Тәрбия сәгате
классный час (1 класс)

Латыйпова Роза Әмир кызы

Яңа сүзләр белән таныштырып, сүз байлыгын арттыру; җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sgate_plan_-konspekt.doc73.5 КБ
Microsoft Office document icon kurchak_teatry.doc119.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иска Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

                       Класс сәгате:

                                                                        Чараның  авторы :

                                                              Латыйпова Роза Әмир  кызы

                                        Иске Казиле урта мәктәбенең

                                        2сыйныф җитәкчесе

 

              2015 – 2016 нче уку елы

Максат: Яңа сүзләр белән таныштырып, сүз байлыгын арттыру; җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү

Бурычлар: 

 Өйрәтүче:  -Актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү. 

Үстерүче: - Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү;

Тәрбияви: - Балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.  

 Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси нәтиҗәләр – Дәрес ахырында балаларның  башкарган эшләренә шәхси җаваплылыклары,мораль нормалар, тирә яктагыларга ихтирамлылык хисләре тудыру.

Метапредметлы нәтиҗәләр – Укучыларның тема буенча бәхәсләшә алуы,вакыйгаларга бәя бирүе,нәтиҗәләр чыгару.

Предметлы нәтиҗәләр - Укучыларның фәннәр буенча белемнәрен куллана алуы,өстәмә чыганаклардан материаллар туплау.

 Кулланылган ИКТ:  

 - компьютер

  - проектор

 - экран

Кулланылган материаллар:

- дәрес конспекты

 - презентация

 - видео презентация.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гигиена һәм сәламәтлек. А.Г.Хрипкова, Д.В.Колесов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.
  2. Әхлак дәресләре. В.С.Казыйханов. – Яр Чаллы.

Тәрбия сәгате планы:

  1.          Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Алынган белемнәрне актуальләштерү.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Уку мәсьәләсен чишү.
  5. Рефлексия.
  6. Өй  эше.
  7. Дәресне йомгаклау.

Тәрбия сәгате барышы:

I. Оештыру өлеше.  Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

(Сыйныфта өч урында кояшлы көн, болытлы көн, давыллы көн сурәтләнгән рәсемнәр.Укучыларга аларның кәефенә туры килгән рәсем янына басарга кушыла.)

- Син ни өчен әлеге рәсем янына бастың?

- Чөнки минем кәефем бик яхшы. (кәефем начар, һ.б.)

 

II. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

        1. Сорауларга җавап алу.

- Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул сәламәтлек?

Балаларның җаваплары тыңлана ( чиста - пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).

Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

Җаваплар:

  • Дөрес туклану;
  • Дөрес йоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена;
  • Дөрес көн режимы булдыру;

2. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Сезгә өй эше итеп бирелгән ситуацияләргә диалог төзеп килергә бирелгән иде. Əйдәгез, шуларны тыңлап китик.

1. Хастаханәдә ятучы дустыгызга шалтыратып, аның хәлен, ничәнче палатада ятуын, ничек дәвалаулары турында белешегез.

2. Мәктәпкә шалтыратып, башыгыз авырту сәбәпле хастаханәгә баруыгыз турында әйтегез.

3. Табибны өегезгә чакыртыгыз.

 (Балаларның диалоглары тыңлана. Аларның үзара сөйләшү әдәбенә игътибар ителә.)

III. Уку мәсьәләсен кую.

        Без, бүген, сезнең белән сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үтәрбез. Иң беренче минем сезнең үз фикерегезне беләсем килә. Шуның өчен бер уен тәкъдим итәм.

Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы” (презентация)

(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә тиешләр)

         - ятып уку ... (зарарлы)

- якты утка карау (зарарлы)

- күзләрне иртән юу (файдалы)

- телевизорны якыннан карау (зарарлы)

- күзләрне бәрелүдән саклау (файдалы)

- кишер, петрушка ашау (файдалы)

- күзләрне пычрак куллар белән сөртү (зарарлы)

- яхшы яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)

- компьютерда озак уйнау (зарарлы)

- физкультура белән шөгыльләнү (файдалы)

(Балаларга сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла)

Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы? (презентация)

  • гимнастика
  • зарядка
  • спорт
  • витамин
  • аэробика
  • көндәлек режим
  • файдалы ризыклар
  • җиләк-җимешләр
  • яшелчәләр
  • саф һава

Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? (презентация)

  • компьютерда озак эшләү                                                
  •  депрессия
  • телевизор күп карау                                                            
  •  вирус
  • баллы ризыклар                                                        
  • стресс
  • майлы ризыклар                        
  • сыра
  • бактерия                                
  • тәмәке
  • инфекция                                
  • алкоголь

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Текст өстендә эш.

Текстка керешкәнче, яңа сүзләр белән танышыйк:

Тукланырга

Таләп

Даими                                        

Чыныктыру

Истә тотарга

Җилләтергә

         (Яңа сүзләрнең мәгънәсе укучыларга аңлатыла.)

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

Хәзер текст буенча сорауларга җавап бирербез:

- Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

- Нинди ризыклар файдалы?

- Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

- Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

- Ə җәен нишләргә кирәк?

- Сәламәт булу өчен нишләр эшләмәскә кирәк?

- Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Уен. “Дөрес-дөрес түгел”. (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә, бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

Уен. ” Могҗизалар кыры”

1. Бирем: 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? (баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе. (Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр. (тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен? (футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы. (тәмәке)

Пантомима.

А) Укытучы хәрәкәтләр ярдәмендә спорт күнегүләрен тасвирлый (чаңгыда шуу, гер күтәрү, велосипедта йөрү, сикергеч бау белән сикерү, футбол, хоккей уйнау, волейбол, теннис уйнау, баскетбол уйнау, суда йөзү, штанга күтәрү һ.б.). Калган укучылар хәрәкәтләрне сүз белән әйтеп бирә.

 Б) Укытучы ролен укучы башкара.

Мин башлыйм. Син дәвам ит.

(Мәкальләр өстендә эш. Балаларга карточкалар таратыла, аларның үз карточкасында язылган мәкальнең азагын әйтергә тиешләр)

Саф һава – (тәнгә дәва).

Саулык – (зур байлык).

Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Таза булсаң – ( таш та ярып була).

Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

Байлыкның башы – (тазалык).

Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

V. Рефлексия.

Диалог төзү. “Спорт безнең тормышыбызда”. (китапларда: укытучы укучыларга ачык китап рәсеме ясалган кәгазь битләре тарата, укучылар шул китапларда диалог төзергә һәм парларда сөйләшергә тиешләр)

- Син спорт яратасыңмы?

- Сиңа нинди спорт төре ошый?

- Әтиең нинди спорт төре белән шөгыльләнә?һ.б.

 VI. Өй эше.

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә.

VII. Дәресне йомгаклау.

        Балалар, сезнең киләчәктә дә сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездәге алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!



Предварительный просмотр:

                                                                   

МБГББУ “Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Кама- Тамагы муниципаль районы Татарстан Республикасы

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Латыйпова Роза Әмир кызының

1-4  сыйныфлар өчен

“Кояшкай”курчак театрының

эш программасы

 

                                                                     

                                                                             Аңлатма язуы

    Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Бүгенге укучыларның сәнгать дөньясында театр арткы планда тора. Чөнки балалар күбрәк компьютер артында утырырга,сериаллар карарга,эстрада музыкалары тыңларга яраталар.

Сәнгатьле сөйләм  формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә.Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.Чөнки уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  иң әһәмиятлеләрдән санала.Ә театр иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә.      Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.

   Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе.Ә кече яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү иң авыр һәм четерекле эш .Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак  шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәнитне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш.

  Укучыларда театр сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан мин мәктәптә “ Курчак театры” түгәрәге оештырам.  Курчак театры укучыларның сәләтләрен ачарга, уй- хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә,матурлыкны күрә белергә өйрәтә,иҗади эшчәнлекне баета.

