Саубул башлангыч мәктәп
материал (4 класс) на тему

СЦЕНАРИЙ

 


Саубул башлангыч мәктәп
 (4 нче сыйныф укучылары өчен)

Чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Саубул башлангыч мәктәп20.05 КБ

Предварительный просмотр:

СЦЕНАРИЙ


Саубул башлангыч мәктәп
 (4 нче сыйныф укучылары өчен)

Чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм

Укытучы: Хәйруллина Ә.Г.





                                                 Яңа Ибрай
                                                Март, 2011

1 нче алып баручы
Таң ата да кояш чыга, 

Кояшны сәламли көн. 
“Саумы, Кояш, сүнмәс учак! 
Әссәламәгаләйкүм!” 

2 нче алып баручы
Нинди  ямьле  бүген көн !

Йөгереп  урамга чыгам.

Күңелле  уйлар  белән

Мәктәбемә ашыгам.

Кояш нуры иркәли
Шат йөзле һәркем, кара:
Кайсы эшкә, хезмәткә,
Кайсы укырга бара.

Б-р залга керә.
Җыр “ Бәйрәм бүген”

1 нче алып баручы: Әйе  бәйрәм бүген, йөзләрендә балкыган нур безнең үсеп килүебезне күрсәтә. Хыялларны тормышка ашыру өчен без өлкән класска күчәбез. Тизрәк, тизрәк үсеп җитәсебез килә, әниләрне, илебезне сөендерәсе килә. Шуңа да шат безнең күңел.

2 нче алып баручы: Шул ук вакытта моңсу да безгә. Чөнки класс бүлмәсеннән, укытучыларыбыздан һәм бала чагыбызның кабатланмас елларыннан аерылыбыз. Бу безнең  беренче тапкыр сагыну – сагыш билгесен тоемлавыбыздыр. Шуңа моңсу бүген.

1 нче укучы:
Әлифбаны ачкан сәгатьтән соң
Меңнән артык көн үткән икән!

Дүрт ел, дүрт кенә көн булып тоелса да,
Аерылышыр чак җиткән икән.

2 нче укучы:
-Хуш, мәктәбем!-диеп әйтмәсәк тә,
Китмәсәк тә төрле тарафка-
Күңелләр буш.
Моңсу.
Яңа бүлмә. Күчеш. Урнашу.
Иң авыры бүген безгә-
Укытучың белән хушлашу,
Укытучың белән хушлашу

3 нче укучы:
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып белем алырга дип,
Борма сукмак буйлап атлавым.

4 нче укучы:
Исемдэ алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.

5 нче укучы:
Дәфтәр,  китаплар барлыйсың
Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.
Син инде уйнарга бармыйсың.
Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

6 нчы укучы:
Истә әле каләм
Тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан.

7 нче укучы:
Өйрәттегез безне апалар
Хәрефләр танып, укырга
Саннар танып санарга
Кечеләрне һәрчәк, яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

8 нче укучы:
Әлифба син барлык фәннең
Тәүге баскычы
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.

9 нчы укучы:
Иң якын дусларың
Булдык гел без синең
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.

10 нчы укучы:
Әлифба, әлифба
Син минем юлдашым
Син белем илендә
Иң якты кояшым.

Җыр “Әлифба”

11 нчы укучы:
Укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәй йөрәгемә.

12 нче укучы:
Син җитәкләп мендең
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.

13 нче укучы:
Киңәшчем дә булдың,
Иптәшем дә
Авыр чакта кулың сузучым.
Сине мәңге оныта алмам ахры
Иң кадерле кешем – укытучым.

Җыр “Укытучыма”.

1 нче укучы:
Әйтсәк әйтик инде турысын!
2 нче укучы:
Белем дөнясына кертүче,
3 нче укучы:
Зур бәхеткә әйдәп йөрүче.
4 нче укучы:
Олы бәхетне алдан күрүче,
5 нче укучы:
Әүлиядәй барасын белүче- кем ул?
Бергә: Ул безнең беренче укытучыбыз!

