Эзтабарга алу
классный час (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Эзтабарга алу
Укучыларны эзтабарга алу кичәсе
Ярымәйләнә ясап укучылар тезелешеп басалар.
Җыр “Кояшлы ил “
- Матур итеп киендек
Бер сафларга тезелдек.
Безнең бүген бәйрәмебез
Чын күңелдән куандык. - Тирә - юньдә сары яфрак
Килеп җитте алтын көз.
Шатланабыз, елмаябыз
Чәчәкләрдәй матур без.
- Күрәсезме бүген кояш
Ничек назлы елмая.
Безнең бәйрәмебезне
Ул да бит көтеп ала. - Өйрәнәбез без монда
Туган илне сөяргә.
Өйрәнәбез саф татарча
Матур итеп сөйләргә. - Бергәләшеп уйнарбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Тәртипле тырыш булырбыз
"5" кә генә укырбыз.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
- Якты - якты йолдызлар бар
Батыр - батыр кешеләр бар.
Тырыш булып нәни чактан ук
Син алардан үрнәк ал.
- Батыр булсын ди илебез
Үз кызларын һәм улларын.
Батырлар да "Әлифба" укып
Башлаган үз юлларын.
Җыр “Әлифба”
- Без эзтабар булабыз
Алда зур эшләр.
Өйдә ничек булышканны
Өлкәннәр сөйләр.
- Безнең кемнәр икәнлекне
Эшебез әйтер.
Барыбыз да китап белән
Дуслашты хәзер.
Вожатый: Эзтабарлар! Группагызның флагын кабул итеп алыгыз.Ул Татарстан байрагының бер кисәге, аны саклагыз (флаг бирелә)
- Бу флаг куша безгә
Эш сөяргә, дус яшәргә
Шатлык, бәхет өләшергә
Җир йөзендә кешеләргә - Сүз бирәбез сиңа Татарстан
Укырбыз "4" кә "5" кә
Җиң сызганып өйрәнербез
Син кушкан һәрбер эшкә
Вожатый:
Сез эзтабар кагыйдәләрен өйрәндегез инде. Хәзер әйдәгез шуларны искә төшерик әле. Эзтабар кагыйдәләре нинди була икән?
- Эзтабарлар кем дисәгез -
Тәвәккәл батыр алар
Бәхет өчен көршчеләр
Юлыннан атлый алар - Эзтабарлар кем дисәгез
Хезмәт сөйгән һәр бала
Горур, матур исем белән
Эзтабар дип атала - Эзтабарлар кем дисәгез
Шигырь, җыр сөючеләр
Күңелләргә шатлык нуры
Өләшеп бирүчеләр
Эзтабар кагыйдәләре әйтелә.
Эзтабар - кыю кеше
Эзтабар - намуслы кеше
Эзтабар - кешелекле кеше
Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.
(Укучылырның муеннарына галстуклар тагыла.)
- Хөрмәтле укытучылар! Кунаклар!
Сезнең алда вәгъдә бирәбез
Бүгеннән башлап
Артта калмаска
Икеле алмаска
Алмабыз һичтә
Укырбыз бишкә
Вәгъдәне үтәрбез,
Теләккә җитәрбез
Туган илгә без
Хезмәт итәрбез.
- Без үсәрбез беләкләргә
Баһадир көче туплап
"Уңганнарым" дияр илем
Безнең хезмәтне хуплап
- Яңа шәһәрләр төзербез
Игәрбез кырда иген
Кирәксә Гагарин сыман
Айкарбыз җиһан күген - Көтегез дуслар, әниләр.
Чыгарбыз ерак юлга
Күктән йолдыз алып кайтып
Бирербез сезнең кулга.
Хор. Бөтен группа каршысында
Чын күңелдән сүз бирдек
Без өйдә дә, мәктәптә дә
Үрнәк булырбыз! - дидек
Җыр “Мин үсәм, үсәм, үсәм”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эзтабарга кабул итү 1 класс
Тема:Без эзтабарлар....
Эзтабарга кабул иту
Сценарий "Посвящение в следопыты"...