Урман мәктәбендә. Габдулла Тукай иҗатына багышлана.
календарно-тематическое планирование (4 класс) на тему

Гайсина Каусария Газизулловна

Бу материалны курчак театры өчен кулланырга була. Балалар  белән курчаклар Г. Тукайның шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләп бирәләр. Укучылар өчен кызыклы кичә оештырырга була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                          Урман мәктәбендә.

             Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтү өчен чара. Курчаклар уйный

Катнашалар:

Акбай

Мырауҗан

Акыллы Аю

Хәйләкәр Төлке

Чәнечкеле Керпе

Җитез Кош

Бүре дус

Бака бакылдык.

Чиелдык Тычкан

Әтәч Кикрикүк.

              Авыл өе күренеше. Акбай белән Мырауҗан уйнап йөриләр.

Акбай: Әйдә, кем кемне тотар икән. Мин саныйм. .Каенда – карга, имәндә - чыпчык,

җирдә - елан, һавада – кош, Бар син оч! (Куалашып уйныйлар)

Әтәч: Кикрикүк! Тот!Тот1

                     (Кош очып килә.)

Кош: Кем мине ишетә? Иг ътибар! Телеграмма!

Акбай: Миңа бир, миңа! Мин хатлар, телеграммалар алырга яратам. (Алып укый)

Иг ътибар! Бүген сәг. 12 дә Урман мәктәбе ачыла. Габдулла Тукай шигыр ьләрен

белүче кош-кортларны, җанварларны көтеп калабыз. Рәхим итегез.!

Мырауҗан: Ур-ра1 Мин беләм, беләм Г.Тукай шигырен. Мин барам.

Акбай: Ә мин? Мин дә яратам аның шигыр ьләрен. Әлбәттә, мин дә барам!

Әтәч: Кикрикуүк! Мин дә сездән калмыйм.

               (Г.Тукайның “Пар ат” ны җырлап баралар”

.

Җиктереп пар ат Казанга

Туп-туры киттем карап.

Чаптыра атларны кучер

Суккалап та тарткалап.

                      Урман күренеше. Кошлар сайрый. “Урман мәктәбе” дип язылган алан.

Мырауҗан: Менә килеп тә җиттек. Урман шушы буламы инде ул? Нинди зур агачлар монда, ничек күп чәчәкләр! Акбай, әйдә чәчәк җыярга!

Акбай: Ярамый, рөхсәтсез, матур түгел. Хәзер килеп җитәрләр.

Әтәч: Кикрикүк, тегеннән ниндидер зур җанвар килә! Качыгыз!

           (Аю керә)

Аю: Курыкмагыз. Урман мәктәбендә барлык җанварлар да дус яши. Бу мәктәпнең директоры мин булам.  Сез мәктәпкә керә торыгыз. Бүтәннәр дә килеп беткәч, мин берәм-берәм сезне чакырырмын.

                  (Акбай, Мырауҗан, Әтәч кереп китәләр. Бүре белән Төлке керә)

Бүре: Тәмле әтәч исе килә.Сизәсеңме,Төлке?

Төлке: Әйе. Ашыйсы килә башлады.

Аю: Үзегезнең кайда икәнегезне онытмагыз, туганнар.

Бүре: Ой, исәнме, акыллы аю абый? Без мәктәмпкә килдек.

Аю: Узыгыз.

                              (Керпе, тычкан, бака керә)

Тычкан: Ерак түгел барасы дип, алдап алып килмәдеңме безне, керпе?

Керпе: Юк инде, юк. Сез нәрсә1

Бака: Монда сазлык юк микән? Бер чумып чыгар идем

Аю: Рәхим итегез, үтегез.

                         (Кош очып керә)

Кош: Мин соңга калмадыммы?

Аю:  Җитез Кош, эшне бик тиз башкардың, рәхмәт. Бар, барсын да чакыр ишек алдына.

Дусларым, шушы апрель  аенда сөекле шагыйребез Г.Тукайның 120 еллыгын билгеләп үтәбез! Шул уңай белән Урман мәктәбен дә ачып җибәрәбез. Мин берәм-берәм сөйләүчеләрне чакырып торырмын. Рәхим итегез, кемгә беренче сүз?

Әйдәле, Акбай!       Әйдәле, Акбай! Өйрән. син, арт аягың белән тор,

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:  - Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,

                Мин туганга тик ике айлап, булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Аю: -Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Әтәч: Аю абый, мин үзебезнең Гали исемле малай турында сөйлим әле.

 

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны печән белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

Бүре: Ай-һай акыллы кәҗә икән1 Адресын әйтмисеңме?

Әтәч: Юк-юк!  Әйдә, Бүре дус, син дә сөйләп җибәр!

Бүре: Тыңлагыз! Шигырь нең исеме Сабыйга-  димәк, безгә дигән сүз.

Һич сине куркытмасыннар, шүрәле, җен һәм убыр,

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,

Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк,

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син үс әле һәм укы күп, шунда аңларсың барын,

Мәг ърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Аю:  Нинди яхшы киңәшләр! Алга таба сүзне Мырауҗан  дәвам итә.

Мырауҗан: Беләсезме?  Г.Тукай минем дустым Акбай турында тагын бер шигырь

язган. Мин шуны өйрәнеп килгән идем. Ул “Көчегем” дип атала.

Бар минем бер көчегем,

Көчегем – бөтерчегем.

Әйткән сүземне аңлый,

Дусларымны да таный.

Кая гына барсам да,

Артымнан бер дә калмый.

Шундый өлгер көчегем,

Көчегем – бөтерчегем.

Акбай: Рәхмәт сиңа, Мырауҗан.

Мырауҗан: Миңа түгел, Тукай абыйга әйт.

Керпе: Ә без – Тычкан, Бака һәм мин, сезгә Г.Тукайның табышмаклы шигырен алып килдек.

