"Өлкәннәр көне"
план-конспект занятия на тему
Опубликовано 30.10.2014 - 11:02 - Ибрагимова Римма Тимерхановна
Бу бәйрәмгә алдан ук әзерлек эше алып барам
- әбиләр, бабайлар турында иншалар яздырам.
-әбием, бабаем һәм өлкән яшьтәге кешеләребезне хөрмәтләү турында әңгәмәләр алып барыла.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.