"Яңа ел биштәре"
методическая разработка на тему

Әлеге бәйрәм эшкәртмәсе урта сыйныф укучылары өчен "Яңа ел"  бәйрәмен уздыру өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Яңа ел биштәре"126 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:»Хуш киләсең яңа ел!”

Максат:укучыларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итү;

                “Яңа ел” бәйрәмен каршылау;

                   Укучыларның сәләтләрен ачу.   

Күргәзмәлелек:музыкаль аппаратура,бизәлгән чыршы,зал;  

                              катнашучы геройларга костюмнар; газеталар.  

Инценировкага катнашучы геройлар:

           Яңа ел

            Быел

            Илдус

            Айрат

             Баштүрә

             Башия

             Башаяк

              Кыш бабай

              Кар кызы

             Алып баручылар

Талгын гына музыка яңгырый

А.Б. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

      Рөхсәт итегез сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа  ел бәйрәме белән тәбрик итәргә. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә һәм укуыгызда зурдан-зур уңышлар, ак бәхетләр телим.

 Чыршы уты балкып кабынганда

Җем-җем итә ак кар бөртеге.

Җир шарына бәйрәм шатлыклары

Алып килә Яңа ел төне.

Ак кар булып яусын бир өстенә,

Киләчәккә ап-ак өметләр.

Ак карлардай ак бәхетләр телик,

Кабул булсын барлык теләкләр.

Бусагада,әнә, өр-яңа ел,

Телик, дуслар, бары игелек.

Бар кешегә саулык, күңелләргә шатлык,

Дөньяларга тыныч – иминлек.

Яңа елда барлык хыялларыгыз да чынга ашсын, яңа ел белән сезне!

Бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Анатолий Николаевичка бирелә.

Директор чыгышы А.Б. Ә хәзер 6-8 сыйныф укучылары катнашындагы “Хуш киләсең Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм программабызны башлыйбыз.Чыршы янына бәйрәмнең алып баручыларын чакырам.

1 а.б. Исәнмесез, хәерле көн кадерле дуслар!

2.а.б. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

1.а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

          Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа җыр.

          Ямь-яшел чыршылар яңа ел байрагы

          Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

2.а.б. Әле кайчан гына шушы залда уйнап көлеп,җырлап биеп яңа елны каршы алган идек. Хәзер инде бу елның санаулы сәгатьләре генә калып бара. Озакламый без аның белән мәңгегә саубуллашабыз.

1.а.б. Сау бул инде хуш иске ел!

          Озатабыз сине бүген.

          Кояшың булды югары

          Зәңгәр булды синең күгең,

          Без канәгать хисләр белән

          Озатабыз сине җирдән.

2.а.б. Без зур эшләр белән сине

          Матур итеп төрдек ямьгә

           Бүген сине озатырга

            Без җыелдык зур бәйрәмгә.

1.а.б. Дуслар! Яңа ел килергә әле берникадәр вакыт бар. Ләкин безнең бәйрәмнең кадерле кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы соңлабрак торалар.

2.а.б. Әйдәгез, безнең бәйрәмебезне бизәүче яшел чыршыбыз турында җырлап, аның янында әйләнеп алыйк. Бәлки безнең җыр тавышына кыш бабай белән кар кызы да килеп җитәрләр.

1.а.б. Кушылыгыз җырга әйлән-бәйлән

           Әйләник бер чыршы тирәли

            Чордан чорга күчеп, бер күмәк җыр

             Канатлы җыр – яшьлек йөрәге.

Чыршы тирәли җырлап әйләнү

2 а.б. Менә җырлап та әйләндек,әйдәгез дуслар, бер биеп тә алыйк.

            Әй гармунчы, уйнап җибәр

            Дәртле бию көйләрен

             Җырлыйк әле, биик әле

             Селкетик идәннәрен.

Татарча бию.

1.а.б. Иске елның соңгы сәгатьләре!

        Китәсебез килми быелдан.

        Бер дә китмәс идек. Тик Вакыттан

        Артта калу безгә тыелган.

2 а.б. Узган еллар бигрәк кадерле шул –

          Һәр көненә хезмәт куелган.

          Тарихның бу данлы елына да

          Безнең күпме Җиңү уелган.

Концерт номеры

2.а.б. Дуслар, безнең сөекле кыш бабабыз  нишләптер күренми бит әле.

1.а.б.   Без телефоннан шалтыратып белешеп килик әле, бер-бер хәл булмагандыр бит.

2.а.б. Без хәзер тиз генә. Сез күңелсезләнмәгез.Алып баручылар чыгып китәләр.                    