       Һәр җир карланган,

       Сулар бозланган,

       Уйный җил, буран,

       Бу кайчак, туган?

Барысы да:  Карлы кыш!

Бака:        Боз һәм кар эреде,

                Сулар йөгерде,

                Елап елгалар,

                Яш ьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара!

Барысы да : Матур яз!

Тычкан:  Ашлыклар үсте,

                Башаклар пеште.

                Кояш пешерә

                Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?  Миңа да бик тәмле вакыт бу.    

Барысы да: Җәй көне!

Төлке:   Мине дә тыңлагыз!  Кырлар буш кала,

                                                 Яңгырлар ява,

                                                  Җирләр дымлана –

                                                  Бу кайчак була?

Барысы да : Көз була.

Аю: Булдырасыз, рәхмәт.

Кош: Аю абый, Тукай абыйның тагын бер бик матур киңәшен сөйлимме?

“Эшкә өндәү”

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт: китерер җимеш.

Аю: Менә бу чыгышларыгыз сезнең зур эшегез булып тора инде. Тырышкансыз – күренеп тора. Ничек матур сөйләдегез! Г.Тукайның шигыр ьләре бик күп. Аларны укыганнар –остарганнар. Әкиятләре дә бар. Киләсе дәрескә -әктиятләрен сөйләрсез. Бүген барыгызга да бишле.Хәзер тезелеп басыгыз. “Туган тел” җырын башкарабыз.  Матур гына, тату гына таралыгыз.

Акбай.Мырауҗан, Әтәч: Мин барам,барам,барам,

                                          Мәктәптә белем алам.

                                          Мәктәбем мине сөя,

                                          Юлларыма нур сибә..

Җыр “Дөнь яда иң матур ил- ул минем туган илем”

 

 

   



Предварительный просмотр:

“Килешенде”                                                                       “Килешенде”                                                             “Раслыйм”

МБ җитәкчесе         /Мөбәрәкҗанова А.Г./                      Укыту эшләре буенча директор                             Гимназия директоры

1  номерлы протокол                                                            урынбасары  /НигъмәтулловаР.Н./                               __/Сафиуллина Л.М./

“28 “         август      2014 ел                                                      “28        “ август         2014 ел                             159номерлы приказ“ 1“ сентябрь 2014 ел

Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “1 нче Гимназия”

2- б СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы   Гайсина Кәүсәрия Газизулловна

                                                                                                        Укытучылар киңәшмәсендә каралды.

                                                                                                1нче номерлы беркетмә

                                                                                “29”август 2014ел.

2014/2015 нче уку елы.

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Федераль дәүләт башлангыч гомуми белем бирү стандартларына,
  • Башлангыч гомуми белем бирү программалары. 1 – 4. Казан: “Мәгариф” нәшрияты,2010 ,Татар теле программасы (авт. Ч.М. Харисова,И.Х.Мияссарова, -Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012),
  • Гимназиянең 2014-2015 уку елына уку планына

Максат һәм бурычлар.

1.Укучыларда ана телен өйрәнугә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, орфоэпия, лексикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

э) телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сузләрдән сүзтезмә-ләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлэ төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Жөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергэ өйрәтү.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълуматлылыкны үстерү.

Программа буенча һәм гимназиянең укыту планы буенча да татар теленә 2нче сыйныфта 102 сәгать бирелгән (атнага 3 дәрес),  1 сәгать мәктәп компонентыннан  бирелү сәбәпле, атнага 4 сәгать  исәбеннән барысы 136 сәгать дәрес планлаштырылды. Милли- региональ компонент  өстәлде.

Төп эчтәлек.

Фонетика һәм орфоэпия.

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләрен сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек төзүдә сузык авазның әһәмияте. Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Тартык авазларны хәрефләр белән белдерү. Сүздә й, в, к, г һәм м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу (мәхәббәт, эссе) һ. б.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ъ хәрефләрен куллану үрнәкләре белән таныштыру, шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Графика

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитында хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү.

Сүз

Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз (у, и, ә).

Сүз тамыры. Сүзләрнең тамырлары белән таныштыру. Татарча сүзләрдә сүзнең тамыры сүз башында булуын, үзгәрмәвен, барлык кушымчаларның шуларга сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (эш: эшле, эшсез, эшлә, эшчән, эшлекле).

Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләр? Кебек сорауга

 Җавап биргән сүзләр. Шул сүзләрне, сораулар куеп.җөмлә эченнән таба белү.

Кеше исемнәрендә,фамилияләрдә,йорт  хайваны кушаматларынды,шәһәр,авыл,елга исемнәрендә баш хәреф.

Җөмлә

Сөйләмне җөмләләргә аеру.  Җөмләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсәткән һәм алар үтәгән эшне белдергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәләр (ия, хәбәр) белән таныштыру. Сораулар ярдәмендә җөмләдән сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләләрнең мәгьнәви- интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырымда   сорау, өндәү билгеләрен кую, җөмләләр төзү. Дәрестә тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия бетлән хәбәрне сызыклар белән билгеләтү.

Бәйләнешле сөйләм

Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү.

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Бер темага берләштерелгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текст темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Зур булмаган текстка һәм текст кисәкләренә исем уйлап табу.

Изложение. Берәр әсәрне укып, кыскача аның эчтәлеген үз сүзләрең белән язу. Бирелгән сораулар буенча укытучы җитәкчелегендә инша язу. Сюжетлы рәсемнәргә карап, сораулар ярдәмендә мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.

Сочинение. Укучыларның күмәк э!пләре, уеннары, төрле шөгыльләре (чана шуу, җиләккә бару, бакчада эшләү һ. б.) турында үз ихтыярлары белән сөйләүләрен оештыру, телдән хикәяләү. Тора-бара кайберләрен бергәләп язып та кую.

