Хәтерләрдә мәңге сакланыр
классный час (4 класс) на тему
4 класс укучылар белән башкарылган эзләнү эше.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hterlrd_mnge_saklanyr.docx | 30.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:“ Хәтерләрдә мәңге сакланыр”.
Максат: Укучыларның Бөек Ватан Сугышы турындагы белемнәрен арттыру;
Бурыч: үзебезнең Ләке авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында һәлак булганнарны искә алу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү.
Кереш өлеш
Әкрен генә таң атып килә. Киеренке хезмәттән соң кешеләр тыныч йокыга талганнар.Әйтерсең лә бөтен дөнья ялга туктаган. Әмма чик сакчылары иминлек өчен уяу торалар. Кинәт көнбатышта - яктыра башлаган горизонтта самолетлар гүләве ишетелә. Алар көтү-көтү чикне узып илебез җиренә бомба яудыра башлыйлар. Бу 1941 нче елның 22 июненең иртәсе була.Бөек Ватан сугышы башлана.Халкыбызның ир-егетләре генә түгел, су сөлегедәй чибәр кызлары да дошманга каршы күтәрелде- сугышка китте.
1418 көн буе илдә куркыныч сугыш, кан кою булды. 18 яше тулган һәр егетне чакырып язулар килә торды һәм өйләргә кемнәрнеңдер үлемнәрен искәртеп ,кара кәгазьләр килә торды.
1945 нче елның 9 нчы маена кадәр барсы да ил өчен, фронт өчен көрәш барды.Балалар да, хатын- кызлар да, әбиләр дә бу көннәрдә үзләреннән өлеш кертте- бияләй, оекбаш бәйләп , җылы киемнәр тегү алар өстендә булды.
Сугыш... Нинди авыр һәм каһәрле, шомлы сүз бу. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бу афәт бөтен бөтен ил белән күтәрелсә дә 9 нчы май бәйрәме җиткәндә һәр гаилә сугыш картинасын яңадан күз алдыннан кичерә.Нилектән соң бу? Чөнки һәр гаиләдә бу сугыш авырлыган үз иңендә татыган якын кешесе- туганы,абыйсы,бабасы я булмаса ерак бабасы бар. Тылда хезмәт куйган хатын-кызлар да, сугыш чоры балалары да авыл сугыш елларын истән чыгара алмый. Әгәр дә без бу чор турында өлкәннәрдән сорашып калмыйбыз икән , киләчәктә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында бернинди дә истәлек калмаска мөмкин.
Төп өлеш
Мәктәптә Җиңүнең 72 еллыгы турында хәбәр итү белән без дә бу эштән читтә калмаска булдык. Класс җитәкчебез белән берлектә без үзебезнең эш планын төзедек.
а) Китапханәдәге китаплар арасыннан сугыш темасына карата китапларны барлау, ошаган шигырьләрне яттан өйрәнү,
б) Сугыш турында сөйләмдә күп кулланыла торган "Патриот, ветеран, тыл "сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.
в) "Хәрби дан залы" буенча экскурсия оештыру.
г) Табылган материалны иҗади эштә куллану .
1. Эзләнү эшебезне китапханәдән башладык..Сугыш турында материал эзләгәндә бик күп герой -пионерлар, батырлар турында укыдык. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар күп. Алар арасында Муса Җәлилне , аның көрәштәшләрен, чигенә белмәс командирлар Петр Гаврилов, Федор Баталов, данлы очучыларыбыз Фәрит Фәтхуллин, Мәгүбә Сыртланова, Михаил Девятаевны, үз гәүдәсе белән дошман утын каплаган Газинур Гафиятуллин , Барый Шәвәлиев , Хафиз Зарипов һ.б.-бик күпләрне атап була.
"Хөкүмәтебез сугыш батырларын, яу кырында ятып калганнарны онытмый. Аларны мәңгеләштерү йөзеннән “Батырлар китабы”, “Хәтер китабы” бастырып чыгарды “ дип сөйләде безгә китапханәче Лукина Валентина Петровна Шулай итеп без “Батырлык китабы”, “Хәтер китабы” белән таныштык.“Хәтер китабыннан Степанов Виталийның, класс җитәкчесе Михайлова Әлфия Мостафа кызының бабалары турында информацияләр таптык. Китапханәдә булган китаплардан 35 рус авторының ,61 татар авторының сугыш темасына караган әсәрләре булуын ачыкладык. Ул китапларны киләчәктә укып өйрәнербез дип уйлыйбыз.
