Чишмэлэр жыры тынмасын
классный час (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Актаныш муниципаль районы
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тәрбия сәгате
“Чишмәләр җыры тынмасын”
Укытучы: Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы
Тәрбия сәгате.
Чишмәләр җыры тынмасын.
Максат:
- Суның табигый байлык икәнен, чишмәнең изге җир булуын аңлату.
- Авылыбыз чишмәләре белән танышу, аларның тарихы.
- Чишмәләргә сак караш, табигатьнең байлыгын, мтаурлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү.
Дәрес барышы.
Хәзер бөтен табигать кар астында.Тыныч кына йоклый кебек.Ләкин кешегә , табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага.Бүгенге әңгәмәбез дә “Чишмәләр җыры тыңмасын” дип атала
1слайд
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишиә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай
Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.
Чишмәләр кечкенә булсаларда, табигатькә җан кертүчеләр, елга,
күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле.
Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.Чишмә суларын эчеп дәваланганнар.Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була.
Һәр чишмәнең үз тарихы ,үз моңы ,үз юлы бар. Бер чишмәсе шаулап ага , тавышы еракларга ишетелә.Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага,
өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.Ә җырлары , көйләре?!
Татар халкының танылган шагыйре С.Хәким “Бер тауда ун чишмә” дип аталган шигырь юлларында көяз чишмәләрне болай тасвирлый
Бер тауда 10 чишмә,
Унысы 10 төстә.
Югыйсә бер үк тау ,
Югыйсә бер үк җыр,
Юлы бар...
Бер тауда 10 чишмә
Юлларын син кисмә,
Агышы 10 төрле
Моңы башка.
Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбызданда да, телебездәндә дә төшми.Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләргә җырлар күп багышланган .Сез ниндн җырлар беләсез, укучылар?
Укучы:
“Фазыл чишмәсе” ,”Ага чишмә”,”Салкын чишмә”, “Җидегән чишмә”,”Балачак чишмәсе”,һ.б.
Элек-электән чишмә тапкан , аны чистарткан кешене халык зурлаган,чишмәгә аның исемен биргән ,мәңгеләштергән.Бездә дә андый чишмәләр бик күп.Ләкин соңгы вакытларда бездә чишмәләргә игътибар кимеде дисәк тә ялгыш булмас.Бездә чишмә кайгысы түгел, ә күбрәк план кайгысы булды.
Ләкин чишмәләр югалмасын , күмелмәсен иде! Чишмәне саклау- табигатьне саклау дигән сүз. Ә табигатьне саклау ул авылны саклау, яшәртү дә булып тора.
Хәзер үзебезнең чишмәләр белән танышыйк әле, аларның тарихын
яңартыйк.
Олы кое-авылыбыз уртасында урнашкан.Агымы башкаларга караганда көчле. Бөтен авыл шушуы чишмәдән су алган.
Борын коесы- элек олы юл шуннан үткән булган, юл борылып киткән җирдә. Юлчылар аның саф чиста суын эчкәннәр.
“Әлмәкәй” чишмәсе- Әлмөхәммәт дигән кеше шул чишмә янында гына үз утарын төзегән. Чишмәне бик кадерләп карап торган.
“Дәвем коесы”- Диммөхәммәт дигән исемнән. Чишмәне тәрбияләп торган.
“Шәрәфи”чишмәсе-Шәрәфи карт шулай ук бу чишмәне бик кадерләп саклаган.
“Акташ”- тирә-ягы бик күп ак ташлардан торган. Авылдан ераграк урнашкан.
“Салкын чишмә”- суы бик салкын. Иң шифалы чишмәләрнең берсе. Тикшерүләр күрсәткәнчә көмеше күп. Мерәс авылы белән ике арада урнашкан.
Хәзер чишмәләргә игътибар кимеде. Күргәнегезчә чишмә исемнәре гел ниндидер кеше исеме белән аталган. Димәк элек чишмәләр бик кадерле булган. Кешеләр аларны җаннары кебек кадерләп саклаганнар.
Безнең Шәрип авылын чишмәләр уратып алган.Авылның кайсы ягына юнәлсәң дә, челтер-челтер агып яткан чишмәләргә юлыгасың.
Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел
Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән.Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр чишмә юлында очрашкан.Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган һәм кавыштырган да.
Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре кору күңелне рәнҗетә.Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң, алар нәрсә дип серләшә икән?
Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара , суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә , чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз.Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады.Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар , куаклар таптала.Хайваннар күзебезгә баса , имгәнәбез, суыбыз җир астына кача.Безнең тирәбезгә
рәшәткәләр кирәк.Төбебезнең дә ел саен чистартылуын телибез.Вак һәм эре елгаларга су бирер идек , чөнки вак елгаларның да суы бетүгә бара
Ярларыбызга ,тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде.Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый.Бабайлар заманында безгә әһәмият күп булган икән.Безне карап,чистартып торучы аерым кешеләр бар иде.Кайчандыр балаларда яныбызга килеп , төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде.
Менә, укучылар, чишмәләр ни дип серләшә икән. Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә мохтаҗ.
Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр.
Без быелгы уку елында “Туган ягым-яшел бишек” юнәлешен сайладыку. Шушы юнәлеш буенча эшләп, авылларыбызның тирә ягын, табигатьне,чишмәләре-безне саклауда үзебездән зур өлеш кертә алабыз. Карлар эреп, ямьле май урталарында табигатҗ кочагына экскурсияләргә чыккан вакытта чишмәләрне чистарту, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Табигатьне саклагыз!
И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе якта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул-безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
(Ирина Рәҗәпова шигыре)
Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана.Шуны онытмыйк!Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!
Йомгаклау:
Шундый мәкаль бар” Суның кадере- чишмә корыгач беленә”
Безнең чишмәләребез корымасын, гел челтерәп агып торсыннар, аларны пычранудан саклыйк.