Әдәпле сөйләшү. Кешеләр белән очрашканда, танышканда, каршы алганда, озатканда, саубуллашканда кулланылган сүзләр, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм мөрәҗәгать итүләр. Уку елы дәвамында шул күнекмәләрне булдыру, шуңа гадәтләндерү өстендә өзлексез эшләү.

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

Матур язу

Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую, ручканы дөрес тоту һ. б.

Хәрефләрнең формалары, сүздә хәрефләрне тоташтырган сызыклар өстендә эшләү. Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:

  1. и, ш, у, й, И, Ш, Й; г, п, т, р, һ;
  2. л,җЛ,М,А,я, Я; 3)у,ц,щ,У,у,Ч,ч,Ц,Щ;
  1. с, С, ә, Ә, э, Ә, е, Е; о, О, ө, Ө, а, д, б;
  2. ъ, ы, ъ, в, Ы;
  3. н, ң, ю, һ, Н, Ю, к, К; 7)з,3, В, х, X, ж, Ж, җ, Җ, ф; 8)Ф,Г,П,Т,Б,Р,Д.

Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Ил, ит, ул, еш, ди, эз, илә, әти, үтә кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре. Формаларында, тоташтыргыч сызыкларында кимчелекләр еш булган баш П, Т, Р, Җ, У, Д, Я, Н, К, Ф һәм юл з, д, б, в һ. б. хәрефләрне язу.

Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.

Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:

аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

IIсыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм IIсыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.

Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү.

Сүзләргә  сорауны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметның билгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.

Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.

Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар

Сыйныф

Сүз саны

Контроль диктант өчен нормалар

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

II

 25—30 сүз

 35—40 сүз

Контроль диктант өчен нормалар

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

II

 25—30 сүз

 35—40 сүз

                           II

8—10

Контроль диктант өчен нормалар

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

II

25—30 сүз

35—40 сүз

Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль    уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау ,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек  геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз уңышларың уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз    эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Изложение өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15—20 сүзгә артыграк була.

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең  системасы.

        Дәресләрдә укучылар язма һәм сөйләмә телне кулланалар. Укучыларның белемнәрен бәйләүнең тулы бер система тест, контроль эш, мөстәкыйль эш, практик эш, төрле типтагы диктантлар. 2 нче сыйныфта иң кулае булып, сүзлек, сайланма,искәртмәле,аңлатмалы диктантлар тора. Шулай ук күчереп язулар да үткәрелә.

Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары:

Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

1—2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

4 хата һәм 1—2 төзәтелгән хата булса, «2»ле билгесе куела.

Диктантларны бәяләү:

Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ.б.) «4»ле билгесе куела.

5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ.б.) «3»ле билгесе куела.

12 хатага кадәр «2»ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ.б.).

12 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары:

Хаталары булмаган эшкә «5»ле билгесе куела.

1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

3—5 хата булса, «2»ле билгесе куела.

6 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү:

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фак-
тик, логик хаталарның берсе генә булса), «5»ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик өчесе генә) булса, «4»ле куела.

Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, «3»ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, «2»ле куела.

Тестларга куелган таләпләр:

һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга — 7—15 минут, йомгаклау тестларына 40—45 минут вакыт карала. Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
«5»ле — 95—100% үтәлсә;
«4»ле — 80—94% биремнәргә җавап бирелсә;
«3»ле — 51—79% биремнәр үтәлсә;
«2»ле — дөрес җавап 51%тан да кимрәк булса.

    Ел буена 4 контроль диктант, 3 контроль күчереп язу, 2 өйрәнчек изложение һәм 2 сочинение яздырыла.

Татар теле дәресен тематик планлаштыру

Сыйныф                 2-б                

Укытучы: Гайсина К.Г.

Сәгатьләр саны                 136        

Барлыгы         136         сәгать; атнага         4         сәгать.

Планлаштырылган диктантлар    6  , шул исәптән административ диктантлар     5____

Башлангыч гомуми белем бирү программалары. 1 – 4. Казан: “Мәгариф” нәшрияты,2010 ,Татар теле программасы (авт. Ч.М. Харисова,И.Х.Мияссарова, -Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012),

Дәреслек:  Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: дәреслек: 1—2 кисәк. Казан:

 «Мәгариф— Вакыт» нәшрияты, 2012.

        

        Календарь- тематик план

Тема

Дәрес саны

Тикшерү төре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Милли региональ компонент

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт.

1.

 Кереш дәрес. Татар теле дәреслеге белән танышу. Алфавит.

1

Фронталь

Г.Әхтәмова “Татар теле”

Татар алфавитын  кабатларга.

2.09

2

Тылсымчы китапханәсенә рәхим итегез.

1

Фронталь

-“Татар теле” дәреслегенең төзелешен;

-татар теленең төп сүзлекләрен.

- «Эчтәлек» битендә ориентлаша алу;- сүзлекләр белән гамәли эшләрне үти алу.

10 бит.Рәсем буенча хикәя төзергә

3.09

3

“Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге

1

Фронталь

Төркемдә эш

-татар теленең төп сүзлекләрен.

сүзлекләр белән гамәли эшләрне үти алу.

5 нче күнегү

5.09

4

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Парлап эшләү

Фронталь

Аваз һәм хәреф аермасы

  • сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү;
  • сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү.

Мәктәп янында үсүче агачлар.

12 нче бит,кагыйдәне истә калдырырга

.

6.09

5

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Парлап эшләү

Фронталь

  • сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү;

4 нче күнегү,(2 нче багананы)

.

9.09

6

Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау.

1

Фронталь

Төркемдә эш

Аваз һәм хәреф аермасы

  • сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү.

кагыйдәне ятларга,

17нче бит

10.09

7

Сузык авазлар.

