Уңыш бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Ахметшина Лейля Сулеймановна

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелә торган көзге  "Уңыш бәйрәме" нә яшелчәләр турында сәхнәләштерелгән күренеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_byrme_stsenariyase.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме сценариясе

(Әби оек бәйләп утыра. Шулвакыт  малай мәктәптән кайтып керә. Сумкасын атып бәрә.Кулында чипсы савыты).

Әби:  Улым, кайттыңмы?

Малай : Кайттым, әбием.

Әби: Әниең син кайткан төшкә тәмле борщ  пешерде, винегрет ясады.

Малай: Мин андый аш яратмыйм.

(Әнисе килеп чыга, кулында тәлинкә белән  аш)

Әни: Улым, сине тәмле аш пешереп көтеп торам.Әйдә, кулыңны ю да  ашарга утыр.

Малай: Юк, мин андый аш яратмыйм.

Әни: Улым, андый ашта, яшелчәләр белән ясалган салатларда витаминнар күп була. Ашарга кирәк.

Малай: Менә бу чипсы бик тәмле, шуны гына ашыйсым килә минем.

Әби: Киреләнмә, улым! Утыр ашарга!

(Әби малайны өстәл янына алап бармакчы була. Малай кычкырып елап җибәрә. Бабай килеп керә.)

Бабай: Әллә безнең малай киреләнәме? Аш ашар өчен шул кадәр тавыш чыктымы?Ашамасын, алып куй ашны да, салатны да. Ашамасын, кечкенә

калсын.Әйдәгез, бакчага чыгыйк, коелган яфракларны җыеп ягыйк.

(Әби, бабай, әни чыгып китәләр. Малай тагын да кычкырыбрак елый башлый. Бер- бер артлы тезелешеп яшелчәләр керәләр).

Барысы бергә:

Елама, елама. Син безне тыңлап кара әле. Менә ниндиләр бит без 

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,

Суык тимәс үзегезгә.

 Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

 

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

 

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

 

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

  

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

 Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

 

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

 

 

Малай:  Рәхмәт сезгә.Сез бик файдалы икәнсез. Бүгеннән мин сезне  ашый башлармын.

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез – минем  якын дуслар.

 

Барысы бергә “Бакчада” җырын җырлыйлар