Хәзер сезгә шул темага берничә авторның шигырен тәкъдим итәбез
Авылдан бик ерак иде, диләр,фронт сызыгын, комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар – ирсез,ә балалар
Ник әтисез калган аннан соң?
Нигә соң ул сугыш авылдагы
Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?
Хирурглар ярчыкларны һаман
Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?
Яудан соң да ник солдатлар түгел,
Үлем кәгазьләре агылган?
Йә, кем әйтә ала ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, таш сын булып калка батырлар.
Батырларның даны йолдызлардай . безнең хәтерләрдә балкырлар.
Таш сын булып алар калыкса да батырларның җаны таш түгел.
Хәрбиләрчә алар горур баскан. Солдатларга сыкрау хас түгел.
Туган илне көчле итик.
Илебез бөркет булсын
Кояш чыксын. нурын сипсен
Күгебез көлеп торсын!!
2) Сүзлек эше.
Ветеран – сугышларда катнашкан, тәҗрибәле, карт солдат – көрәшче.
Тыл – сугышучы илнең фронт сызыгы артындагы бөтен территориясе.
Патриот – үз илен, үзенең халкын яратучы, саклаучы.
3) Мәктәптә урнашкан "Хәрби дан залына" экскурсия оештырдык,анда да үзебезнең авылдашларыбыз батырлыгы турында документларны карап горурлык хисләре кичердек. Безнең Ләке җирле үзидарәсе буенча 217 ир-егет Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 115 е яу кырында мәңгелеккә ятып кала, күбесе кайткач вафат була. Хәзерге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның берсе дә исән түгел .Соңгы ветеран Налисин Михаил Дружба авылында гомер итеп вафат булды.. Туган җиребезне саклап һәлак булган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.Чөнки Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре обелисктагы мәрмәр ташка уеп язылган.
Гәүдәләре кайда күмелсә дә исменәре ташка уелган.
Ватан өчен һәлак булганнарны җир-анабыз саклый куенында.
Яннарында мәңгелек ут яна. Йөрәкләрне мәңге яндырып.
Юк, сүнәрлек түгел ялкыннары, сагыш утлары бит мәңгелек.
4)Иҗади эшебезнең нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт
а)Бабайлар турында истәлекләр- уйланулар
“Минем бабай”
1. Үткәннәрне әгәр син белмәсәң,
Бүгенгенең кадерен белмисең.
Үткәннәргә күз сал борылып,
Тормыш кадерен шунда белерсең.
Әниемнең бабасы Дмитриев Степан Леонтьвич 1911елның 29 нчы июлендә Ләке авылында крестьян гаиләсендә туа.
Өйләнеп, карт әбием Нина белән тыныч тормышта 3 бала үстергәндә,илебез өстенә зур афәт килә, сугыш башлана. 30 яшлек бабам 3 баласын калдырып 1941 елның 26 июнендә сугышка китә. Ул сугышта 225 нче номерлы укчылар полкында укчы булып хезмәт иткән.
1941 елның 30 нчы июненнән октябрь аена кадәр Калинин фронтында сугышкан.
1941 елның октябрендә фашистларга әсирлеккә төшә. Бабамның сөйләгәннәре буенча ул башта Латвиядә лагерьда була. Бу лагерьда аларны байларга эшләргә биреп торганнар. 1942 елның мартында әсирләрне яңадан лагерьга җыеп алып китәләр, Штетип шәһәренә. Шунда төрле заводларда эшлиләр. 1945 елның апрелендә Кызыл Армия якыная башлагач, әсирләрне көнбатышка куа башлыйлар, юлда немец сакчылары үзләре әсирлеккә төшүдән куркып качып бетәләр.Шулай итеп әсирләр колоннасы азат була.Сугыш беткәч тә бабам 1945 елның октябренә кадәр армиядә хезмәт итә һәм октябрь ахырында авылга кайта.Сугыштан соң ат караучы, аннан соң күп еллар заправчик булып эшли.Карт әбием белән тагын 4 балага гомер бүләк итәләк.1975 елның 14 январендә бабам вафат була. Безнең тыныч тормышыбыз,аяз күгебез өчен үзләренең гомерләрен биргән авылдашларыбызны,бабамны һәрвакыт олы ихтирам белән искә алырбыз.(Аксакова Алина)
2. Минем бабай -Печников Ильяс Хәмәтдин улы .Ул минем әнием ягыннан Хәмзә бабамның әтисе. Ильяс бабай 1918 нче елда Бордыбалш авылында туган. Сугышка кадәр авылда механизатор булып эшләгән. Сугыш башланганның икенче көнне үк армия сафларына алына. Яр Чаллы хәрби комиссариатынан сугышка киткән. Анда атлы армиядә лейтинант булып хезмәт иткән. Кызы Флүрә, улы Хәмзә әтиләрен өзелеп көтсәләр дә ул сугыштан әйләнеп кайтмый. Әбием кечкенә балаларны үстергән, гомере буе бабайны көтеп яши.
