Сәламәтлек турында кичә
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүген бәйрәмебез тормышта актуаль булган проблемаларның берсе- сәламәтлеккә багышланыр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
slamtlek_turynda_kich.doc | 44 КБ |
Предварительный просмотр:
МБОУ «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»
Классный час на тему
«Сәламәтлек турында бер кичә”
Учительница начальных классов
Хамидуллина М.С.
2016 год
- Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укучылар! Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык.Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүген бәйрәмебез тормышта актуаль булган проблемаларның берсе- сәламәтлеккә багышланыр.(сәламәтлеген кайгырта белмәүче малай керә).
-Абау,нигә җыелган бу халык? Әллә Кошманда бер-бер хәл булдымы? Бәйрәмгә килдек, дисезме? Сезгә бәйрәм. Ә менә минем саулыгым юк. Тик утырганчы минем саулыкны табып китерегез.
А.б. –Тукта, тукта, бабакай, нигә шаулыйсың? Сәламәтлекне мондый юл белән табып булмый.
-Нишләп мин бабай булыйм? Мин бик яшь әле. Ләкин сәламәтлегем ташлап китте, шуңа гына бетерештем.
А.б. Бер дә борчылма, табарбыз, бүген үзебез дә шул турыда сөйләшергә уйладык.
-Кайда соң ул?
А.б. Таза чакларыңны хәтерлисеңме?
-Бар идеме соң ул?
А.б. Бар,аны эзләргә генә кирәк.
-Больницаданмы?
А.б. Һич юк. Мәктәпләрдән.
Җыр:”ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ”
Иртә белән торырга,
Вакытында йокларга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Исәнлекнең, саулыкның
Кадерләрен белергә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Яшелчәләр ашарга,
Витаминнар җыярга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тәмәкене тартмаска,
Аракыны эчмәскә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Спортны дус итәргә,
Ялкаулыкны җиңәргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Чиста-пөхтә йөрергә,
Һәм сәламәт булырга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
- Өйрәтәләр, өйрәтәләр , ә өләшәләрме соң?
Укучы: Җиләк-җимеш, яшелчә
Сәламәтлеккә файда.
Алма, кишер, помидор аша,
Менә витамин кайда?
-Миңа шоколад, чупа-чупс, киндер-сюрприз бирегез. Шуларны ашасам, рәхәтләнеп китәр идем.
А.Б. Киндер-сюрприз, конфетларны күп ашарга ярамый. Сәламәтлек нык булсын өчен җиләк-җимеш ашарга кирәк. Әйдә, кулларыңны ю да, яшелчәләрдән авыз итәрсең.
-Минем кулларымны юасым килми.
А.Б. Кул юмыйча ашарга утырырга ярамый, йогышлы авырудан чирләвең бар... Уйлап-уйлап торам да,син Шапшак малай, Камырша белән дус булмагансың бит?
-Ә кемнәр соң алар?
Качты юрган урыныннан,
Простыня очты шуннан,
Сикереп алды, китеп барды
Мендәр дә бака сыман...
Китапка үрелгән иде,
Ул да торып йөгерде.
Чәй эчәргә теләде,
Самоварга юнәлде,
Капкорсак та качты аннан
Уттай качкандай, шулчак ни булды?
Тәгәрәде бары да.
Итек артыннан үтүкләр,
Пирог артыннан итекләр,
Үтүк артыннан пироглар
Бөтерелә, әйләнә тирә-якта
Мәтәлчек ата-ата.
-Балалар, бу кем соң? (Шапшак малай)
-Ни өчен аннан бар әйбер дә качкан?( шапшак булганга) .
Шапшак керә. Исәнмесез, балалар.Бүген сез сәламәтлеккә багышлап бәйрәм оештыргансыз икән. Шапшаклар өчен бәйрәм ясаган булсагыз, шәбрәк булган булыр иде. Сезгә кунакка дустымны да алып килдем. Ул да минем кебек үк пөхтәлекне,чисталыкны яратмый.
Шапшак кыз: Мин чыктым урамга,
Тик чәчем тарамадым.
Битне, кулны юмадым.
Көзгегә карамадым.
Шапшак малай: Минем дустым бик шапшак.Без бергә ял итәбез. Ә судан куркабыз. Ул-безнең дошманыбыз. Беркайчан да юынмыйбыз, теш тә чистартмыйбыз.
А.Б. Әйдәгез, укучылар, аларны чисталыкка өйрәтик.
