"Әниебез-тормыш маягыбыз"
статья на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Әни! Әнием! Әнкәем!

Әниләр турында сүз башла­ганда, иң элек туып-үскән йорт,

чәчәкле-чирәмле ишек алды, бакча уртасындагы киң ябалдашлы тупыл ага­чы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул - берни белән дө тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niebez.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           Әниебез-тормыш маягыбыз.

    Моңсу көзнең һәр туар таңына шатлык өстәргә теләгәндәй, бар җиһанга, алтын-сары төсләр яудырып, сихри кышка әзерләнгән бу мәлдә безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез Гафурова Нәсһүнә Ислам кызы  дөньяга килгән. Әниебез быел 90 нчы көзен каршы ала.

                                                                                              Ләйсән Гарипова, Шәрип авылы

 Әни! Әнием! Әнкәем!

Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек туып-үскән йорт,

чәчәкле-чирәмле ишек алды, бакча уртасындагы киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул - берни белән дө тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат.

  Күпме наз, күпме җылылык бу сүзләрдә! Әниләрнең җылы кочагы безне гомер буена җылыта. Әниләребез безгә киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирә, безнең өчен гомер буена борчыла, кайгырта. Инде туксанынчы көзен каршы алса да, үзебез , әнинең 6 баласы, дәү әни, дәү әти булсак та һаман да үз әниебезгә елышабыз. Әни исән чакта без үзебезне сабый балаларча хис итәбез, үзебезнең инде әби-бабай булуыбызны онытып торабыз. Шушы көнгә , шушуы яшебезгә кадәр әниле балалар булып яшәвебез безнең бернигә дә тиңли алмаслык олы бәхетебез ул. Без бүгенге көндә бәхетле балалар, чөнки әниебез бар, Үз чиратында әниебез иң бәхетле әни- чөнки  ул дөньяга бүләк иткән 6 баласы да янында, барсыда исән-имин. Ана өчен иң зур бәхет бала кайгысы күрмәвендә дип саныйм.  Дөньяда килгән-киткән борчулар күп була. Вакыт аларны төзәтә, оныттыра, ә бала кайгысы күргән кешеләргә бары тик сабырлык кына телисе кала., ул ана күңелендә мәңге төзәлмәс яра.булып кала. Безнең әниебез шул ягы белән бигрәкләрдә бәхетле. Ходай безне дә шул бәхеттән аермасын . Бүгенге әниебезнең зур бәйрәме алдыннан бары тик шул теләктә яшибез.

Елның ноябрь ае безнең өчен олуг бәйрәмгә тиң. Чөнки бу ай җир йөзенә безнең иң кадерле кешебез- әниебезне бүләк иткән. Әниебез үткән тормыш юлына күз салабыз;

  Бабамның 7 баласының берсе-  минем әнием, ул икенче бала булып дөньяга килә.

    Авыр сугыш елларында 10 классны тәмамлаган яхшы укучы 5 кызны сайлап, химия-биология укытучылары әзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. (чөнки мәктәпләрдә укытучылар җитми). Алар арасында кара озын чәчле, күзләре, нур чәчеп, яшәү, уку дәрте ташып торган, авылның иң чибәр кызларыннан берсе Нәсһүн дә була. Курсларны яхшы билгеләргә генә тәмамлап,  кыз яшәгән авылына- Татар Әҗбиенә кайта. Шул ук авылга  аны химия-биология укытучысы итеп билгелиләр. Анда 4 ел укыткач, Чалманарат авылына күчерәләр. Чөнки әлеге авылда бу фәнне укыту бик нык аксый. Яшь кыз өчен бу зур гына сынау да була. Моңа кадәр юньле-башлы укытылмаган фәнне аңа яңа баштан тырышып укытырга кирәк була.

   Ул киткәч, Татар Әҗбие авылында да бу фән аксый башлый. Директор Мирзаянов абый аны кабат киредән чакыра.

    Язмыштан узмыш юк дигәндәй, Татар Әҗбиенә килеп учетчик булып эшләүче таза матур гармунчы егет – Котдус, бер күрүдә, укытучы кыз Нәсһүнәгә гашыйк була. Нәсһүнә үзе дә төшеп калганнардан булмый: матур җырлый; Саратов, русский гармуннарында сыздырып уйный, биегәндә аяклары җиргә тими торган була.

   Күз атып йөрүче егетләр күп була, ләкин аның йөрәге Чалманарат авылы егете Котдустан башканы кабул итми. Ике ел матур гына очрашып йөргәч, ике яшь йөрәк кавышырга булалар. Котдус Нәсһүнәне кабат Чалманарат авылына алып кайтып китә. Мирзаянов абый: “ Беткән идеме бу авылда егетләр,тагын алып китәләр инде. Ну Чалманаратлылар сөенер инде!”, - дип озатып кала.

      Чыннан да, Нәсһүнне авылда бик шатланып каршы алалар. Берничә ел химия-биология укыткач :”Курслар белән генә кала алмыйм, миңа укырга кирәк ,“  - дип,  читтән торып, Мензәлә педагогия училищесына укырга керә һәм башлангыч класс балаларын укытуга күчә. Лаеклы ялга киткәнче үз һөнәренә тугрылыклы булып кала.

      Әтием белән алар ныклы, таза гаилә корып яшиләр. Бер-бер артлы  алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары һәрберсе тормышта үз урынын табып, матур гаилә корып яшиләр.

Олы кызлары, финанс техникумын тәмамлап, бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Икенче кызлары, Казан Медицина Институтын тәмамлап, югары категорияле врач-эндокринолог булып эшли. Бердәнбер уллары - Илдар Пучы урта мәктәбендә балаларга музыка белеме бирә, бик күп кенә җырлар авторы. Дүртенче кызы Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бишенче кызы “Наратлы”хуҗалыгында хисапчы һөнәрен башкара. Ә кече кызлары - әнисе һөнәрен дәвам итүче. Укытучылар династиясенең әле дәвамы бар. Оныклары Илиза, Гөлгенә булачак укытучы-тәрбиячеләр.     Әйе, әби-бабам, ата-анам мактаулы зур тормыш юлы үткәннәр. Безгә - аларның балаларына , оныкларына,оныкчыкларына да ходай мәрхәмәтле булса иде. Бүгенге көндә без үз тормышыбыздан зарланмыйбыз. Аллага шөкер, балаларыбыз исән –сау, сәламәт, акыллы. Алдагы тормыш юлларында да ата-баба юлыннан тайпылмыйча, үз нәсел-ыруын онытмыйча, бәхетле, тәүфыйклы булып тормыш итүләрен күреп яшәсәк иде. Һәр ата-ана өчен моннан да зур бәхет юк ул.

                        Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне, 6 баласын да, үзе кебек итагәтьле , сабыр һәм түзем булырга, туганнарның тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде.Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын, туган йортыбызның тәрәзләрендәге утларны сүндерми саклаучы иң изге, иң илаһи зат.

    Кадерле әниебез! Бүген син 90 ынчы көзеңне каршы аласың. Бу олуг бәйрәмең котлы,  көннәрең кояшлы,гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Ходай сәламәтлектән сине аермасын. Безнең, 6 балаңның,13 оныгыңның, 17 оныкчыгыңның күңел җылысын тоеп,игелегебезгә куанып озак яшә.Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Гомерләрнең иң бәхетле 

сәгатьләре суккан гына… 

Бер карасаң, инде туксан! 

Бер карасаң, туксан гына… 

Туксан бит ул — тик сан гына… 

Дистәләрне кушып дистәләргә

Сүтәсең син гомер йомгагын.

Һәркем өчен маяк булыр иде

Әни синең үткән юлларың

Тормыш кичкән чакта сабыр булдың.

Сыгылмадың җилдә давылда

Түземлегең күреп сокланмыйча

Калган кеше бармы авылда

Үзең уңган,үзең кешелекле.

Шуңа күрә арта хөрмәтең

Сиңа карап төшендек без әни

Яшәү серен, гомер кыйммәтен

Тик бер генә безгә яшәү язган

Тик бер генә яшәү мизгеле.

Без бәхетле булыр идек Әни

Яши алсак синең шикелле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әниебез-тормыш маягыбыз"

Әни! Әнием! Әнкәем!Әниләр турында сүз башла­ганда, иң элек туып-үскән йорт,чәчәкле-чирәмле ишек алды, бакча уртасындагы киң ябалдашлы тупыл ага­чы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм ән...