Күңелләрдә әрнү хисе яши , чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтара алмыйсың.Горурлану хисе дә бар , чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр.Татарстаннан560меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китте,аларның250меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калган, кешелекне фашизмнан коткарган каһарманнарга һәйкәл куелган. Аларның каберенә сукмак өзелмәсен.Тыныч йоклагыз батырлар! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, -диясе килә.
Булмасын , ул булмасын, булмасын җирдә сугыш.
Булсын һәр җирдә тынычлык, татулык,тыныч тормыш!
(Степанов Виталий)
3.Минем бабам- Комиссаров Иван Егорович 1906 елда Ләке авылында туа . Сугышның беренче көннәреннән үк армиягә алына. Хатыны Проскофья 3 баласын кочаклап аны озатып калалар, хат- хәбәрен, кайтуынкөтеп яшиләр.Яраланып булса да сугыштан өенә кайту бәхетенә ирешә. 3нче , соңыннан 2 нче группа инвалид булса да ул колхозда да эшли, үз хуҗалыгын да таркатмый, балалар үстерә. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны булып 1997 нче елга кадәр Ләке авылында яши. Бабам бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Безнең сандыкта бабайга бирелгән Җиңүнең 20, 25,30. 40 . 50 еллыгы уңаеннан медальләр, Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан бирелгән орден саклана. Мин Николай бабайдан Иван бабай турында сөйләтәм. Мәктәптәге “Хәрби Дан залында”бабам турындагы истәлекләрне укыйм . Мин бабам белән горурланам.
Онытмыйк без Җиңү батырларын , алар өчен үлем юк җирдә.
Буыннардан буыннарга күчә батырларның гомере җыр булып.
Илне яратудан өстен хис юк, чын батырлык –илгә тугрылык.
Үзебезнең тыныч тормышта яшәвебезгә шатланыйк. Тырышып укыйк, әти-әниләребезнең кадерен белик.(Комиссаров Максим)
б) Классыбыз белән сугышны ничек күз алдына китерүебезне рәсемгә төшердек, сез аларны күргәзмәдән карый аласыз.
в)”Һәрвакыт булсын кояш!” темасын плакатлар ясадык һәм анда үзебезнең уй-теләкләрне чагылдырдык.Ә теләкләр барыбызның бер:
– Булмасын сугыш, булсын тынычлык
Бу -минем , синең, безнең теләкләр.
Тынычлык, тынычлык, тынычлык ,-дип
Тибә һәрчак безнең йөрәкләр.
г) Үзебездән түбән классларда укучылар өчен викторина сораулары әзерләдек. Теләүчеләр бу сорауларга җавап бирүчеләр булса, безгә тапшырсыннар.
- Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган?
- Ничәнче елда тәмамланган?
- Сугыш ничә ел дәвам итә?
- Әлеге сугышта кемнәр катнашкан?
- Көрәш бары тик сугыш кырында гына барганмы?
- Без сугыш турында каян беләбез?
- Бөек Ватан сугышы геройларыннан кемнәрне беләсез?
- Ни өчен аларның исемнәре онытылмый?
Йомгаклау
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 71 ел була. Җиңү бәйрәмнәре тагы шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган җәрәхәтләрдән һаманда кан саркый. Сөекле улларын . яраткан ирләрен югалткан аналарның . хатыннарның кайгысы онытылмас. Алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңгелек. Алар сугышны каһәрләп искә алачаклар һәм аның кабатлануын беркайчан да теләмәсләр.Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел.Без халкыбызның менә шул батырлыкларын, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга сөйләп калдырырга бурычлы.
Сугыш вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаска тиеш. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.Шуңа күрә без –балалар төрле чыганаклардан укып, телевизорлардан карап җыйган Бөек Ватан Сугышы турындагы мәгълуматларны истә тотарга, аларны онытмаска, сугыш батырлары белән горурланырга тиешбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Бу шигырем мине укыткан хөрмәтле укытучыларыма hәм хезмәттәшләремә бәйрәм котлавы булсын иде....