Урман- зур байлык
методическая разработка на тему

Харрасова Рамзия Миннерахмановна

"Урман-зур байлык"- тәрбия сәгатенә эшкәртмә. Бу эшкәртмәнең төп максаты- балаларны Татарстанның урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуына төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү;

-табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү.

 Балалар, әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

бу китап гаять зур.. гаять бай:

Анда бар: Җир.Су, Күк. Кояш, Ай.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman-zur_baylyk.docx20.99 КБ

Предварительный просмотр:

Урман-зур байлык

(Тәрбия сәгатенә эшкәртмә)

Харрасова Рәмзия Миннерахман кызы,

Тукай районы, Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең

           I категорияле башлангыч класслар укытучысы

  Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуына төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү;

  • Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү.

Әзерлек: Урманда яшәүче җәнлекләр рәсемнәре,  кошлар тавышы, табигать,кошлар, җәнлекләр турында җырлар,шигырьләр, табышмаклар.

Урман шаулавы, кошлар сайравы яздырылган тасма уйнаганда балалар әкрен генә бүлмәгә керәләр.

Балалар, әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай:

Анда бар: Җир. Су, Күк, Кояш, Ай.    (Җ.Тәрҗеманов)

  • Балалар, без сезнең белән бүген табигать кочагына сәяхәткә барырбыз.Ә иң элек менә шушы паннога игьтибар белән карагыз. Әйтегез әле, безнең урманга нәрсәләр җитми?
  • Җәнлекләр җитми.
  • Сез нинди җәнлекләр беләсез?
  • Аю,бүре, тиен, куян, төлке, керпе,...
  • Әйе, тагын кабан дуңгызлары һәм башкалар.Алар Татарстан урманнарында да яшиләр.Инде җәнлекләргә урманда үз урыннарын алырга булышыйк. Моның өчен җәнлекләр турында өйрәнгән табымакларны искә төшерергә кирәк.( Балалар табышмаклар әйтәләр һәм һәр җәнлекнең рәсемен паннога урнаштыра баралар).

1.Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя.    (Керпе)

2.Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар.

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.      (Төлке)

3.Төсе соры, ләкин бүре түгел,

Зур колаклы, куян да түгел,

Тоягы бар, ат түгел,

Урманда яши, печән ашый.        (Поши)

4.Кош түгел- оча,

Ябалактан курка.

Чикләвек ярата,

Сызгырса, бөтен урманны яңгырата.     (Тиен)

5.Сорыдыр төсе, үткендер теше.

Урманда йөри, бозаулар эзли.         (Бүре)

6.Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.         (Куян)

  • Менә хәзер урман инде моңаймас, җәнлекләр барысы да үз урыннарын алдылар.Хәзер урманның эченәрәк үтик.Беренче карашка урман тып-тын .Ул бөтенләй буш кебек.Ә инде игътибар белән карасаң,колак  салып тыңласаң, анда тормыш кайнап тора.Ул күп катлы йөрт кебек: нәрсәләр генә юк анда.Әйдәгез,урман авазларын, кошлар сайравын тыңлыйк.(Тасмадан кошлар тавышын тыңлыйлар).

Күптөрле җәнлекләр, бөҗәкләр агач, үлән, яфраклар белән туклана. Ирек куйсаң, урманны юкка чыгарырлар сыман.Ләкин, бу алай түгел, чөнки төрле үткен күзләр урманга зарар китерүчеләрне карап кына торалар.Песнәк, мәсәлән, агачтан-агачка кунып, яфрак кортын чүпли. Ләтчә исә тычкан оясын сагалый. Ә агач башында тукран, башын кыңгыр салып,колакларын агачка куеп, нидер тыңлый.Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый.Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны дәвалый.

- Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр бер-берсеннән аерым яши алмый.Әгәр экология чылбырыннан үсемлекләрне алып ташласак, нәрсә булыр иде микән?

-Бөҗәкләр, җәнлекләр үлеп бетәрләр иде.

-Әгәр кошларны алып ташласак?

Бөҗәкләр, күп үрчеп, үсемлекләрне юк итәрләр иде.

-Әгәр бөҗәкләрне алып ташласак?

-Үсемлекләр, чәчәкләр серкәләнмәячәк.Шулай булса, үсемлекләрнең җимешләре, орлыклары да булмаячак.

-Ә үсемлекләргә үсәр өчен нинди шартлар кирәк?

-Су, һава, кояш кирәк.

Шулай булгач, туклану чылбырының да үзәгендә кояш тора.(Бергәләп туклану чылбыры ясыйлар).Кояш- яшәү чыганагы.

  • Балалар, без нәрсә эшләп армыйбыз?
  • Сулыш алып, һава сулап армыйбыз.
  • Сез беләсез инде,урманда сулыш алуы да иркен. Ни өчен?
  • Агачлар кислород бүлеп чыгаралар.Шуңа урманда һава саф, чиста, сулавы иркен.

Урман –ул кислород чыганагы гына түгел, матурлык,гүзәллек чыганагы да.Шуңа күрә шагыйрьләр яшел урман турында матур-матур шигырьләр иҗат иткәннәр.Шуларның берничәсен искә төшерик әле.(Балалар урман турында белгән шигырьләрен сөйлиләр).

Урманнар- безнең зур байлыгыбыз.Аларны сакларга кирәк.Тик кайбер кешеләр моны онытып җибәрәләр.Ә хәзер табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик:

-Агачларны сындырмаска!

- Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска!

- Кырмыска ояларын туздырмаска!

-Урманны чүпләмәскә!  (Балалар санап чыгалар).

Укытучы класс сәгатен  шигырь укып тәмамлый.

Без- табигать балалары,

                                              Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

                                              Була шул кайчагында.

Учак яксак урманнарда

                                              Сүндерәбез кисәвен.

                                              Тик җыярга онытмагыз

Чүп-чар, кәгазь кисәген.

     

                                              Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да.

  Тирбәлмәгез, бишек итеп

                                              Агачлар ботагында.

Без- табигать балалары,

                                              Кояш белән янабыз.

      Бездән һәрчак риза булсын

                                              Шул табигать анабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Cәламәтлек - зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше ул- спорт белән шөгыльләнү,дөрес туклану. һ. б....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Саулык- зур байлык.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....