“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”
проект (2 класс) на тему

Абулханова Галия Миннисламовна

Укучыларда  гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе буенча белемнәр формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_galiya.docx828.18 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

МББУ “Марс урта мәктәбе”

 “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”

                                             Проект җитәкчесе: Iкатегорияле башлангыч

                                                                                 сыйныф укытучысы  

                                                                                 Абулханова Галия  

                                                                                 Миннислам кызы                                                    

                                              Эчтәлек

I. Аңлатма язуы .....................................................................................

II. Проект эчтәлеге............................................................................

III. Проектның тематик бүленеше...............................................................

IV.Проектны тормышка ашыру шартлары .......................................... ...

V.Көтелгән  нәтиҗәләр......................................................................................

VI.Куллану өчен әдәбият.................................................. ..........................


                                     Аңлатма язуы

Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.

                                                                                                    Риза Фәхретдин

        Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә  ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. ”Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот - Ватанын , туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә  шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

   Әби-бабайларның, гомумән, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре ,сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын, укучыларның  Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү - патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы.  Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә  һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.

        Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш.

Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт,  халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң?  Сугыш һәм  тыл  ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

“Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел” исемле проект түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

- Укучыларны әби-бабайларның, гомумән, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру;

- сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү;

-укучыларның  Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

-укучыларга үзләренең әби-бабайларының батырлыкларына кызыксыну уяту;

-укучыларда милли үзаң формалаштыру;

-музейларга , табигатькә экскурсияләр үткәрү;

Проектның актуальлеге – укучыларда  гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

Тема:  Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.

Максат: Укучыларны әби-бабайларның, гомумән, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү; укучыларның  Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

План:

  1. Алар безнең арада. Исемлек булдыру.
  2. Уку дәресләрендә сугыш чорына туры килгән шигырьләрне, хикәяләрне уку.
  3. Тәрбия сәгатьләренә ветераннарны чакыру.
  4. “Әбием истәлекләре”- иҗади эшләр җыю.
  5. “Җиңү җыры”, “Катюша”, “Татарстан таңнары”, “День победы”, “Солдатлар” җырларын өйрәнү.
  6. Сугыш турында “Бабам истәлекләре” темасына иҗади эш. “Дәһшәтле еллар авазы”- альбом өчен материал туплау. “Ерагайган саен еллар тирәнәя яралар”- стенд ясау.
  7. “Бөек Җиңү балалар күзлегеннән” исемле рәсем конкурсы үткәрү.
  8. Ветераннарга шефлык итү.
  9. “Кирәкми безгә сугыш!” - әдәби-музыкаль кичә үткәрү.
  10.  Ветераннар белән очрашулар үткәрү.
  11.  Авыл музеена экскурсиягә бару.
  12.  Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтү һәм катнашу.

Алар безнең арада.

                                   1.Алтынбаев Ибрагим Хасиятулла улы.

2. Айзятов Зиганша Камалетдин улы.

                                  3. Исхаков Зиганша Арифулла улы.

           4.Идрисов Арифулла Сабирулла улы.

G:\106SSCAM\S8003265.JPG

Шигырьләр уку.

                                         Җиңү көнендә.

Яз сулышы белән бергә                                  Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бәйрәм йөри авыл буйлап.                                     Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Күрше Сәрби әби генә                                    Җиңү белән бергә илгә

Яшен сөртә, авыр сулап.                                Улы  кайткан кебек булсын...

                                                                                Резеда Вәлиева

Кирәкми безгә сугыш!

Кирәкми безгә кан кою,                             Илебез зур, җиребез киң,

Кирәкми безгә сугыш!                               Хисапсыз байлык бездә!

Безнең теләк якты, матур,                         Җир өстендә, җир астында,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.                      Тауларда һәм диңгездә.

                                   Без үз кулларыбыз белән

                                   Төзибез гүзәл тормыш.

                                   Без тыныч ил төзүчеләр,

                                   Кирәкми безгә сугыш!

                                                                                      Әхмәт Исхак

                                 Минем бабай

Минем бабай капитан,                             Безнең илдә һәр бала

Сугышта булып кайткан.                        Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Күкрәк тулы орденнар,                            Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Медальләр алып кайткан.                        Тыныч булып үссен дип.

