«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.
опыты и эксперименты на тему

Татарстан  Республикасы  Балтач  районы  Шеңшеңәр  төп  гомуми  белем  мәктәбе

«Мәктәпнең  үсеш»  программасы  кысасында  башлангыч  сыйныфларда   эшнең  торышы.

                                                                                    II  квалификацион  категорияле  баш-

                                                                                    лангыч  сыйныфлар  укытучысы 

                                                                                Сәхәбиева  Гөлназ   Равил  кы-

                                                                                             зының   педсоветта  ясаган  чыгышы.

ноябрь, 2014 нче  ел.

    Хәзерге  җәмгыять  бездән  һәр  яктан  белемле,  кызыксынучан,  тормышта  үз  урынын  таба  белүче  шәхес  тәрбияләүне  таләп  итә. Моны   тормышка  ашыру  өчен  мәктәбебез “Халык  традицияләре – минем  культурам, минем  тарихым”  исемендә   үсеш  программасы  нигезендә  эшли  башлады.  Педагоглар  алдына  үз  авылын, туган  ягын  яратучы,  аны төрле  яклап  үстерергә  әзер  торучы  шәхес  тәрбияләү  бурычы  куелды.  Әлеге  программа  башлангыч  сыйныфлардан   эшли  башлауны  күздә  тота.

     Прогамма  үз  алдына  түбәндәге  максатларны  куя:

-талантлы  балаларны  ачыклау  һәм  сәләтләрен  үстерү.

-мәктәпне  югары  квалификацияле  белгечләр  белән  тәэмин  итү.

- белем  бирү  процессында  куркынычсыз  шартлар  тудыру.

-укучыларның  физик  һәм   психик  сәламәтлекләрен  саклау  һәм  ныгыту.

-компетентлы,  әхлакый,  иҗади  фикерли белүче,  белемгә   омтылышлы   шәхес  тәрбияләү.

Программаның   белем  бирү  бурычлары   булып  түбәндәгеләр  тора:

-         Укучыларның  туган  як тарыхы  турында  белемнәрен  тирәнәйтү  һәм  киңәйтү.

-         Белем  бирү  процессын  эзләнүле,  иҗади  методларга  кору.

-         дәрестән тыш  эшчәнлекне  интеллектуаль  һәм  физик  мөмкинлекләрен   арттыруга  юнәлтү.

-         Материаль  базаны  ФГОС  таләпләренә  туры  китерү.

Тәрбия  бирүгә  юнәлтелгән  бурычлар:

-укучыларда үз  халкыңның   үткәненә  карата  хөрмәт  тәрбияләү,  актив  тормыш  рәвеше  алып  бару.

-тәрбия  эшенә  мәдәният  өлкәсен  дә  тарту.

-мәдәниятне  өйрәнү – халык  традицияләрен  , халык  авыз   иҗатын , көнкүреш   әйберләрен  өйрәнүгә   юнәлдерү  ,  аны    дәресләрдә   һәм   класстан  тыш   чараларда  дөрес  итеп   куллану.

-тәрбия  һәм  белем   бирүгә  гаиләне  дә  тарту.

       Авыл   мәктәбе   ул   белем  бирү   йорты  гына  тугел ,  ул  авылның   иҗтимагый  тормышын    яктыртучы   да. Монын  шулай  икәнлеген  авыл  мәдәният  йортында  үтүче  төрле  чараларның  укучылар  һәм  укытучылар   катнашыннан  башка  үтмәве   дә   күрсәтеп  тора.  Ел саен  традициягә   кереп   киткән    түбән   сыйныфлардан  башланып   китүче  чыршы    бәйрәме,  иҗат   отчет   концертлары   халык  тарафыннан    көтеп  алына,  җылы   кабул  ителә.  Концерт -  чараларда  милли  төсмерне   сакларга  тырышабыз: халык  биюләренә , җырларына  өстенлек  бирәбез.

       Ел  саен   билгесез  солдат   монументы   янында   үтүче  чаралар   да   укучыларның   күңелендә  үткәнебеәгә ,  өлкәннәргә   карата  хөрмәт   тәрбияләүне    күздә  тота. Башлангыч   сыйныфтан ,  хәтта    детсад   чорыннан  ук   бала   күңеленә    шәфкатьлелек   орлыклары  сала.