Чыршы янына җырлый-җырлый Баштүрә килеп керә.

Баштүрә. Һин-нә-ләй, мин-нә-ләй,

                Кара мамык бияләй.

                  Кара мамык бияләйне

                  Мин — Баштүрә кия ләй...

                    Һин-нәләй, мин-нәләй...

Баштүрә   (җырлавыннан  туктап  кычкыра). Башия! Башия, дим! Кая олактың, мәнсез?

Мышкылдый-мышкылдый Башия йөгереп керә.

Башия (башын ия). Тыңлыйм, Баштүрәм!

 Баштүрә. Минем затлы башымда бер ирртер-ресный план туды...

Башия. Синең затлы башыңда бер ирртерр... ирр-терр...

Баштүрә. Сөйләп бетергәнне көт, надан!

Башия. Әйе, мин — надан, Баштүрәм! Сөйләп бетергәнеңне көтәм...

Баштүрә. Көтмә. Бар, тиз генә теге тинтәкне, Башаякны чакыр монда!

Башия. Башөсте, Баштүрә. Хәзер теге тинтәкне чакырам.

Китә. Сәхнә артында аның: «Башаяк! Сөекле Баштүрәбез сине чакыра!» —дигән тавышы ишетелә. Бераздан Башаяк керә.

Башаяк. Чакырдыгызмы, Баштүрәм?

 Баштүрә. Минем затлы башымда бер ирртерресный план туды. Сиңа бик җаваплы бер эш тапшырырга уйлап торам...

Башаяк. Мин әзер, Баштүрәм.

Баш түр ә. Минем алтын сәгать белән (сәгатенә карый) моннан утыз ике минут элек, Башбүкән исемле шымчымнан бик мөһим иррфоррмасия алдым: Яңаел килергә чыккан!

Башаяк. Фәрман бир, Баштүрәм. Хәзер юк итәм мин аны.

Баш түр ә. Аңласаң, шул: безгә аның үзе түгел, биштәре кирәк! Башбүкән әйтүенчә, ул биштәрдәге шатлык-сөенечләр былтыргыга караганда икеләтә күп икән. Безгә ничек тә шул биштәрне кулга төшерергә кирәк. Әгәр безнең кулга эләксә, зур мәҗлес уздырырга боерык бирәчәкмен... Их, кинәнер идек тә соң!..

Башаяк. Син дигәнчә булыр, Баштүрәм!

Б а ш т ү р ә. Минем затлы башымда туган ирртерресный план мондый. Тыңла...

Баштүрә, берәрсе ишетмәсен дигәндәй, Башаяк колагына нидер пышылдый.

Баштүрә. Кара аны, былтыргы Яңа елның биштәрен эләктерә алмадың, бу Яңа елның да биштәрен ала алмасаң — үзеңә үпкәлә!

Башаяк. Биштәр синең кулда булыр, Баштүрәм.

Баштүрә. Минем алтын сәгать белән (сәгатенә карый) Яңаел килеп җитәргә... тә-ә-әк... бер... ике... Бәй, вакыт аз калып килә икән бит инде... Тәк шту бер аягың монда булсын...

Башаяк.   ...икенчесе — башым  кайда — шунд булыр, Баштүрәм!Китә.

Баштүрә дә чыгып китә, чыршы янына Быел керә.

Быел (бүлмәне күздән кичерә). Берәү дә юк. Кая киткән инде болар тагын? Соңга калына бит хәзер. Нишләргә? Нишләргә? Кешеләрсез, үзем генә берни дә майтаралмыйм, ичмасам. Ничекләр генә ярдәм итәргә инде...

Шулвакыт көлешкән тавышлар ишетелә. Иңнәренә тимераяклар аскан, кулларына кәшәкә тоткан Илдус  белән Айрат  керә.Быел алар сөйләшкәнне бер читтә тыңлап тора. Малайлар аны күрмиләр.

Айрат. Малай, тегеләрнең тетмәләрен теттек бит, ә! Бер-бер артлы өч гол бит, өч гол! Капкачы Наилнең телләре тотлыга башлады, мин сиңа әйтим. Шул кирәк аңа, иеме, Илдус? Кызык та иттек әле үзен, иеме, Илдус?!

Илдус. Җиңү шатлыгы онытылды әле монда. Бүген кич чыршы бәйрәмендә сөйләячәк шигырь искә төште. Яттан гүпчим белмим бит.

