Без – табигать дуслары
план-конспект занятия (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Без – табигать дуслары
Максат. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә-тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
Җыенның барышы
- Табигать турында язмалар белән танышу
- Экологик проблемалар турында әңгәмә
- Кошлар турында сөйләшү
- Кошлар турында шигырьләр сөйләү
- Викторина
- Иң кечкенә кошның исеме?
(колибри. Авырлыгы 2 грамм, төклетура (шмель) зурлыгында, чәчәк нектарлары белән генә туена. Безнең илдә - кечкенә кош кәрлә тургай (королек) дип атала, елына 8 – 10 млн. бөҗәкне юк итә).
- Кайсы кошның теле иң озыны?
(Тукранның 15 см. җитә)
- Кайсы кош иң биектән оча?
(бөркет, 7 км, 2 км. биеклектән җирдәге йомранны күрә)
- Иң зур кош?
(страус, 90 кг, биеклеге 2м 70 см)
- Ни өчен күгәрченнәр электр чыбыгына кунмыйлар?
(аякларында электр үткәрмәүче катлам юк)
- Сукыр кеше дә таный торган үсемлек?
(кычыткан)
- Нинди дару үләннәре салкын тиюдән дәвалый?
(үги ана яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә һ.б.)
- Һәр кыш саен болан нәрсәсен югалта?
(мөгезен)
- Нәрсәнең колагы аякларында?
(чикерткәнең)
- Җыр – “Без – бәхетле, шат балалар”