1

Парлап эшләү

Фронталь

Сүздәге сузык авазларның калын яки нечкә булуын, сүзнең калын яки нечкә әйтелешен андагы сузык авазларга карап аеру

— калын (нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру, аларга анализ ясау

17 нче бит, 8 нче күнегү

12.09

8

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Төркемдә эш

— калын (нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру, аларга анализ ясау

Кагыйдәне кабатларга,17 нче бит

13.09

9

Калган белемнәрнең ныклыгын тикшерү диктанты.

1

Кереш диктант

о хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла.

о, ы хәрефе булган сүзләрне дөрес язу;

— татар һәм рус сүзләрендә [о] авазын дөрес

Әйтү

14 нче күнегү.Тел шомарткыч.

16.09

10

Хаталар өстендә эш.

0, ы хәрефләре.

1

Фронталь

Төркемдә эш

о хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла

10 нчы күнегү.2 баганага аерып язарга

17.09

11

0, ы хәрефләре.

1

о хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла

Г.Әхтхмова “Хәрефләр өйрәнгәндә”

13 нче күнегү.Сайлап язарга.

19.09

12

Ө, е хәрефләре.

1

Фронталь

Индивидуаль

ө хэрефе сузнең беренче иҗегендэ генә языла.

калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, е

хәрефе языла; ө, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу

Безнең якларда яшәүче хайваннар

25 нче бит. Кагыйдәне ятларга.

20.09

13

Ө, е хәрефләре.

1

Фронталь

Төркемдә эш

ө, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу

18 нче күнегү.ө хәрефле иҗекләр астына сызарга.

23.09

14

Э, е хәрефләре

1

Фронталь

э, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу

Г.Әхтәмова “Эзләр”

30 бит 21 күнегү. Сайлап язарга

24.09

15

Э, е хәрефләре

1

Фронталь

Төркемдә эш

э, е хәрефләре нечкә сузыкларны белдерә.

Язуда [э] авазын белдерү өчен, суз башында э хәрефе языла;авазын белдерә;

— кайбер сүзләрдә (маэмай, тәэсир, тәэмин) [э] авазының әйтелеше

э, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу;

32 бит 23 күнегү.

26.09

16

Э, е хәрефләре. Йомгаклау.

1

Индивидуаль

Фронталь

— татар теленең үз сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелэ торган [э] авазын, рус телендә

сузыбрак, киңрәк әйтелә торган [э]

татар һәм рус сүзләрендә [э] авазын дөрес әйтү; — [э] авазы өзеп, кистереп әйтелә торган сүзләрне дөрес әйтү

Дәфтәрдә 12 бит, 8,9 нчы күнегү

27.09

17

Иҗек. Иҗек санын билгеләү.

1

Фронталь

Парларда эшләү

— сузык аваз иҗек төзи; — һәр иҗектә сузык аваз бер генә була;

— иң кечкенә иҗек бер сузыктан тора; — сүзнең бер  хәрефен, иҗек булса да, юл ахырында калдырырга да,

— сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп,

юлдан-юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын, аларның вариантларын белү

35 нче бит, кагыйдәне ятларга, 36 бит 27 күнегү.

30.09

18

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Фронталь

 Парлап эшләү

яңа юлга күчерергә дә ярамый; — тавышсыз хәрефләр (ь, ъ) үзләреннән алдагы хәрефләрдән аерып күчерелмиләр

37 нче бит кагыйдәне ятларга, 39 бит 30 күнегү

1.10

19

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

яңа юлга күчерергә дә ярамый; — тавышсыз хәрефләр (ь, ъ) үзләреннән алдагы хәрефләрдән аерып күчерелмиләр

31 нче күнегү.

3.10

20

Тартык авазлар.

1

Парлап эшләү

Фронталь

Тартык авазлар

— бирелгэн аваз схемасына туры килгэн сүзләр

сайлау;

32 нче күнегү.

4.10

21

Ирекле диктант «Әби белән онык”»

1

Ирекле диктант

Бәйләнешле сөйләм төзү һәм дөрес язу

40 бит , кагыйдә

7.10

22

М, н, ң хәрефләре

1

Парлап эшләү

м, н, ң — борын авазлары

— сүзләрне схемада күрсәтеп язу;

— борын авазларын дөрес әйтеп уку

43 бит 37 күнегү.

8.10

23

М, н, ң хәрефләре

м, н, ң — борын авазлары

— сүзләрне схемада күрсәтеп язу;

— борын авазларын дөрес әйтеп уку

Борын хәрефләре кергән 6 сүз язарга.

10.10

24

В хәрефе

1

Фронталь

Индивидуаль

в хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри

в хәрефенең [в] һәм [ш] авазларына бүленүен

икеләнүсез аеру, дөрес әйту;

— [в] һәм [w] авазлары булган сүзләрне дөрес

Язу

Татарстандагы авыл исемнәре

"Дөрес яз" сүзлегеннән в хәрефе кергән сүзләрне язарга.

11.10

25

В хәрефе кергән сүзләр

1

Фронталь

Парлап эшләү

в хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри

— [в] һәм [w] авазлары булган сүзләрне дөрес язу

39 нчы күнегү

14.10

26

К, г хэрефлэре

1

Фронталь

Төркемдә эш

к, г хәрефләре татар телендә ике авазга билге булып йөри. Алар калын сузыклар булган

сүзләрдә — калын, ә

нечкә сузыклар булган сүзләрдә нечкә укыла;

— алфавитта [къ], [гъ] хәрефләренең үз хәрефләре юк;

— к, г хәрефләре кергән  сүзләрне дөрес уку;

Бакчада үсә торган җимешләр.

41 нче күнегү

15.10

27

К, г хэрефлэре кергән сүзләр

1

Фронталь

Индивидуаль

к, г хәрефләре рус теленнән кергән сүзләрдә рус телендәгечә укыла.

— рус теленнән кергән сүзләрдә к, г хәрефләрен

Мәктәп тирәсендә нинди чәчәкләр үсә?

