Шифалы үләннәр
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Шифалы үләннәр
Шифалы үләннәр кайда була? Урманнарда Болыннарда Тауларда
Исеме сәер булса да Аны бик хөрмәтлиләр : Киселсә дә , канаса да, Иң әйбәт дару диләр . Бака яфрагы ягъни русча подорожник Бу үләндә микробларны үтерүче мәтдә бар. Корт чаккан җирләргә согы бик файдалы . Медицина өлкәсендә яфрагы кулланыла .
Тузганакның тамыры бик файдалы . Йокысызлыктан интеккәндә , аппетит булмаганда , ашказаны авыртканда кулланыла . Чәчкәсеннән кышкылыкка варенье ясыйлар . Нечкә яшел сабакта , Юл буенда , шар үскән . Кай арада җил искән ? Ак шар очкан да киткән .
Мәтрүшкә салкын тигәннән кулланыла . Чәчәге дә , яфрагы да бик файдалы . Без таныйбыз дус-ишне , Кара, нинди хуш исле ! Тагып йөрерлек түшкә … Бу бит – зәңгәр ……… мәтрүшкә .
Алтмыш төрле авыруга : Эчәк , тамак , бавырларга , Нервларга дәва – шул . Мәтрүшкәнең була тагын сарысы .
Исеменә туры килә җисеме дә – Аскы ягы ефәк кебек , ә өскесе – салкын кар кебек . Ә менә монысы үги – ана яфрагы . Үги – ананың яфрагы кулланыла . Ул ютәлдән бик файдалы .
Ромашка авыртуны баса, ютәлдән бик файдалы , тамак авыртканда , тамакны да чайкасаң , бик файдасы тия . Аның чәчкәләре кулланыла . Сары төсе – бал кебек , Ак чуклары – кар кебек . Әллә ничә авыруга Файдасы бар, эч белеп .
“Агулы үсемлекләр ”
Бу үсемлек – Бүре җиләге . Җимешләре кызыл төстә , кызыктырып тора. Бик агулы. Волчий ягоды
Бу үсемлек – Тилебәрән орлыгы . Аның орлыклары мәк орлыгына охшаган . Кешене тилертә . Белена- Тилебәрән орлыгы
Бу үсемлек – Карга күзе . Дүрт яфрак һәм уртасында кара бер җимеш . Ашарга ярамый , агулы.
Бу үсемлек – Балтырган . Аның суы кешенең тәнеңә тисә , пешерә . Димәк балалар , үсемлекләрне яхшы белмичә , теләсә кайсын җыярга ярамый Борщевик-Балтырган
Бу – миләш . Ул баш авыртканда кулланыла . Үсемлекләрнең яфраклары , чәчкәләре , тамыры гына түгел , җимешләре дә файдалы икән . Нинди үсемлекләр икән алар ? Бу – балан . Ул ашказаны авыртканда , кан туктату өчен дә кулланыла .
Бу – гөлҗимеш . Ул хәл булмаганда , витамин буларак кулланыла . Бу – кура җиләге . Ул салкын тигәннән бик файдалы . Температураны төшерү чарасы .
Кызыл карлыган Кара карлыган . Ул хәтер начар булганда , тын юлларына салкын тигәндә бик файдалы .
Укучылар ! Табигатьне саклыйк һәм аннан дөрес файдаланыйк
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шифалы үләннәр
Презентация 2 нче сыйныфта Әйләнә -тирә дөнья дәресендә кулланма буларак файдалы....
Конспект урока "Әдәби уку" в 3-м классе на тему "Целебные дожди. Г. Хасанов “Май” Х. Халиков “Витаминный суп”. Шифалы яңгырлар. Г.Хәсәнов “Май” Х.Халиков “Витаминлы аш”"
Материал используется при изучении литературного чтения на татарском языке в 3-м классе....