Ял кичәсе “Сөмбелә бәйрәме ”
методическая разработка (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Ял кичәсе “Сөмбелә бәйрәме ”
1.Бар күңеллек бөтен дөньда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу?
Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Җыр “Хәерле иртә”
Исәнмесез, нәни дусларым!
Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.
Көз байлыгы кулымда
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда
Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул - көзге бәйрәм. Уңыш бәйрәме.
Менә минем кәрзинем,
Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.
Яшелчәләрне көз көне түкми, чәчми җыеп алырга кирәк.
Ә сезнең унышларыгыз нинди булды?
Әйдәгез әле бу кәрзингә җыеп алыйк.
Уен “Уңыш җыябыз”
- Дусларым, күрәм, сез тапкыр һәм уңган икәнсез.
Балалар, ә сез әкият яратасыз мы? Мин хәзер сезгә “Кәҗә кергән бакчага” әкиятен сөйлим. Ә сез миңа ярдәм итерсез.
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә.
Ә сез отып карагыз
Күңелегезгә салыгыз
Әкият төше - алтындыр,
Аңлаганга - акылдыр.
Борын заманда ерак авылда
Яшәгән, ди, бер әни.
Аның булган, ди кызы нәни
Үзе матур булса да,
Эш кушсалар баш тарткан,
Иртәсен дә, кичен дә
Гел уйнарга яраткан! (Кулына буш кәрзин тотып, залга бер кыз бала керә.)
Кыз: Эшлә, эшлә дип әйтесез,
Минем эшлисем килми
Әй эшлисем килми
Эшләсәм кулларым сызлый,
Билем дә бөгелми.
Әни тагын эшкә кушты:
Бакча нихәлдә икән,
Белеп кайт әле, диде,
Яшелчәләрне җыеп кайт әле, диде.
- Нәрсә дип, азаплланып утырталар икән бу яшелчәләрне? Ни файдасы бар икән шуларның?
(Матур көй астында, бии – бии , кыз каршына кәбестә баса.)
Кәбестә: Мин булам - Кәбестә,
Үзем яшькельт төстә
Күлмәгем күп катлы,
Үзем бик тә татлы...
Ашларга төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
(Кыз Кәбестәне күтәрмәкче була).
Бигрәк зур, бигрәк авыр икән - соң. Мин сине алмыйм кәрзинемә салмыйм.
(Кәбестә, үпкәләп, урынына китә. Кыз каршына Суган килә).
Суган: Минем исемем - Суган,
Мин Һиндастанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар
Салатка да турыйлар
Тураганда елыйлар
Кыз: Шулаймыни? Елатасың,
Күзләремне кызартасың...
Ярый әле белеп калдым!
Мин сине алмыйм, кәрзинемә салмыйм.
(Суган үпкәләп китә. Кишер булып киенгән бала кыз янына килә).
Кишер: Минем исемем - Кишер
Теләсәң болай пешер
Теләсәң ашка тура,
Мине яраткан бала
Озын гөмерле була ...
Кыз: Озак яшәп азапланып беткәнче рәхәт яшим әле.
(Кишер китеп бара Кыз каршына Кәҗә килә).
Кәҗә: Мә – мә – ә! Дөрес, дөрес әйтәсең,
Бигрәк зирәк икәнсең,
Әйдә, бергә дус булыйк,
Эш турында уйламыйк.
Рәхәтләнеп ял итик,
Бергәләп күңел ачыйк
Анә минем бәтиләр
Көне буе уйныйлар,
Уеннан һич туймыйлар,
Уен: “Кәҗә бәтиләре җыр”.
Бар рәхәтләнеп уйна,
Мин бакчаны карармын.
Кыз: Ура! Урманга барам!
Шунда ял итәм! (Урманга таба китә).
Кәҗә: Мин Кәҗә – мәкәрҗә, кердем сезнең бакчага.
Яратам кишерен дә, яратам суганын да,
Кәбестәсен барчасын - яратам мин барында.
Мә – мә – ә! Барыгыз да үземә ...
(Кәҗә яшелчәләрне куып йөри, куып китә.)
Җыр “Үрдәкләр”
Өлкән үрдәк (тупас тавыш белән): бак, бак, бак.
Башка үрдәрләр (ничкәрәк тавыш белән): бак, бак, бак.
Өлкән үрдәк: вак, вак капмагыз, хап – хап кабыгыз.
Үрдәкләр: бак, бак, бак!
Шигыйр: “Үрдәкләр белән сөйләшү”. (Нәҗип Мәрдияр)
- Үрдәк, зур бу тавыклар?
- Вак, вак.
- Ә кәҗәләр, сарыклар?
- Вак, вак
- Үз бәбкәләрең вакмы?
- Юк, юк.
Үрдәкләр биюе.
Кыз: Мин йөримен урманда
Бик рәхәт икән монда!
Нәрсә эшләп йөрисез?
Дөнья ямен күрмисез!
Хушыгыз, кыр казлары! (Мәҗит Гафури)
Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,
Җылы якка таба үттеләр
Канатларын кагып, субуллашып:
“Яз кайтырбыз”, - диеп киттеләр.
Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,
Сау – сәламәт очып барыгыз.
Ә без монда, матур мәкләпләрдә,
Рәхәтләнеп белем аларбыз.
Көз - сылу, килгәп ерактан!
Нәрсә генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган
Каенга - сары яулык,
Миләшкә - муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Биргәк килешеп торалар.