Аңлатмалы сүзлектән к,г авазлары булган сүзләрне язарга.

17.10

28

К, г хэрефлэре

1

Парлап эшләү

-кайбер нечкә сузык булган сүзләрдә, к, г хәрефләрен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла;

- гарәп теленнән кергән кайбер сүзләрдә г хәрефекалын (гъ) авазын белдерә.

54 бит ятларга

18.10

.

29

Х, һ хәрефләре

1

Фронталь

Индивидуаль

[х], [һ] авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын белү

Алабугадагы һәйкәлләр.

Х, һ хәрефләре кергән 7 сүз язып килергә

21.10

30

Контроль диктант (1 чирек йомгаклары буенча)

1

Контроль диктант

Үтелгән орфограммалар кергән сүзләрне дөрес язу

Кагыйдәләрне кабатларга.

22.10

31

Хаталар өстендә эш. Х, һ хәрефләре.

1

Фронталь

Парлап эшләү

[х], [һ] авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын белү

57 бит 52 күнегү.

24.10

32

Х, һ хәрефләре

1

Фронталь

Парлап эшләү

[х], [һ] авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын белү

Кагыйдәләрне кабатларга

25.10

33

Й хәрефе

1

Фронталь

Төркемдә эш

[й) авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын

58 бит Кагыйдә .

28.10

34

Й хәрефе кергән сүзләр.

1

Фронталь

Парлап эшләү

[й) авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын

56 нчы күнегү

29.10

35

Й хәрефе кергән сүзләр

1

Парлап эшләү

[й) авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын

57 нче күнегү.

31.10

36

Е, е хәрефләре

1

Парлап эшләү

-сүз, иҗек башында, сузык аваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

- тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

63 нче бит кагыйдә.

1.11

37

Е, е хәрефләре кергән сүзләр.

1

Фронталь

Индиви

дуаль

- е хәрефенең [йы], [йэ], [э] булып укылуын.

Татарстандагы елгалар.

E хәрефе белән 10 сүз язарга.

11.11

38

Е, е хәрефләре кергән сүзләр.

- е хәрефенең [йы], [йэ], [э] булып укылуын.

58 нче күнегү

12.11

39

Я хәрефе

1

Фронталь

  Индиви

дуаль

я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йа,

66 күнегү

.

14.11

40

Я хәрефе сүз башында.сузык авазлардан соң килүе.

1

Фронталь

индивидуаль

 нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга кирәклеген

68 нче күнегү

15.11

41

Я хәрефе сүз башында.сузык авазлардан соң килүе.

1

Фронталь

индивидуаль

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес укылуын һәм яза белү

70 нче бит.Кагыйдә

18.11

42

Ю хәрефе

1

Парлап эшләү

ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәклеген

71 күнегү.

19.11

43

Ю хәрефе сүз башында.сузык авазлардан соң килүе.

1

Фронталь

индивидуаль

[йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәклеген

Безнең урманда нинди агачлар үсә?

Ю хәрефе белән 10 сүз язып килергә.

21.11

44

Сүзлек диктанты.Й,я,ю,е хәрефләре.

1

Фронталь

индивидуаль

Сүзләрне аңлап язу.

73 нче бит кагыйдә.

22.11

45

Диктант"Куян"

1

Диктант

Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу

Ю, я хәрефе кергән сүзләр кулланып 3-4 җөмлә язып килергә.

25.11

46

Хаталар өстендә эш.Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

1

Фронталь

Төркемдә эш

[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырау тартыкларына әйләнә.

75 күнегү. (1 шигырь)

26.11

47

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

1

Фронталь

индивидуаль

[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырау тартыкларына әйләнә.

75 нче күнегү(2 нче шигырь)

28.11

48

.Бертөрле ике

тартык аваз

хәрефләренең,

янәшә килүе

1

Фронталь

Төркемдә эш

— бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне

— янәшә килгән бертөрле ике тартык

аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм

юлдан-юлга күчерү

75 нче күнегү.(3 нче шигырь)

.

29.11

49

Бертөрле ике

тартык аваз

хәрефләренең,

янәшә килүе

1

Фронталь

индивидуаль

— янәшә килгән

бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган

сүзләрне дөрес язу

Сүзлек диктантына әзерләнергә

2.12

50

ь хәрефе (нечкәлек

һәм аеру билгесе

1

Индивидуаль

Фронталь

— нечкәлек билгесе

(ь) иҗекнең нечкә

әйтелешен күрсәтү өчен  языла;

— гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе (ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла; өйрәнелгән сүзләрдә нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь белән күрсәтү; нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;

— мондый сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән

язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату.

Татар исемнәрендә ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)

84 күнегү

3.12

51

ь хәрефе (нечкәлек

һәм аеру билгесе)кергән сүзләрне дөрес язу

1

Фронталь

Төркемдә эш

— нечкәлек билгесе

(ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен  языла;

нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу

85 күнегү

5.12

52

Контроль күчереп язу. Ь билгесе.

1

- сүзләрне дөрес күчереп яза белү.

“Казан шәһәре”

83 нче бит, кагыйдә.

6.12

53

 ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе)

1

Фронталь

индивидуаль

—  калынлык билгесе (ъ) нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к, г хәрефләренең, калын укылы-

шын күрсәтә;

— калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән гади,

программада булган сүзләрне дөрес язу һәм

юлдан-юлга күчерү;

86,91 күнегү.Сүзләрне язарга өйрән.

9.12

54

ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе кергән сүзләрне дөрес язу

1

Фронталь

Парлап эшләү

ъ хәрефе калын иҗек— тән соң я, ю, е хәрефләре

алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә

— мондый сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес

әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы

мөнәсәбәтне аңлату

Сүзләрне кабатларга

10.12

55

Тест биремнәре эшләү.