Түгәрәккә укучыларның теләкләрен искә алып 3-4 сыйныфларны тупладым. Түгәрәккә барлыгы 12 бала йөри.

Үзара дус булып, оешканлык белән үтәлгән эш көне балаларга иҗади шатлык китерә. Курчак театры түгәрәге- иҗади сәләтне үстерү өчен отышлы эш төре. Түгәрәкне алып бару өчен вакыт, түземлелек  һәм  хыял да кирәк.

 Максат

- укучыларның иҗади кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү;

- укучыларны бердәм коллективка туплау

- укучылар арасында үзидарә булдыру, дуслык,татулык тәрбияләү;

-кече яшьтәге мәктәп  балаларын театр культурасына якынайту;

 -сәнгатькә, ана теленә, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

 -эстетик тәрбия бирү.

Бурычлар

- укчыларны актерлык осталыгына өйрәтү;

- укучыларның ялын оештыру;

- курчаклар белән эшләргә өйрәтү;

-театр уеннарына уңай караш;

 -театр курчаклары белән уйнау теләге;

 -яшьтәшләренә эмоциональ уңай караш  тәрбияләү;

 - диалоглы сөйләм күнекмәләрен үстерү;

-җөмләләрне дөрес интонация белән әйтергә өйрәтү;

-җыр, хезмәт, рәсем дәресләре арасында бәйләнеш булдыру;                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

Көтелгән нәтиҗәләр

Өйрәнгән спектакльләрне “Кояшкай” балалар бакчасы, мәктәп укучылары каршында, ата-аналар җыелышларында һәм мәдәният йортларында күрсәтү.

   Программа түгәрәк эше буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен бер айга 4 сәгать, атнага  1 әр сәгать исәбеннән 9 айга исәпләп  төзелде, барысы 36 сәгать.

Шөгыльләр атнага бер тапкыр , 45 минут дәвамында үткәрелә.

   

Тематик бүленеш

Тема

Сәгать саны

Теорит.

Практик

Барлыгы

1

Кереш.Курчак театры турында әңгәмә

          1

1

2

Спектакльләр әзерләү

2

27

29

3

Спектакльләрне кую

4

4

4

Курчак  театрына

экскурсия

1

1

5

Йомгаклау

1

1

3

30

36

                         

                     1-4 нче сыйныфлар өчен   курчак театры эш планы      

                                                                                                                   

Сәгса

ны

                     Эш төре

Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

план

факт

1.

1

Түгәрәкне оештыруга таләпләр белән танышу.

Кереш . Курчак театры турында әңгәмә. .Куркы

нычсызлык кагыйдәләре белән танышу.

Курчак театры тарих битләрендә

Казан “Әкият” курчак театры белән танышу (слайдлар карау)

5.09

2.

1

Түгәрәк  планын төзү. Яңа әсәр сайлау. Әсәр белән танышу. Рафис Корбан “Куркуын җиңгән куян”.

Түгәрәкнең планы белән танышу Спектакль сайлау. Әсәр белән танышу,геройлар турында фикер алышу

12.09.

3.

1

Рольләр бүлешү. Сүзләрне язып алу.

Рольләр бүлү, әкиятләрне сәнгатьле укырга өйрәнү.

19.09.

4.

1

Әкиятнең артистлар башкаруында аудио язмасын тыңлау.

Әкиятнең артистлар башкаруында аудио язмасын тыңлау

26.09.

5.

1

 Бүленгән рольләр буенча сүзләрне ятлау.Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.

Текстны сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтергә өйрәнү

3.10.

6.

1

Әкият өчен курчаклар ясау.

Әкият өчен кирәкле курчаклар ясау. Курчакларга костюмнар әзерләү.

10.10.

7

1

Әкият өчен курчаклар ясау.

  Әкият өчен кирәкле курчаклар ясау. Курчакларга костюмнар әзерләү.  

 17.10.

8

1

Әкият өчен курчаклар ясау.

Әкият өчен кирәкле курчаклар ясау. Курчакларга костюмнар әзерләү.