Айрат. Чыршы бәйрәменә ярты сәгать кенә калганда да син айн момент әвеш-тәвешлисең. Кая инде синдәге хәтер безгә — каткан тезгә... Син шул турыда уйла: Яңаел безгә нинди сөенечләр алып килер икән?..

Быел (кинәт телгә килә). Әгәр җитди чаралар күрмәсәк, бер генә сөенеч тә алып килмәячәк Яңаел!

Илдус белән Айрат тавыш килгән якка ялт борылып карыйлар һәм Быелны күреп алалар.

Икесе   бергә. Кем син?

 Быел. Әллә танымыйсыз дамы?

Илдус белән Айрат аңа текәлеп карыйлар.

Быел. Быел мин!

Илдус. Быел?

Айрат. Әйе, шул, тач үзе!

Илдус. Син бит безгә букча-букча сөенечләр өләшкән идең узган чыршы бәйрәмендә?!

Быел. Сөенечләр... сөенечләр... Мин сезгә күңелсез хәбәр алып килдем әле менә.

Айрат. Ниткән күңелсез хәбәр ул тагын?

Быел. Яңаелның сөенечләр-шатлыклар тулы биштәрен урларга җыеналар. Дөресрәге, ул биштәрне алыштырмакчы булалар...Былтыр, сезнең янга килер алдыннан, Гасыр бабай миңа өч йөз алтмыш биш көнне ышанып тапшырды да инструкция үткәрде: «Һәрбер көнеңне күзәтеп тор, әрәмгә узмасын, берүк»,— диде. Менә бүгенге, соңгы көнемнең һәр сәгатен, һәр минутын күздән кичерә-кичерә тикшереп-барлап йөргәндә, җилләр миңа күңелсез хәбәр җиткерделәр: өстә, Караболыт материгында, Яңаелга каршы әнә шундый явызлык кылмакчы булып яталар...

Айрат. Кемнәр соң алар?

Быел. Алар әнә шул материктагы Башбашлар илендә яшиләр. Исемнәре дә мәгълүм: Баштүрә, Башия, Башаяк... Былтыр шуларның берсе, Башаяк дигәне, көтмәгәндә миңа һөҗүм итте. Алыш вакытында минем биштәрдәге шактый сөенеч-шатлыкны алып, алар урынына байтак кына явызлыклар, кайгы-хәсрәтләр салып өлгерде. Менә бүген дә Яңаелның юлына каршы төшмәкче була әнә шул явыз. Биштәрне хәйләләп-ал

алдалап алып, аның урынына үзенең кайгы-хәсрәт белән шыплап тутырылган үз биштәрен калдырырга җыена.

Илдус. Алайса, нишләп тик торабыз соң әле без? Тизрәк, ашыгырга кирәк!

Айрат.  Әйе, ашыгырга кирәк!

Быел. Әйдәгез, мин юл күрсәтермен...

 Чыгып китәләр.Ап-ак биштәр салынган чанасын тартып, җырлый-җырлый Я ң а е л  килә.

Я ң а е л.        Бигрәк л әр дә матур дөнья! — Җиргә аклык бөркелә...

                  Гүзәллеккә таңнар калып,

                   Бер елмаям, бер көләм.

                    Кешеләрнең бик сагынып

                   Мине көткәнен беләм.

                    Шуңа күрә сөенечләр,

                     Шатлыклар алып киләм,

                  Өләшермен мин аларны

                    Тынычлык, бәхет теләп,

                   Яңа яуган кардай ап-ак

                  Биштәрем үзем белән...

Кинәт елау тавышы ишетеп, Яңа ел җырлавыннан туктый.

Яңаел  (тавыш килгән якка кычкыра). Кем бар анда? Кем елый?

чыршы артыннан күзләрен уа-уа Башаяк чыга.Ул балалар кебек киенгән. Сөйләшүе дә балаларча. Яңа ел, чана бавын кулыннан ычкындырып, аның янына килә.

Яңаел. Нигә елыйсың, үскәнем? Кем тиде?

Башаяк (лышт-лышт итеп борынын тарта-тарта). Ур... ур... Урбасарлар... Әйем лә... юл... юл... юлбасарлар... минем вилсәпидемне таладылар! (Кычкырып елый башлый.)

Яңаел. Елама, үскәнем, елама. Мин сиңа икенче вилсә... Туктале, ә нишләп соң монда, урманда, вилсәпид белән йөрисең әле, үскәнем? Кыш көне бит чана шуалар...

Башаяк (кинәт сискәнеп)Ыңк! Мин... ни... вилсәпидне чанага салган идем...