Күзләрендә очкан ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Беренче мөгаллимем
Күңел тәрәзәләрен кактың
Саф чишмәләр булып актың,
Беренче мөгаллимем.

Син галим дә, син җырчы да
Син рәссам да, тылсымчы да
Беренче мөгаллимем.
Сәяхәтче син, сынчы да,
Син үзең ук укучы да,
Беренче мөгаллимем.

Онытмабыз сине, укытучым,
Зур класска инде китәбез.
Биргән белемең һәм тәрбияң өчен
Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

Чәчәкләргә күчте күңелемнең,
Хисләремнең иң-иң изгесе.
Әниемдәй якын укытучым-
Тормышымның якты көзгесе.
Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйк сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәбез без сезгә иң-иң гүзәлен.

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

Әллә каян белә апа,
Өй эшен онытканны
Кайту белән сумканы да
Почмакка ыргытканны.

Әллә каян белә апа:
- Син бит надан түгел- ди
Әйдә әле дәресеңне
Әзерлә син бүген- ди.

Әллә каян белә әни
“5” ле алган көнемне

Ул көн минем үземә дә,
Әнигә дә күңелле.

Барыбызга бер генә
Белмим ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен,
Ул минем укытучым!

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса, көенә...
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә.

Кадерле укытучым
Аннан галим бер кем дә
Юк сыман шуның өчен
Ул минем укытучым.

Нинди юлдан атласак та,
Нинди эшләр башкарсак та,
Һич белмибез куркуны без
Без куәтле, без дәртле,
Яратабыз укуны, яратабыз хезмәтне.

Саубул инде башлангыч мәктәп,
Китәбез хәзер синнән.
Көтә безне җәй рәхәте,
Ул безнең өчен килгән
Чакыра җәй басуларга,
Походларга китәргә,
Әти-әни, абыйларга
Эштә ярдәм итәргә.

Яз ахры беләм килеп җитте,
Саубуллашу көне синең белән
Синең белән 4 ел бик тиз үтте
Бергә, дуслар сезнең белән
Күпме белем елдан-ел артты.
Ә хәзер, хәзер инде
Саубуллашу вакыты җитте.

“Сау бул, башлангыч мәктәп!” диеп
Дәшә сиңа һәрбер бала.
“Сау бул, балам”, диеп.
Башлангыч мәктәп безне озатып кала.

“Кеше бул, син балам”- диеп,
Ата-ана озатып кала,
“Тырышып укы, син”- диеп,
Укытучы изге теләктә кала.

Изге теләк, изге максат
Киләчәккә илтә алга
Башлангыч сыйныф безне озата,
Урта мәктәп каршы ала.

Әлифбадан башлап киттек эзне,
Зур томнарга илтә юлыбыз.
Фәннәр-фәннәр көчле итәр безне,
Гел туры булыр юлыбыз.

Әлифбаның сукмаклары аша
Сукмак салдык яшәү серенә.
Әнкәемдәй иң кадерле син,
Башлангыч сыйныфым,
Калырсың күңелем түрендә.

Җыр “Уйларымда мәктәп еллары”.

Хөрмәтле Ринат Нургалиевич
Беренчеләрдән булып киләсез сез,
Иң азактан кайтып китәсез
Барыбыз турында кайгыртучы
Җиңел түгелдер ул, беләбез.

Директорга суз бирелә.

Хөрмәтле беренче укытучыбыз Кадрия апа сез безгә кадерле һәм якын кеше булдыгыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Без сезне һәрчак яратып искә алырбыз. Күңелләребездә ягымлы, якын кеше булып калырбыз.
Без бит әле сабый гына идек,
Шаян да без, шук та, усал да.
Йөрәкләргә безнең үтеп кердең,
Нинди генә бала булсак та.

Өйрәттең син безне укырга,
Матур итеп сүзләр язарга.
Җырлаттың да, биеттең дә безне,
Һәм өйрәттең рәсем ясарга.

Сүзне беренче укытучыбыз Кадрия апага бирәбез.

Хөрмәтле  әти-әниләребез! Һәрвакыт сезнең җылыгызны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез.

Әткәй-әнкәй минем пар канатым.
Сез булганда дөньям түгәрәк.
Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,
Яшик әле, яшик, бергәләп.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән,
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда ак юл күрсәтүче
Күңел күзе- ул сез икәнсез.

Сезгә саулык телим һәр адымда,
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм сезгә,сөеп, яратып.

Бүгенге шатлыгыбызны уртаклашырга дип әти-әниләребез дә килгән, хәзер сүзне аларга бирәбез.

1)  Исәнмесез-диде берэү килеп
Читтә йөргән чакта коңгырап
Гүя шулчак баскан җирләреннән
Кайнар чишмә чыкты яңгырап

№2 Ә хәзер сезнен игътибарга Нурзил шигырь сөйли “Имеш мөгез чыга, ди”.

2)  Бары бер сүз “Исәнмесеә”-диеп
Сәләмлик озын гомер теләп
Бәйрәмгә килгән кунакларны
4 ләр бүген сәләмли.
Концертыбызның 2 нче өлешен башлыйбыз.

№1 Сезнен игътибарга җырлый Гөлфинә белән Таңсылу “Әнием”.

3)  Җырлар өчен оста тел кирәкми
Җырлар өчен, дуслар, тын кирәк.
Җырлар өчен япсу йөрәк кирәк
Иң мөһиме- җырга моң кирәк.
Э хәзер сезнең каршыгызда Марат шигырь сөйли “Әтинең чыкты ачуы”.

4)  Алмагачныж алмасын, кара кызгын алмасын.
Яшь вакытта биеп калыйк, үкенечкә калмасын.
Сәхнәгә иң оста биюче кызларыбызны чакырабыз.

5)  Яхшы җыр шул ук дару бит ул.
Димәк җырчы куңел докторы.
Матур җыр ул көчле дару кебек,
Йөрәкләргә үтә туп-туры.
Каршы алыгыз сәхнәдә Марат җырлый “Шофер буласым килә”.

6)  Нигә яшьлек, янмагач та, көймәгәч тә?
Нигә тормыш, бәйрәм алды көннәрендә
Бер елмаеп көлмәгәч тә?
Ә хәзер сезнең каршыгызда скетч.

7)  Җырны сөймәгән кеше,
Бу дөньяда бик сирәк.
Җыр йөрәкне яшәртә,
Өзелеп җырларга кирәк.
Сезнең каршыгызда җырлый Гүзәл белән Равилә “Чын дустым”.

8)  Илдә туган, илдә үскән,
Чәтрән суларын эчкән
Халкыбызның моңлы көе
Шушы җырчыга күчкән.
Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда җырлый Илүзә “ Тәрәзәләр”.

9)Биюченең итәге
Бии бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии бии остара.
Сәхнәгә биюче кызларыбыз Алинә белән Равиләне чакырабыз.

10)  Акрын гына искән җилләр
Безгә моңлы җырлар тарата.
Җырлап яши илем татарлары,
Татар халкы җырны ярата.
Ә хәзер сезнең каршыгызда җырлый Нәфис “ Тал бишек”.

11)  Туган як сандык, зур сандык,
Җыры белән дан тоткан.
Чыгарабыз чишмә төсле
Җырларны без сандыктан.
Ә хәзер малайлар башкаруында җыр “Эх, сез, матур кызлар”

12)  Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Ә хәзер каршы алыгыз җырлый Гөлфинә “Өй артында гөл бакча”.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз.

Шуның белән 4 нче сыйныфлар көче белән әзерләнгән концертыбыз тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...