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
Муеныбызны юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны,
Һәрвакыт яратабыз.
Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Ап-ак итеп кулны юып,
Ашарга утырабыз.
Аякларны кичкырын
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,-
Без бик чиста торабыз.
Чисталыкны бик ярата Гөлгенә.
Битен, күзен юып тора гел генә.
Өс-башына тузан-туфрак тидерми.
Курчакка да керле кул тидерми.
А.Б. Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, хөрмәтле “Шапшаклар иле”ннән килүче малайлар һәм кызлар.
Үзе тешле, ләкин тешләми,
Шуа-шуа шомарта,
Үзенә таба тарта. / Тарак/
Үзе шома,күбеккә бата,
Хуш исле, я кем белә? /сабын /
Ак итә, пакъ итә,
Бит-кул, муенны сөртә. /сөлге/
- Бу предметларны сезгә бирәбез, моннан ары чиста-пөхтә йөрегез. Чисталык- сәламәтлекнең бер нигезе.(Ишек шакыйлар, бер кулына пиво, бер кулына тәмәке тоткан Камырша керә.)
Камырша: Исемнәрем Тимерша иде бит.Никләр генә башкалар утын ватканда, караватта яттым икән? Иптәшләрем кар көрәгәндә, читтә йөрдем икән? Эх, белгән булсам, Сабантуйларында хурлыкларга калмаган булыр идем.Берәр киңәш бирегез, балалар.(Музыка астында балалар хәрәкәт итә)
Укучы: Иртән тән язу өчен
Тиз-тиз зарядка ясыйм.
Җәй булса да, кыш булса да,
Саф һавада йөрим.
Укучы: Спортны яратканга күрә,
Чөеп йөртәм герләрне.
Кыршау әйләндерәм һәркөн,
Шуңа нечкә билләрем.
Укучы: Туп кыстырып йөгерештә
Тиңнәр юк миңа мәктәптә.
Укучы: Шуны бел, Камырша, файдалы
Спортның бөтен төре.
Эшлә, йөгер, сикер, булырсың
Сабантуй батыры.
Укучы: Ә мин кыш көннәрендә чаңгы-чанада шуам, әти-әнигә ярдәм итәм.
А.Б. Француз язучысы: “Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин.Әмма дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый”-дип яза. Балалар, сезнең тагын Камыршага әйтер сүзегез бармы?
Ташла бу сасы суны,
Күрә алмас бул шуны.
Йөзләреңнең качкан нуры
Син бит җир йөзенең хуры.
Яндыра да ул, көйдерә,
Кыскарта ул гомерне.
Исерткеч эчемлекләр-
Сәламәтлекнең дошманы.
Белеп җиткерәсең микән
Тәмәкенең зарарын?
Тәмәке тарткан кешенең
Тормышлары була моң.
Кагылма син аңа,
Башкаларны агулама.
Кечкенә булса да тәмәке
Үпкәләрне яндыра.
А.Б. Димәк, Камырша дус, тәмәке тартырга ярамый. Тәмәке тарткан кешенең тешләре, бармак тиресе саргая, кан тамырлары кысыла, еш йөткерә. Ә исерткеч эчемлекләр белән дус булганнарның бавыры, ашказаны авырта.
Камырша: Рәхмәт, дусларым, сез минем күзләремне ачтыгыз, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәттегез. Бу киңәшләрне истә тотармын.
Бабай: Әйе, менә хәзер мин дә төшендем, сәламәтлекне өләшәләр икән, кабул итә генә белмәгәнмен.
Иң матур көн-бүгенге көн!
Иң яхшы җир- син яшәгән төбәк!
Иң яхшы ял- рухи канәгатьлек!
Иң зур байлык-сәламәтлек!
Җыр: “Сәламәт булыгыз”
Сау-сәламәт чагыгызның
Дуслар, кадерен белегез.
Исәнлекнең чыганагы
Үзебездә күрегез.
Һәммәгез дә безнең
Теләктә торыгыз:
Сәламәт булыгыз,
Сәламәт булыгыз.
Сау-сәламәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше.
Көлеп эче авыртса да
Авыртмый башка җире.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында
Табигать казаларыннан саклана белергә; яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...
Классный час "Балаларның ялганы турында"
Можно использовать в начальных классах....
Яңа стандартлар турында.
Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....
Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.
Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән. Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....
Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.
Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның турындагы белемнәребезне ис...
“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.
Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы зат булуын, бөеклеген төшендерү; аларга ихтирам,...
Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....