Яңаел. Исемең ничек синең, үскәнем?

Башаяк. Минемме? Башаяк, Баштүрәм!

Яңаел. Ай-һай, шаян да малай икән син, ә! Баш-аякбаштүрәм дигән исем була димени?

Башаяк (ялгышканын аңлап). Э-э-эм... Ни... Ул минем исем түгел шул... Ие... Кушамат кына... Минем исемем — Басыйр.

Яңаел. Карале, бигрәк матур исем икән. Басыйр. Ә нишләп син, Басыйр, бу урманда чанаңа вилсәпид салып йөрисең?

Башаяк. Мин бит... ни... вилсәпидтә бик йөрисе килгәч... җәйне эзләргә чыккан идем... Каршыма урбасарлар... әйем лә... юлбасарлар чыкты да... (тагын елый башлый). Вә-ә-ә... Ә мине... карга батырдылар. Вә-ә-ә...

Яңаел. Елама, үскәнем. Син бит зур егет инде хәзер. Елама, Басыйр. Чанаңны кая яшергәннәрен күрмәдеңме соң?

Башаяк. Ә-әнәү теге чыршы төбендәге көрткә күмделәр. Вә-ә-ә...

Яңаел. Елама, Басыйр. Чанаңны үзем алып киләм. Ә син туныңны кага тор... (Китә.)

Башаяк (баскан җирендә биеп ала). Ха-ха-ха! Алданды, алданды! Урра, биштәр безнең кулда!

Сикеренгәләп, тиз генә куак артына бара да үз биштәрен алып килә, аны Яңаел биштәре белән алыштыра.

Башаяк (Яңаел киткән тарафка карап). Үскәнем, эзлә чананы, эзлә. Тапсаң үзеңә булыр... Хи-хи-хи... (Чыгып йөгерә.)

Яңаел (керә). Басыйр, син әкәмәт тә егет булып чыктың бит әле...

Ул Башаякның юклыгын күреп аптырап кала. Качкандыр дип уйлап, якындагы куак артларын барып карый.

Яңаел. Басыйр! Басыйр! Кая качтың? Чык, әйдә, монда!Менә кызык... Әллә күзгә генә күренде инде?!

Ул шулай аптырап торганда Быел,  Илдус, Айрат керә.

Быел (сөенеп кычкыра). Ә-ә, Яңаел монда! Исән! Сәлам, Яңаел!Кул биреп күрешә.

Айрат. Ур-р-ра, өлгердек!

Илдус (чанадагы биштәрне күреп). Уррра, биштәр дә монда!

Яңаел. Нәрсәгә шулхәтле сөенәсез? Берни аңламыйм. Гомумән, әллә сез бөтенегез дә күзгә күренәсез инде?

Быел. Их, Яңа ел, белсәң иде син безнең ничек борчылганны! Өлгерә алмабыз дип куркып, җан-фәрманга синең каршыңа чаптык. Тәки өлгердек. Карале, алай-болай сиңа берәр явыз бәндә очрамагандыр бит?

Яңаел. Юк-юк, нигә?

Быел. Болай гына соравым...

Яңаел. Әле сез монда килгәнче бер кызык хәлгә юлыктым... Җырлый-җырлый килә идем шулай, ишетәм — кемдер елый. Карыйм — бер малай. «Нигә елыйсың?» —дим моңа. «Вилсәпидемне юлбасарлар талады»,— ди бу. (Көлә.) Шундый да шаян малай инде менә. Басыйр исемле. Кушаматы бигрәк тә кы зык! Ничек диде әле? Ә-ә-ә... Исемә төште: Башаяк-баштүрәм! Әйе, әйе, Башаякбаштүрәм!

Быел, Илдус, Айрат (өчесе бергә). Башаяк?

Яңаел. Юк, Башаякбаштүрәм, диде. Сезнең шикелле башта мин дә гаҗәпләнгән идем...

Быел (хәлсезләнеп). Биштәр... биштәр...

Илдус белән Айрат чанадагы биштәргә тотыналар, аның авызын чишмәкче булалар.

Быел. Чишмәгез, харап итәсез дөньяны! (Тегеләр туктап кала.)

Яңаел. Нәрсә булды? Нишләп өчегезнең дә битләре агарды?

Айрат. Аһ, явыз! Өлгергән бит!

Яңаел. Кем явыз? Минме? Аңлатыбрак сөйләгез әле...

Илдус. Син түгел... Башаяк! Башаяк явыз! Биштәрне алыштырган!