       Шулай   ук   башлангыч    сыйныфлар   атналыгы  да  милли  тәрбия  бирүне   күздә  тотып  оештырыла:  бер  көнне  укучылар  халык  мәкальләрен  белүләрен  күрсәтсәләр,  икенче  көнне  әкиятләргә  карата  иллюстрацияләр  ясадылар,  әкиятләр  буенча  викторина  да  күңелле  үтте.  Әниләр  көненә  карата   ясалган  рәсемнәр  дә  әнкәйләрне  олылау, хөрмәтләүгә  корылган  иде.

   Һәр  ел  саен  билгеләп  үтелүче  укытучылар  бәйрәме,  23 февраль  Ватанны  саклаучылар, 8 март  халыкара  хатын-кызлар  көненә  багышланган  чаралар, гаилә  бәйрәмнәре, корбан  бәйрәмен  билгеләп  үтү  дә  матур  традициягә  кереп  бара. Бу  чараларда  да  чыгыш  ясамыйча  калмыйбыз.

    Балаларга   тәрбия  һәм   белем   бирүне   ныгытуда   төрле  түгәрәкләр  дә  урын  алып  тора. Нәҗипова  Гөлнара  җитәкчелегендә    үтүче  түгәрәктә   балалар   сәнгатьле  итеп    сөйләргә,  аралашырга  өйрәнсәләр,  Ришат  Хаҗиев  һәм Ирек  Нәҗипов   алып  барган   түгәрәкләрдә  зирәклекләрен,  фикерләү  сәләтләрен  ныгыталар. Бариева Нурзидә  апа   түгәрәктә   укучыларны  әхлаклы,  тәрбияле  булырга  өйрәтә.

   “Көзге  бал”  бәйрәме  дә  бик  җанлы  үтә.  Башлангыч  сыйныфларда  укучылар  саны  аз   булса  да,  бәйрәмебез  гөрләп  тора. Монда  алар  үз  сәләтләрен, уңганлыкларын,   тапкыр – җитезлекләрен  күрсәтәләр,  сыныйлар.

  Укучыларның  сәламәтлекләрен   саклау  йөзеннән  һәр  ел  саен  медосмотр  үтә. Күп  укучыларга  үз  сәламәтлекләрен   саклау  турында  киңәшләр  бирелә. Медосмотр  нәтиҗәләре  белән  әти – әниләрне  дә  таныштырабыз.

  Сәламәт  тормыш   рәвеше   алып  баруны   пропагандалау   йөзеннән  мәктәбебездә  “Спорт  гаиләсе”   исеме  астында  ярышлар  үтте.  Әти – әниләр  һәм  балалар  әлеге  ярышта  бик   теләп  катнашты.  Әлеге  чара  һәркемнең  күңеленә  дә  хуш  килгәндер.

   Шулай  ук  “Лыжня  России”,  “Кросс   наций”  акцияләрендә  дә  теләп  катнашабыз,  көтеп  алабыз.  Спорт – сәламәтләндерү  айлыгында  да  өлкән  сыйныф  укучыларыннан  калышмыйбыз.

    Сыйныф  бүлмәләрендә  гөлләр  үстереп  тирә – якны  матурлауда балалар  теләп  катнашалар.  Алар  чисталыкны  яратырга, гүзәллекне  күрергә  өйрәнәләр. Мәктәбебез  территориясенә  яңа утыртылган   агачларга  су  сибеп  табигатьне  сакларга һәм  яратырга  кирәклегенә  тагын  бер  тапкыр  инандылар.

  Шулай  ук  “Көзге  кәрзин”,  “ Табигать  һәм  могҗиза”  конкурсларында  да  шатланып  катнашабыз. Укучылар  бу  эшкә  бик  теләп  кушыла, үз  фикерләрен  әйтәләр,  үз  эшләрен  матуррак  итү  өчен  тырышалар.

  Укучыларга  юл  йөрү  кагыйдәләре,  сәламәтлекне  ныгыту, саклау  турында  класс  сәгатьләре  үткәрәбез.

   Тәрбия  өлкәсендә  генә  түгел,  белем  бирү  өлкәсендә  дә  уңышларыбыз  бар. Укучылар  “Зирәк  тиен”,  “Көңгерә”,  “Русский  медвежонок”,  “Английский  бульдог”  конкурсларында  теләп  катнаштылар.  “Эрудит  России”,  “Уникум”,  “Эрудит”  конкурсларында катнашып  укучыларыбыз  төрле  дәрәҗәдәге  дипломнар,  сертификат,  грамоталар  белән  бүләкләнде.

   Дәресләребез  нәтиҗәле  булсын  өчен  укытуда  информацион – коммуникатив  технологияләрдән  файдаланабыз.

  Шулай  ук  тарихыбызны  өйрәнү,  нәсел – ыруыңны  белү  максатыннан   шәҗәрә  төзү  бәйгесендә  дә  катнаштык.

    Мәктәп  яны  җәйге  ял  лагере  дә   “Мирас”  исемен  йөртә. Бирегә  йөрүче  һәр  укучы  халкыбызның  милли  уеннары,  җырлары  белән  таныш. “Миңлебай” “Ал  кирәк, гөл  кирәк”,  “Яулык  салыш”, “Тәңкә салыш” “Почмак  алыш” уеннарын  балалар  яратып  уйнадылар.  Авылыбызның  матур   урыннарына  экскурсияләр  оештырдык.    Чишмә,  елга,  тауларның  исемнәре  белән  таныштык, фотога  төштек.  Ә  лагерь  үзе  халкыбызның  милли  бәйрәме  булган  “Сабантуй”  белән  тәмамланды. Һәр  бала  канәгать  булырлык  итеп  бүләкләр  өләшенде. Биредә  укучылар  чын   сабантуй  “тәмен”   тойганнардыр  дип  уйлыйм.

   Һәр  ел  саен   мәктәп  бакчасында  төрле  яшелчәләр  үстерелә. Монда  да  башлангыч  сыйныфлардан  башка  гына  булмый.   Ә  укучылар  өчен  иң  күңеллесе, әлбәттә, уңышны  җыйнап  алудыр.

   Менә  шулай  укуны  хезмәт  һәм  спорт  белән  бергә  янәшә  үреп  барганда  гына  эшебез  нәтиҗәле  булыр  дип  ышанабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Балтач  районы  Шеңшеңәр  төп  гомуми  белем  мәктәбе

«Мәктәпнең  үсеш»  программасы  кысасында  башлангыч  сыйныфларда   эшнең  торышы.

                                                                                    II  квалификацион  категорияле  баш-

                                                                                    лангыч  сыйныфлар  укытучысы  

                                                                                Сәхәбиева  Гөлназ   Равил  кы-

                                                                                             зының   педсоветта  ясаган  чыгышы.

ноябрь, 2014 нче  ел.

«Мәктәпнең  үсеш»  программасы  кысасында  башлангыч  сыйныфларда   эшнең  торышы.

    Хәзерге  җәмгыять  бездән  һәр  яктан  белемле,  кызыксынучан,  тормышта  үз  урынын  таба  белүче  шәхес  тәрбияләүне  таләп  итә. Моны   тормышка  ашыру  өчен  мәктәбебез “Халык  традицияләре – минем  культурам, минем  тарихым”  исемендә   үсеш  программасы  нигезендә  эшли  башлады.  Педагоглар  алдына  үз  авылын, туган  ягын  яратучы,  аны төрле  яклап  үстерергә  әзер  торучы  шәхес  тәрбияләү  бурычы  куелды.  Әлеге  программа  башлангыч  сыйныфлардан   эшли  башлауны  күздә  тота.

     Прогамма  үз  алдына  түбәндәге  максатларны  куя:

-талантлы  балаларны  ачыклау  һәм  сәләтләрен  үстерү.

-мәктәпне  югары  квалификацияле  белгечләр  белән  тәэмин  итү.

- белем  бирү  процессында  куркынычсыз  шартлар  тудыру.

-укучыларның  физик  һәм   психик  сәламәтлекләрен  саклау  һәм  ныгыту.

-компетентлы,  әхлакый,  иҗади  фикерли белүче,  белемгә   омтылышлы   шәхес  тәрбияләү.

Программаның   белем  бирү  бурычлары   булып  түбәндәгеләр  тора:

  • Укучыларның  туган  як тарыхы  турында  белемнәрен  тирәнәйтү  һәм  киңәйтү.
  • Белем  бирү  процессын  эзләнүле,  иҗади  методларга  кору.
  • дәрестән тыш  эшчәнлекне  интеллектуаль  һәм  физик  мөмкинлекләрен   арттыруга  юнәлтү.
  • Материаль  базаны  ФГОС  таләпләренә  туры  китерү.