Тантаналы линейка(сценарий)
занимательные факты на тему
"Мәктэпкэ батыр исеме бирелу" проекты буенча уткэрелгэн тантаналы линейка сөенарийы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tantanaly_lineyka_stsenariyy.docx | 24.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Җирдә хакыйкатьнең өстен чыгуы, тормышның тантана итуе өчен улемне һәм мең төрле газап-михнәтләрне җиңеп чыгучыларны кешелек дөньясы һәрвакыт мактау сузләре белән искә алачак.
Ватан халкы - корыч гаскәр,
Татар халкы – солдат син;
Немец өерен ялкын, дәһшәт,
Давл булып тапта син (Ш.Мөдәррис)
Әйе, бөек һәм җиңелмәс Ватаныбыздагы халыклар семьясында татар халкының лаеклы бер солдат булганлыгын аңлыйбыз.
1941 елның 22 июнендә гитлрчы башкисәрләр Ватаныбыза хиянәтчел тостә һөҗум иткәч, социалистик җәмгыятьнең өстенлегенә бәя биреп җиткермәучеләр, дистәләрчә Европа илләрен буйсындырган “җиңелмәс армияне” бернинди көч тә туктата алмас, дип уйлаганнар иде. Әмма совет солдаты бирешмәде. Чигенуләр, авыр югалтулар вакытында да җиңугә булган ышанычын какшатмады. “Безнең эшебез хак, җиңу безнең якта булыр!- дип җирлектән, ягъни,
Татар Суыксуыннан – 210
Марый Суыксыннан – 174
Карт авылыннан – 72
Ттат Әҗбиеннән – 210 ир-егетләребез кулына корал ала.
“Без әйләнеп кайтабыз, көтегез, җиңәчәгебезгә шикләнмәгез!”-диделәр алар фронтка киткәндә.
Сау булыгыз, илнең чәчәкләре,
Без кайтырбыз тиздән әйләнеп.
Сез усәрсез белми хәсрәтләрне,
Азат илдә шаулап, ямьләнеп.
Әйе, илебез чәчәкләре – балалар 70 ел инде менә тыныч тормышта усәләр. Яшь дустым! Иртә белән тәмле йокыңнан уянгач, тәрәзә төбендә матур гөлләрнең чәчәк атуын курәсеңме? Өй каршындагы тирәкләрдә матур кошларның сайрашуын ишетәсеңме? Бел – бу иртэнге шатлыкта сугышта улеп калган солдатларның, фашизим тоткынлыгында һәлак булган ватандашларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр син бәхетле тормышта яшәп, якты, атур мәктәпләрдә белем аласың икән, бел – бу җирдә бәхетле, тыныч тормыәта яшәвең өчен меңләгән солдатларның, йөзләгән авылдашларыңның каннары тугелгән.
Бәхетле балачакның, матур яшьлекнең, тыныч, мул тормышның кадерен бел, дустым! Безнең бәхетле киләчәгебез өчен 1418 көнгә сузылган тиңдәшсез сугыш фашистлар оясы – рейхстаг өстенә Җиңу байрагын кадау белән тамамланды. Совет халкы зур сынауны уңышлы утеп, социализмның өстенлеген бөтен дөньяга исбат итте. Совет солдатының югары мораль рухы дөньякуләм тарихи җиңугә китерде. Совет солдаты Ватанны уз-узен аямыйча саклады, фашист-илбасарланы бөтен җаны-тәне белән дошман курде, һәр карыш җиребез өчен соңгы тамчы канына чаклы көрәште. Гитлерчылар бутән халыкларга тубән раса дип карап, коралсыз әсирлэрне, бер гөнасыз сабыйларны, хатын-кызларны, картларны ерткычларча җәзалап утерделәр. Алар узләрен вәхшиләрчә тоттылар. Гитлер армиясе өчен талау, басып алу, юк иту сугышы булса, Совет солдаты ил азатлыгын, газиз җирен саклады һәм узенең гадел сугышчы, гузәл кеше икәнлеген курсәтте.
Еллар узар, тарих сәхифәләре гади совет кешесенең киләчәк буыннарга урнәк булырлык яңадаг-яңа исемнәре белән бизәлер, аларның батырлыгы турында романнар иҗат ителер. Без сугыш геройларын тирәнтен хөрмәт итәбез, мәһабәт хәйкәлләр корабыз, обелисклар куябыз. Лэкин нинди генә зур элләр башкарсак та, каты сугышларда тиәдәшсез батырлыклар курсәткән билгеле һәм билгесез геройларның каһарманлыгы алдында без барыбер бурычлы булып калачакбыз.