Быел. Әйдәгез, тизрәк Башаякның артыннан куарга кирәк. (Яңаелга.) Әйдә, Яңаел, юлда барысын да аңлатырбыз...     Китәләр.

Баштүрә бүлмәсе. Баш и я белән Башаяк йомшак кәнәфигә чумып   утырган Баштүрә тирәсендә чүмәшеп, җыру җырлыйлар.

Башия,   Башаяк.

Затлы бүрек, затлы тун

 Кия безнең Баштүрә-әй...

 Башбашлар илендә һәркем

Баштүрәне баш күрә-әй... Их! Яшә, яшәсен...

Баштүрә. Ярар, җитәр, тинтәкләрем минем. Яхшы җырлаганыгыз өчен иртәгә берәр нәрсә белән бүләкләрмен үзегезне. Мәҗлесне затлы итеп бәйрәм залында үткәрергә кирәк. Караболыт материгы гына түгел, бөтен тереклек шауларлык булсын!

Башия. Шулай булыр, Баштүрәм!

Башаяк. Шаулатырбыз, Баштүрәм!

Баштүрә. Табында тел очына тию белән эри торган балыкларның барча төре булсын!

Башаяк. Тел очына тигәнче эри торганнарын да табарбыз, Баштүрәм!

Баштүрә (сикереп тора). Андыйлары кирәкми, надан! Мин әйткәнчә эшләргә!

Башаяк. Башөсте, Баштүрәм. Син әйткәнчә эшләрбез!

Баштүрә  (утыра). Башия!

Башия. Әү, Баштүрәм!

Баштүрә (сикереп тора). Нәрсә-ә?

Башия. Минават, Баштүрәм. Тыңлыйм, Баштүрәм.

Баштүрә (утыра). Пешекчеләргә минем фәрманны җиткер, затлы уылдык бәлеше пешерсеннәр... Аннан соң, кызыл уылдыкны табада кыздырсыннар. Зәйтүн маенда! Шуны әйтергә онытма! Бар!

Башия (урыныннан кузгала). Әйтергә онытмам, Баштүрәм. Барам, Баштүрәм. (Китә.)

Баштүрә. Башаяк, сиңа да эш бар.

Башаяк. Тыңлыйм, Баштүрәм.

Баштүрә. Хәзер үк затлы мәҗлес хөрмәтенә күк күкрәт, яшен яшьнәт!

Башаяк. Башөсте, Баштүрәм. Син дигәнчә булыр... ие дә бит...

Баштүрә (сикереп тора). Нәрсә? Әле син, хөрәсән,минем затлы фәрманга каршы киләсеңме? Башыңны кистерәм!

Башаяк. Баштүрәм, хәзер кыш көне бит. Күк күкрәтә, яшен яшьнәтә торган машинаның мае каткан. Шистырналары эшләми. Аннан соң быелга дигән бензин запасы да бетте...

Баш түр ә. Һе-ем... Ярар. Гаебеңне таныганың өчен бу юлы башыңны кистермим... (Утыра.)

Башаяк. Мең рәхмәтлемен, Баштүрәм!

Шулчак төсе качкан Б а ш и я йөгереп керә. Керү белән нәрсәгәдер абынып егыла.

Баш и я. Киләләр! Киләләр! Беттек! Үтерәләр! (Өстәл астына кереп кача)

Баш түр ә. Кемнәр килә? Кемнәр бетерә? Кемне үтерәләр?

Баш и я. Биштәрдәге сөенечләр үзегезгә булсын. Үтерәләр! Үзегезгә булсын мәҗлесегез дә... Үтерәләр!

Башаяк (Баштүрәгә). Баштүрәм, ниткән бу. (Бармагын чигәсендә биетеп ала.) Ычкынган! Җүләрләнгән!

Баш и я. Син үзең җүләр! Үтерәләр! Кешеләр килә! Яңаел килә!..

Баш түр ә (каушап). Каян киләләр, чәчби? Тынычлан да тиз генә җавап бир!

Баш и я. Шуннан киләләр, шуннан! Качыгыз!

Баш түр ә (үзен кулга алып). Паникага бирелмәскә! Каршылык күрсәтергә! Башаяк, бар, җәһәт кенә явызлык биштәрен алып кил!

Башаяк. Башөсте, Баштүрәм. Хәзер алып киләм. (Китмәкче була да туктап кала.) Баштүрәм, явызлык биштәре Яңаел кулында бит.

Баш түр ә (үз башына сугып ала). Аһ, шайтан алгыры, ялгыштык... Затлы коралсыз калдык...

Башия. Качыгыз! Үтерәләр!

Бүлмәдә ыгы-зыгы куба. Этешәләр, төртешәләр, качарга урын эзләп азапланалар. Җил-җил атлап Яңаел, Илдус һәм Айрат  керә.

Айрат. Баскан җирегездән кузгалмагыз!

Илдус (Баштүрә янына килә). Ялгышмасам, син Баштүрә буласыңдыр инде? Җә, әйт әле, сөенечләр биштәрен кая куйдыгыз?    Баштүрә дәшми.

Быел. Биштәр кайда дип сорыйлар синнән?

Б а ш т ү р ә. Билләһи-валлаһи, затлы башым белән ант итәм: мин алмадым, мин күрмәдем.

Айрат. Биштәр кая?

Башия (Баштүрәгә карап ала. Тегесе астан гына йодрык күрсәтә). Минават, хөрмәтлем. Күрмәдем, белмәдем...

Илдус. Тә-ә-әк... (Башаяк янына килә.) Ә син...

Башаяк. ...Башаяк булам. Гомердә кеше әйберенә кул сузганым булмады — мин алмадым.

Яңаел. Синмени инде ул— «шаян малай»? Мине алдалап, сөенечләр биштәрен алып китүче Башаяк-баштүрәм...

Башаяк. Гомердә алдаганым булмады. Беренче тапкыр күрәм сине.

Айрат. Аһ, явыз, алдакчылар! Мин сезне хәзер...

Быел. Кирәкми, Айрат, тукта! Дошманны үз коралы белән акылга утыртырга кирәк.

Илдус. Әйе, Быел дус, дөрес әйтәсең. Боларның явызлык биштәре безнең кулда бит. Хәзер мин шул биштәрнең авызын чишәм дә печтек кенә явызлык чыгарам. Ул явызлык, без ни теләсәк, шуны эшләячәк.

        Биштәр авызын ачып яба. Бер урында хәрәкәтсез басып торган Башаяк белән Ба-шия явыз кыяфәткә керәләр. Башаяк Баштүрә янына йөгереп килә дә аның артына тибә.

Баштүрә (ярсып кычкыра). Нишлисең син, тинтәк? Миңа түгел, әнә тегеләргә тип!

Башаяк. Әһә, эләктеңме? Мә, минем затлы аягымның тәмен татып карале. (Баштүрәгә тагын тибә.)

Баштүрә егыла. Шуны гына көтеп торгандай, Башия аңа менеп атлана.

Башия. На-а, малкай! На-а!

Б а ш т ү р ә. Тыегыз бу хөрәсәннәрне! Үтерәләр бит! Айрат. Сөенечләр биштәре кая? Баштүрә   (Башияне  атландырып   йөри-йөри). Мин... ал...мадым... Башаяк алды... Ул... котыртты... Башаяк. Әһә, мә тагын берне. (Тибә.)

Тәмам хәлсезләнгән Баштүрә идәнгә сузылып ята.

Баштүрә. Үт... үт... терәләр! Кот... кот... карыгыз! 

Быел Илдуска туктарга ишарә ясый.

Илдус. Явызлык! Биштәргә кире кайт!

Илдус биштәр авызын ачып яба. Башия белән Башаяк элекке хәлләренә кайта. Баштүрә көч-хәл белән генә торып баса.

Баштүрә (Башия белән Башаякка карап). Хөрәсәннәр...

Яңаел. Йә, Баштүрә, минем биштәрем кайда инде?

Баштүрә (башы белән ымлый). Минем затлы сейфымда. Ачык ул алыгыз.

Яңаел. Биштәрем! (Сейфтан биштәрен ала.) Урра! Биштәрем табылды. Тизрәк чыршы бәйрәменә ашыгырга кирәк!

Илдус. Әйе, ашыгырга кирәк! Минем шигырь дә ятлыйсым бар әле.

Быел. Миңа да бәйрәмдә кешеләр белән саубуллашырга кирәк. Айрат. Әйдәгез!                    Китмәкче булалар.

Баштүрә. Туктагыз! Без сезнең биштәрне бирдек. Сез безнекен кире кайтарыгыз.

Быел. Юк инде. Анысы булмас. Мин ул явызлык биштәрен үзем белән алып китәм. Киләчәктә явызлык булмаска тиеш!

Башия. Хе... Явызлык булмагач, безгә Баштүрә дә кирәкми. Урра! Баштүрә безне буйсындыра алмый. (Баштүрәгә телен чыгарып күрсәтә.) Моннан соң мин Башия булмаячакмын. Баширә булачакмын! (Яңаелга карап.) Мине дә үзегез белән алыгыз. Минем дә чыршы бәйрәмендә катнашасым килә!

