буе  ил гизеп  мин туган  авылым  Олы  Атыда. Мин аны  161  м  биеклектәге  иң  югары    урыннан  күзәтәм. Уңда- яшел  урман, алда – Зәй юлы, сулда -  чабата  киеп  алты  ел  буе  йөргән  Кызыл  Чапчак. Туган  ягыма  булган  чиксез   мәхәббәтем  мине  монда  кайтырга  мәҗбүр  итте.  

Наташа.

Приеду  я  в Большие  Аты,

Приеду  к родным  домой.

Могучие  березы, осины

Склоняются  теперь  предо  мной.

Я буду  петь им песни,

Конечно, крещенские, свои.

И станет  мир чудесней,

Проснутся скворцы  и соловьи.

Найду я маслят, грибов  белых.

Красноголовиков и рыжиков.

Сорву  орехов  фундуков спелых

И вспомню  свое  детство  вновь.

Как  по лесу  мы  шатались,

Без  маек, лаптей на босу.

Наши  ноги  всегда  целовали

На  растениях  холодную  росу.

Искали землянику, черемуху

И  клена  весной  сладкий  цвет,

Щавель, сельдерей, рябину,

Конечно  же, лук  степной  на обед.

Траву  рукой  своей    мы  рвали,

Купались  на Атинском  пруду,

Ели  лебеду, гнилую  картошку

В каждом  послевоенном  году.

Помню, как  украдкой  в лесу

Лыку  стройную  воровали,

Плели  лапти  и на  рынке

Красно – Кадкинском  продавали.    (Г.Наумов)

2 нче укучы

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

( Укучыларга чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары күрсәтелә.)

________________________________________________________

Ә   хәзер,  укучылар,   үзегезне  кызыксындырган сорауларыгызны бирегез.

Сез мәктәптә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?

Класста  балалар  күп  идеме?

Дәреслекләрне  китапханәдән  бирәләр  идеме?

Сезнең  бүгенге  көндә  бертуганнарыгыз  исәнме.?

Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?

Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз.

Ул   чакта  сезнең  белән дә  кызыклар   булгалый  идеме?

Ул  заманда  сез  ничек  буш  вакытны  үткәрә  идегез?

  Сугыш  беткәнне  хәтерлисезме?

( Өч   бала  үзләренең   әби- бабалары   турында   язмаларын  укыйлар.)

Людмила

-Минем әбием Ольга  исемле .  Ул 1932 нче  елны   Олы Аты  авылында дүрт баланың   өченчесе  булып дөньяга  килгән. Авылдан  күп кеше  Комсомольск   шәһәренә   күчеп  китә. Алар  да  гаиләләре  белән 1939 нчы елда   шунда  юл  тоталар.  Сугыш  башлануга  әтиләрен     Комсомольсктан  фронтка   алып  китәләр,  ә  әниләрен  балалары  белән  военкомат  җыеп    яңадан   туган  авылларына  кайтарып   җибәрәләр. Башлангыч  өч  классны  авылында  алган, ә дүртенчегә Кызыл  Чапчак    авылына  барырга  кирәк  булган.  Өстенә дә кияргә киеме начар булгач ул укый алмаган. 12 яшеннән   Нариман  һәм  Берсут  якларында     урман  кискән,  печән  чапкан, дуңгыз  фермасында  эшләгән. Әтиләре   пленга  эләгеп ,  сугыштан  соң  Донбасс  шахталарында  эшләп  1947 нче елда  гына  әйләнеп  кайткан. Бер  ел   үтүгә  әнисе  40  яшендә  авырып  китеп  вафат  булган. Әбиемә  үги  ана  белән  дә   яшәргә  туры  килгән.Ә 1954 нче елда  ул  ятим  калган   Максим  исемле   авыл егете  белән  танышып  тормыш  корып  җибәргәннәр.    Әбием колхозда  төрле  эщләрдә  эшли башлый. Ул  чакларда  күп эшләр кул очыннан үткәнгә, бик авыр була аларга. Гектары белән чөгендер эшлиләр, чүп утыйлар, кыскасы , кайда  кушсалар шунда эшлиләр.Әбием  белән  бабам   ун  бала  тәрбияләп  үстерәләр.Аларга  бик авыр  кайгылар  кичерергә  туры  килә. Иң  авыры, дип искә  ала  әбием  яшь  аралаш, солдат  хезмәтенә  китеп 1989 нчы елны  Венгрия  җирендә   җан  биргән  улымны  соңгы  юлга  озату  булды.    

     Минем әбиемә  хәзер  82  яшь.Бабам белән  бергә тора башлауларына да  60 ел гомер  узып киткән. Ул  ачык  йөзе,  тәмле теле, җылы  ашы  белән  безне  сагынып  көтеп  тора,  изге  теләкләрен  тели. Без  аңа  бик  рәхмәтле.

Даша.