1

индивидуаль

— калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән гади,

программада булган сүзләрне дөрес язу һәм

юлдан-юлга күчерү;

- белем дәрәҗәләрен белү

91 нче бит. Кагыйдә.

12.12

56

Кабатлау. ь (нечкәлек һәм аеру билгесе), ъ (нечкәлек һәм аеру билгесе)

1

Фронталь

индивидуаль

— мондый сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес

әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы

мөнәсәбәтне аңлату

Г.Әхтәмова “Хәрефләр өйрәнгәндә”

93 нче күнегү.

13.12

57

Графика. Алфавит.

1

Фронталь

— татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен

дөрес әйтеп, яттан белү 

Г.Әхтәмова

“Хәрефләр илендә”

96 күнегү

16.12

58

Контроль диктант(2 чирек йомгаклары буенча)

1

Контроль

диктант.

— өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

— «Дөрес яз» сүзлеге белән эшли белү.

Кагыйдәләрне кабатларга.

17.12

58

Хаталар өстендә эш. ь,ъ хәрефләре.

1

Фронталь

— калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән гади,

программада булган сүзләрне дөрес язу һәм

юлдан-юлга күчерү;

Ъ, ь билгесе кергән сүзләр язып килергә.

19.12

60

Графика. Алфавит.

1

Төркемдә эш

-  беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру

Г.Әхтәмова “Хәрефләр өйрәнгәндә”

96 нчы бит. Сорауларга җавап.

20.12

61

Контроль күчереп язу.

1

Фронталь

беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

Алфавитны кабатларга

23.12

62

Алфавиттан файдалану.Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.. 

1

Парлап эшләү

Алфавитны кабатларга

24.12

63

Үткәннәрне кабатлау. Тест биремнәре эшләү.

1

Тест

— сүзгә фонетик анализ

ясау, иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге

тәртиптә ачык, дөрес әйтеп, хәрефләрне атап чыгу, бирелгән схемаларга туры килгән

сүзне табу, ике аваз кушылмасын белдергән

хәрефләрне табу; тест биремнәрен төгәл үтәү.

Кагыйдәләрне кабатларга.

26.12.

64

Үткәннәрне кабатлау.

1

Фронталь

Төркемдә эш

сүзгә фонетик анализ

ясау, иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге

тәртиптә ачык, дөрес әйтеп, хәрефләрне атап чыгу, бирелгән схемаларга туры килгән

сүзне табу, ике аваз кушылмасын белдергән

хәрефләрне табу; тест биремнәрен төгәл үтәү.

Ай исемнәрен язып килергә.

27.12

65

Сүз темасы.

1

Фронталь

Индивидуаль

сүз һәм җөмләнең аермасын

— сүз, сүзтезмә, жөмлә-

ләрне аера белү;

- сүзтезмәләр төзеп яза белү

Татар халык мәкальләре

98 нче күнегү.

13.01

66

Сүз.Тест эшләү.

1

Фронталь

Парлап эшләү

 сүзтезмәләр төзеп яза

белү

100 нче күнегү

14.01

67

Сүз темасын кабатлау.

1

Группалар

да эшләү

- сүзтезмәләр төзеп яза

белү

101 нче күнегү.

16.01

68

Сүзнең тамыры.

1

Парлап эшләү Фронталь

 суз тамырының мәгънәле кисәк булуын

— сүзнең тамырын билгели белү

103 күнегү.

17.01

69

Аңлатмалы диктант.

1

Фронталь

- сүзтезмәләр төзеп яза

белү

“Казан”

101 нче бит, кагыйдә

20.01

70

Тамырдаш сүзләр

1

Фронталь

Төркемдә эш

— татар телендә сүз

тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен

тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамы-

рын билгели белү

6 күнегү

.

21.01

71

Тамырдаш сүзләр.

1

Фронталь

тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен

тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү

Ф.Шәех

”Шат”

Кагыйдэ кабатларга

23.12

72

“Кышкы уеннар”дигән темага”хикәя язу

1

Группалар

да эшләү

тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен

тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү

Г.Әхтәмова

“Көрт”

11 күнегү.

24.01

73

Тамырдаш сүзләрне табу.

1

Фронталь

Төркемдә эш

— балаларның кышкы уеннарын сурәтләп язу

11 күнегү

Юл,авыл сүзләренә тамырдаш сүзләр тап

27.01

74

Кушымчалар

1

Фронталь

— сүз ясагыч кушымчаларның сузнең мәгънәсен үзгәртүен

— сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымча-

ны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу

12 күнегү

28.01

75

Кушымча төрләре.

1

Фронталь

Парлап эшләү

— сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымча-

ны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу

Тамырдаш сүзләр яз һәм кушымча төрләрен билгелә.

30.01

76

Кушымча төрләре.

1

Фронталь

- кушымчаларны дөрес билгели белү. Куллана белү.

Ф.Шәех

”Шат”

Кагыйдэ кабатларга

31.01

77

Үткәннәрне кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

Искәртмәле диктант

- сүз һәм җөмләләрне аңлап язу

"Дөрес яз" сүзлегеннән 10 сүзне өйрәнергә.

3.02

78

Үткәннәрне кабатлау Хаталар өстендә эш.

1

Группалар

да эшләү

— сүзнең, тамырын һәм

кушымчасын билгели белү; кушымчаларны тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялгый белү;

— текст буенча сорауларга җавап яза алу

Матур язу.Татарстан шәһәрләре.

17 күнегү

4.02

79

Предметны белдерә торган сүзләр

1

Фронталь

Индивидуаль

— К е м? Н ә р с ә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

21 күнегү

.

6.02

80

Предметны белдерә торган сүзләрне танып белү.

1

Фронталь

Төркемдә эш

— К е м? Н ә р с ә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

26 күнегү

7.02

81

Сайланма диктант. Предметны белдерә торган сүзләр.

