Шәҗәрәләрдә халкыбыз язмышы.
статья (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Галиева Фирая Ахметовна

Әлеге мәкаләдә 2009нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм "Мәгариф" журналы тарафыннан 2009 елда үткәрелгән "Шәҗәрә төзи беләсезме?" конкурсы, аның йомгаклау конференцияләре турында сөйләнә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shzhrlrd.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               Шәҗәрәләрдә - халкыбыз тарихы.

     

      Агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Татарстан Милли музее белән берлектә, республика күләмендә “Шәҗәрә төзи беләсезме?” дигән иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең сораулары һәм аны уздыру тәртибе “Мәгариф” журналының быелгы 1нче санында басылып чыкты. Анда әлеге бәйгедә I – XI сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша алуы турында әйтелгән иде.

       Бәйгенең максаты – халкыбыз шәҗәрәләренең тарихын өйрәнү, укучыларга үзләренең гаилә шәҗәрәләрен, туграларын төзү серләренә төшендерү, гаиләнең кыйммәтен аңларга, нәселе-тамыры белән кызыксынырга өйрәтү, шулар ярдәмендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.

        Укучыларым кече яшьтә булганлыктан, башта әти-әниләр белән киңәштек һәм бәйгегә катнашырга уйладык. Олылар булышлыгы белән балалар иҗади эзләнү эше алып бардылар, әти ягыннан да, әни ягыннан да нәсел шәҗәрәләрен төзеделәр. Башта бәйгене үзебезнең 2 “Б” сыйныфы укучылары арасында гына үткәрдек. Җәләлетдинова Миләүшә, Кашапова Айсылу, Шәрифуллина Диләрә, Хәсәншин Айдар һәм Шәйхетдинов Айдарның төзегән шәҗәрәләрен – барысы 5 эшне республика бәйгесенә җибәрдек.

          Конкурска республикабызның 32 районыннан, Башкортстаннан һәм Киров өлкәсеннән хатлар килгән. Лениногорск районы, бигрәк тә Керкәле төп мәктәбе укучылары аеруча активлык күрсәткәннәр икән. 7нче май көнне әлеге мәктәптә татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән күренекле әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 70 яшьлек юбилее уңаеннан,

              “Ватаныңны, үткәнеңне онытма син;

                Изге, якты хисләреңне суытма син” дигән темага республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Кама аръягы районнарының “Шәҗәрә” бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләү өчен бирегә җыйганнар иде.  Эше дипломга лаек булган шәкертем Шәрифуллина Диләрә белән бу тантанада без дә катнаштык.

        Керкәле мәктәбе безне ачык йөз белән каршы алды. Конференцияне мәктәп директоры Әкрәм Гыйләҗев ачып җибәрде һәм мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Район мәгариф идарәсенең милли тәрбия эшләре буенча баш белгече Алия Вилданова үз төбәкләрендә милли мәгариф үсеше турында доклад укыды. Үзләренең башка районнар белән тыгыз элемтәдә торуларын, тәҗрибә уртаклашуларын әйтте. Һәр чыгыш экранда саннар, фактлар, төрле чаралардан алынган күренешләр белән дәлилләнеп барды.

       Район хакимияте мәктәпләрдә милли мәгариф эшчәнлеген даими игътибар үзәгендә тота икән. Муниципаль хакимиятнең әйдәп баручы белгече Марат Якупов килгән кунакларны сәламләү сүзләрен болай дип тәмамлады:

      - Хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең тырышлыгыгыз, фидакарьлегегез белән тарихны, татар телен , әдәбиятны беләбез. Рәхмәт сезгә!

      Мәктәпнең Сөгъдә Ямалетдинова җитәкләгән “Балкыш” тапшыруы турында аерым тукталып сөйләмичә булмый. Аңа ветеран-укытучы Галия апа Рәхимова нигез салырга, оештырырга, турыдан-туры эфирга чыгарга ярдәм иткән. “Балкыш” тапшырулары мәктәптәге тәрбия эшенең бер юнәлеше булып тора. 2001нче елдан бирле инде 70ләп тапшыру әзерләп куелган. Алар Татарстан дәүләт радиосы “Балкыш” тапшыруының 10 еллыгына кунак булып барганнар. 2004нче елга кадәр 40лап укучы дәүләт радиосы тапшыруларында катнашкан. 2009нчы елга кадәр алар төрле авылларда,  район, республика һәм регионара семинарларында чыгышлар ясаганнар. Ә бүгенге тантанага алар күренекле шәхесләр белән очрашу әзерләгәннәр. Залда утыручы М. Әхмәтҗанов, Т. Биктимерова һәм Галия апалары булып киенгән укучылар тапшыру “кунаклары” булып чыгыш ясаганда, галимнәр үзләре елмаеп утырды.