Алсу, яшел буяуларны
Биргән алма, кыярга
Бөрлегән кызыл мәрҗәнен
Белми кая куярга.
Көз шулай төрле төсләргә
Буйи бөтен җирне дә
Җиләк – җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Осень наступила. Плещеев
Высохли цветы
И горят уныло
Голые кусты
Вянет и желтеет
Травка на лугах
Только зеленеет
Озимь на полях.
Көз (Роберт Миңнуллин)
Авылда алтын көз,
Аз гына салкын көз;
Аз гына җылы көз,
Кояшлы һәм җырлы көз
Кояшлы, җылы көз,
Уңышлы, татлы көз,
Уңган һәм тырыш көз,
Тымызык, талгын көз,
Күңелгә хуш бу көз –
Быелгы ошбу көз;
Еш булмый мондый көз,
Шулай да моңлы көз.
Кыз: Чү! Кемдер килә монда.
Миңа уйнарга иптәш була.
Керпеләр.Без урманга барабыз,
Күп алмалар җыябыз.
Көз көне эшләп калыйк,
Кышны яхшы каршылыйк.
Кыз:Эшләргә мин яратмыйм,
Мин йөклыйм, ашыйм, уйныйм.
Керпеләр:Эше барның ашы бар.
Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
Тырышкан тешләр, тырышмаган нишләр?
Укы да бел,
Уйна да көл,
Уйнавын уйна
Йомышны да уйла.
Кыз: Их, болар белән дә уйнап булмады....
Керпе:Болай йөрсәң уңмассың, яхшы көннәр күрмәссең. (китеп баралар.)
Кыз:Һай – һай! Барасы да эштә,
Кышка эзерләнәләр...
Болай йөреп эш чыкмас,
Конфет ашап теш чыкмас,
Бакчага барыйм әле,
Яшелчәләрне җыеп кәрзингә салыйм әле.
(Кыз бии - бии бакча янына килә, анда буш түтәлләр кәреп аптырашка кала).
Кыз: Кайда кишер? Кайда суган? Кая киткән кәбестә?
Кәҗә (горур кыяфәттә): Беркая да китмәгән, бакчага Кәҗә кергән. Мә - ә - ә –ә!
Яшелчәләр (тавышы килә). Коткарыгыз, коткарыгыз безне!
Кыз: Кәҗә кергән бакчага, төште хәсрәт башыма. (елый.)
Алып баручы: Балалар, нишләргә?
Кызга ничек ярдәм итергә?
Балалар киңәшләшәләр. Бер бала кызга чыбык китереп бирә).
Кыз (дәртләнеп): Еламагыз, туктагыз,
Бернидән дә куркмагыз.
Кәҗә бакчага кергән –
Чыбык татыйсы килгән!
Кәҗә (горур кыяфәттә): Таяк белән чыбыкка
Кәҗә малы бирешми!
Дөнья күргән Кәҗәгә
Аннан курку килешми...
(Кыз бөрчылып кала, аның янына балалар килә.)
Уен “Җибәрмибез”
Кәҗә: Кызганыгыз мине, зинһар,
Бүтән бакчага кермим,
Яшелчәләргә тимим.
- бала: Җибәрикме Кәҗәне?
Балалар: Җибәрик, җибәрик!
Кыз: Әйдә, Кәҗә, тиз бул!
Яшелчәләрне монда китер.
Кәҗә: Китерәм, ки – те – рәм!
Яшелчәләр: Рәхмәт сезгә, мед рәхмәт!
Яшелчәләрне җыйгач,
Кышларбыз быел рәхәт.
Җыр “Көз”
Алып баручы: Яшелчәләрне җыеп бетердек. Яшелчәләрне коткарырга ярдәм иттек. Хәзер бераз ял итеп апсак та була. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. (Шул арада идәнгә бәрәнгеләр таратырга.)
Алып баручы:Нинди бәрәнгеләр бу. Нишләп монда яталар. Хәзер ничек бәйрәм уздырабыз инде?
Уен “Өлгерләр ярышы”, кем тизрәк бәрәнге ала (под музыкку).
Җыр. Сәхнәләргә чыгып бастым,
Җырлыйм әле кычкырып,
Шундый матур көй уйныйлар,
Булмады чыдап торып.
Яшелчәләрне аерып, бәйләнгән күз белән җыярга.
Җыр.Бар табигатҗ җырлап тора
Ишетә белгәннәргә.
Мин дә ялындырмыйм җырлыйм,
“Җырлале” – дигәннәргә.
Имән чикләвеген бияләй киеп җыярга.
Малай табышмак әйтә (әтәч). Бик матур бер иртәдә
Әтәч менгән киртәгә
Дөньяны яңгыратып
Кикрикүк итергә
Авызын зур ачкач ул
Быргысын бер уйнаса
Караңгыда качканди.
Җыр “Әтәч”
Алып баручы: Табышмак әйтәм.
Куян да җибәргәли,
Әбидән дә еш килә,
Кыш Бабай да
Яңа елда
Аны чыршыга элә (күчтәнәч). (Балаларга күчтәнәч таратыла).
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш - борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кәдерлерәк нәрсә бар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сөмбелә бәйрәме.
праздник урожая....
Сөмбелә бәйрәме.
уңыш бәйрәме...
Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....
Сөмбелә бәйрәме
Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...
Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә бәйрәме...
Сөмбелә бәйрәме
Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....