07.11.

9

1

Рольләрне башкаручыларны  аерым-аерым тыңлау. Рольне башкаручы артист  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

13.11.

10

1

Рольне башкаручы артист  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

20.11

11

1

Рольне башкаручы артист  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

27.11.

12

1

Рольне башкаручы артист  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

04.12.

13

1

Рольне башкаручы артист  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

11.12.

14

1

Курчакларны хәрәкәтләндерү күнегүләре.

Курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

18.12.

15

1

Декорация ясау.

Әкият өчен декорация ясау.

25.12.

16

1

Декорация ясау.

Әкият өчен декорация ясау.

08.01.

   

17

1

Декорация ясау.

Әкият өчен декорация ясау.

15.01.

18

1

Әсәрне сәхнәләштерү. Кимчелекләрне төзәтү.

Җитешсезлекләр турында фикер алышу

22.01.

19

1

Тамашачылар алдында чыгыш ясау.

 Башлангыч сыйныф  укучылары каршында чыгыш ясау

29.01.

20

1

Тамашачылар алдында чыгыш ясау.

Ата-аналар алдында чыгыш ясау.

05.02.

21

1

Яңа әсәр сайлау. Әсәр белән танышу.  

Әсәр белән танышу,

геройлар турында фикер алышу

12.02.

22

1

Бүленгән рольләр буенча сүзләрне ятлау.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә эшләү.

19.02.

23

1

Әкият өчен курчаклар ясау.

Әкият өчен курчаклар ясау. Курчакларга костюмнар әзерләү.

26.02.

24

1

Әкият өчен курчаклар ясау.

Әкият өчен курчаклар ясау. Курчакларга костюмнар әзерләү

05.03.

25

1

Әкиятнең артистлар башкаруында аудио язмасын тыңлау.

Әкиятнең артистлар башкаруында аудио язмасын тыңлау

12.03.

26

1

Курчакларны хәрәкәтләндерү күнегүләре.

Курчакларны хәрәкәтләндерергә

Өйрәнү.

19.03.

27

1

Әсәр өчен яңа җыр өйрәнү.

Әсәр өчен яңа җырлар өйрәнү

26.03.

28

1

Рольләрне башкаручыларны аерым-аерым тыңлау. Ролен башкаручы артистлар  белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

02.04.

29

1

Су  анасы ролен башкаручы артист белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

09.04.

30

1

Шүрәле ролен башкаручы артист белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

16.04.

31

1

Шомбай ролен башкаручы артист белән эш.

Сәнгатьле итеп уку, сүзләрне дөрес интонация белән әйтү өстендә , курчакларны дөрес хәрәкәтләндерү өстендә эшләү.

23.04.

32

1

Декорация ясау.

Әкият өчен декорация ясау.

30.04.

33

1

Әсәрне сәхнәләләштерү. Кимчелекләрне төзәтү.

Җитешсезлекләр турында фикер алышу.

07.05.

34

1

Тамашачылар алдында чыгыш ясау

Спектакльне  “Лалә” балалар  бакчасында күрсәтү.

14.05.

35

1

Тамашачылар алдында чыгыш ясау.

Спектакльне “Көнбагыш”балалар бакчасында  күрсәтү.

21.05.

36

1

Курчак  театрына экскурсия

Чын артистлар башкаруын күзәтү

25.05.

                       Кулланылган  әдәбият:

1.Балалар сәхнәсе. Рафис Корбан “Куркуын җиңгән куян” Казан. Татарстан китап нәшрияты.

2. Л.А.Сиверева “Школьный театр кукол”.

3. Н.Ф.Сорокина “Играем в кукольный театр” Москва “ВЛАДОС”, 2004.

4. Серле алан (Курчак театры өчен пьесалар) ” Казан. Татарстан китап нәшрияты.

5. В.В.Делистренко “Театрализованные игры для младших школьников”

6. Газета “Ачык дәрес”.

7. Журнал «Мәгариф».

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...