        Юбиляр галим Марсель Әхмәтҗановның мирас истәлекләре турындагы чыгышын залда утыручылар тын да алмыйча тыңлады һәм алкышларга күмде. Марсель абый 1939нчы елның 26нчы мартында Лениногорск районы Шөгер авылында туган. 1943нче елда алар гаиләсе Арча районы Яңа Кенәр авылына күчеп киткән һәм шунда төпләнеп калган. Булачак галим хезмәт юлын 1957нче елда гади эшче булып башлаган. 1963 – 68нче елларда КДУның тарих-филология факультеты кичке бүлегенә йөреп, югары белем алган. 1972нче елда аспирантурага укырга кергән, ә 1986нчы елда мирасханә җитәкчесе итеп сайланган, 1989нчы елда диссертация яклаган.

         Марсель абый халкыбыз өчен бәяләп бетергесез эш башкара: төбәкләр тарихын, кулъязмаларны, шәҗәрәләрне өйрәнә. Аның меңнән артык хезмәте, саллы-саллы китаплары басылып чыккан. Без боларны һәм галим тормышыннан алынган башка истәлекләрне аның үз авызыннан түгел, ә стена газетасы язмаларыннан, “Балкыш”лылар чыгышыннан һәм районның “Заман сулышы” газетасы мөхәррире Рифат Каюмов сүзләреннән белдек. Юбилярны котлап, Марсель абый белән Сәвия апага мәктәп укучылары кәгазьдән ясалган пар аккош бүләк иттеләр.

       Иске Шөгер, Яңа Чыршылы, Урмышлы һәм Лениногорск мәктәпләреннән килгән укытучылар һәм укучылар да, бабасы шушы мәктәпкә нигез салган Лениногорскнефть идарәсе баш хисапчысы Нәфисә Волыкина да, Марсель абыйга тирән хөрмәтләрен белдереп, сөйләделәр, концерт номерлары күрсәттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

       “Шәҗәрә” бәйгесен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов. Ул үзенең “Халык педагогикасы хәзинәсен – мөгаллимнәргә” дигән чыгышында шәҗәрәләр остасы, күренекле якташлары М. Әхмәтҗановның юбилеен һәм Кама аръягы буенча  бәйгенең йомгаклау тантанасын үткәрергә ни өчен Керкәле мәктәбен сайлауларын аңлатты. Бәйгегә актив катнашучы һәм бөтенләй катнашмаучы районнарны атады, аеруча активлык күрсәткән мәктәпләр турында әйтеп үтте, жюри белән таныштырды. Сүзенең соңында “Мәгариф” коллективын аеруча борчыган мәсьәләгә тукталды:

       - Татарстан укытучылары “Мәгариф” журналына аз языла. Шул сәбәпле тираж кими. Ә менә Башкортстанда эш бөтенләй башкача куелган. Анда һәр укытучы, нинди милләттән булуына карамастан, “Башкортстан укытучысы” журналын алдыра һәм аның тиражы да елдан ел үсә бара. Анда безнең “Мәгариф”кә язылучылар да байтак...

        ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерова  “Шәҗәрә” бәйгесенең Кама аръягы буенча йомгаклары белән таныштырды. Конкурска килгән эшләрдә үзен сөендергән һәм сагаерга мәҗбүр иткән сүзләрне телгә алды. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. “Балкыш” тапшыруында катнашучылар “Мәгариф” журналының рәхмәт хатларына лаек булдылар. “Шәҗәрә төзи беләсезме?” дигән чыгышын тәмамлап, Тәэминә апа:

        - Бала иң элек үзе, әти-әнисе, аннан соң бабалары-әбиләре, аларның нәселе турында язсын, нәселләрендә булган күренекле кешеләр турында гына язу белән мавыкмасын иде. Әти-әни булулары белән газиз бит безнең иң якын кешеләребез. Алар һәрберсе хөрмәткә лаеклы, намуслы хезмәт ияләредер, - диде.

         Шатлыктан йөзләре балкыган җиңүче укучыларга Галия апа галим-мәгърифәтче якташыбыз Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена багышлап чыгарылган стена календарьлары, ә хөрмәтле галимнәргә ире Җәмит Рәхимовның вафатыннан соң үзе туплап бастырган китапларын бүләк итте.    

         Конференциянең башыннан азагына кадәр мәктәптә чын күңелдән очрашу атмосферасы хөкем сөрде. Бу очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

        18нче майда, Халыкара гаилә, Халыкара музейлар көннәре уңаеннан, Татарстан милли музеенда “Шәҗәрәләрдә - халкым тарихы” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде һәм шунда шәҗәрәләр бәйгесенә тулаем йомгак ясалды. Конференцияне “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәҗит Вәлиуллин зур осталык белән алып барды.

        Татарстан милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова конференцияне тәбрикләү сүзе белән ачып җибәрде. Аннан соң “Мәгариф” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты Габделхак Шәмсетдинов үзенең котлау чыгышында “Шәҗәрә” бәйгесенең максаты, аның никадәр кирәкле һәм әһәмиятле булуы турында сөйләде.