 -Минем   әбием  Кече  Җирекле   авылында   крестьян  гаиләсендә 1938 елда туган.Аңа   Лиза   дип исем кушканнар. Кадерле  әбиемнең балалык еллары сугыш вакытына   туры килгән, ачлык, өс-баш киемнәре җитмәгән.Алар алабута күмәче, бәрәңге  кәлҗемәсе  ашап  үскәннәр. Мәктәптә өч класс белем алгач, 12 яшеннән ындыр табагында арыш  аралый, кибән өя,борчак чаба .15 яшьтән фермада сыер сава башлаган. Лаеклы  ялга  чыкканчы  сыер  сава. Эшен  яратып  башкара .Аның төрле  дәрәҗәдәге  Мактау  кәгазьләре  бик күп.

Алина.

Минем әбием-  Лукоянова   Зоя  Семеновна. Ул 1941 елда  Югары  Чаллы  авылында туган. Аңа  бәләкәй  чакта бик авыр булган. Әбием – сугыш чоры балаларының берсе. Кызыл  Чапчак   авылына йөреп 7 класс белем алган. Аннан соң колхоз фермасында эшли башлаган. Кияүгә  чыкканнан соң төрле эшләргә күчә.Кирәк икән сыер сава,  совхоз  басуында  суган , синчек , кишер , чөгендер  эшкәртә, гомумән, бригадирлар   нинди  эшкә  кушса, шунда эшли. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Алар  бабай  белән  бергә  сигез  баланы үстереп  олы  тормышка чыгардылар.Әле дә тик утырмый. Оныкларым дип  өзелеп  тора. Тәмле ашын пешерә, матур бизәкләр белән    оекбаш, бияләйләр  бәйләп  киертә,  мунчасын  яга,  керен  юа.Без  аңа  калган гомерендә   исәнлек- саулык, тазалык, кайгы –хәсрәтләрсез  озын  гомер  телибез.

А.б.     Сугыш  алар  өчен  төзәлмәс  яра. Балалары  өчен  бер  авыр  булса, аналары өчен 5 авыр булган. Шулай шул,  матур затларның, бала- чаганың куллары ул елларда тупасланды, җир тырмашып сабан- сука тарттылар, алыштырып атларны. Бар   авырлыкка  иреннәрен  тешләп , канатып түзделәр.

 Ә хәзер без сезнең белән ак кәгазьдән торна ясарбыз . ( Торна ясау үрнәге дисктан интерактив тактада күрсәтелә)   Кәгазьдән кләйсез hәм кайчысыз  төрле  әйберләр ясау сәнгатен оригами дип атыйлар.  Бу  сәнгать  төре  безгә Япониядән  килгән. Анда ак кәгазьдән  ясалган  торна  сәламәтлек  символы булып тора. Бер легенда бар, әгәр дә 1000 торна ясасаң уйланганың чынга ашачак. Бөтен мәгънә әлеге торналарны ясап , бүтәннәргә  бүләк  итүдә. Шул ук вакытта ак кәгазьдән ясалган торна – халыкара оригами символы да.

( балалар да,  кунаклар да  шул торналарны ясыйлар hәм аңа теләк язып кунакларга  бүләк итәләр)

3нче укучы

Сугышларны туктатыгыз,

Танкларны сүтегез!

Берән-сәрән калганнарын

Экспонатлар итегез!

Без тынычлык телибез!

Талгын музыка астында.

А.б.    Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да , сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган…

 hәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул чактагы   хәлен- халәтен аңлавы кыен.

Шулай   сугыштан соң да аталы балалар  ата- ананың тигез канаты астында  җылыга коенганда, алар  сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән.   Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар  солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш  кыйммәтләрен  алар башкача  аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт  сезгә  килгән  кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисем килә.

«…. күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз…» Җиңү язын алып килгәннән соң бала казлар тезелешеп, җир шарын тагын 70  мәртәбә урадылар инде. Тагын , тагын урарлар, әмма каурыйларын гына сугыш ялкыны өтмәсен дә, сугыш сөреме тапламасын иде.

      Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт .Тагын күп еллар безне дә ,якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

Гомерләребез сезнең дә, безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.

Укучылар  башкаруында  “ Һәрвакыт  булсын  кояш” җыры  яңгырый.

Очрашу  истәлеге итеп кунакларга  район  советы  депутатлары әзерләгән  бүләкләр  өләшенә.

 Кулланылган әдәбият:                                                                

1 «Ачык дәрес» №5 2007ел

2 «Сөембикә» № 5 2005 ел

3 «Сөембикә» № 5 1999 ел

4 Р. Миңнуллин сайланма әсәрләр

5 Г.Наумов  « Туган  авыл»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтисез үскән буын" проект эше

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар белән эшләнгән проект эшен тәкъдим итәм. Эшегездә ярдәм итсә мин бик шат....

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна  2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...

Өч буын очрашуы

Туган ягым чишмәләре,борынгы таулары...