Әниләр һәм әбиләр бәйрәме
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Хуббутдинова Дилара Дугласовна

Әниләр һәм әбиләр бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_hm_bilr_byrme.docx25.31 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Әбиләр, дәү әниләр  бәйрәме.

А/Б Кадерле әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз! Сезне барыгызныда хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз!

Картлык көнегездә тыныч тормыш, саулык, сәламәтлек телибез!

 Бәхетләрегез булсын гомерле,

гомерләрегез булсын бәхетле! 

Хәзер сүзне балаларга бирәбез.

1ук: Дәү әниле өйнен түре ямьле, 

Дәү әниле өйнең түре башка,

Урамнары хәтта ямьлерәк!

Дәү әниле өйнең чәе башка,

Коймагына чаклы тәмлерәк!

“Әйдәгез , танышыйк!” Балалар үз әбиләре белән таныштыралар

2ук: Дәү әниләр белән яшәү рәхәт,

Оҗмахларын торсын бер якта.

Тормыш ямьле ,яшәү мәгънәлерәк

Дәү әниләр булса түр якта!

3ук: Минем әби- бик шәп әби Бүген дә оныкларына

Аңлыйм аны бер сүздән. Бирә яхшы киңәшләр.

Ягымлы бер караш җитә, Догаларын укый-укый

Барсын сизәм мин күздән. Тели матур теләкләр.

Җыр: «Әбием»

 -Минем әби сабыр,түзем,мөлаем.

  • Минем әбием иң гүзәл хатын-кыз
  • Минем әбием беркайчан да кычкырмас,ачуланмас,
  • мине аңларга тырышыр.
  • Минем әбием бик зирәк, акыллы. ,
  • Минем әбием тәҗрибәле, яхшы әни.
  • Минем әбием уңган,булган хуҗабикә.


А/б. Бала –гаилә бизәге,нигезе. Безнең арада иң күп бала үстерүче әбиебез булып тора.Хәзер аның хөрмәтенә  җырлый Хөсәенова Лилия.

4ук: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак ,иң ягымлы кешеләр,

Иң сөйкемле,алар безнеэ әбиләр.

Әби сүзе иң бөек сүз,юк аңа һичбер алмаш,

Иң-иң әйбәт кешеләр дә булалмас.

5ук:Иң-иң әйбәт оныгы булып яшәсәм ярар иде,

Әбиемнең ышанычын акласам иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк,тыныч булыр ил-көннәр.

6ук: Беләсезме,безнең өйдә бик тә серле куллар бар

Оекбашлар бәйли торган, тегә торган куллар бар.

Бу куллар иркәли,назлый,тәмле ашлар пешерә

Дәү әнием куллары ул,бөтен эшкә өлгерә.

7ук: Картайма ,әби бер дә

 Әбинең йомшак куллары

Әби безне үстергән

Иркәли сөя,көн дә

Яшәү өчен көч биргән

Матур да син,ягымлы да

Тәмле ашлар пешергән,

Картайма әби бер дә.

Акыллы булсын дигән.

8ук Әбием миңа

Бәйли җылы оекбаш

Озын гомерле булсын!

Мин мәктәптән кайтышка

 Безне һәрчак шатландырып, 

Пешерә ул тәмле аш.

 Елмаеп-көлеп торсын.

Әбиемне бик яратам

Җыр:Загертдинов Илмир “Әниемә”

А/Б Бүген безнең бәйрәмдә кайбер балалар үзләре генә килде. Кызганыч,аларның әбиләре бу якты дөняда юк инде.Хәзер укыячак шигырь безнең арада юк әбиләргә дога булып ирешсен.

9ук:Әбиләрне рәнҗетмәгез! Тыныч.йокла, әбием

Алар һәрчак кирәк!

Онытмам сине бер дә

Әби,диеп дәшкән саен

Күңелемнең түрендә

Сөенә хәтта йөрәк.

Саклармын гел дә.

Кечкенәдән үстем мин

Әбием кочагында

Иркәләнеп,сөенеп

Ул булганга сөенеп.

-Хәзер кызлар башкаруында бию. “ОбраЗ” ансамбле башкаруында“Морячка” биюе

Кичәбезнең икенче өлеше кызлар арасында ярыш.

Хәзер дуслар ,көч сынашыйк

Батырлар алга чыксын.

Һәр команда үзенең осталыгын

Булганлыгын күрсәтеп алсын!

Концерт

Җырлый Кадырова Гөлчәчәк “Бабушка моя”

Нәфис сүз. Вәхшәт.Сөйли Амирханова Алсу

Татар биюе. Шигапова, Низамова, Шамсунов

Җырлый Исламова Элвина  “Яз җитә”

Нәфис гимнастика.Башкара Амирханова Алсу

Җырлый Хөсәенова Адилә. “Таң атканда”

Җырлый Салахов Динар “Я шагаю по Москве”

Хор.“Әбием, кадерлем”.     Йомгаклау.Әбиләрне бүләкләү.