                                    Бик күп сугышкан бабам,

                                    Дошманны җиңеп кайткан.

                                    Үзе белән ул безгә

                                    Тынычлык алып кайткан!

                                                                                 Эльмира Шәрифуллина

  Тема: Тынычлыкның кадерен белик!

                                             Тәрбия сәгате.

Максат: Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү; сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәт, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Фотолар, плакатлар, сугыш күренешләрен чагылдырган рәсемнәр, шарлар.

Дәреснең барышы.

Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар!

Һәр яңа көн тууга без бер-беребезгә шулай дип дәшәбез, тынычлык һәм иминлек телибез. Ә бит тыныч тормышта яшәмәгән, балачакларын рәхимсез сугыш урлаган кешеләр бихисап. Шуңа күрә безнең бүгенге тормышыбыз алар өчен җәннәткә тиңдер. Бу дәресне без бүгенге тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның никадәрле кадерле икәне турында сөйләшүгә багышларбыз. Ә хәзер,әйдәгез, бераз тарихка күз салыйк.

Ветеран Алтынбаев Ибрагимга сүз бирелә.

Моннан нәкъ 73 ел элек дөньяда Гитлер исемен йөрткән бер адәм, бөтен кешене үзенә буйсындырырга теләп, сугыш башлаган. Ул яулап алган җирдә яшәүчеләр аңа буйсынырга, кол булып яшәргә тиеш булган. Ниятенең күпмедер өлеше трмышка да ашкан: Гитлер күп илләрне басып алган. Әлеге кара афәт 1941 нче елның матур җәендә безнең илебезгә дә үзенең канатларын җәйгән. Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.(үзенең күргәннәрен сөйли.)

Малайлар башкруында “Герман көе” дигән җыр башкарыла.

Бөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 700 кеше киткән. Шуларның 456 сы әйләнеп кайта алмаган.Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк безнең! Аларның исемнәре мәдәният йорты каршындагы обелискка язылган, ә якыннырының йөрәгенә уелган. Әйдәгез, алар истәлегенә бер минут тын торыйк!

Бер минут тынлык.

Сугыштан туган авылыбызга әйләнеп кайтучылырның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүген алар алтау гына калдылар инде. Без алар белән ел саен Җиңү көнендә очрашабыз. Бөек Җиңү бәйрәмен ветераннарыбыз белән бергә каршыларбыз дип ышанабыз. Аларга сәламәтлек, озын гомер, тынычлык телик.

Бер укучы “Картаймагыз әле, ветераннар!” дигән шигырь сөйли.

 Күк йөзебезнең аяз булуында тыл батырларының да өлеше зур. Без бүген аларның да каһарман йөрәкләре, түземлелекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. Тол калган әбиләребез, ятим үскән сабыйлар язмышы кабатланмасын иде дип телибез.

“Кояшлы ил” җыры башкарыла

Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышыбыз безнең кебекләрнең һәммәсенә дә хас түгел. Моннан 5 ел элек сезнең шикелле балалар Белем бәйрәмен күрүдән мәхрүм булдылар. Әлеге коточкыч фаҗига тарихка Беслан вакыйгалары дигән исем астында кереп калды.

Һәрчак безгә кочш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең  күгебез.

Без- яшь буын,

Иң бәхетле буын-

Дары исен белми күбебез.

Укучылар, дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсе килә: җиһанда сугышлар һичкайчан тынмаган. Сугышлар һәм канлы вакыйгалар алып килгән күз яшьләрен коярга насыйп булмасын, күгебездә беркайчан да туплар шартламасын, ятимнәрнең саны артмасын! Бүгенге сөйләшүдән гыйбрәт алыйк һәм тыныч тормышыбызның кадерен белергә өйрәник!

“Һәрвакыт булсын кояш!” җыры башкарыла.

Тема: Әбием истәлекләре.

Утлы еллар калды еракта

Ялкыннары һаман йөрәктә.

Күкрәкләрдә яна орденнар,

Онытырлык түгел ул еллар.


Минем әбиемнең әтисе Тухфатуллин Зиннәтулла бабам турында сөйлисем килә . Үземнең аны күргәнем булмаса да, әбиемнең сөйләве буенча мин аны киң җилкәле, бөдрә чәчле, алыптай баһадир итеп күз алдына китерәм.

Ничек инде  Зиннәтулла бабам баһадир булмасын ди?! Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына сугышның башыннан ахырына кадәр данлы юл үткән ул. Сугышның беренче көннәреннән үк колхозның алдынгы тракторчысы яшь хатынын һәм балаларын калдырып, фронтка чыгып китә. Шул китүдән Берлинга кадәр авыр юл үтә. Аның батырлыгы турында бүгенге көндә бернең өебездә изге ядкярь булып сакланучы ике “Кызыл йолдыз” ордены, икенче дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы” ордены, дистәдән артык медальләр сөйли.

Бабам артиллерия полкында хезмәт итә. Курск дугасындагы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә, “Сугышчан батырлык өчен” медале Буг елгасын кичү истәлеге. Бабаем  Берлин өчен барган сугышларда да катнаша һәм анда икенче тапкыр “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Рейхстаг өстендә  җилфердәгән кызыл байракны  да күрә ул.

Җиңү – туган илгә кайтуның беренче хәбәре, дип сөйли торган булган бабаем. Сугыштан  исән-сау әйләнеп кайтканнан соң ул тыныч тормышта да сынатмый, бик күп корбаннар бәрабәренә яуланган тормышның кадерен белеп яши. Колхозда  тракторчы, МТС та механик, соңрак күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга.

Әбиемнең әнисе Нәсимә дә Җиңү көнен якынайту өчен үзенең көченнән килгәнне дә , килмәгәнне дә эшләгән. Кечкенә генә буйлы булса да, озын-озын агачларны товар поездына төяп  озатканнар.  Көнне төнгә ялган тегү артилендә сугышчылар өчен җылы кием теккәннәр.

Бабаем белән әбием биш бала тәрбияләп үстергәннәр: 2 кыз һәм 3 ул. Бабаем балалары туу  шатлыгыннан тирәк агачы  утырткан. Бүгенге  көндә дә алар әбием үскән нигезне ямьләндереп торалар.

Авыр  сугыш еллары икесе өчен дә эзсез үтмәгән: алар бик иртә гүр иясе булганнар.

Сугыш вакытында бик кечкенә генә кызчык булса да әбием ул чорның авырлыкларын яхшы хәтерли. Сугыш  беткән  көнне дә хәтерли  ул. Иртә  белән уянып китсә, өй эче буш, бер кеше дә калмаган. Өй түренә  чыгып  утыра  да елый башлый нәни  кызчык. Шул вакыт урам тутырып кешеләр кайта башлый. Алар балаларга: “Еламагыз, сугыш беткән, тиздән әтиегез кайтыр,” – диләр. Авыл  халкын каравыл өенә җыеп, сугыш бетүе, җиңү турында хәбәр иткәннәр икән. Ләкин бабаемны тагын  озак көтәргә туры килә әле. Ул бары тик 1946 нчы елда гына исән-сау әйләнеп кайта.

Солдатлар.

Роберт Әхмәтҗанов сүзләре.

                                                                 Фәтхерахман Әхмәдиев көе.

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар

                                  Балалар керделәр утларга,

                                  Балалар сүз бирде тупларга.

                                  Күпләре, төренеп шинельгә,

                                  Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында...»

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында...

                                 Уятма, йокласын, син, ана,

                                 Айларны, елларны санап бар:

                                 Күңелдә һаман яшь, гел бала —

                                Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Ана ул йокламый, сабые

Юрганын ачса да уяна.

Аналар йөрәге шикелле

Мәйданда мәңгелек ут яна.

                              Аналар йөрәге шикелле

                              Ут яна, уйлана, талпына.

                              Аналар хәтере шикелле

                              Җил йөри курганнар артында

“Катюша”

слова М. Исаковского, музыка М. Блантера

Расцветали яблони и груши,

Поплыли туманы над рекой.

Выходила на берег Катюша,

На высокий берег на крутой.

Выходила, песню заводила

Про  степного сизого орла,

Про  того,  которого любила,

Про  того,  чьи письма берегла.

Ой, ты, песня, песенка девичья,

Ты лети за ясным солнцем вслед

И бойцу на дальнем пограничье

От Катюши передай привет.

Пусть он вспомнит девушку простую,

Пусть услышит, как она поет,

Пусть он землю бережет родную,

А любовь  Катюша сбережет.

Расцветали яблони и груши,

Поплыли туманы над рекой.

Выходила  на берег Катюша,

На высокий берег на крутой

Җиңү килде.

Ерак иде ул көн озак көттек

Бер кайгыда урап узмады.

Мең ярым көн буе көрәш барды

Мең ярым көн көттек без аны.

Мең ярым көн буе көрәш барды

Мең ярым көн көттек без аны.

              Җиңү килде җирне нурга күмеп

              Шатлык белән күзне чылатып

              Килде ул көн безнең күкрәкләрдә

              Орден медальләрне чыңлатып.

              Килде ул көн безнең күкрәкләрдә

              Орден медальләрне чыңлатып.

Кан төсенә кереп көн батыштан

һәр көн саен таңнар алланды.

Киң кырларда Мартын яннарында

Озын көннәр төнгә ялганды.

Киң кырларда Мартын яннарында

Озын көннәр төнгә ялганды.

Тема:  Бабам истәлекләре.

Шушы балам өчен, синең өчен,

                                Нәселем өчен, Туган ил өчен,

   Мылтык тотып баскан җиремнән

                                     Бер адымда артка чигенмәм.

                                                                     Фатих Кәрим.

    1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән.

Сугышка безнең Каракитә авылыннан 700 ләп ир-егетләребез китә, шуларның 456 сы әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында һәлак була.

Кешелек дөньясы кайгы- хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чак ветераннарыбызның да сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

  Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе – ЗиҺанша  Исхаков. Аның исеме районга, укучыларга таныш.

  Дәү әтием Зиһанша Исхаков сугышның башыннан ахырына чаклы көрәшкән каһарманнарыбыз. Киләсе елга 90 яшен тутырачак чал чәчле дәү әтием, зур моңсулык белән сугыш елларын искә ала. Мөхтәрәм яшькә җитсә дә дәү әти өйдә зарланып утыручылардан түгел. Ул гел хәрәкәттә. Гүя сугыш урлаган гамьсез яшьлек еллары өчен дә тыныч тормышның кадерен белеп яшәп калырга ашыга.

  Бөек Ватан сугышы елларын сораша башласаң, ул авыр сулап куя. 1941 елны сугышка китеп бардым. Безне атлар белән бер вагонга төяп озаттылар,- дип искә ала ул. Миңа җиңел артиллерия составында дошман белән сугышырга туры килде. Мәскәү янындагы сугышларда, көньяк-көнбатыш фронтында булдым, Белоруссиягә кадәр барып җиттем, - дип сөйли ул.  Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен дәү әтиемне орден, медальләр белән бүләклиләр.

Хәзерге вакытта да 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулайда, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

  Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннар-ны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар,бары алтау гына калдылар: Исхаков Зиһанша, Мифтахов Аделҗан,Айзятов Зиһанша, Алтынбаев Ибрагим,Айзятуллин Нурислам.  Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолетына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, хатын-кыз Мәгүбә Сыртланова, герой шагыйрь  Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы? Безнең авылдан да карты- яше тыныч тормыш өчен күпме тырышкан. Бабамның сөйләве буенча, күпме юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар, тар-мар иткәннәр. Герой батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.

  Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Кырларда, тылда күпме хатын-кыз, карт-коры, бала-чага эшләгән. Шуңа күрә Җиңүне алардан башка күз алдына  китереп булмый. Сугышта табибларның да өлеше зур булган. Алар кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, солдатларны кире сугышка кайтарганнар. Туган илне азат итү өчен бөтен халык эше булганга күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын күз алдында тотарга тиешбез: халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала.

G:\Изображение 012.jpg

Исхакова Лилия бабасы сөйләгән истәлекләрне тыңлап утыра.

