“Әни дигән олы сүз бар”
классный час (4 класс) на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Россия президентының 1998 ел 30 гыйнвар указы нигезендә, һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Аналар көнен” бәйрәм итәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ni_dign_oly_suz_bar.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

“Әни дигән олы сүз бар”

ӘТНӘ РАЙОНЫ

Комыргуҗа урта мәктәбе

Яңа Җөлби филиалы

Зал матур итеп бизәлгән.

Максат: газиз әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатълелек хисләре тәрбияләү.

“Әниләр” темасына музыка яңгырый.

Теләкләре гел изге.

Әниләр телиләр балага

Тынычлыкта үсүне,

Буыннардан буыннарга

Игелекләр күчүне

Әниләр тели балага

Итагатьлек, сафлыкны,

“Бик яшьли аерсыннар,- дип,

Ялган белән халыкны.

Әниләр тели балага

Ныклык һәм сабырлыкны.

“Йөзләре шат булсын, - диләр, -

Күрмәсен авырлыкны”.

Бишек җыры белән күчә

Әнкәйләрдән җылылык.

Берни юктыр алар кылган

Яхшылыкка торырлык.

Әнкәйләр гел түзем, чыдам,

Карашлары мөгаен.

Чиксез игелек кылсак та,

Бурыч бетмәс, мөгаен...

Бурыч бетмәт, мөгаен.

                                                    Мөшәррәф Гали.

“Җырлыйм әнием турында” Г.Зәйнәшева шигыре, Ф.Әхмәтов көе.( апалы- энеле Әхмәдуллиннар җырлый)

А.б. Әни. Дөньядагы бердәнбер, иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз ул. Әни, әнкәй, әнием. Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң коен чакларда без әниләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Туган телебезне дә без ана теле дип атыйбыз.

“Солдат хаты” җыры.

А.б. Россия президентының 1998 ел 30 гыйнвар указы нигезендә, һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Аналар көнен” бәйрәм итәбез. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Шушы уңайдан “Әни дигән олы сүз бар” дип аталган бәйрәм кичәсен башлыйбыз.

Җыр. “Бүген әниләр бәйрәме” Р.Вәлиева шигыре, Арагуловлар көе.

А.б. Җәннәт аналарның аяк астында. Анасын хөрмәт итмәгән кешегә исеме харам. Әнисен, бик теләсә дә, сайлап ала алмый кеше. Аны безгә ходай бирә. Ул фәкать ходай эше.

Әни ул чит-ят булалмый

Газиз генә булала.

Безнең өчен ул илаһи,

Безнең өчен ул алла.

Әни ул ямсез булалмый,

Гүзәл генә булала.

Әниеңә мәхәббәтле

Мәрхәмәтле бул, бала.

Әни күңеле, һай сизгер.

Барысын да белә бит ул...

Әнине сайлап алмыйлар,

Бердәнбер генә бит ул.

Бу шигырьнең авторы Р.Миңнуллин. Ул әниләр турында иң күп язучы дыр, мөгаен. Үзенең сүзләренә караганда, аның әниләргә багышлап язган шигырьләре өч томга да сыеп бетмәстер.

А.б. Аналар турында бик күп әдәби әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, повестьлар, романнар, пьесалар иҗат ителгән.

Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”

Х.Сарьян. “Бер ананың биш улы”

Ф.Садриев. “Таң җиле”

Р.Мөхәммәтҗанов. “Әнием төсе”

Ф.Ураллы. “Әнкәемнең җылы кочагы”.

Хәзер Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасыннан бер өзек карагыз.

А.б. Хәзер сүзне балаларга бирәбез. Әниләргә багышланган шигырьләр укыла.

А.б. В.Осееваның “Өч ул” хикәясенә нигезләнеп эшләнгән күренеш карап үтик.

А.б. Бәйрәм кичәсен ярыш бәйге формасында дәвам итәбез. Әниләрдән һәм балалардан торган ике команда.

Иң беренче итеп, танышып үтик:

  • профессия
  • балалар: исеме, яше
  • иң яратмаган шөгылең
  • иң яраткан шөгылең
  • хатын-кызны нәрсә бизи?
  • тулы бәхет өчен нәрсә җитми?
  • алтын балыкка нинди 3 теләгегезне әйтер идегез?
  • иң изге теләгегез тормышка аштыиы әле?

А.б. Сез балагызны беләсезме? дип исемләнгән уен. Ана белән бала аркага

арка куеп басалар. Сорауга бала баш кагу белән җавап бирә, ә әни әйтә.

  • Балагыз манный боткасын яратамы?
  • Балагыз савыт-саба юамы?
  • Балагыз теш чистартырга яратамы?
  • Балагыз сәг. 21:00 дә йокларга ятамы?
  • Балагыз иртән урынны җыямы?
  • Балагыз китап укырга яратамы?
  • Балагыз мәктәптә уку ошыймы?

А.б. Алдагы уеныбыз: су аркылы чыгу. Пляжда ял итәсез, ярышырга булдыгыз. Кем көймәдә гаиләсен тизрәк ярның икенче ягына алып чыга, көймәгә бер генә пассажир алырга ярый. Көймә - боҗра.

А.б. Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар, - ди бит халык.

Бер егет, күрше авылдан кунакка килгән кыз белән танышырга теләп:

  • Чибәр кыз, исемең ничек?- дип сораган.

Кыз, бер дә аптырамыйча:

  • Бибидөрлемөнтәзимәбануямалоркыя! – дип җавап биргән.

Менә сез дә, чиратлашып, “гөл” сүгенә башланган хатын-кыз исемнәрен әйтегез. Кайсы команда соңгы исемне әйтә, шул җиңә.

А.б. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге, диләр.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

  1. Алтмышка җитсен бала, ана өчен...(һаман бала).
  2. Ана балага авызыннан...(өзеп каптыра)
  3. Ана күңеле балада,...(бала күңеле далада)
  4. Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)
  5. Ата-анасын хурлаган, үзен...(хурлаган булыр)
  6. Ачтан үлсән дә,ата-анаңны...(ташлама)
  7. Аю да баласын аппагым, ди, керпе дә баласын...
  8. Тән биргән дә ана, җан биргән дә ана,...(тел биргән дә ана)

А.б. Тексны үз тавышың белән укыма!

- карт кеше тавышы белән

- бала тавышы белән

- җил тавышы белән

- баһадир тавышы белән.

А.б. Себеркебол уены уйныйбыз. Кеглилар арасыннан шарны себерке белән йөртергә. Иң тәртипле һәм җитез команда җиңәчәк.

А.б. Сүз байлыгын арттырабыз. “Нәрсә бу?” - дигән уен тәкъдим итәм.

хурма – җиләк-җимеш

сазан – балык

йөзем – җимеш

корица – аш тәмләткеч

кокос – чикләвек

кавын –

палтус – балык

дөге – ярма

чия – җиләк

баклаҗан – яшелчә

вобла – балык

фисташки – чикләвек

виноград – җиләк

борчак – яшелчә

топинамбур – яшелчә

күркә - кош

артишок – яшелчә

квас – эчемлек

кефаль – балык

кольраби – кәбестә

кымыз – эчемлек

песнәк – кош

пастернак – яшелчә

киви – җиләк-җимеш

лавр яфрагы – аш тәмләткече

лимон – җиләк-җимеш

сморчок – гөмбә

медовуха – эчемлек

стерлядь – балык

Венера – планета.

А.б. Сезгә предметлар бирелә, шул предмет исеме кергән әйтемнәрне искә төшерергә кирәк.

Балык (балык баштан чери).

Алма (алма агачыннан ерак төшми)

Көзге (авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә)

Кашык (бер кашык дегет бер мичкә балны боза)

Бүрек (каракның бүреге яна)

Без (без капчыкта ятмый)

(“Арфметика”, “Чикләвек” һ.б. уеннар бердәмлеккә өйрәтә, игътибарлыкны, хәтерне үстерүгә ярдәм итә.)

А.б. Әни... Мама... Әсәй... Мамаң... Анне... Муттер... Әҗе...

Татарча, русча, Башкортча, французча, чувашча, немецча, казахча...

Һәр телдә иң бөек, иң кадерле сүз.

Туган телемдә ул сүзнең төрле төсмерләрдәкулланылганын беләм - әни,әнием, нәнәй, инәй, инәкәй, анай... Шулар арасында иң газизе “әннә” дер. Чөнки әле яңа гына теле ачылып, дөньяга беренче тапкыр аваз салган нарасый әйтә: “Әннә!” Сабыйның икенче сүзе – “мәммә!”

“Әннә” – “мәмлгә” – гаҗәеп зур мәгънәгә ике янәшә сүз. Кайда әннә, шунда – мәммә. Әни булган җирдә ризык бар.

Әни! Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел. Ил – Ватанга дошман корал белән янаган чакларда да ир булып җитешкәннәр әниләренең хәер – фатихасы белән яуга чыккан.

Әни!.. Әниемнең җырлары... Бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп, аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк була. Димәк, өйдә, илдә тынычлык, иминлек, бөтенлек. Әнием моңайганда керфек очларында яшь тамчылары күрсәм сагаеп, боегып калам. Димәк, дөньяда хәвеф бар, кемнәрдер кемнәрнедер рәнҗеткән. Әни өчен иң аяначы рәнҗү – баласының миһербансызлыгы, мәрхәмәтсезлегедер.Без аякка басып, тәпи-тәпи атлап киткән көннән башлап ашыгабыз, кабаланабыз, этешәбез-төртешәбез; кайчакларда тукталып әниләребезне искә төшерергә, аларга кош теле чаклы гына булса да хат язып салырга:

“Самы-исәнме, әнием!” – дип әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Әниләр безнең ялгышларыбызны кичерә, рәнҗеп-рәнҗеп булса да кичерә.

Хатын-кыз өчен тынычлыкта яшәүдән дә зуррак бәхет, баланың сөенечле тавышын ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр. Кешеләргә кайгы һәм хәсрәт китергән бар нәрсә белән ул фидакарьләрчә көрәшә. Ул тормышны, җирнең киләчәген саклау өчен үзендә зур җаваплылык тоя.

Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын инде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Рәхәт яшәгез, игелеге төшсен сез үстергән һәрбер баланың.

Нур белән ямьләнде күгебез,

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән нәниләрдән буген,

Иң зур бүләк кабул итегез!

(Балалар үзләре ясаган әниләренең портретларын бүләк итәләр).

Кулланган әдәбият:

1.Татар халык мәкальләре. Н.Исәнбәт. 2002ел.

2. Толковый словарь русского языка. С.И.Ожегов.2007г.