Эшкәртмәләр
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Яшел Үзән муниципаль районы Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбе
Мин һәм минем гаиләм.
( 4 сыйныфта тәрбия сәгате )
Башлангыч сыйныф укытучысы: Саляхова Лилия Ринатовна
Тема. Мин һәм минем гаиләм.
Максат. 1. Һәр баланы үз гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксындыру.
2. Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү.
3. Әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.
Ярдәмлекләр. Шигырьдән өзек язылган плакат, карточкалар, рәсемнәр.
Сыйныф сәгатенең барышы.
Укытучы.
Һәр мизгелне ямьле – якты итеп
Әти-әни атлый янәшә.
Кирәк чакта юл күрсәтеп безгә
Назлы итеп алар эндәшә.
Хәерле көн, Хөрмәтле кунаклар! Сыйныф сәгатебезне башлап җибәрәбез . Бүген сүз гаилә турында барыр.
Гаилә сүзен ишетү белән йөрәк түребездәге нечкә кылларыбызны тибрәндереп җибәрүче иң кадерле кешеләребезне :
Кемнәрне күз алдына китерәбез? (әти-әниләребезне)
- Әйе, әти-әниләр гаиләнең нигезен тәшкил итеп торучылар.
- Укучылар, ә кайсы ел Россия күләмендә һәм Татарстанда гаилә елы итеп игълан ителде? (2008)
- Ә менә бу рәсем сезгә танышмы? (Бу гаилә елының эмблемасы. Эмблемада кояш астында кулга кул тотышып килгән гаилә күрәбез.)
Ә гаилә нәрсә соң ул? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Гаилә ул:
- Әти, әни, мин;
- Кечкенә дәүләт;
- Бер фамилияле кешеләр;
- Бер өйдә торучылар;
- Бәхетле кешеләр;
- Бертуганнар.)
- Балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Мин дә сезнең фикерегез белән килешәм. Ә менә хәзер тактага карагыз әле. Нәрсәләр күрәсез? (Экранда 7 йөрәк рәсеме. Йөрәкләрдә бабай, әби, әти, әни, бала, онык, оныкчык сүзләре язылган.) – Йөрәкләр.
- Әйдәгез, бергәләп укыйк әле! (уку)
- Барлыгы ничә кеше була? ( 7 кеше)
- Ә русча 7 ничек була? (семь)
- Димәк? (семь Я)
- Руслардагы ” семья” сүзе дә семь Я (җиде мин) дигән төшенчәдән алынган.
- Ә без сезнең белән 1 класста 7 гаилә әгъзасы турында бик кызыклы шигырь ятлаган идек. Ягез әле, шуны искә төшереп алыйк. (Әткәй, әнкәй, мин, апа
Әби, бабай, һәм бер песи
Безнең өйдә без җидәү,
Безнең песи җиденчесе. Г. Тукай.)
- Молодцы! Шигырьнең авторы кем?
- Димәк, кайберәүләр песиләрен дә гаиләнең бер әгъзасы итеп кабул итәләр. Гаиләне, укучылар, кечкенә генә дәүләт дип тә атап була. Ә һәр дәүләтнең исеме бар. Безнең дәүләтебезнең исеме ничек атала? ( Татарстан дәүләте)
-Димәк Татарстан дәүләтен безнең кечкенә дәүләтләребез тәшкил итә.
-Ә сезнең кечкенә дәүләтләрегезнең исеме ничек соң? Сезнең гаиләдә барыгызны да берләштерә торган нинди сүз бар? ( Фамилия)
-Димәк сезнең дәүләтләрегезнең исеме ничек? ( Халиловлар, һ. б.)
_ Ә менә дәүләт нинди генә булмасын, аның үзенең символлары була. Безнең Татарстан Республикасының нинди символларын беләсез? (герб, флаг, гимн)
- Ә сезнең кечкенә генә булса да дәүләтегезнең берәр символы бармы соң? ( Әйе, алар- безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез )
-Әйе, бик дөрес. Әниләребез безне якты дөньяга китерәләр, назлап иркәлиләр. Алар –иң якын кешебез. Шул иң якын кешебез турында шигырь тыңлап үтик әле. ( Шигырь тыңланыла)
- Рәхмәт. Ә икенче кадерле кешеләребез – әтиләребез. Авырлыклардан йолучы, җил – яңгырдан саклаучыларыбыз. Алар өебезнең ныклы терәге. Эльвина да үзенең әтисе турында сөйләп күрсәтсен әле. (Гаилә белән төшкән фоторәсемнӘр)
- Балалар, әти белән әнине кем дөньяга китергән соң? Кем үстергән? Кем тәрбияләгән? (Аларның әти-әниләре)
- Әйе, балалар, әби-бабай, дәү әни, дәү әтиләребез өлкән буын кешеләре – чын хәзинә, ата-ана йоласын саклап, килер буынга тапшыручылар.(фотолар)
- Ә кемнәр дәү әни, дәү әтиләренең исемнәрен әйтеп күрсәтә?
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ә нинди була соң ул бәхетле гаилә? (Тату, сәламәт, балалары күп булган, гаилә әгъзалары бер-берсен яратып яшәсә.)
- Шул темага сезнең язган сочинениеләрегезнең берсен укып күрсәтәсем килә. (соч. уку)
- Балалар, гаиләгездә нинди бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә яратасыз?
- Борынгыдан ук татар халкы гаилә, ата-ана кадере турында мәкальләр иҗат иткәннәр. Ягез әле,шуларны искә төшереп алыйк.
Әткәм йорты – алтын бишек.
Әткәй - шикәр, әнкәй бал.
Ата- ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган
.
- Укучылар, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр саклансын өчен бөек галимебез Риза Фәхретдиннең балалар һәм ата – аналар өчен язылган “Тормыш кагыйдәләре “ бар. Шуларның кайберләре белән танышып китәрбез. (карточкалар таратыла):
- Әти-әни сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм бәхәсләшмәскә тиешләр.
- Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала.
- Бала ата-ана белән итагәтьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
Димәк гаилә нык булсын өчен бер-берегезне,ата-ананы хөрмәт итәргә,яратып яшәргә кирәк. Әби, бабай, дәү әти, дәү әниләрнең хәлләрен белешеп торыгыз, хөрмәт итегез, бәйрәмнәр белән котлап үзегезнең кечкенә генә бүләкләрегезне дә бирергә онытмагыз.
Сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.