Татарстан республикасыннан Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое дигән иң югары мактаулы исемгә лаек дип табылган 184 солдатның 7 се безнең актаныш районыннан. Ә берсе – Баян Дәуләтов узебезнең җирлектән. Инде куп еллар мәктәбебезнең балалар оешмасы зур горурлык белән аның исемен йортә. Варислар төрле эзләнуләр, очрашуларда Баян дәуләтовның тормыш юлын өйрәнә, мәктәп музеенда материаллар туплый.
Баян Яркәй улы Дәуләтов 1924 елның 8 мартында Татар Әҗби авылында, крестҗян гайләсендә туган. Шул авыл мәктәбендә 7 ел укыган, пионер сафларында тәрбияләнгән. Аннан сон колхозда эшләгән. 1942 елда ул Совет Армиясе сафларында. Казанда хәрби училище бетерә, кече лейтенант дәрәҗәсен алып 1943 елның маенда фронтка китә. Төп фронтның 65 армиясендә 1281 стрелковый полкта взвод командиры була. Баян Дәуләтов узенең взводы белән иң беренче булып Днепр ярларын, тирә-юнь авыл, шәһәрләрен фашистлардан азат итугә керешә. Бу 1943 елның 17 октябрендә була. Беларусиянең Гомель өлкәсе, Лоевский районы Бывалки авылы өчен канкойгыч каты сугышлар башлана. Взвод дошманның пулеметларын юкка чыгара, безнең гаскәрләргә хөҗум өчен юл ачыла. 21 октябрьдә ул геройларча хәлак була һәм 1943 елның 30 октябрендә аңа улемнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән буләкләнә. Баян Дәуләтовны Бывалки авылындагы Батырлар каберлегенә кумәләр.
19 яшьлек барыр егет кешелек аңында мәңге яшәр, бары тик кешеләргә генә хас булган хәтер дип аталган изге хисләребездә әле озак еллар сакланыр, яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өндәр, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакырыр.
Батырлар эзеннән мәктәбебез варислар берлеге төрле эзләнуләр алып бара. Баян Дәуләтовның исемен мәңгеләштеру максатыннан кайчан нинди эшләр башкарылган, бугенге көндә бөек җиңунең 70 еллыгына ниндирәк уңышлар белән киләбез, отряд җыелышларында ачыкладык. Мәсәлән, 6 сыйныф “” отряды Баянның балалык һәм мәктәп еллары турында белешмәләр җинады, аның авлдашы Саматов Нәсих Бабай белән очрашу уткәрделәр һәм ул тубәндәгеләрне сөйләде:
Бөек Ватан сугышы башланганчы миңа 6 яшь вакытта укый ,яза белә идем.Мәктәп директоры Сәрваров мине мәктәпкә чакырып алды.Мин килеп керугә ,кечкенә булгач ,миңа бик кызыксынып карадылар.Бер булмәгә кердек,иркен генә булмәдә Баян абый гармун тотып утыра.Бик ягымлы караш белән: “укырга –язарга кем өйрәтте сине ?”-диде.
- Әтием-әнием дидем.
- Укый- яза белгәч син бии дә беләсең әйдә,биеп тә курсәт,-дигәч биеп тә курсәттем.Алдына утыртты ,тезеннән төшерми.Гармунга да өйрән, ди.Икебез гармун тартырбыз.Җырладык.Ул миндә бик көчле тәэсир калдырды.Аның биргән тәрбиясе, җыр-биюгә өйрәтуе ,хезмәткә өйрәтуе гомерем буе миңа сабак-дәрес булды.
31 ел районның пионерлар йорты директоры булып эшләгән Дәлия апа Ханнановадан тубәндәге белешмәләрне алдык: “Ватан сугышы каһарманы Баян Дәуләтовның исемен мәңгеләштеругә багышлаган кон әле буген дә исемдә. Ул 1961 елның сентябрендә булды. Тат.Әҗби 7 еллык мәктәбе капкасына “Бу мәктәптә Советлар Союзы Герое Баян Дәуләтов укыды” дип язылган кызыл такта беркеттеләр һәм диретор Тәкый Шәйхетдинов Советлар Союзы Герое Баян Дәуләтовка СССР Верховный Советы Президиумының “почет гармотасын” биру тантанасын ачык дип белдерде. Почет грамотасын район хәрби комиссары майор Н.Небогатов тапшырды.
Баян Дәуләтовның классташы, авыл советы председателе булып эшләуче М.Гәрәев, 5-6 классларда укыткан укытучысы Г.Тәлдәевлар чыгышы тыңланды. 20 ел элек иңенә сумкасын асып, кышкы салкыннарда ялан кулларын өрә-өрә, ятим малай шушы мәктәптә укып йоргән. Аның яланаяк эзләре шушында калганнар. Тальянның моңсу тавышлары биредә яңгыраган, чөнки ул кечкенәдән ук оста гармунчы булган, узенә һәм дусларына утә дә таләпчән, игътибарлы иптәш, ә уеннар уйнаганда командир булырга яраткан. Сәхнә әсәрләре уйнаганда башлап йоргән, стена газетлары чыгарырга бик яраткан.
Без 1979 елда Баян Дәуләтов хезмәт иткән дивизияның ветераннар советы белән элемтәгә кердек. Кызыл байрак орденлы 60 нчы Севск – Варвара укучылар дивизиясенең ветераннар советы председателе, отставкадагы капитан, дивизиянең элекке политработнигы А.И.Смрнов дивизиянең сугышчан хәрәкәтләре турында язылган “С боями до Эльбы” дигән китабын җибәрде. Ул китапта Баян Дәуләтов һәм аның сугышчан юлы турында эпизодлар бар. Шулай ук 1943 елның 30 октябрендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Баян Яркәй улы Дәуләтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелу турында “Наградной листның” кучермәсе дә була. Анда генерал-лейтенант Батов, армия генералы Рокосовский, генерал-лейтенант Телегин имза куйган.
19 елда Баян Дәуләтов исемен йортә башлагач мәктәбебезнең алдынгы, актив пионерлары, пионервоңатый Найлә Гәләуова һәм укытучы Латыпов Ирек җитәкчелегендә Бөек җиңунең 40 еллыгын каршылау уңаеннан Беларусиянең Бывалки авылында экскурсиядә булдылар. Гилманова Рәмзиләнең әтисенең апасы Зәкиева Зөлфия экскурсияда алган тәэсирләре белән утраклашты: Сәяхәтебезнең беренче конендә без Мәскәудәге истәлекле урыннарда булдык, андагы матурлыкларны куреп сокландык. Аеруча Кызыл мәйдан, Мавзолей, Кремль, Поңарский, Мининга куелган һәйкәлләр бездә зур кызыксыну уятты. Икенче көнне Гомель шәһәренә юл тоттык. Шәһәрнең Боек Ватан сугышы чорында курсәткән батырлыклары белән таныштык, 6 көн тоташ барган каты сугышлар турында белешмәләр алдык, ин дулкынландыргыч моментлар Бывалкига җиткәч булды. Безне мәктәптә бик җылы каршы алдылар. Без авыл уртасындагы Батырлар каберлегенә юнәлдек, монда кумелгән солдатлар исемлегендә зур хәрефләр белән Дурт Советлар Союзы Героенын исеме язылган. Алар арасында безнен якташыбыз Баян Дәуләтов исеме дә бар иде. Без барган мәктәп укучылары батыр якташыбыз турында куп беләләр, бәйрәмнәрдә каберлеккә чәчәкләр китерәлләр икән. Монда 9 май көнне парад булды. Анда сугыш ветераннары, Белорус пионерлары, авыл халкы катнашты. Без Баян Дәуләтов исеме астына узебез алып барган венокны куйдык. Монда очршулар ике көн дәвам итте, без Баяннын сугышчан дусты Григорий Савельев белән каты бәрелешләр булган Днепр янында булдык. Авыл халкы белән аралаштык, белорус апалары белән фотога төштек. Бу экскурсиядә алган тәэсирләр, дулкынландыргыч минутлар хәзер дә куз алдыннан китми, - ди Зөлфия апа.
Шулай итеп, Баян Дәуләтов турында шактый гына истәлекләребез, анын батырларча һәлак булган, кумелгән урынын куреп кайткан әти-әниләребез бар. Без зур горурлык белән Баян Дәуләтов исемен йөртәбез, мәктәп музеендагы “Батырлык почмагында” тантаналы линейкалар уткәрәбез. Анын язмышы безнен өчен Ватанга хезмәт итунен калку урнәге булып тора. Баян Дәуләтов исеме безнен пионер друҗинасынын курше авыл Татар Әҗбиеннән кучерелеп, ул укыган мәктәп ябылгач, 1980 елда бирелде. Ә ана кадәр друңинабыз Олег Кошевой исемен йорткән. Музеебызнын “Кечкенә батырлар” почмагында герой пионерлар, комсомоллар турында укучылар өчен мәгълуматлар бар.
