"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
учебно-методический материал (4 класс) на тему
4 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе буенча класстан тыш чарага материал.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chygarylysh_kichasy.docx | 40.16 КБ |
Предварительный просмотр:
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбе.
“Сау бул, башлангыч мәктәп!”
4 сыйныфны тәмамлаучы
укучыларга багышланган бәйрәм кичәсе
Укытучы: Сабитова Тәнзилә Әмир кызы
2014 ел
Класс бүлмәсе плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән. Укучыларнын кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла. Талгын музыка яңгырый. («Укытучыма» жыры Э.Мөэминова сүзләре, И.Хисамав музыкасы). Музыка астында укучылар чыгып тезеләләр.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, балалар. Бүген без "Соңгы Кыңгырау" бәйрәменә җыелдык. Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк, алъяпкычларыгызны ничә тапкыр киеп карадыгыз."1сентябрь кайчан җитә дип?"әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Мәктәптә сезне мин каршы алдым hәм без бергәләп "Белем иле"нә кердек.
Әйе, хәтердә ул көн. 2009нчы елның 1сентябрь көне сезнең әти-әниләрегезнең,туганнарыгызның күңеленә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды. Шул көннән башлап бу бина сезнең икенче туган йортыгызга әйләнде, сез 4ел буе монда теләп, яратып белем серләренә төшендегез.
Укучылар сойли:
1)Дуслар,бүген нинди көн ? Ралинэ
Сез беләсездер бәлкем?
Белмәсәгез,үзем әйтәм,
Бүген безнең бәйрәм көн!
2)Ямьле май иртәсен күреп Элфис
Күңелләр канатланды.
Бүген бездә бәйрәм дуслар
Укулар тәмамланды.
3)Уку елы тәмам булды, Рифат
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Ничек сезгә сөйләргә?
4)Бәйрәм белән барыгызны Руслан
Котлыйбыз дуслар!
Безне дә бит котлар өчен
Кайтканнар кошлар.
5)Нигә бүген куанмаска, Ралинэ
Без бит инде зур үстек.
Дүртенчене тәтамлап,
5нче сыйныфка күчтек.
6)Кулларыма чәчәк җыйдым Элфис
Өскә матур күлмәк кидем.
Тәүге тапкыр укырга дип
Әй,мәктәбем сиңа килдем.
7) Ел да шулай очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп -изге йорт
Сабый чакны эзләп без килербез, Рифат
Онытма син, мәктәп безне көт. Жыр « Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ».
Укытучы: Әйдәгез, дусларым, бу елларның ничек узуын искә төшереп китик.Әйе,укучылар, беренче сентябрь, беренче кыңгырау, беренче дәрес,аннан икенчесе, өченчесе hәм бик күп дәресләр. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре, очрашулар, бәйрәм-кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме, төрле бәйгеләр, санап бетерерлек түгел. Кыскасы 4ел заяга узмаган.
Кадерле укучыларым! Башлангыч сыйныфларда алган белемнәрегез, без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез, гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам. Ә хәзер әйтегез әле, укучылар, 4ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?
(Җаваплар)
Укытучы: Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 4ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә сез укучылар минем өчен иң матурлар, иң уңганнар, иң кадерлеләр булдыгыз. Сезнең белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.
«Сез ин гузэл кеше икэнсез» жыры башкарыла.Руслан Хисаметдинов
Укучылар сойли:
8)Әле кичә генә иде кебек Руслан
Тар сукмактан сиңа ашыктым.
Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк
Ничек итеп сине онытасың.
9)Бу йортта никадәр Ралинэ
Яктылык,матурлык.
Күңелләр гел аңа
Торадыр тартылып.
10)Чәчләремә ак тасмалар тагып Элфис
Кулларыма алдым букчамны.
Әй, мәктәбем, - белем илеңә
Ачып кердем синең капкаңны.
11)1сентябрь – ул көнне Рифат
Мин hаман хәтердә саклыймын.
Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк
Башка җирне бер дә тапмыйм мин.
12)Җәен дә истә ул Руслан
Йөрсәң дә кайда да.
Сентябрь җиттеме,
Чакырып кайтара.
13) Хәтерлим ул көнне минРалинэ
Дәртләнеп йөргән идем.
Син, мәктәбем, балачакның
Асылы дияр идем.
Иң нурлы изге йорт -
Кадерле кемгә дә.
Иң саф уй күңелдә
Бу йортка килгәндә
Класска кергәндә.
«Уйларымда мэктэп еллары» җыры башкарыла.
