"Балачак иле"
рабочая программа (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч класс укытучысы
Мусина Гөлнара Миркасыйм кызының
“Балачак иле”
тәрбия эшчәнлеге программасы
Эчтәлек
- Минем педагогик фәлсәфәм.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының аңлатмасы.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының төзелү механизмы һәм хәрәкәт итүе.
- Коллектив тормышының эшчәнлеге принциплары.
- “Балачак иле” тәрбия программасы эшчәнлегендә үзидарә.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының эффектлылыгын контрольгә алу һәм диагностикалау.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының эшләвенең эффектлылыгы.
- Ата-аналар белән эш.
- Классның тәрбия эшчәнлеге программасының перспективасы һәм үсеше.
ДЕВИЗ:
“Яратырга! Аңларга! Кабул итәргә! Хәленә керергә! Ярдәм итәргә!”
(Е.Н.Ильиннан)
- Минем педагогик фәлсәфәм.
Минем тәрбия эшчәнлеге программасын төзүемә Ш.А.Амонашвилиның “Кеше һичшиксез кемнеңдер яратканы, иң якыны, алыштыргысызы булырга тиеш. Бу – безнең тормышның нигезе. Беркемгә дә кирәге булмаган кешеләр - бик куркыныч хәлдәге кешеләр. Алар өчен бернәрсә дә изге була алмый. Иң мөһиме – кешене саклап калу, андагы кешелек сыйфатларын саклау, шулай булганда гына бөтен нәрсәне дә саклый алырбыз” сүзләре этәргеч бирде.
Чыннан да, һәр бала, ничә яшьтә булуына карамастан, үзен яратучы һәм ничек бар шулай кабул итүче кеше барлыгын белергә тиеш. Бала үзенең алыштыргысыз икәнен тоярга тиеш. Күп очракта бала өчен андый кешеләр ата - анасы була. Аларда бала яклаучысын, киңәшчесен, дустын күрә. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, бала авыр минутларда аны тынычландырырдай, күңелен күтәрердәй, ярдәм итердәй кешеләр янында булачагына ихлас күңеленнән ышана. Һәм ул кеше – башлангыч класс укытучысы, аның класс җитәкчесе. “Балалар – тормышыбыз чәчәкләре”, әмма тормышта “үскәндә” генә чәчәкләр тере була. Шуңа күрә баланың мәктәптә үткән сәгатьләрен, көннәрен һәм елларын шатлыклы һәм бәхетле мизгелләргә әверелдерергә кирәк. Мәктәп тормышы баланың исендә соры көн уздыру түгел, ә җанлы, мәгънәле, борчу-мәшәкатьле, кызыксынулы, эзләнүле һәм табышлы тормыш булып калсын.
Тәрбия эшчәнлеге программасын төзүнең алдагы баскычы - тәрбиядәге теорияләр һәм хәзерге концепцияләр белән танышу булды. Ш.А.Амонашвилиның “Укытучы, балага җылылык бирүче кояш бул, баланың хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак бул, һәм аларның хәтеренә һәм акылына гына түгел, беренче чиратта, аларның җанына һәм йөрәгенә игелек орлыклары чәч” сүзләре миңа үз позицияләремне ныгытырга ярдәм итте. В.А.Сухомлинскийның “Яхшы укытучы – иң беренче чиратта, үзенең укучыларын яратучы, алар белән аралашудан тәм табучы, һәр баланың яхшы кеше булачагына ышанучы, балалар белән дус була белүче, балаларның шатлык-кайгыларын йөрәгенә якын алучы, баланың күңелен аңлый белүче һәм үзенең дә кайчандыр бала булуын онытмаучы” сүзләре миңа бик якын. Үз эшчәнлегемдә мин Ш.А.Амонашвилиның хезмәттәшлек педагогикасына, В.А.