Украинанын Чернигов өлкәсе, Прилуки шәһәрендә 1926 елнын 8 июнендә Олег доньяга килә. Ул әтисе теләгәнчә йомшак, озын чәчле һәм таза гәудәле малай була. Ул утә дә тынлаучан һәм гадел булып усә. Беркайчан да алдашмый.
Кечкенәдән ук дуслары белән сугыш уены уйнарга ярата ,еш кына “агач атларга атланып”төрле тавышлар чыгарып кычкыра-кычкыра дошманга ташланалар;дошман юл читендә кычыткан баскан куе чытырманлыкта була.Сугыштан сыдырылып бөтен ,кычыткан чагудан кызарып кабарынган аяк-куллары ,кугәргән маңгай белән кайта торган була.Олег 4 яшендә укый ,яза белгән ,конструктор белән төрле катлаулы уенчыклар ясый алган,утә дә сабыр булган.6-7 яшьләрендә еш кына Полтавадагы Пётр 1 һәйкәле каршында басып уйга чумып торырга яраткан .Октябрь революцясендә Кышкы Сарайны штурмлауда катнашкан бабасы Николай Николаевичның узенә меңәрләгән башракны эшләткән бурңуй Кочубей турындагы хикәятләрен тыңлап кечкенәдән политик тәрбия ала.1 класска кергәндә инде ул яхшы итеп укый-яза ,мәсьәләр чишә,тапкырлау таблицасын яттан белгән. 3 нче сентябрь көнне “мине 2 нче класска кучерделәр”-мин нык тырышып укыячакмын әнием,-ди Олег кайткач .Чыннан да ул бик яхшы билгеләргә укый ,иг тибарлы ,куп белә ; кызыксынучан акыллы малай була.9 яшьендә Днепр елгасын 1 ярдан 2 нче ярга йөзеп чыга ,уз көймәсен булдыру турында хыяллана.Һәм аңа уку елын гел 5 билгеләренә генә төгәлләгәне өчен көймә алып бирәләр.
1935 елның 7 сентябрендә Олегны пионер сафларына кабул итәләр, ул тагын да ныграк җитдиләнеп усеп киткәндәй була.Кызыл галстугын һәрвакыт кадерләп ,утукләп кенә тагып йөри.Мәктәпкә муеныннан эшкә чума ,ул класста староста була,мәктәп газетасында баш редактор була; 5 класста инде “ГТО” нормативларын тапшыра,укудан һәм хезмәттән ,ямь табып яши.Аның дуслары бик куп була,ә дуслык Олег өчен иң изге эш булып санала.Кечкенәдән ук Олег куп китаплпр укый ,аеруча “Корыч ничек чыныкты” ны ярата.”Павлик кебек чыдам .туземле,корыч кебек нык булу өчен миңа нишләргә?”-дигән сорау бирә әнисенә.”Гавка буржуйлар һәм немецлар белән сугыша ,минем дә бөтен яклап аңа ошыйсын килә ,- ди ул.1940 ел ахырында ул комсомолга кабул ителә.1941 елның җәе.Олег 9 класска кучә,аңа 15 яшь тулып узган була.Сугыш башлана.Әнисе белән Олег яшәгән Краснодар шәһәрен фашист самолётлары бомбага тота, йортлар яна ,җимерелекләр астында балалар һәм өлкәннәр хәлак була. Дусы Николай Шелупахин белән Верхне-Нурмояр станөиясенә ныгыту эшләрен алып бру өчен юлга кузгалалар.Ноябрь беткәндә генә танымаслык булвп узгәргән ,утә дә ңитди ,уйчан карашлы егеткә әйләнеп Олег әнисе янына кайта.Ул уз-узенә урын тапмый.Фашист безне котлыкка төшерергә тели .Юк ,тезләнеп яшәгәнче ,баскан килеш улуэң хәерле,шулай бит әнием ,ди ул.1942 нче елның сентябрендә яшерен яшьләр оешмасы төзелә.Буркенич ,Земнухов,Олег,Третьякович ,Левашов ,Люба Шевцова,Ульяна Громова – “Яшь гвардия” оешмасы членнары булалар.Ноябрь аена инде бу оешмада 100 дән артык яшьсугышчы була.Краснодон шәһәрен немеөлар басып алгач “Яшь гвардиячеләр” ташландык мунча базында корал склады ясыйлар.Ул корал фашистлардан урлана.Аларның Кызыл Армиягә эшләгән файдасын,алар кылган батырлыкларны язып бетеру мөмкин тугел.