1

Фронталь

— К е м? Н ә р с ә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

Г.Әхтәмова “Хаталар”

Кагыйдэ

10.02

82

Предметны белдерә торган сүзләрне куллану

1

Фронталь

Индивидуаль

— К е м? Н ә р с ә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

31,32 күнегү

11.02

83

Предметны белдерә торган сүзләр.Кабатлау дәресе.

1

Фронталь

Төркемдә эш

— К е м? Н ә р с ә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

Кем? Нәрсә? соравына 5 әр сүз язарга

13.02

84

.Искәртмәле диктант. Предметны белдерә торган сүзләр.

1

Искәртмәле диктант

— сүз һәм җөмләләрне аңлап язу

35 күнегү

14.02

85

Предметны белдерә торган сүзләр.Кабатлау дәресе.

1

Фронталь

-предметны белдерә торган сүзләрне аера белү.

Татарстандагы елгалар.

Яшелчэлэрне язарга

17.02

86

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

1

Фронталь

- кеше исемнәрен һәм фамилияләрне баш хәреф белән язу

— кеше исемнәрен, фамилияләрен дөрес яза

белү

Кеше исемнәре һәм фамилияләре кергән 3-4 җөмлә язарга.

18.02

.

87

Ил, шәһәр,

авыл, елга, күл

исемнәрендә баш хәреф

1

Фронталь

Индивидуаль

— шәһәр, авыл, елга,ил, дәүләт, тау, күл исемнәрен баш хәреф белән язу

— географик атамаларны дөрес яза белү,

аларны тексттан аерып алып, дөрес итеп

күчереп язу

38 күнегү.

20.02

88

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

1

Парлап эшләү

— шәһәр, авыл, елга,ил, дәүләт, тау, күл исемнәрен баш хәреф белән язу

— географик атамаларны дөрес яза белү,

аларны тексттан аерып алып, дөрес итеп

күчереп язу

Алабуадагы

җирле язучылар

Алабуга турында хикәя язарга.

21.02

89

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф

1

Фронталь

Төркемдә эш

— шәһәр, авыл, елга,ил, дәүләт, тау, күл исемнәрен баш хәреф белән язу

— географик атамаларны дөрес яза белү,

аларны тексттан аерып алып, дөрес итеп

күчереп язу

Татарстандагы  шәһәр, авыл, елга, күлисемнәрен яз.

24.02

90

Контроль күчереп язу. Баш хәреф белән языла торган сүзләр.

1

Контроль

күчереп яз

— өйрәнелгэн кагыйдәләрне куллана белү;

- «Дөрес яз» сүзлеге белән эшли белү

Үз сыйныфындагы укучылар фамилиясе, исеме

"Минем тугры дустым" хикәя язарга.

25.02

91

Хайван кушаматларында баш хәреф

1

Фронталь

— хайван кушаматларын баш хәрефтән башлап язу

—хайванкушаматларын Һәрвакыт баш хәрефтән

башлап язу; бирелгән тексттан аларны аерып

ала белү

Әкияттән өзек язып килергә.

.

27.02

92

Хайван кушаматларында баш хәреф

1

Фронталь

Индивидуаль

— хайван кушаматларын баш хәрефтән башлап язу

—хайванкушаматларын Һәрвакыт баш хәрефтән

башлап язу; бирелгән тексттан аларны аерып

ала белү

49 нчы күнегү

28.02

93

Сайланма диктант.Баш хәреф белән языла торган сүзләр.

1

Фронталь

-баш хәрефтән языла торган сүзләрне дөрес яза белү.

Татарстан шэпэрлщрен язарга

3.03

94

Үткәннәрне кабатлау. Хаталар өстендә эш.

1

Фронталь

— үтелгән кагыйдәләргә

нигезләнеп күнегүләр эшләү

Нишли?соравына 10 сүз язарга.

4.03

95

Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

1

Фронталь

— эш-хәрәкәтне белдерә торган сузләр җөмләдә Нишли?Нишлиләр? сорауларына җавап бирүен

— җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

Г.Әхтәмова “Койрык”

56 күнегү

6.03

96

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып белү.

1

Фронталь

Төркемдә эш

— эш-хәрәкәтне белдерә торган сузләр җөмләдә Нишли?Нишлиләр? сорауларына җавап бирүен

— җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

60 күнегү

7.03

97

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.Сайланма диктант .

1

Фронталь

Индивидуаль

эш-хәрәкәтне белдерә торган сузләр җөмләдә Нишли?Нишлиләр? сорауларына җавап бирүен

— җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

Кагыйдәләрне кабатларга

10.03

98

Контроль

диктант(3нче чирек йомгаклары буенча)

1

Контроль

диктант

Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белу, биремнәрне төгәл үтәү

Ялгызлык исемнәр кергән 3-4 җөмлә язып килергә.

11.03

99

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне кабатлау.

1

Фронталь

Парларда эшләү

эш-хәрәкәтне белдерә торган сузләр җөмләдә Нишли?Нишлиләр? сорауларына җавап бирүен

— җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

Кагыйдәләрне кабатларга

13.03

100

«Ял көнендә»

дигән темага хикәя төзеп язу

1

Фронталь

Индивидуаль

Гаиләнең ял көнен сурәтләп язу

Хикәяне язып бетерергә.

14.03

101

Үткәннәрне

Кабатлау. Эш-хәрәкәт белдерүче сүзләр.

1

Аңлатмалы диктант

Кагыйдәләргә нигезләнеп, диктант текстын

дөрес язу

63 күнегү.

17.03

102

Аңлатмалы диктант. Эш-хәрәкәт белдерүче сүзләр.

1

Парлап эшләү

— җөмләләрдә предметны һәм эш-хәрәкәтне

белдерә торган сүзләрне табып, асларына сызу,

аларның җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

66 күнегү.