Караковскийның коллективта тәрбияләү концепциясенә, С.Л.Соловейчикның шәхескә якын килүенә нигезләнеп эшлим. Нигезенә гуманлылык принцибы салынган классның тәрбия эшчәнлеген оештыру программасының соңгы этабында мин аны тормышка ашыру өчен кирәк булган принциплар, бурычлар һәм чараларны күрсәттем. Минем тәрбия эшчәнлеге программасының асылы – балалар үзләрен оста, талантлы, кыю, көчле, бәхетле итеп тойсыннар һәм шул нигездә өйрәнсеннәр һәм бер-берсен өйрәтсеннәр, үзләрен һәм башкаларны танып белсеннәр, бер-берсе белән, фән, сәнгать һәм зурлар дөньясы белән аралаша белсеннәр. Үз сәләтләрен, үз мөмкинлекләрен ачарга мөмкинлек бирүче эшчәнлектә бала шатлык һәм канәгатьләнү хисләре кичерә. Шул гына балада кызыксыну уята, шуннан гына балаларның йөзләре елмаюдан балкый, һәм күзләре бәхетле була. Һәм шундый эшчәнлек булып башлангыч класс укучылары өчен уен тора. Шуның өчен минем тәрбия эшчәнлеге программасының нигезен озак вакытка исәпләнгән “Балачак иле” дип исемләнгән уен алып тора. Аның үзенчәлеге – башлангыч мәктәптә укуның барлык елларына да исәпләнгән булуы.
“Уен балага җәмгыятьтә, кешелектә, Галәмдә үзен табарга ярдәм итә”
Януш Корчак.
11. Тәрбия эшчәнлеге программасының аңлатмасы
Классның тәрбия эшчәнлеге программасының максатлары:
- Укучы шәхесе, аның мөмкинлекләре, иҗади потенциалы үсү өчен уңай шартлар тудырырга;
- Укучыларны гомумкешелек сыйфатларына өйрәтергә;
- Укучыларны җәмгыять өчен кирәкле мөнәсәбәтләр булган барлык төр эшчәнлекне дә оештырырга.
Бу максатлар һәм бурычларны тормышка ашыру өчен 8 бер-берсенә бәйләнгән сәяхәт ярдәм итә. Һәр айда балалар билгеләнгән бер планетага сәяхәткә чыгалар: “Сәламәтлек”, “Сәнгать”, Спорт”, “Кеше”, “Белем”, “Ватан”, “Минем дөньям”, Хезмәт”.
“Балачак иле” программасы түбәндәге тәрбия юнәлешләрен үз эченә ала:
- Куркынычсызлык тойгысы
- Ятышлылык тойгысы
- Шәхсилек тойгысы
- Максатчанлык тойгысы
- Компетентлылык тойгысы
Бу сыйфатларга ия булып, бала тормыш буенча курыкмыйча үзенең әле ачылмаган, якты йолдызына таба хәрәкәт итә.
Уку елының азаккы ае еллык сәяхәткә нәтиҗәләр ясауга багышлана.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының төзелү механизмы һәм хәрәкәт итүе
Классның тәрбия эшчәнлеге программасы үз үсешендә һәр баланың шәхси үсешенә китерүче берничә этап үтә:
Беренче этап
1 класс. “Әйдәгез танышыйк!”
Бу этапта тәрбия процессында катнышучыларның һәркайсының хаҗәтләре һәм мөмкинлекләре ачыла, тату коллектив төзү юллары билгеләнә.
Икенче этап
2 класс. “Кулга кул тотыныйк, дуслар!”
Икенче этапта шәхесара мөнәсәбәтләр ныгытыла, уртак эшчәнлекнең яңа формалары һәм ысулары кертелә, коллективның гореф-гадәтләре формалаша.
Өченче этап
3 класс. “Коллектив тормышы”
Өченче этапта коллективның шәхсилеген формалаштыру бара, үзидарә үстерелә, коллектив тормышы гореф-гадәтләр нигезендә төзелә.
Дүртенче этап
4 класс. “Мәктәп – уртак йортыбыз”
Дүртенче этапта класс тормышы эшчәнлеген яңартуның яңа формалары һәм ысуллары эзләнә, класстагы уңышлар мәктәп уңышы икәнлеге ассызыклана.