Кирәкми безгә сугыш!

(Әдәби музыкаль-кичә)

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә. Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндереп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.

Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан килгән солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

Әби. Әйе,балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.

Әби. Ярар, балам,тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый.)

 Җирдән уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап торды. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без биюгә кушылып киттек. (Биюнең кызган чагында куркынган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә.)

Кыз. Сугыш! Туктагыз, сугыш башланган! Гитлер безгә сугыш башлаган.

        Магнитофон язмасында Левитан тавышы: “Внимание,внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашисткая Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза”.

(“Изге сугыш” җыры яңгырый. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче яшь егет чыга.)

Егет. Юлбасарлар таптый җиребезне,

          Ватан сугышына мин китәм.

          Менә балам. Син әнкәсе аның,

          Балабызны тотып ант итәм:

          Синең өчен, шушы балам өчен,

          Нәселем өчен, Туган ил өчен,

          Мылтык тотып баскан җиремнән

          Бер адым да артка чигенмәм...

Кыз.  Исән барып, исән кайт!

          Фашистларны кисеп кайт.

          Миннән сиңа  теләк шул.

          Ил мактарлык үрнәк бул.

        Мин тагын телим сиңа:

        Үткенлек кылычыңа!

        Теләр идем тагын да,

        Бик сагынган чагыңда-

        Язып җибәр сәлам-хат!

        Сау бул, җаным!

        Җиңеп кайт!

(Кызлар егетләрне сугышка озаталар. “Солдатлар” җыры башкарыла.)

1 нче кыз. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте.

                       Кырык бернең июнь иртәсендә,

                      Дошман кергән илем чигенә.

                      Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,

                      Кара болыт менгән күгенә.

2 нче кыз.   Сугыш...нинди авыр, шомлы сүз бу.

                     Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

                     Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

                     Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

                     Яраланган аккош кебек ятып калган.

3 нче кыз.   Килер ул көн: тагын күрешербез,

                    Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

                    Бәлки хисне бергә бүлешербез,

                    Тормыш җебен бергә сузарбыз.

4 нче кыз.  Килер ул көн: тагын табышырбыз,

                   Сугыш кырын горур кичәрбез;

                   Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

                   Гомер буйлап бергә китәрбез.

5 нче кыз. Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дәҗәл түгел. Гитлерны җиңеп исән-сау гына кайтсыннар инде.

6 нчы кыз. Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар.

(“Хат ташучы” җыры башкарыла.)

(Хат ташучы хатлар тарата.)

1 нче кыз.

              Тезгә куеп сезгә хатлар язам

              Сугыш тынган алсу таңнарда.

               Балаларым, сезне үбеп калам,

               Сәлам сезгә- сөйгән ярларга.

2 нче кыз.

            Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,

            Ватан өчен, туган ил өчен,

            Балам өчен, атам-анам өчен,

            Назлап сөйгән нечкә бил өчен.

            Борчылмагыз, мине белгән дуслар,

            Шат җырчыгыз сезне онытмас,

            Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

            Дошманнарны җирдән корыткач.

(Снаряд шартлаган тавышлар, “урра” дип кычкырган авазлар ишетелә. Левитанның сугыш бетүе турында хәбәре яңгырый. Поезд тавышы килә, бөтенесе:”Кайталар!”- дип кычкыра.)

1 нче кыз. Исән-сау кайттыгызмы. Безнекеләрне күрмәдегезме?

1 нче солдат. Юк, күрмәдек.

2 нче кыз. Безнең ирләребез кайтмады бит.

2 нче солдат. Кайтырлар,кайтырлар.

3 нче кыз.

Җиңү яулаганнар бу батырлар,

Безгә тыныч тормыш биргәннәр.

Гел кояшлы, аяз булсын күкләр,

Якты булсын көннәр дигәннәр.

4 нче кыз.

Тик күпләре җиңү юлларында,

Башын салган чит-ят җирләрдә.

Гәүдәләре анда, исемнәре

Онытылмый безнең телләрдә.

5 нче кыз.

Хәбәр генә кайтты бу якларга

Ядкарь булып газиз анага...

Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

Мәңгелек ут булып янарга.

Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды. Үзеннән соң якты истәлеге генә торып калды.

Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!

1 нче кыз.

Безнең теләк- төзү илдә

Тиңдәшсез, гүзәл тормыш.

Без иң тыныч халык җирдә,-

Кирәкми безгә сугыш!

Ләйлә “Һәйкәлләр” шигырен сөйли. (Чәчәкләр куялар, бер минутлык тынлык.)

Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Хәтердә сез, һәлак булганар!

      1941 нче ел 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Совет халкы, эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре эш атнасыннан соң ял итә. Менә  шушы тыныч иртәдә канатларына тәре төшерелгән самолетлар тыныч шәһәрләрне, авылларны бомбага тота, танклар һәм пехота чикне бозып илебезгә  керәләр. Бу иртәдә меңләгән чик буе сакчылары Ватан өчен, безнең тынычлык өчен гомерләрен куялар дошманга аяусыз каршылык күрсәтәләр. Ил халкы белән бергә безнең Каракитә авылы халкы да Ватан сагына баса.

     Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз – сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кайткан кунаклар! Сезнең барыгызныда олы тантана – Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу көне белән котлыйбыз. Без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр, сезгә дан һәм мәдхия җырлар, сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен, бу бәйрәмгә җыелды

    Хөрмәтле ветеран апа-абыйлар, әти-әниләр, әби-бабайлар! Сезнең язмыш  сугыш уты белән үрелгән. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен эзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

    Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

                                     Ул елларны ничек онытасың,

                                      Ил язмышы кылыч йөзендә.

                                      Ир-егетләр китте яу кырына,

                                       Алып батыр көче тоеп үзендә.

      Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде.

      Кадерле ветераннар! Сезнең буын кешеләре, кулларына корал алып Ватанны фашист баскыннарыннан саклауга бердәм күтәрелделәр. Әти-әниләренең, энеләренең һәм сеңелләренең, хатыннарының һәм балаларының, киләчәк буын кешеләренең-безнең, азатлыгыбыз өчен тормышларын кызганмыйча аяусыз көрәштеләр.

      Бөтен кешелек дөньясын фашист изүеннән – коллыктан коткару өчен 1418 көн һәм төн аяусыз көрән алып бардылар. Дошман көчле иде. Сугыш үз эченә 61 дәүләтне, җир шарының 80% халкын җәлеп итте.

    Сугыш, хәрби хәрәкәтләр Европада, Азия һәм Африкада, диңгездә һәм океан киңлекләрендә үтте. Совет халкы һәм гаскәрләре: русы, татары, чувашы, удмурты, һәм башка милләтләр зур каршылык күрсәтте һәм дошманны тармар итте.

 Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур колачлы һәм иң җимергеч сугыш булды. Европада 50 млннан артык кеше үтерелә.

    Фашистлар басып алынган җирләрдәге халыкны түбән дәрәҗәле дип караганнар. СССР үзенең 27 млн кешесен югалта.

    Сез ветераннар бу дәһшәтле үткән сугышның тере шаһитлары.

Ул сугыш миллионнарча ватандашларыбызның тормышын алып китте, әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Без бу авыр елларны бер вакыттада оныта алмыйбыз. Шуны искә төшереп үтик: Бу сугышка безнең районнан 11 меңнән артык кеше китте, 80 гә якыны хатын-кызлар иде.

           Кадерле авылдашлар!                  

 Сугыш безнең 700 ләп авылдашыбызны тартып алды, аларның 300 дән күбрәге әйләнеп кайта алмады.

               Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

               Китсәләрдә, күбесе кайтмады.

               Алар өчен бары җилләр генә

               Ачып-ябып йөри капканы.

   Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән безнең арада.

    Хөрмәтле авылдашлар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.

Бер минутлык тынлык.

    Еллар уза, буыннар алмашына. 63 ел вакыт узды. әмма сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы, үзен сиздерә. Ветераннарыбызның тәннәрендә мина кыйпылчыклары, ирен, газиз улын  кайтыр дип көткән аналар, әтиләрен бер күрергә тилмергән балалар, хуҗасыз калган өй нигезләре.

    Сугыш турында халык хәтере мәңгелек. Аны һәрчак истә тоту – ул безнең бурыч, ул – безнең намусыбыз кушуы, ул – без.

    Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары туганнары батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде. Кош теледәй солдат хатларын тилмереп көтте. Һәр гаиләгә кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерде авыл халкы. Кара пичәтле кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашларны кан-яшь түктерде. Сугыш – авыл – хатын-кызлар.

Алар фронтны бөтен кирәк-ярак нәрсә белән тәэмин иттеләр, балалар үстерделәр, җир сөрделәр, урман кистеләр. Сугыш елларында авырлыклар өч мәртәбә арта: ир-егетләр сугышта, атлар юк, азык-төлек фронтка. Ел әйләнәсе ялсыз эштә, нормаларны арттырып үтәргә.(250%). Эшкә түләнү булмый диярлек. Колхоз һәм өй эшләрен җигелеп тарту. Ашарга җитмәү, җәй көннәрендә алабута, кузгалак, кычыткан, черек бәрәңге – барысы да ризыкка әйләнә. Шуның өстенә безнең авыл кешеләре 1941 нче елның көзендә “Гигант оборона” корылмасы төзүдә катнаша. Ул “Казан каймасы” дип атала.331 километр озынлыкта. Чүпрәле һәм Буа авыллары аңа 10 мең кеше бирә: ач- ялангач, гади эш кораллары: көрәк,  ломнар белән яңгыр, пычрак, декабрьнең үзәккә үтә торган 30 градуслы салкын көннәрендә 4 метр биеклектәге киртәләр төзү 4 ай өчендә тәмамлана. Кадерле тыл ветераннары шуның өчен олы рәхмәтебезне кабул итегез!!!

    Сугыш елларында Татарстан Республикасы фронтны сугыш кирәк яраклары белән тәэмин итү үзәгенә әйләнә. Татарстанга СССРның сугыш барган районнарыннан 70 зур  промышленность предприятияләре күчеп килә.

    Казан шәһәренең барлык предприятияләредә хәрби заказлар үти башлый. Казанда яңа төрдәге туплар (пушка) яңа хәрби самолетлар уйлап табыла һәм төзелә. Сугыш елларында Татарстан фронтка 600 төрдәге корал һәм башка кирәк-яраклар бирә. Татарстан авыллары фронтка 131 млн пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге, 59 млн пот ит, 200 млн литр сөт бирә. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исемен 173 татар егете ала. Бөтен ил буенча 2 нче урын. “Татар егетләре арслан кебек сугыштылар”- дип яза Советлар Союзы Маршалы Конев. 700 мең кешедән 3500 меңе үлеп кала

      Мондый халыкны беркемдә, беркайчанда җиңә алмады һәм җиңә алмас.

     Сугыш еллары буыны берсе дә намусына тап төшерми. Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз – каһарман, батыр. Сез – бүгендә сафта. Һәр кайсыгыз -  гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар.

                            Картаймагыз әле ветераннар

                            Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар!

                            Сезгә тиеш әле бик күп язлар

                            Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

    Без һәм киләчәк буын сугыштагы сезнең батырлыкларыгызны беркайчан да онытмабыз.

   Сезнең сугышчан каһарманлыгыгызда бүгенге буын яшьләре тәрбияләнергә тиеш.

   Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашкан һәм һәлак булган геройларга, бүгенге сәламәт сугышчы – ветераннарга мәңгелек ДАН!

    БЕЗГӘ СУГЫШ КИРӘКМИ!


Көтелгән нәтиҗәләр

 Проект эшендә  шөгыльләнгән бала:

-өлкәннәргә хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

-материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-тема буенча белемнәрен арттыра;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

-патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли.

Кулланылган әдәбият

1. Шигырьләр җыентыгы

2.Гаилә альбомнары .Өй архивындагы фотолар, документлар күчермәсе, хатлар.

3. Музей материаллары.

4. Гаилә елъязмалары.

5. “Туган як” газетасы. 2012  ел,13 февраль

6. Интернет челтәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Тормышның кадерен бел!”

Сәламәтлек театры...