Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
23 февральгә багышланган кичә эшкәртмәсе | 61.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Арча районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансур кызы
Башлангыч сыйныфлар өчен Ватанны саклаучылар көненә
багышланган кичә эшкәртмәсе.
“Әтием – минем ышанычым”
Бәйрәмгә әтиләр , бабайлар чакырыла . Класс бүлмәсенә батырлык , тынычлык , Туган ил турында мәкальләр язылып эленә .
Укучыларның бәйрәмгә багышлап ясалган рәсемнәре , стена газеталары , әтиләр турында язылган иншалары күргәзмәгә куела .
Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар .
Алып баручы .
Хәерле көн , безнең иң кадерле кунакларыбыз ! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз . Илебезгә иминлек , һәрберебезгә тыныч тормыш , сәламәтлек , бәхет телибез .Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде .
1 нче укучы .Бүген 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне . Безнең бабайлар , әтиләр без тыныч , мул тормышта яшәсен , бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган .
2 нче укучы .Безнең тыныч тормышны дошман бозмасын өчен , очучылар – илебезнең зәңгәр күген , диңгезчеләр суларын , ә танкистлар , ракета гаскәрләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый .
3 нче укучы .
Бүген безнең мәктәптә
Шундый рәхәт , күңелле ,
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде .
4 нче укучы .
Иң акыллы , иң уңганнар ,
Бар эшкә дә булганнар ,
Менә шундый әтиләр .
Бергә
Менә шундый әтиләр .
5 нче укучы .
Әтиләр илнең терәге ,
Гаиләнең йөрәге
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге .
6 нчы укучы .
Әле ярый сез бар җирдә ,
Безнең иң ныклы терәк .
Бәхетебез тулы булсын ,
Сез безгә шундый кирәк .
7нче укучы .
Әниләр белән бергәләп
Озын – озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә ,
Кайгы хәсрәт күрмәгез .
8 нче укучы.
Сезнең йөргән юлларыгыз
Яшел утлардан торсын .
Сугыш , кан кою булмасын ,
Әтиләр исән булсын .
9 нчы укучы .
Бәйрәм итик , ә соңыннан
Таралырбыз өйләргә
Балачакның бу мизгеле
Калсын сагынып сөйләргә .
10 нчы укучы.
Еракта –еракта тора ,
Минем абый сакта тора .
Әни эштә чакта тора
Әти юлда чакта тора .
Мин уйнаган чакта тора ,
Син йоклаган чакта тора .
11 нче укучы .
Телевизор да карамый
Читкә карарга ярамый ,
Чиккә генә карап тора ,
Дошман килеп кермәсен , ди
Безнең серне белмәсен , ди .
12 нче укучы .
Әниләр эштә булган да
Бер үзең генә калган да
Түгел өйне саклап тору ,
Бу бит илне саклап тору !
13нче укучы.
Еракта – еракта тора .
Минем абый сакта тора .
Сакта һәр – һәр чакта тора
Әйтмим кайсы якта тора ,
Син үзең дә сорап торма ,
Бусы - хәрби сер !
14 нче укучы . Без дә , үскәч , Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз.Ватан - Туган ил дигән сүз. Аны һәркем сакларга тиеш .
15 нче укучы .
Минем әти капитан
Германиядән кайткан .
Утлар - суларны кичкән ,
Берлинга барып җиткән .
16нчы укучы .
Фашистларны җиңгән ул
Сугышны бетергән ул .
Инде бөтен кешегә
Тынычлык китергән ул .
17 нче укучы .
Минем дәү кызым дигән ,
Тыныч укысын дигән ,
Аның дус кызлары да ,
Шулай ук булсын , дигән .
18 нче укучы .
Инде минем әтием ,
-Кабат аерылмабыз , - ди
Үзебез исән чакта ,
Сугыш булдырмабыз , ди .
19 нчы укучы .
Булмасын ул , булмасын
Кирәкми безгә сугыш !
Булмасын бер куркыныч ,
Булсын бөтен ил тыныч !
1 нче укучы . Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел .
Безнең матур тормышыбыз хакына күпме кешенең гомере өзелгән .Сугыш кырыннан күпме кеше имгәнеп кайткан .
2 нче укучы .
Минем әти дә күптән
Солдатта хезмәт иткән.
Әле егет чагында
Торган Ватан сагында .
3нче укучы .
Турникта ул атынган ,
Канатта да тартылган ,
Һәм күтәргән гер дә ул ,
Көчле шуңа күрә ул .
4 нче укучы .
Үскәч солдат булырмын
Әтием кебек мин дә .
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көн дә .
5 нче укучы .
Минем абый солдатта –
Ул анда тора сакта .
Ул ант биргән Ватанга
Аны уяу сакларга .
6нчы укучы .
Әти янымда булган да
Бернәрсәдән курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон ,
Әтиемне тыңлыйм мин .
7 нче укучы .
Әти безнең терәгебез ,
Әти безнең яклаучы.
Кирәк чакта минем белән
Дустым кебек уйнаучы .
8 нче укучы .
Яшәсен безнең әтиләр
Сәламәт һәм шат булып .
Кызларының , улларының
Кадерлелеләре булып .
9 нчы укучы .
Кояш кебек балкысыннар ,
Кояш кебек янсыннар .
