Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..
материал (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
“Кояш гомере телим, әнием, сиңа...”
Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә
Максат. Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату; әниләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; әниләргә карата хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Шигырь юллары язылган плакатлар, рәсемнәр, магнитофон.
Оештыру өлеше.
Кичәгә әзерләнү алдан башлана. Укучылар белән әниләр көне турында әңгәмә үткәрелә, җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнелә.
Кичәнең барышы.
Алып баручы. Россиядә 1999 нчы елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне дип игълан ителде. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә кадерле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте аша Иман иңдерүче кадерле әниләребезнең зур бәйрәме бүген. Без сезне тәбрик итәбез, сезгә сәламәтлек, тыныч озын гомер, игелекле балалар, матур тормыш, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә—якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар—
Эретерлек гранит кыяны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгылырга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай?
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көчлелектә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул – әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме—Әнкәй, хатын-кыз!
Кайберәүләр кояш бер генә, ди,
Мин килешмим, икәү ул минем.
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе өйдә—Әнием!
Бер кояшым бирә тормыш уты,
Икенчесе – йөрәк җылысы.
Бөтен гомерем үтсен шулар белән—
Шул бәхетнең иң-иң олысы.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә – яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Җыр—“Җырлыйм әнием турында.”
(Г. Зәйнашева шигыре, Ф. Әхмәдиев көе.)
Беренче тел ачылуга
“Әннә” ди һәрбер бала.
Чөнки аның күңелендә
Иң кадерлесе – Ана.
Ана. Язгы җилдәй йомшак, җылы,
Саф һәм яхшы аның күңеле.
Тиңсез көчле аның мәхәббәте,
Ана, бөек аның сөюе.
Ана—бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Аналарның күңеле балаларда,
Бала күңеле, диләр, далада.
Тик онытмыйк шуны: ике килми
Хезмәт итү ата-анага.
Ана! Йөрәгемнең иң кадерле хисе,
Күңелемнең ул иң түрендә.
Ул—салкында юатучың синең,
Юанычың авыр көнеңдә.
Мин бүген сокланып баш иям
Иң гүзәл бер ана каршында.
Тик белмим, сүзләрем җитәрме,
Аңлатып бирергә барысын да?
Җыр—“Әнкәй.”
(Р. Миңнуллин шигыре, С. Садыйкова көе.)
Йөрәгем тибешен
Тәүге кат тоючы.
Җаныма, күңелемә
Канатлар куючы.
Күземнең төсләрен
Тәүге кат күрүче.
Өзелеп яратып,
Тәүге кат үбүче –
Син генә, әнием.
Тәүге кат сүземне
Ул гына ишеткән.
Рухыма, хисемә
Җылылык, нур сипкән.
Гомерем буена
Бурычлы мин аңа.
Көчле син, изге син,
Бөек син, әй, Ана!
Егылып еласам,
Абынып тормасам,
Кулыңны сузучы
Син генә, әнием!
Мин сиңа сыенам
Алҗысам, туңсам да.
Кичалмас упкынны
Кичалмый торсам да.
Йөзеңне шифалы
Яңгырлар югандыр.
Табигать, йөрәк, дип,
Кояшны куйгандыр.
Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием.
Йөрәгең җылысын
Тоялсын нәниең.
Җыр—“Әни кирәк!”
(Р. Миңнуллин шигыре, М. Шәмсетдинова көе.)
Иң матур юллар –
Син йөргән юллар,
Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.
Иң изге теләк –
Ул синең теләк.
Иң сабыр йөрәк –
Ул синең йөрәк.
Кайчан кайтсам, кайдан кайтсам,
Әниемә сыенам.
Әниемнең кочагында
Мин кош баласы сыман.
Иркәли дә, назлый да ул,
Татлы, баллы сүзләре.
Меңләгән серләрне саклый
Мөлдер-мөлдер күзләре.
Әнием, синең кочакта
Күпме җылы наз таптым.
Кочагыңны, күзләреңне,
Сине сагынып кайттым.
Әни— җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти,
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр: әнкәйләргә
Гел изгелек кенә кылыгыз!
Җыр – “Әнием”. (Л. Хәйретдинова, Р. Миңнуллин.)
“Кояш гомере телим,
әнием, сиңа...”
Әниләр көнендә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә
Гасимова Чулпан Гали кызы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә төрле ярышлар белән үрелеп бара....
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...
"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"
8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....
"Әнием - күңелем кояшы"
" Әнием - күңелем кояшы" - бу әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Ул укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газ...
"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника
"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...
"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.
"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....