Укучылар сойли:
14) Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз hәрберегезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә. Бүгенге бәйрәм көнебездә беренче укытучыбызга да җылы сүзләр табыйк.Элфис
15)Беренче укытучы! Бу сүзләрРифат
Мәңгегә калырлар йөрәктә.
Сагынып гел искә алырбыз
Булсак та без еракта.
16)Тәүге тапкыр кулларыма Руслан
Әлифбаны бирдегез.
"Әйдә,балам,белем иле
Сине бик көтә" дидегез.
Өйрәттегез хәрефләрне
"Дөрес яз, тырыш"-диеп
Әниемдәй якын кешем
Бары сез генә минем.
«Туган ягым –татарстан» жыры башкарыла.
17 )Өйрәттегез башлангычта Ралинэ
Хәреф танып, саннар язарга.
Кешеләрне hәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
18 )Минем нәни кулларымныЭлфис
Сез эшкә өйрәттегез.
Ялгыш, хата, бозуларны
Язганда кисәттегез.
19)Күпме сабырлык сыйгандырРифат
Сезнең күркәм йөрәккә.
Барлык эшләрегез өчен
Сез бик лаек хөрмәткә.
«Үз җырыбыз» жыры башкарыла.
20) Төрле чакны апа күргәнсездер, Руслан
Сызылгандыр бик күп яралар.
Күзегезгә кунган моңсулыкны
Бары еллар гына дәвалар.
Онытмабыз апа,сез бит безнең
Әниебез кебек булдыгыз.
Кирәк чакта безгә иң беренче
Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.
21)Укытучы. Әни. Бу ике сүз Ралинэ
Күңелемдә булыр янәшә.
Йөрәгемнән чыккан изге хисләр
Әни сиңа бүген эндәшә.
Безнең өчен җирдә иң кадерле
Кешеләр бит сез әниләр.
Белем иленә дә зур баскычтан
Алып менәсез бит, сез, әниләр.
22) Кадерле әти-әниләребез, әбиләребез. Менә без дә үсеп җиттек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә бирәсез. Безнең белән куанасыз, безнең белән кайгырасыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Сезгә сәламәтлек, бәхетле озын гомер, иминлек телибез.
«Рәхмәтлемен ходаема» җыры башкарыла. Гафуров Элфис
Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти-әнилэргэ бирик. Котлаулар.
Укучылар сойли:
23)Чәчәкләрдән җем-җем итеп Рифат
Якты нурлар бөркелә.
Бүген безнең укытучыбызга
Рәхмәт әйтәсе килә. Чэчэклэр тапшыралар.
24)Сездән күргән яхшылыкка Руслан
Ничек итеп рәхмәт әйтәсе.
Сез бит миңа бик кадерле
Килми минем китәсем.
25) Укытучы язгы кояш кебек Ралинэ
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза
Сабыр сүзе белән юата.
“Хуш бала чагым” җыры башкарыла. Дружкова Ралинэ.
26)Баш иябез бүген сезнең алда, Элфис
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез «Дус hәм тату булып,
Яшәгез!»-дип шулай гомергә.
27) Зур тырышлык куеп мәктэп өчен Рифат
Ару-талу белми эшлисез.
Укытучы дигән зур исемгә
Бик лаеклы кеше сез.
Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен
Күп эзләдек матур сүзләрне
Алыгыз сез бүген кабул итеп
Чын йөрәктән шушы җырларны.
28) Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк, Руслан
Аз булыр күк кылган теләгебез.
Зур хөрмәтләр белән моң -җырыбыз
Булсын сезгә безнең бүләгебез.
Бергә: Безгә белем биргән өчен, Ралинэ
Кадерләп үстергән өчен, Элфис
Назлы карашыгыз өчен, Рифат
Дөрес тәрбиягез өчен, Руслан
Икенче әни булган өчен,
Барсы,барсы, барсы өчен,
Рәхмәт сезгә, укытучым!
1. Җыр: « Сау бул мэктэп» жыры
2. Вальс
Укытучы: Ак юл сезгә дүртенчеләр
Телибез без.
Авырлыкны җиңү өчен
Табыгыз көчләр.
Кыңгырау чыңы сезне
Илтә озын юлларга.
Зур уңышлар юлдаш булсын
Сезнең барыр юлларда.
Хушлашу минуты чаң кага
Укучы, сиңа ул юл сала.
Мәктәбең, дусларың барысы
Кул изәп озатып кала.
Тәмам. Соныннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла.