Доклад на тему "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"
материал на тему
доклад для выступления на родительском собрании
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad_gaild_hlak_trbiyase.docx | 19.8 КБ |
Предварительный просмотр:
Ямаширмә урта мәктәбе филиалы
Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен доклад:
“Гаиләдә әхлак тәрбиясе”
Укытучы: Сагдеева З.Р.
2012ел
Гаиләдә әхлак тәрбиясе
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?
Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар башка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шулар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.
Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.
Әлбәттә, һәр үрнәк әти-әни танылган педагогларның хезмәтләрен өйрәнә дип әйтеп булмый. Әмма бөек педагогларның хезмәтләренә шундый ата-аналарның тормыш тәҗрибәсе нигез булып торганына шигем юк.
Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата-ана — үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.
Аралашканда, бик күп ата-анадан «Баланың, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә?» дигән сораулар ишетергә туры килә. һәм бу борчылу бик урынлы бит.
Халык: «Чананы җәйдән әзерләргә кирәк», — ди. Баланы да мәктәпкә әзерләү эшен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Ә бу үз чиратында, әлбәттә, бик күп шартларга, тәрбияви алымнарга бәйле. Беренчедән, баланың гомуми үсешенә ирешү зарур. Икенчедән, ул үз-үзен тота белергә тиеш. Хәтере яхшы, игътибарлы булса да, ихтыяр көче җитмәү сәбәпле, бала алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин. Уку — бала өчен бик җаваплы, күп көч куюны, игътибарны таләп итә торган хезмәт. Шуңа күрә балада кечкенәдән үк хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнергә тиеш. Бу эштә дә әти-әни баласына үрнәк.
Көне буена тырышып эшләсәләр дә, хуҗалыклары тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торган әти-әниләр белән әңгәмәләрдән үзеңә бик күп файдалы киңәш алырга мөмкин. Мондый гаиләләрдә тормыш көйләнгән бер эздән баруын дәвам итә. Аларда ата-ананың абруе зур. Йорт хуҗалары эштә чакта балалар өй эшләрен башкарып куя. Олы бала энеләре, сеңелләре турында кайгыртучанлык күрсәтә. Сүз уңаенда тагын шуны да әйтергә кирәк: бу гаиләләрдә бергәләп китап, газета-журналлар уку гадәткә кергән. Ата-ананың тормышка актив мөнәсәбәте балаларның холкында да чагыла. Алар мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Җәмәгать эшләрендә теләп катнаша.
— Кайбер ата-аналар миннән: «Балаларыңны ничек тыңлатасың? Аларны еш тиргисеңме? — дип сорыйлар. — Нигә ачуланыйм, дим. Ачулансам, киресенчә, тыңламаслар кебек. Балаларның да холкын аңлый белергә кирәк бит. Әйтик, балаң бик бирелеп дәрес әзерли яки телевизор карый икән, син аңа эш кушма инде. Хәленә кер. Бала синең үзеңнән үрнәк алсын. Минем ике тапкыр әйткәнем юк. Бер тапкыр әйткәнне тыңлыйлар. Шулай кирәклеген беләләр. Кечкенәләре олыларыннан күреп өйрәнә.
Әлбәттә, ата-ана, гаилә әгъзалары үрнәгендә матур сыйфатлар еллар дәвамында тәрбияләнә. Үрнәк гаиләләрнең бала тәрбияләүдә үз педагогикасы бар.
Хезмәткә мөнәсәбәт — кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А.Сухомлинский болай дип әйткән: «Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр».
Еш кына өлкәннәр белән аралашканда яшүсмерләрнең иң гади нәрсәләрне дә белмәве күзгә ташлана. Бу нидән шулай соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, бер гаилә тормышына тукталам. Ул гаиләдә ике ир бала үсә. Бу малайларның, әйтерсең, бернәрсәдә дә гамьнәре юк. Өйләренә хәтта туганнары, танышлары килсә дә, исләре китми. Шунысы гаҗәп, бу балаларның чит кешеләр белән түгел, үз әти-әниләре белән дә сөйләшер сүзләре юк. Аларга ашыйсылары килгәндә яки берәр әйбер кирәк булганда гына эндәшәләр. Ата-ананың да моңа исе китми.
Ә балага аралашу, шатлык-борчуларын уртаклашу һава кебек кирәк. Юкса, аның рухи дөньясының камиллеге турында сүз булырга да мөмкин түгел. Гаиләдә шундый мөнәсәбәт яшәгәндә аларның үсеп җиткәч кенә аралашучан, башкалар турында кайгыртучан кеше булуларына ышануы кыен. Балада аралашу ихтыяҗы бик яшьтән үк барлыкка килә. Башта ул якын кешеләре, аннары туганнары, яшьтәшләре, күршеләре белән аралаша. Әлеге ихтыяҗны үстерү дә, беренче чиратта, әти-әнисенә, аларның тормышта үз-үзләрен тотышына, кешеләргә булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Әгәр алар башкалар белән аралашырга яратмый, кунакка йөрми, гомумән, үз кабыкларына гына бикләнеп яши икән, мондый гаиләдә үскән балалардан нәрсә таләп итәсең? Шундый шартларда бала күңелендә акрынлап үз-үзен генә ярату, тирә-яктагыларга мөнәсәбәттә илтифатсызлык сыйфатлары тамыр җәя башлый. Андый кешеләр бүтәннәр шатлыгына — шатлана, кайгысына борчыла белми. Бу исә шәхес өчен бик куркыныч. Менә шуңа да кешенең бала чактан ук үзенең тар дөньясында гына бикләнеп яшәмәве, тормышка мөмкин кадәр киңрәк әхлакый күзлектән карый белүе бик мөһим. Һәр гаилә, һәр ата-ана бу хакта уйланырга, баласының рухи дөньясын киңәйтү турында мөмкин кадәр иртәрәк кайгыртырга тиеш.
Шушы уңайдан бер үрнәк гаиләне мисал итеп китерәсем килә. Бу гаиләдә беренче тапкыр булуымны хәтерлим. Илсөяр мине ачык йөз белән каршылады. Өстәлгә яңа сауган сөт, ашамлыклар китереп куйды. Баланың мондый мөстәкыйльлеге, һәр нәрсә белән хәбәрдар булуы миңа бик ошады. Мондый очракларда аның яшендәгеләрдән бер үк җавапны ишеткәләргә туры килгәнгә, мин аннан:
—Үзләре өйдә юк чакта кунак сыйлаганга әти-әниең каршы түгелме соң? — дип сорадым.
—Безгә алар кечкенәдән: «Килгән кешегә караңгы чырай күрсәтмәгез, игътибарлы була күрегез, дип әйтә киләләр, —диде кыз. — Әти-әнием үзләре дә кунакчыл. Апаларым ял саен иптәш кызларын алып кайталар, әни үзе шулай куша.
Тулай торакта бергә яшәгән иптәш кызларыгызны да алып кайтыгыз, мунча кереп, кунак булып китәрләр, дип әйтеп җибәрә.
Бу гаилә белән якыннанрак танышкан саен, мин аларны ил-көн белән бергә яши торган кешеләр итеп таныдым. Шөкер, ата-аналар балаларын да матур үрнәктә тәрбияли. Бу очракта, һичшиксез, ата-ана үрнәге зур әһәмияткә ия. Әгәр ата-ана тирә-юньдәге кешеләр — күршеләре, хезмәт; эшләре белән эчкерсез мөнәсәбәттә булса, ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга һәрчак әзер торса, билгеле, андый гаиләдә балалар яшьтән үк кешелекле, игътибарлы, киң күңелле, ярдәмчел булып үсә.
Ата-ана! Бала өчен алардан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек тә икән әле ул. Шунда кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле.
Ни кызганыч, барлык гаиләләрдә дә тәрбия тиешле дәрәҗәдә түгел шул әле. Кайбер балалар көн саен диярлек тупаслыкка дучар була, урынсыз рәнҗетүләр кичерә. Бу хәлләрне тирә-юньдәге кешеләр белсә, бала аеруча хурлана. Аңа менә кайчан кирәк тәрбияче-укытучы. Тирән сиземләү тойгысы мөгаллимгә балага дөрес якын килү юлын күрсәтер.
Бала—ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Укучыларым яшәгән һәр гаиләдәге уңай һәм кимчелекле сыйфатлар турында еш уйланам. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе — ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратуы, үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куюы—зур җитешсезлек ул. Кайчакта бу кимчелек үз балаларын сукырларча яратуга әверелә. Әгәр ата белән ана балаларын бөтен йөрәк көчләрен биреп тәрбияләсә, аннан бүтән кешеләрне күрмәсә, ахыры ни буласын күз алдына китерү авыр түгел. Әйе, су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда да әти-әнисенең әхлакый сафлыгы чагылыш таба.
Педагогның бурычы — ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба. Фәкать ата-аналар ярдәмендә, күмәк көч белән генә мөгаллимнәр балаларга кешелек бәхете бирә ала.
Мин үз тәрбияләнүчеләремнең һәрберсе дусларына яки башка кешеләргә яхшылыкларны чын теләктән чыгып эшләсеннәр һәм шуннан тирән канәгатьләнү алсыннар дип тырышам. Турыдан-туры «менә шулай эшлә» дип әйтмичә генә кешене изгелек эшләргә өйрәтү — әхлакый тәрбиядә иң кыен бурычларның берседер, мөгаен. Бу очракта иң мөһиме — баланың күңеленә тәэсир итүдер. Әйтик, бала башка кеше кайгысын күргәч, үзен шуның урынына куеп карасын, саф хисләрен уятсын, кайгы кичерүче кешегә дә теләктәшлек белдерсен. Шуңа күрә балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү — педагог алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу — җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез: әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә салына.
Халкыбыз, «Алтыдагы — алтмышта» дип, яшьли өйрәнелгән гадәтләрнең олыгайгач та онытылмавына ишарә ясап әйтә. Әлеге мөһим бурычны тормышка ашыруда аерым дәресләр һәм дәрестән тыш эшләр, әңгәмәләр генә кирәкле нәтиҗәне биреп җиткерми, билгеле. Кулыбызда әхлак тәрбиясе бирү дәресләренең программасы белән дәреслекләре, хәтта һәр дәреснең эчтәлеге булган материаллар бар. Алар әхлакый сыйфатларны, балаларның үз-үзләрен дөрес тоту гадәтләрен эзлекле үстерүне, яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән. Әхлаклылык тәрбияләүдә махсус дәресләрнең кирәклеге бүгенге көннең таләбе дип аңлыйм мин. Аларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерү максатына юнәлдерелсен иде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә ата тәрбиясе
Гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрү, аны авторитет буларак тану һәм бала һәм ата арасындагы мөнәсәбәтне якынайту максатында эшләнгән класс сәгате....
Ата-аналар җыелышы Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү
Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билг...
Әхлак тәрбиясе
Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе ...
Доклад на тему: "Әхлак тәрбиясе"
Гаипә - баланың оясы. Без, бәлки, оябызның көчен аңлап та бетермибездер : аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә, я тәрбияли. ”Алтын бөртекләр”ен хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти - ән...
Хезмәт тәрбиясе
Хезмәт тәрбиясе...
БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ
БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ...
Балада әхлак тәрбиясе үстерү
Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, би...