Внеурочная деятельность " Элифба бәйрәме"
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: “Рәхмәт, сиңа, Әлифба!” Язмада “Әлифба” җыры яңгырый. Музыка астында балалар тезелеп чыга.
И, Әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың
Нәкъ нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым! Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Әйе, бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз..Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!
Кыңгырау : Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.
Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды.
Укучы: Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Укучы: Яфрак яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска.
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта!
Укучы: Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән-
Бу көн калыр хәтердә!
(Әлифба булып киенгән укучы керә)
Әлифба .Мин – Әлифба, таныйсызмы?
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәркайсыгызның
Күңелле йөзләрегез.
“Яхшы”, - дигәч укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр –
Укучылар булдыгыз.
Төрле-төрле китапларны
Бик яратап укырсыз.
Укучы: Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Укучы: Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф, елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Укучы: Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы
Кызыклы, күңелле.
Укучы: Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Укучы: Өйрәттең син безгә
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә!
Җыр “Әлифба”
Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар. Әйдәгез әле белемнәрегезне күрсәтегез.
- Менә мине м китап битләрем, укып күрсәтегез әле.
(Укучылар укыйлар)
2.Укытучы. Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзибез(мәктәп, парта,укучы, китап, әни, әти)
3.Укытучы. Алфавитны сөйләп күрсәтик әле.
4. Әниләргә хат язабыз.
Әни! Мин укырга һәм язарга өйрәндем. Мин сине яратам.
Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)
Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Укучы: (күкрәгендә Н хәрефе)
Нарат үскән бигрәк биек,
Китә болытлар тиеп,
Тора баһадир сыман ул,
Яшел түбәтәй киеп.
Укучы: (күкрәгендә И хәрефе)
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Укытучы. Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?
Укучылар: Әни!
Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!
Укучы: Җирдә туган илем бар,
Туган илдә җирем бар.
Туган-үскән җиремдә
Авылым бар минем дә.
Туган авылда - өем,
Ә өемдә - әнием,
Иң кадерлем ул минем.
Укучы: Хәрефләр юллар ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
Укучы: Матур итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син , Әлифба!
Укучы: Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын , диде .
Эшләгән барлык эшләре
Елмаеп торсын, диде.
Укучы: Малайларга Әлифба
Кушты җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Укучы: Өйрәтте чиста булырга,
Пөхтәлекне сакларга.
Усаллардан, яманнардан
Кечеләрне якларга.
Укучы: Курыкмаска салкыныннан,
Яңгырыннан, карыннан.
Дус булсагыз, яратсагыз,
Файда тияр барыннан.
Әлифба: Күреп торам, бик күп нәрсә
Сезнең хәтердә калган.
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап- иң якын дустыгыз булсын!
Минем өчен алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
(“Әдәби уку” һәм Татар теле китаплары булып киенгән укучылар керәләр.)
“Әдәби уку “: Мин әдәби уку китабы булам.
Татар теле: Мин татар теле булам.
“Әдәби уку “: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
“Әдәби уку “: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
“Әдәби уку” :
Саумысез, сөекле,
Иң якын дусларым! .
Тырышып укучы
Кызларым, улларым!
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен,
Мин әле өр- яңа,
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын –
Табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны!
Җыр “Туган тел”
Әлифба: Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, хуш, Әлифба!
Кыңгырау: Килеп җитте тәнәфес,
Көтеп алган тәнәфес,
Биеп калыйк, җырлап калыйк,
Уйнап калыйк, әйдәгез
Укытучы: Ә хәзер математика иленә барып кайтыйк.
“ 1-10 саннары иленә сәяхәт” (Слайдлар)
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Кызыл калфак керә. Ул укучылар белән русча сөйләшә.
Кызыл калфак. Здравствуйте, дети.
Укучылар. Здравствуй, Красная шапочка.
Кызыл калфак. Откуда вы меня знаете?
Укучылар. Мы про тебя сказку читали.
Кызыл калфак. А знаете, куда я иду?
Укучылар.
Красная шапочка
Песенку поет.
Красная шапочка
К бабушке идет.
Кызыл калфак. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собирать ягоды. Но они не простые, а с заданиями, поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
(Балалар җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган.)
1.Звуко-буквенный анализ слов
Люстра ( 6 букв, 6 звуков, 2 слога, 4 согл, 2 глас.,ударение падает на 1 слог)
День (4 буквы, 3 звука, 2 согл, 1 гл,1 слог, уд.на 1 слог)
Юбка ( 4 буквы,5 звуков,2 гл,3 согл, удар на 1 слог, 2 слога)
- Составить рассказ по картине
- Игра “Придумай” –придумать слова, начинающие со звука а, м, у, е.
- Спойте песню.
- Песня “Прощай , букварь”
(Укытучы бүләкләр тапшыра, әти-әниләр, директор урынбасары балаларны котлый.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
« Внеурочная деятельность в начальной школе в аспекте содержания ФГОС НОО. Основные направления внеурочной деятельности».
проектная работа на тему: « Внеурочная деятельность в начальной школе в аспекте содержания ФГОС НОО. Основные направления внеурочной деятельности». раскрывает направления внеурочной деятельности...
Конспект выступления по внеурочной деятельности в общеобразовательной школе по внеурочной деятельности 1 класс
Выступление по внеурочной деятельности в общеобразовательной школе по внеурочной деятельности 1 класс с презентацией...
Рабочая программа внеурочной деятельности образовательная программа по конкретным видам внеурочной деятельности кружок «Детская риторика»
Предлагаемая программа кружка "Детская риторика" имеет культурологическую направленность. Предполагает развитие у детей способностей в общении, ориентации в конкретных речевых ситуациях....
Рабочая программа по внеурочной деятельности образовательная программа по конкретным видам внеурочной деятельности кружок «Этикет для младших школьников»
Данная программа по внеурочной деятельности "Этикет для младших школьников" призвана помочь растущему человеку в постижении норм человеческих отношений. А так же способствовать формированию гармонично...
Рабочая программа внеурочной деятельности по спортивно-внеурочной деятельности
Программа внеурочной деятельности по спортивно-оздоровительному направлению для учащихся начальных классов в соответствии с ФГОС....
Внеурочная деятельность. Итоги первого полугодия внеурочной деятельности в условиях апробации Специального Федерального Государственного Образовательного Стандарта для детей с ограниченными возможностями здоровья. Общекультурное направление.
Обучая и воспитывая наших детей, как часто принято говорить о них «особенные», мы не только сохраняем им как можно дольше детство, но обучаем их через театр как улыбаться, как показывать разные ...
Организация и виды внеурочной деятельности. Модели внеурочной деятельности. Планирование внеурочной деятельности
Внеурочной деятельностью школьников является совокупность различных видов деятельности, в которой решаются задачи социализации школьников и развитие их интересов. Данный вид деятель...