Тәгәри китте йомгагым.
классный час (2 класс) на тему
"Тәгәри китте йомгагым" кичәсенә презентация тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Тәгәри китте йомгагым" кичә конспекты | 2.52 МБ |
tgri_kitte_yomgagym.docx | 22.4 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге
Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тәгәри китте йомгагым...
(Әкиятләр кичәсе)
I категорияле башлангыч сыйныфлар
укытучысы Шакирова Ә.Х.ның эш тәҗрибәсеннән
Максат: 1. Укучыларның әкиятләр турындабелемнәрен тикшерү, баету.
2. Халык авыз иҗаты – әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү.
3. Укучыларны тапкырлыкта, өлгерлектә сынау.
Җиһазлау: магнитофон кассеталар, кыңгыраулар, әкият китапларынннан күргәзмә, укучыларның иллюстрацияләреннән күргәзмә, проектор, экран.
- Кереш өлеш.
Әкиятләр белән сез кече яшьтән үк таныша башлыйсыз. Аларны әти-әниләрегездән, әби-бабайларыгыздан ишеттегез. Әкиятләр өч төргә бүленәләр: хайваннар турындагы, тылсымлы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Мәсәлән, сарайларны – алмага, кешене – ташка, тычканны – кешегә әйләндереп булмый, хайваннар үзара сөйләшми. Нәрсә генә юк әкиятләрдә! Кара урманнарда яшәүче явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек итүче коточкыч диюләр, кешеләрне ашаучы аҗдаһалар, теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, бик күп гаскәр чыгаручы мөгезләр – һәммәсе дә бар. Тылсымлы әйберләр ярдәмендә әкият геройлары могҗизалара эшли, үлемнән котылып кала.
Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганнан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллана һәм матурлана.
- Уенның кагыйдәләре белән таныштыру.
Уенда 2 команда катнаша.
Брейн-ринг – ярышу дигән сүз.
1нче бирем. Бу әйберләрнең иясен тап.
Калфак, түфли, тарак, себерке, балта рәсемнәре.
1нче тур сораулары.
- Ничә төрле әкият була? (3) (тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында)
- Әкиятләр кайчан барлыкка килгән? (Бик борынгы заманда)
- Иң беренче китап басучы кем? (Иван Федоров)
- Әкиятләрдә кайсы саннар еш очрый? (1, 3, 7, 11, 12, 40)
- Дөньяның иң атаклы әкиятчесе дип кемне атыйбыз? (Г.Х.Андерсен)
- Сез телевизордан яратып карый торган мультсериаллар компаниясе ничек атала? (Уолт Дисней)
- Серле тартма. Бу тартмада элек кәгазь урынына кулланган әйбер. Булмастайны, ышанмаслык әйберне сөйләгәндә, өлкәннәр шуңа язмаганны сөйләмә әле, диләр. Нәрсә булыр ул? (Каен тузы)
2нче тур.
- Бу әкиятләрнең авторларын табарга булыш.
Ш.Перро Кар патшабикәсе
Л.Н.Толстой Золушка
Г.Х.Андерсен Буратино
- Кем шулай әйтә?
- Эх, минем балдан кайтып барышым. Әйтегезче, кайда минем түфлием? (Золушка)
- Түгәрәк алан, көмеш күл,
Көмеш күлнең суы мул.
Соры бүре куып җитте-,
Яшерсәнә көмеш күл,
Яшерсәнә көмеш күл.
(татар халык әкияте Гөлчәчәк)
- Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым.
(Йомры икмәк. Рус халык әкияте)
- Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.
(А.Алиш. Сертотмас үрдәк)
5) Гармун уйныйм
Мин урамда
Кем шулай уйный белә?
Ләкин менә туган көннәр
Елга бер генә. (Крокодил Гена)
- Мин качамын, ул куадыр,
Ул куадыр, мин качам.
(Малай. Су анасы.Г.Тукай)
3нче тур. Геройны тану.
- Ул һәрвакыт кирәкмәгән вакытта килеп чыга. Һәр эшкә аяк чалырга ярата. Үзе ямьсез, үзе котсыз. Ләкин шулай да бераздан үз акылына килә тагын.(Убырлы карчык)
- Артык геройны тап. 1) Таңбатыр, Гөлчәчәк, Былтыр, Су анасы, Золушка.
2) Сертотмас үрдәк, Нечкәбил, Су анасы, Чукмар белән Тукмар.
3) Ш.Перро, Б.Гримм, Г.Х.Андерсен, А.Алиш.
4) Шалкан, әби, бабай, кыз, елан , эт, песи, тычкан.
4нче тур. Кайсы команда бер минут эчендә кубрәк әкият исеме яза ала?
Өзекләр буенча әкиятне тану.
- Әй, нарасый балалар.
Ишетсен колагыгыз.
Беркайчан да, беркайчан да
Африкага бармагыз.
Африкада – гориллалар,
Африкада – крокодиллар.
Африкада – акулалар.
Бик усал, явыз алар.
(К.Чуковский. Бармалей)
- Зәңгәр диңгез буенда,
Карт белән карчык яшәгәннәр.
Искереп беткән землянкада
Нәкъ 33 ел бергә торганнар.
Карт балык тоткан зур ятмә белән,
Җеп эрли булган аңарга карчык.
Бервакыт картка диңгез төбеннән
Чыккан ятмә бары тик чорналып.
Өченчесендә бер балык чыккан,
Тик гади түгел, ә алтын балык.
(А.С.Пушкин. Балыкчы һәм алтын балык)
- Моннан күп еллар элек,
Бик еракта – Таулыда,
Таулы дигән авылда,
Бер Кеше гомер иткән
Хәйдәрнең аты булагн,
Колагы каты булган.
Сызгырсаң, ишетмәгән.
Кычкырсаң – килешмәгән.
Рәттән тугыз мәртәбә
Тибә булган тәртәгә.
Хәйдәр атны ярырга дип,
Сыек чыбык алырга дип,
Урман эченә кергән,
Һәм сәер бер хәл күргән.
Маймыл белән аю ди,
Аю гармун уйный ди.
Маймыл бармак шартлатып,
Урманны янгыратып,
Их-ма ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
(Ф.Кәрим. Гармунчы аю белән җырчы маймыл)
- Бәтиләрем, балакайларым,
Ачыгыз ишекне, ачыгыз.
Сезнең әнкәгез кайтты,
Сезгә сөт алып кайтты.
(Т.х.ә. Кәҗә бәтиләре һәм бүре)
- Жила одна женщина и не было у нее детей. А ей очень хотелось маленького ребеночка. Вот пришла она к старой колдунье и сказала: «Мне хочется, чтобы у меня была дочка. Не скажешь мне, где ее взять?»
- Почему не сказать? – ответила колдунья.
- Вот тебе ячменное зерно. Посади ты зерно в цветочный горшочек, а потом увидишь, что будет.
(Г.Х.Андерсен. Дюймовочка)
- Рус халык әкиятенең кайсысы яшелчә турында? (Шалкан)
- Урманда бер өй тора,
Анда өч хайван яши.
Өч урындык, өч тәлинкә,
Өч кровать, өч мендәр.
Бу кайсы әкияттән
Кайсыларыгыз белер? (Өч аю)
- Нинди тавык әби белән бабайны елаткан да, куандырган да?
- Йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәгәри китте йомгагым.
Внеклаасное занятие из разных татарских сказок....