1V. Коллектив тормышының эшчәнлеге принциплары
ХЕЗМӘТ
Максат: коллективка һәм үзенә хезмәт итә алырлык кеше тәрбияләү.
Эшчәнлек төрләре:
- Хезмәт десанты
- Хезмәт ветераннары белән очрашулар
- Телдән журнал “Бар һөнәр дә яхшы”
- Рәсем конкурсы “Минем гаиләдәге хезмәтем”
- Ата-аналардан һәм балалардан анкета алу “Минем мәктәптәге һәм өйдәге вазыйфаларым"
- “Оригами” остаханәсендә
- “Балачак мозаикасы” кул эшләре күргәзмәсе
- Диспут “Хезмәт турында халык мәкаль - әйтемнәре”
- “Безнең район кешеләренең хезмәт уңышлары” “Актаныш таңнары” газетасындагы мәкаләләргә күзәтү
- Фильм карау “Халкыбызның Бөек ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгы”
- Хезмәт турында шигырь һәм җырлар конкурсы
- “Эшчән бәхетне эштән табыр” татар халык әкиятләре белән танышу
- Фермага, машина-трактор паркына экскурсия
СПОРТ
Максат: балаларны физик культура һәм спортка күнектерү
Эшчәнлек төрләре:
- Гаилә спартакиадалары
- Сәламәтлек көне
- Спорт турында җырлар фестивале
- Әңгәмә “Илемнең бөек спортсменнары”
- Викторина “Олимпия уеннары тарихы”
- Хәрәкәтле уеннар
- “Безнең гаиләдә спорт”
МИНЕМ ДӨНЬЯМ
Максат: җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен өйрәтү
Эшчәнлек төрләре:
- Класс сәгате “Безнең тойгылар дөньясы”
- Ачыктан ачык сөйләшү сәгате “Минем “Мин” сере”
- “Минем исемем нәрсә аңлата?”
- Тест “Син үзеңне беләсеңме?”
- Күргәзмә “Минем яраткан уенчыгым”
- “Минем көчле якларым”
- “Минем яхшы эшләрем”
- “Ныклап кара син дөньяга” фестивале
СӘЛАМӘТЛЕК
Максат: укучыларның физик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту
Эшчәнлек төрләре:
- “Без яшелчәләрне беләбезме?”
- Викторина “Түтәлдә нәрсә үсә?”
- Ял походлары
- Тормыш иминлеген саклау уеннары
- “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
- Түгәрәк өстәл “Юындырда кунакта”
- Балалар врачы белән очрашу
- Чыныгу
- Спорт ярышлары
- Әңгәмә “Көндәлек режим”
- Стенгазета конкурсы “Сәламәт булыйк!”
- “Күңелле стартлар”
ВАТАН
Максат: җәгыятьтә үз урынын таба алырдай кешеләр тәрбияләү
Эшчәнлек төрләре:
- “Сугышның беренче көне”
- Әдәби музыкаль композиция “Ул көннәрнең даны мәңгелек”
- Телдән журнал “Туган телем – иркә гөлем”
- Батырлык дәресләре
- Музейга экскурсия
- Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу
- “Ватан нәрсәдән башлана?”
- Полиция хезмәткәрләре белән очрашулар
БЕЛЕМ
Максат: укучыларның уку эшчәнлегендәге мөмкинлекләрен үстерү
Эшчәнлек төрләре:
- Олимпиадалар уздыру
- Викториналар
- “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” кичәсе
- Әңгәмә “Өй эшләрен ничек эшләргә?”
- Интеллектуаль марафон
- “Хәтерне үстерәбез”
- Информацион сәгать “Без нинди газета-журналлар алабыз?”
- Уен “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”
- Китапханәгә экскурсия
- Китап күргәзмәләре
КЕШЕ
Максат: кешелектә булган кыйммәтләрне укучыларга өйрәтү
Эшчәнлек төрләре:
- Гаилә бәйрәмнәре
- Рәсем конкурсы “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?”