        - Хәзер бик күп төрле конкурслар үткәрелә: матурлык конкурслары, башкалары... Аларга күп чыгымнар тотып, кыйммәтле бүләкләр бирелә. Без оештырып үткәргән “Шәҗәрә” бәйгесе үзе дә, бүләкләре дә бик тыйнак. Ләкин шулай булса да, рухи-әхлакый эчтәлеге, тәрбияви әһәмияте ягыннан ул гаять зур кыйммәткә ия. Без быел “Бөек Җиңү кайтавазы” конкурсын да башлап җибәрдек. Хатлар инде килә. Аеруча уңышлыларын “Мәгариф” битләрендә бастырып барачакбыз...

         Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Раиф Зиннәтуллин да аның сүзләрен куәтләде. Ул үзенең чыгышында ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Гаиләм минем ил тарихында” конкурсы һәм шул кысаларда үтүче “Шәҗәрә” бәйгесе кебек әһәмиятле, кирәкле бәйгеләрне киләчәктә ешрак оештырырга тырышачаклары турында әйтте.

         Конференциядә катнашучы күренекле галимнәребез дә үз сүзләрен халыкка җиткерделәр. Марсель Әхмәтҗанов:

        - Үзенең нәселен өйрәнергә кешенең ихтыяҗы булырга тиеш. Нәсел тарихы – ул  безнең халкыбыз тарихы. Һәр кеше үз тарихын, авылы тарихын, туган халкы тарихын белергә хокуклы. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге өметле була алмый...

          Жюри рәисе Тәэминә Биктимерова:

         -  Кадерле укучылар! Сездән килгән 142 хатны укып чыккач, күземә яшьләр килде. Балаларның ихласланып, үз әти-әниләре, әби-бабалары турында горурланып язулары дулкынландырды мине. Кайбер укучыларның язмалары хәтеремә уелып калды: “Минем бабам рус-япон сугышында катнашкан. Үз гомерендә бер тапкыр да аракы йотып, тәмәке кабып карамаган”, яисә “Минем бабам белән әбиемнең 9 кызы булган. Тугызына да алар зур белем биргәннәр”, - дигән сүзләр күңелне нечкәртә. Болай итеп яза алган баланың гаиләдә яхшы тәрбия алып үсүенә шик юк. Шундый зур әһәмияткә ия булган конкурска укучыларын кузгата алган укытучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

            Киләчәктә “Шәҗәрә” бәйгесенә тагын да күбрәк кеше катнашсын иде. Балалар әти-әниләре турында тагын да күбрәк белеп, горурланып язсыннар иде. Исемнәрне язганда хата җибәрмичә, мулла кушканча дөрес итеп язсыннар иде...

             Тарих фәннәре докторлары Фаяз Хуҗин, Фәйзелхак Ислаев, педагогика фәннәре кандидаты Фәнис Исламов һәм башка галимнәр татар әдәбиятын, тарихын өйрәнергә өндәделәр, файдалы киңәшләр бирделәр, гаҗәеп мәгълүматлар белән таныштырдылар.

            Конференциядә сөйләүләр Ринат Гыйлаҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамбленең җиренә җиткереп әзерләнгән чыгышлары белән аралашып, бәйрәмгә ямь өстәде, күңелгә рәхәтлек бирде.

            Тантананың иң күңелле өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Дәрәҗәле жюри әгъзалары Р. Зиннәтуллин һәм Г. Шәмсетдинов бәйгедә җиңүгә ирешкән укучыларга, күп шәкертләре катнашкан укытучыларга дипломнар, урта мәктәпнең татар әдәбияты курсы өчен фонохрестоматия, китаплар тапшырдылар.

            Соңыннан музей заллары буйлап һәм Казан Кремле буйлап экскурсияләр уздырылды. Музейның  иркен заллары зәвык белән җиһазланган, андагы һәр экспонат чиксез кадерле мирас буларак, үз урынын алган. Милли музей белән танышып йөргәндә халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән очраштык.

             Зур осталык белән әзерләп, тирәнтен уйлап үткәрелгән “Шәҗәрә төзи беләсезме?” конкурсы һәм аның йомгаклау конференцияләре күңелдә матур тәэсирләр калдырды, күренекле галимнәр, затлы шәхесләр, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылар белән очраштырды. Бәйгене оештыруда катнашкан һәрбер кешегә барлык укытучылар һәм укучылар исеменннән тирән рәхмәтебезне “Мәгърифәт” газетасы аша җиткерәсебез килә.

                             

                  Әлмәт районы Елховой урта мәктәбе укытучысы Фирая Галиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"

Әдәби укудан эшләнгән реферат....

"И, язмыш, язмыш..."

Материал для использования по татарской лтературе на вводную часть о писателях,которые изображают жизнь татарского народа.....

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Эй, язмыш. язмыш....

Сценарий внеклассного мероприятия...