18.03

103

Билгене белдерә

торган сүзләр

1

Фронталь

Парларда эшләү

— билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? К а й с ы? сорауларына

җавап бирүен

— җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

70 күнегү.

20.03

104

Билгене белдерә торган сүзләрне танып белү.

1

Фронталь

Индивидуаль

— җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

74 күнегү.

21.03

105

Билгене белдерә торган сүзләрне табуга күнегүләр

1

Фронталь

Төркемдә эш

җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

77.күнегү

1.04

106

Сайланма диктант.Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

1

Фронталь

-эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне аера белү.

Кэндэлек режим

3.04

107

. Билгене белдерә

торган сүзләрне кабатлау.

1

Фронталь

Парларда эшләү

җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү

84 күнегү.

4.04

108

Рәсем буенча хикәя төзеп язу (87 нче күнегү)

1

Фронталь

— билгене белдергән сүзләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзеп язу

85 күнегү.

7.04

109

Контроль

диктант

1

Контроль

диктант

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

Кагыйдәләрне кабатларга.

8.04

110

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау

1

Группада эшләү

— үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп күнегүләрне эшләү

Билгене,эшне,предметны белдерә торган 5 әр сүз яз.

10.04

111

Җөмлә.

1

Фронталь

— сөйләмне җөмләләргә аера;

— баш кисәкләрне табып, сызыклар белән билгели

— җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү;

— әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында

нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую

91 күнегү.

11.04

112

Җөмлә төрләре

1

Фронталь

Индивидуаль

  • әйтелү максатына карап җөмләнең төрләрен билгеләү

әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында

нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую

97 күнегү

14.04

113

Җөмлә төрләре

1

Фронталь

  • әйтелү максатына карап җөмләнең төрләрен билгеләү

әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында

  • нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую

Жэмлэлэр тэзеп язарга

15.04

114

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Фронталь

Парларда эшләү

— әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында

нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую

98 күнегү

17.04

115

Җөмләнең баш кисәкләре.

Фронталь

Парларда эшләү

— сөйләмне җөмләләргә аера;

— баш кисәкләрне табып, сызыклар белән билгели

— җөмләнең баш кисәкләрен табу.

18.04

116

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

Контроль

күчереп язу

— өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

— «Дөрес яз» сүзлеге белән эшли белү

101 күнегү.

21.04

.

117

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

Фронталь

текстның өлешләрен:

башламын, төп, йомгаклау өлешләрен табу

— текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу;

- өлешләп эчтәлеген сөйләү һәм язу;

22.04

118

Контроль

күчереп язу

1

Фронталь

— хат язу

104 күнегү.

.

24.04

119

Бәйләнешле

сөйләм. Әйтмә һәм язма сөйләм.

1

Фронталь

Индивидуаль

текстның өлешләрен:

башламын, төп, йомгаклау өлешләрен табу

108 күнегү

25.04

120

Бәйләнешле

сөйләм. Әйтмә һәм язма сөйләм

1

Фронталь

текстның өлешләрен:

башламын, төп, йомгаклау өлешләрен табу

28.04

121

Бәйләнешле

сөйләм. Әйтмә һәм язма сөйләм

1

Фронталь

текстның өлешләрен:

башламын, төп, йомгаклау өлешләрен табу

29.04

122

Текст. Текст темасы

1

Фронталь

Парларда эшләү

— текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу;

- өлешләп эчтәлеген сөйләү һәм язу;

— хат язу

110күнегү

1.05

123

Текст өлешләре

1

Фронталь

Төркемдә эш

текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу;

- өлешләп эчтәлеген сөйләү һәм язу

113 күнегү

2.05

124

Контроль диктант(4 чиреккә)

1

Контроль

диктант

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

5.05

125

Ел буе  өйрәнгәннәрне ныгыту.

1

Фронталь

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

6.05

126

Арадаш  имтиханга әзерләнү.

1

Фронталь

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

8.05

127

Арадаш имтихан. (контроль

диктант)

1

Контроль

диктант

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

9.05

128

Хаталар өстендә эш

1

Фронталь

-үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп күнегүләрне эшләү

116 күнегү.

12.05

129

Бәйләнешле

сөйләм .Кабатлау.

1

Фронталь

Парларда эшләү

ел буена алган белем һәм күнекмаләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

118 күнегү.

13.05

130

Өйрәнгән орфограммаларны кабатлау.

1

Фронталь

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

121 күнегү

15.05

131

Тест биремнәрен үтәү.

1

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

16.05

132

Өйрәнгән орфограммаларны кабатлау.

1

Фронталь

орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

19.05

133

Сүз. Кабатлау.

1

Фронталь

ел буена алган белем һәм күнекмаләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

125 күнегү

20.05

134

Җөмлә. Кабатлау

1

Фронталь

ел буена алган белем һәм күнекмаләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

22.05

135

Җөмлә. Кабатлау

1

Фронталь

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

23.05

136.

Йомгаклау дәресе.

1

Фронталь

ел буена алган белем һәм күнекмаләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

-кагыйдәләрне искә төшерү;

 -дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

Җәйге биремнәр

23.05

Календарь- тематик план

Әдәбият:

—                         Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: дәреслек: 1—2 кисәк. Казан: «Мәгариф— Вакыт» нәшрияты, 2012.

—                  Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: мөстәкыйль эш дэфтәре. Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2012.

- Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы ечен методик кулланма. Казан: «Мэгариф— Вакыт» нәшрияты, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Габдулла Тукай туган көн кичәсен үткәрү өчен "Урман аланында" исемле сценарий

Тукай әсәрләреннән геройлар катнашында спектакль. Барлык геройлар, чакыру буенча, бәйрәмгә җыелалар....

"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....

Габдулла Тукай иҗатына тест

Укучыларның Г.Тукай иҗатын белүләрен тикшерү....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....