Яңаел. Алабызмы, дуслар?

Быел, Илдус, Айрат (өчесе бергә). Алыйк, әйдә.

Башаяк. Мин дә Башаяк булмыйм. Басыйр булам. Алыгыз мине дә!

Яңаел. Әйдә!                Китә башлыйлар.

Баштүрә. Ә мин? Ә мин?! Явызлыкларым, буйсынучыларым булмагач, мин нишлим инде хәзер? Мине дә алыгыз!

Яңаел җыр башлый. Калганнар аңа кушыла, барысы бергә җыр башкаралар.

Җыр: 1.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бураннар белән бергә атлап,

Туган җиргә өр-яңа ел килде.

Кушымта:

Бәйрәм белән сезне якын дуслар

Яңа еллар бәхетләр китерсен.

Шат елмаеп яшәгез һәрвакыт

Кайгы борчулар читләтеп үтсен.

2.Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,

Карлар ява, йомшак җилләр исә.

Шат яшәрбез, яңа еллар җиргә

Сәламәтлекләр алып килсәләр.

Куш:шул:ук:

3. Нур бөркелсен  һәрчак шат йөзләрдән

Көлеп торсын һәрвакыт җир шары.

Һәммәбез дә изге теләк белән

Каршылыйкчы без яңа елларны.

Кушымта:

Хөрмәт итик һәрчак әнкәйләрне

Кешеләргә булыйк без ярдәмчел.

Изге күңелле булганда гына

Аңларбыз без яшәүнең мәгънәсен.

Бәйрәм белән сезне якын дуслар

Яңа еллар бәхетләр китерсен.

Шат елмаеп яшәгез һәрвакыт

Кайгы борчулар читләтеп үтсен.

Җырлап бетергәч барысы бергә чыгып китәләр. Алар чыгып китүгә чыршы янына алып баручылар керәләр.

 а б.Бездән башка да күңелсез булмаган ахры сезгә монда.Без озакладык дип бик борчылган идек.

 2 а.б Кыш бабабызга Бөрбаш мәктәбендә бераз тоткарланырга туры килгән.Сезнең алдыгызда гафу үтенергә кушты. Тиздән килеп җитәбез ,юлга чыктык диде.

1.а.б.  Кара әле ,без шалтыратканнан соң шактый вакыт узды бит инде, әллә кыш бабабыз юлны эзләп йөриме икән, әйдәгез бергәләп чакырып карыйк әле. Безнең тавышны ишетеп ,юлны тизрәк табып килерләр.

2 а.б. Әйдәгез дуслар. Бер, ике,өч: кыш бабай,кар кызы килегез безгә яңа ел бәйрәменә. Ишетмәделәр ахрысы, ягез әле тагын бер тапкыр кабатлыйк.

 Чакыру кабатлана. Күңелле музыка уйнаганда к.б. һәм к.к. керәләр.

Кыш бабай: О-о-о исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы: Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә.

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килдек сезгә!

Биек –биек таулардан

Тирән-тирән карлардан.

Кыш бабай Кап-кара урманнардан,

Йөрелмәгән юллардан

Кар кызы  Җирнең иң-иң читеннән

                  Кунак булып килдек сезгә.

Бергә: Яңа ел белән сезне! Яңа шатлыклар белән!

  1. а.б.  Исәнмесез., кыш бабай!
  2. а.б.  Исәнмесез, кар кызы!
  1. а.б. Ак таягың кулыңда

           Кызыл туның кигәнсең.

           Бөтен җирең бәсләнгән

           Күп җир гизгән икәнсең.

К.Б. Әйе, шул улым. Юлыбыз озын булды.Килә-килә әллә ничә урында булып, Яңа елны каршыларга туры килде.

2.а.б.Әй кыш бабай,кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдерт. Уйнат син.

1.а.б.Күңелле үтсен Яңа ел

Түгәрәкләп басыйк без!

Әй, дусларым!

Җырлап алыйк

Бераз күңел ачыйк без!

2.а.б. Котлы булсын Яңа ел

Бәйрәм булсын мөбәрәк.

Тотыныгыз кулга-кул

Ясап бәйләм түгәрәк.

Кар кызы: Басыгыз чыршы тирәли

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле.

Бер биеп алыйк әле.

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Кыш бабай: Ягез әле, балалар. Әйдәгез әле.

Чыршы тирәли җырлап әйләнү.