Гел кояш кебек яктыртып ,
Өй түрендә булсыннар .
10 нчы укучы .”Балык тотабыз “.Г.Гәрәева шигыре .
Җәйләр җитсә , җәй көне ,
Кышлар җитсә , кыш көне
Әти белән бергәләп
Балык тоту күңелле .
Кайвакыт балыкларның
Менә шундые эләгә
Ә кайвакыт кибет аша
Кайтырга туры килә .
Әни сизми , әллә юри
Сизмәгән була микән .
Кибеттән алган балык та
Әни кыздырып ашаткач ,
Бик тәмле була икән .
11 нче укучы .”Армиядә бер көн буе .”Г.Нәбиуллин
Малайлар минем сүземә
Әле бик ышанмыйлар :
-Унике яшьтән беркемне
Армиягә алмыйлар .
-Алмасалар үзем бардым
Әнием белән бергә .
-Әле , - диләр - мондый тәртип
Булган юк гомергә .
-Анда күпме хезмәт иттең .-
Дип көлеп сорый Гомәр .
Мин дөресен әйтеп бирәм :
-Иртәдән кичкә кадәр .
Солдат шулпасының тәмен,
Их , белсәгез менә сез!
Мин караган чын танкны
Тик рәсемдә күрәсез .
Ышанмаган ышанмасын ,
Уйламыйм да ул хакта .
Солдат абыем янында
Булып кайттым кунакта .
Көлмиләр инде малайлар ,
Мин үзем дә сер бирмим .
Белмәгәнне сорасалар :
-Анысы хәрби сер ! - димен .
12 нче укучы .
Горурланам әти белән ,
Аны бар да ярата .
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата .
Минем әтине эшендә
“Универсал “ ул , диләр .
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эштә диләр .
13 нче укучы .
Күргәнегез бармы сезнең
Минем әтине рульдә .
Җырлап йөри машинасы
Ватылмаса , әлбәттә .
Әти белән без кичләрен
Шашка – шахмат уйныйбыз .
“Мат”куйганым юк – югын да ,
“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.
Өйдә булмаса әтием ,
Шундый күңелсез миңа .
Кайчан кайтар икән , диеп ,
Кич буе уйлыйм менә .
Әти өйгә кайтып кергәч ,
Өйләр яктырып китә .
Бар эшләр дә җиңеләя
Ару – талулар бетә .
Эшләмәсә - эшләмшсен
Газета укып торсын ,
Телевизор карап ятсын
Әтием генә булсын .
Аның белән урамнан бер
Үтүләре күңелле.
14 нче укучы.
Һәр бала да бу дөньяда
Булсын иде әтиле .
Әти белән әнием
Иң – иң кадерлеләрем .
Бергә генә яшәсеннәр –
Минем шушы теләгем .
15 нче укучы .
Менә нинди куаныч ,
Менә нинди зур шатлык.
Әтиләр булса янда
Безнең өчен горурлык .
16 нчы укучы .
“Алтын куллы әтием “ В.Хәйруллина .
Әтиемнең кулында
Ялт та йолт утлы каләм .
Тимер дәфтәре өстенә
Яза ул кайнар сәлам .
Юан торбалар кисә ,
Ямый , төпли , я тишә .
Купканны ябыштыра
Тузганны алыштыра .
Кирәк булса – эретә ,
Өч кисәкне бер итә .
Аунап яткан тимерне
Кирәкле әйбер итә
Челтәр бәйләгән кебек
Ясый ул төрле бизәк .
Минем әтем кебек
Алтын куллылар сирәк .
17 нче укучы .
“Малай актыгы “В.Хәйруллина .
Кай вакытта булып куя
Шаяруның актыгы
Әти шуңа ачулана:
-Ах , син малай актыгы !
Әтинең кайчак үзенә шул
Сүз эләгә тагы .
Бабай аны ачулана :
-Ах син малай актыгы .
Ә бабай үзе шаярмый
Җиткән инде картлага
Тиргәүче юк , әйтүче юк
Син , дип малай актыгы .
18 нче укучы .
Мин әтинең көчле кулларына
Күкрәгенә килеп сыенам
Әйтерсең лә , кояш җылысында,
Нурларында аның коенам
19 нчы укучы.
Синең белән әти горурланам,
Син бит минем иң зур терәгем .
Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп
Озак яшә , шушы теләгем !
1 нче укучы .
Өйнең яктылыгы , җылылыгы
Күзләреднән синең бөркелә .
Газиз әтиләрдән , әниләрдән
Аерылмасын иде , беркем дә.!
2 нче укучы .
Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык ,
Без яшибез эшебез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык .
“Туган ягым – минем Татарстан “ җыры башкарыла .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"
Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....
Ватанны саклаучылар бәйрәме
Ватанны саклаучылар бәйрәменә шигырьләр тәкъдим итәм. Шигырьләр бәйрәмгә һәм әтиләргә багышлана....
23 февраль – Ватанны саклаучылар кэненэ багышланган кичэ
План - конспект ко Дню Защитника Отечества...
23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне
Ватанны саклаучылар көненә чара...
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне
Максат:класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген ныгыту....
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне.
Бәйрәм программасы...
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм “Мин татар малае”
Әтиләрне чакырып уздырылган чара. “Мин татар малае!&rdquo...