- “Безнең хокуклар һәм бурычлар”
- Анкета “Безнең класс тормышы”
- Анкета “Гаиләнең тәрбия ысуллары”
МӘДӘНИЯТ
Максат: мәдәниятле кешеләр тәрбияләү
Эшчәнлек төрләре:
- “Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”
- Әдәби турнир “Татар халык әкиятләре”
- Экскурсияләр
- Бәйрәмнәр үткәрү
- Конкурслар уздыру
БАЛАЧАК ИЛЕ
- “Могҗизалар кыры” уены
- “Чит илләргә сәяхәт” йомгаклау иртәсе
- “Ата-ана һәм бала – аерылгысыз дуслар” балалар белән берлектә ата-аналар җыелышы
- “Минем тормышка планнарым, алар нәрсә белән бәйле” проект яклау
Ай дәвамында балалар бер планета буенча “сәяхәт итәләр”, һәр атнада төрле рольдә булалар:
1 атна – “Без – юл яручылар”
2 атна – “Без – хәзинә эзләүчеләр”
3 атна – “Без – осталар, уйлап табучылар”
4 атна – “Без – барысын да белүчеләр”
1 класс нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр билгеле булды:
Сәламәт булу өчен:
- Юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга ярамый;
- Кулларны сабынлап юарга кирәк;
- Дөрес итеп киенергә кирәк;
- Үз сәламәтлегеңне саклау турында кайгыртырга кирәк;
- Авырсаң, дәваланырга кирәк.
Мәдәниятле кеше булу өчен:
- Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк;
- Матур итеп киенергә, чиста, пөхтә булырга кирәк;
- Начар гадәтләрне булдырмаска кирәк;
- Үз әйберләреңнең, бүлмәңнең тәртиптә торуын тәэмин итәргә кирәк;
- Киноларга, концертларга, музейларга йөрергә кирәк.
Физик яктан чыныккан кеше булу өчен:
- Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк;
- Хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк;
- Үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.
Яхшы кеше булу өчен:
- Әйберләрне сакларга кирәк;
- Башка кешеләргә ярдәм итәргә кирәк;
- Зурларны хөрмәт итәргә кирәк;
- Кечкенәләрне кыерсытмаска кирәк;
- Дус яшәргә, гафу үтенә белергә кирәк;
Акыллы кеше булу өчен:
- Яхшы укырга кирәк;
- Әдәби китаплар, газета-журналлар укырга кирәк;
- Үзеңнең хәтереңне, игътибарыңны, күзәтүчәнлегеңне үстерергә кирәк;
- Конкурсларда катнашырга кирәк.
Ватаныңның патриоты булу өчен:
- Ватаныңны сакларга өйрәнергә кирәк;
- Ватаныбыз тагын да яхшырак булсын өчен барысын да эшләргә кирәк;
- Зурлар белән бергә җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашырга кирәк;
- Табигатьне сакларга кирәк.
Хезмәт сөючән кеше булу өчен:
- Ата-аналарга ярдәм итәргә кирәк;
- Файда китерә торган эш белән шөгыльләнергә кирәк;
- Уку хезмәтен теләп башкарырга кирәк;
- Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк.
Үзеңне танып-белү өчен:
- Үзең булырга кирәк;
- Үзеңне үстерергә кирәк;
- Үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә кирәк.
Коллективның яшәү законнары
- Дөреслек законы: Дөресен сөйлә! Дөреслек сиңа гына түгел, тирә-ягыңдагы барлык кешеләргә дә кирәк.
- Мәрхәмәтлелек законы: тирә-ягыңдагыларга мәрхәмәтле бул, шул мәрхәмәтлелек үзеңә әйләнеп кайтыр.
- Кайгыртучанлык законы: үзеңә игътибар көткәнче, аны башта башкаларга үзең күрсәт.
- Хәтер законы: үткәнен оныткан халыкның киләчәге була алмый. Үз халкыңны һәм тарихыңны онытма!