Кар кызы:Бабакай, безнең бит әле балаларга дип алып килгән телеграммаларыбыз да бар.

Кыш бабай: Әйе шул, кызым, әйдә әле онытканчы укып китик әле.

Чиратлашып телеграммалар укыйлар.

    1 а.б. К.б. безнең сезнең өчен дип әзерләгән бәйрәм бүләгебез – конөерт номерыбыз бар.Бераз ял итеп алырсыз, рәхим итеп карагыз.

 Кыш бабай: Һай рәхмәт  улым. Чынлап та бераз алҗытып җибәрде шул.

Концерт номеры

1.а.б. Күңелле үтсен Яңа ел!

Түгәрәкләп басыйк без!

Әй,гармунчы, -

Бераз күңел ачыйк без.

2.а.б.  Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Әнә, биергә чакыра

Гармуннар тора уйнап.

1.а.б.   Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле.

Бию көе җибәрелә, Кар кызы биеп китә. Кыш бабай кул чабып тора.

Кыш бабай: Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә.

Мин дә китереп басам.

Кыш бабай да биеп китә. Күмәк бию.

Кар кызы: Бабакай! Онытып та торабыз икән, безнең бит бүгенге бәйрәм өчен әзерләп килгән уеныбыз бар. Әйдә әле, шуны уйнап алыйк.

Кыш бабай: Әйе шул , кызым. Бөтенләй истән чыккан. Яле, балалар кайсыгызның уен уйныйсы килә?

К.б. белән к.к. уен уйнаталар.

К.к. Безнең бәйрәмебез бик күңелле үтә. Вакытның үткәне сизелми дә.

К.б. Әйе, шул, кызым. Ләкин үзебез киткәнче, урыныбызга Яңа елны калдырып китәбез.Көнчыгыш календаре буенча күсе елы урынына үгез елы килә.

2.а.б. Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!

1.а.б. Бураннар буратып килә

Карларга төреп килә.

Тарихның яңа битенә

Яңа ел килеп керә.

2.а.б. Буранлап, җилләп килсә дә,

Тынычлык елы булып.

Килсен ул туган илемә

Бәхетләр елы булып.

Кар кызы: Яңа ел, Яңа ел

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз

Иске ел китә бездән.

К.б. Яңа ел соңга калмыйдыр бит?

1.а.б. Соңарырга уйламый да. Әнә еракта Яңа ел күренә.

Күңелле музыка уйный, Яңа ел керә.

Яңа ел.  Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, апалар һәм абыйлар!

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем  - Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга!

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2009 нчы елның

Имин булсын  һәрбер көне.

К.б. Хуш килдең Яңа ел, хуш килдең!

К.К. Яңа ел белән сезне дуслар!

2.а.б. Яңа бәхет. Яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел.

1.а.б. Яңа ел белән котлап_

2 а.б. Әй. Яңа ел!

БӘйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле җырлавы

Яшел чыршы янында.

К.б. Вакыт дигәне һай сизелми дә уза. Инде саубуллашыр чак та җиткән икән.

К.К. Әйе,бабакай, Дуслар әйдәгез, чыршы әйләнесендә бер җырлап әйләник тә безгә китәргә вакыт.

Чыршы тирәли җырлап әйләнү.

К.к. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим

Яңа елда һәркемгә.

Бәхет-шатлык. Сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

К.б. Бәйрәм үтте, сәгать сукты

Яңа ел килде безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын

Шул чагында белермен.

К.к. Сау булыгыз!

Бүгенгедәй һәрчак булыгыз көләч

Күрешербез яңа елда,

Тагын да бер ел үткәч.

К.к. Сау булыгыз кадерле дуслар,

К.Б.  Киләсе елга кадәр.

1.а.б. Сау бул к.б.,

2.а.б. Сау бул к.к.

Кыш бабай белән кар кызы китәләр.

1.а.б. Күңелләргә шатлык хисе тулсын,

Кайгыларга урын калмасын.

Бәйрәм саен һәрбер өйнең

 Табыннары гел мулдан булсын.

2 а.б. Дөнья матур, илләр имин булсын

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын икән һәрбер көнегез.

1 а.б. Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.

2.а.б. хөрмәтле дуслар! Яңа елда һәрберегезнең теләге тормышка ашсын.

1.а.б.Йөзләрдә шатлык нуры сүнмәсен, күңелләрдәге өмет уты сүрелмәсен.Һәрберегез сәламәт булыгыз.Ихлас күңелебездән чыккан әлеге теләкләребезне сезгә

Алып баручылар чыгып китәләр.