- Иреклелек законы: һәркем ирекле булырга омтыла. Үз иркең турында кайгыртып, башкаларныкы турында онытып җибәрмә!
- Кыюлык законы: син үзең генә түгел, син коллективта. Кыю бул!
- “Балачак иле” программасы тәрбия эшчәнлегендә үзидарә
Кече яшьтәге мәктәп баласын үзидарәгә өйрәтү гади балалар эшчәнлеге формаларын өйрәтүдән башлана, монда барыннан да элек балаларның теләкләре һәм кызыксынулары исәпкә алына. Безнең коллектив – ул кечкенә ил. Шул илдә һәркем үзенең кирәклеген, кыйммәтлеген тоеп яшәргә һәм эшләргә тиеш, шулай ук башкаларның да кирәклеген һәм кыйммәтлеген тоярга тиеш. Балалар үзләренең илләренә исем уйлап таптылар һәм һәркемнең мөмкинлекләреннән, сәләтеннән чыгып вазыйфалар бүлештеләр.
Корабльнең командиры – барлык үзәкләрнең дә эшен оештыра.
“Чисталык һәм тәртип үзәге” – класстагы дежурлыкны оештыра, шулай ук классташларының вазыйфаларына ничек каравына күзәтчелек итә.
“Айболит” үзәге – беренче медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәләр, авыру классташлары янына баруны оештыралар, “Моны белергә кирәк!” рубрикасына кызыклы материаллар җыялар.
“Уйлап табучылар” үзәге – класста үткәреләчәк чараларның эшкәртмәсен төзүдә катнашалар, материал туплыйлар, бәйрәмнәрне, кичәләрне оештыралар, алып баралар.
“Яшел патруль” үзәге – класстагы һәм мәктәптәге яшелләндерү эшендә катнашалар, табигатькә экскурсияләрне оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итәләр.
“Күп белүчеләр” үзәге – укуда артта калучы классташларына ярдәм итәләр, класс җитәкчесенә уку эшчәнлеген оештырырга ярдәм итәләр.
“Спорт” үзәге – ял минутлары уздыралар, спорт чараларын, ярышларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итәләр.
Класс коллективы үзидарәсенең югары органы булып класс җыелышы тора. Ул айга 1-2 тапкыр уздырыла. Класс җыелышында коллектив тормышы сораулары хәл ителә, класста туган проблемалар, конфликтлар карала. Класс җыелышы балаларны аралашырга, хезмәттәшлеккә, мәстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтә, кеше тормышында коллективның ролен аңларга ярдәм итә.
Үзидарә балаларны үзенә биргән вазыйфаны намус белән башкарырга өйрәтә. Үзидарә класс коллективын туплауга ярдәм итә.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының эффектлылыгын контрольгә алу һәм диагностикалау
Максат: программаның укучыларның үсешенә ярдәм итүен тикшерү
Класс коллективын өйрәнү түбәндәге критерийларга нигезләнә:
- Укучыларда шәхси сыйфатларның формалашуы;
- Укучыларның һәм ата-аналарның класс һәм мәктәп тормышыннан канәгать булулары;
- Класс коллективының формалашуы.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының нәтиҗәлелеген тикшерү өчен мин түбәндәге методикаларны кулландым:
УКУЧЫ ШӘХЕСЕН ӨЙРӘНҮ
“10 баскыч” методикасы
“10 баскыч” методикасы баланың үзбәясен тикшерергә ярдәм итә. Үзбәя баланың үз-үзен тотышында болай чагыла:
Активлык, эзләп табучанлык, күтәренке кәеф, юмор хисе, аралашу теләге – адекват үзбәяле балаларга хас сыйфатлар.
Пассивлык, үпкәләү – түбән үзбәяле балаларга хас сыйфатлар.
Бу методика миңа укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен ачыкларга һәм шуңа нигезләнеп алга таба эш оештырырга ярдәм итә.
УКУЧЫЛАРНЫҢ ГАИЛӘДӘГЕ ТӘРБИЯЛЕЛЕГЕН АНАЛИЗЛАУ
Тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, балалар өйдә дә, мәктәптәге кебек үк үзләренең уңай сыйфатларын күрсәтәләр. Алар шулай ук тыңлаучан, ярдәм итүчән, укуга, вазыйфаларына уңай карашта, классны яраталар, класс өчен эшләргә әзер торалар, класс турында өйдә сөйлиләр.
Әмма “Пөхтәлек” һәм “үз-үзен тотыш” критерийларына карасак, балалар кайбер очракта ата-ана кисәтүләрен тыңламыйлар. “Критикага мөнәсәбәт” критерийына күз салсак, 95% укучының үз фикере бар һәм алар кисәтү ясарга сәләтле икәнлекне күрәбез. Баланың гаиләдә “хезмәт сөючәнлеге” уйланырга мәҗбүр итте һәм бу юнәлештә ныклап эш оештырасы барлыкны күрсәтте.
- Тәрбия эшчәнлеге программасының эшләвенең эффектлылыгы
Тәрбия процессының эффектлылыгын билгеләү ирешелгән нәтиҗәләр белән куелган максатларны тәңгәлләштерүдән гыйбарәт.
Тәрбия эшчәнлеге программасының эшләвен бәяләү критерийлары:
- Укучыларның уку программасын үзләштерүләре;
- Укучыларның тәрбиялелекләре
- Укучыларның активлыклары;
- Класста уңай халәт;
- Укучыларның һәм ата-аналарның класс эшчәнлегеннән канәгать булулары.
Класстагы укучылар барысы да бик актив. Алар рәсем ясыйлар, кул эшләре эшлиләр, иншалар язалар, бәйрәмнәрдә, кичәләрдә актив катнашалар, бакчада эшлиләр, спорт ярышларында катнашалар. 8 укучының 5 есе “4” ле һәм “5” ле билгеләренә өлгерәләр.
Класс коллективында уңай халәт хөкем сөрә, балалар бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Класс коллективын туплауга беренче адымнар ясалган. Үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны бик теләп һәм намус белән башкаралар.
- Ата-аналар белән эш
Девиз: Уртак эшчәнлек кенә уңай нәтиҗәләр бирә.
Уку елы башында 3 кешедән торган ата-аналар комитеты сайланып куела, алар арасындә эш бүленә.
Эш эчтәлеге:
- Эш планы төзү.
- Ата-аналар җыелышлары уздыру (елга 4 тапкыр)
- Ата-аналар белән шәхси әңгәмәләр уздыру
- Дәресләргә йөрү, уку программалары белән танышу
- Экскурсияләр оештыру
- Ата-аналарны ремонт, җыештыру эшләренә тарту
- Бергәләп бәйрәмнәр, кичәләр уздыру
1Х. Классның тәрбия эшчәнлеге программасының алга таба эшчәнлеге һәм үсеше
“Балачак иле” тәрбия эшчәнлеге программасының эшен планлаштыру һәм үстерү минем эшчәнлегемнең мөһим бер өлеше булып тора. Тәрбия эшчәнлеге программасының перспективасы – ул класс коллективы тормышы планы. Шуңа күрә балалар тормышын күңелле һәм файдалы итеп оештыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Минем күңелемә еш кына түбәндәге шигырь юллары килә:
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар – безнең балачак.
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең хыяллар.
Хыялларга очар канат кирәк,
Алар шуңа акка буялган.
Ак болытлар – безнең хыяллар.
Балаларның кире кайтарып булмый торган балачакларын күңелле, файдалы, исләрендә якты хатирәләр калдырырлык итеп оештырыйк, аларның хыялларына канат куючы булыйк!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бәхетле балачак" концерт программасы
Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...
Сугыш урлаган балачак
Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....
Балачак кыңгыравы
4 класста чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен кулланма...
Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.
Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...
Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.
"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....
Мин - балачак иленнән
Р. Валиева иҗатына багышланган кичә...
Балачак кыңгыравы
Башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе...